Рәхмәт сиңа,Әлифбам!
материал (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
Максатлар: Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү; фәннәргә кызыксыну уяту,игътибарлылык,тапкырлык,оешканлык,бердәмлек,коллективизм тәрбияләү; шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү.
А.Б.: Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме.
Рәхим ит,түрдән уз –
Әлифба бәйрәме.
Кадерле укучыларым! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез – “Әлифба”ны тәмамлавыгыз белән котлыйм. Хәрефләр белән танышу, сүзләр тезү җҗиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, әдәпле булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, укучылар, кунаклар! Һәрберегезне олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларыгызның әлифбаны яхшы үзләштерүендә сезнең дә өлешегез бар. Хәзер балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.
Җыр “Әлифбам”.
1 нче укучы: Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Ә аңарчы көн буена
Бакчага йөргән идек.
2 нче укучы: Бик күп нәрсә белдем мин
Туган илем турында.
Мин бит инде зур үстем
Әлифбам бар кулымда.
3 нче укучы: Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр төзеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек,
Мәктәптән без туймадык.
4 нче укучы: Язарга да өйрәндек без
Каләм тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек ап-ак
Тигез, туры юлларга.
5 нче укучы: Аннары мисал, мәсьәлә
Чишү юлын эзләдек.
Дәфтәрләрне, көндәлекне
Бишле белән бизәдек.
6 нчы укучы: Дус, тату, матур яшәүнең
Серләренә төшендек.
Бик тырышып укыганга
Уңышларга ирештек.
Ишек шакыйлар.
А.Б.: Кем бар? Әйдәгез, бәйрәмгә рәхим итегез!
- Исәнмесез!
А.Б.: Әйдәгез, рәхим итегез! Әлифба бәйрәменә әкиятләр иленнән Кызыл калфак килгән икән. Сүзне аңа бирик.
Кызыл калфак: Кадерле 1 класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укытучылар! Менә бүген сез – 1 класс укучылары - иң кадерле, иң беренче уку китабыгыз – “Әлифба” белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5” легә укыгыз. Кемдә иң күп “5”ле, шул ул иң көчле!
Укучылар: Безнең белән сез дә бәйрәм итегез! Безнең белән калыгыз!
Кызыл калфак: Ярар, тик минем бер шартым бар. Мин сезгә табышмаклар әйтәм. Шунда сезгә бик кирәкле сүз чыгачак. Шул сүзне тапсагыз, мин сезнең белән калырмын.
Укучылар: Әйдә, кызыл калфак, сынап кара үзебезне.
(Тактага кроссворд эленә. Табылачак “Әлифба” сүзе ачыграк итеп билгеләнә.)
ә | т | Ә | ч | ||||||
ш | ү | р | ә | Л | е | ||||
т | е | л | е | в | И | з | о | р | |
Ф | и | л | |||||||
Б | ү | р | е | ||||||
а | р | б | А |
Кызыл калфак: Ой, молодцы, укучылар,бар табышмакларга да дөрес җавап бирдегез. Укыйк әле, нинди сүз чыкты икән?
Укучылар: Ә - Л –И - Ф – Б – А.
Кызыл калфак: Укучылар! Бик тырыш, белемле икәнсез! Мин бик шат! Мин бик теләп сезнең бәйрәмегездә калам!
Җыр җырлана
Әлифба турында шигырьләр уку.
Ә - Ә бар әнидә, әбидә,
Әтәчтә, кәпәчтә...
Тагын “ә” кайда бар,
Әйтегезче, дусларым.
(Укучылар “Ә” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)
Л - Өйрәндек күп хәрефләр
Тырышып, түгеп тирләр.
“Л” хәрефенә башлана
Тагын нинди исемнәр?
(Укучылар “Л” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)
И - Әти, әни, әби, бәби –
“И” хәрефе бар бездә.
Син дә әйдә, сүзләр уйла
“И” хәрефенә тизрәк.
(Укучылар “И” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)
Ф – Фаил, Фәния, Фәнил,
Син әйдә сана тизрәк.
Тагын ниләр уйлыйк икән?
Фикер йөртергә кирәк.
(Укучылар “Ф” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)
Б – Бүген бәйрәм бит безнең,
Бар балалар да белсен.
“Б” дан башка бәйрәм булмый,
Барысы күреп торсын.
(Укучылар “Б” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)
А –“А” бар алмада, айда,
Алсу, Алмаз, Айнурда.
“А” хәрефен яратабыз,
“А” тагын бар кайларда?
(Укучылар “А” хәрефенә башланган сүзләр әйтәләр)
А.Б.: Хәрефләр серле-серле,
Хәрефләр тылсым-тылсым,
Тылсымлы бу хәрефләр
Һәрвакыт юлдаш булсын.
Хәзер инде, без, дуслар,
Тылсымчылар үзебез.
Рәхәтләнеп укыйбыз
Татарның һәрбер сүзен.
“Татар халык биюе” - 1 нче сыйныф укучылары башкаруында.
А.Б: Бигрәк тырыш балалар булдыгыз. Азрак ял итеп алырга теләмисезме? Әйдзгез, уеннар уйнап алыйк әле.
1)
2)
3) Әти-әниләргә сораулар бирү.
4)
5)
Әти-әниләргә сораулар:
- “Әлифба”да сузык аваз хәрефләре нинди төс белән язылган?
- “Әлифба”да А дан соң нинди хәреф өйрәнелә?
- Кечкенә вакытта өйрәнгән бер шигырьне яттан сөйләргә.
- Ф битендә нинди хайван сурәтләнгән?
- Теләк һәм тәгъдимнәрегезне әйтегез.
Туган тел керә.
А.Б.: Рәхим ит, туган тел! Түрдән уз!
Туган тел: Исәнмесез, укучылар! Менә ниһаять мин дә килеп җиттем.
Туган тел – иң татлы тел!
Туган тел – иң тәмле тел!
Тәмле дип телеңне йотма,
Туган телне онытма!
А.Б.: Укучылар! “Әлифба”ны тәмамладык. Аңа алмашка “Туган тел” килә.
(Укучыларга “Туган тел” китабы тапшыру)
Укучылар: Рәхмәт, Туган тел, сиңа
Безгә килүең өчен.
Дуслашырбыз, серләшербез,
Белем алып үтәр безнең
Туачак һәр көнебез.
Җыр: “Бәйрәм бүген”.
А.Б.:Ә хәзер сүз укучыларны котлау өчен әти-әниләргә бирелә.
А.Б.: Кадерле кунаклар, бәйрәмебезнең беренче өлеше тәмам. Ә хәзер өстәл янына рәхим итегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....


