Театр для детей про здоровья
план-конспект урока (3 класс) по теме

Гайнутдинова Фарида Талгатовна

театр- урок

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Гайнутдинова Фарида Талгатовна

учитель начальных классов

Нуртякская начальная общеобразовательная школа

Атнинского муниципального района Р Т

Атнинский район, дер.Кулле Кими, ул. Советская ,д.34

тел:89063244894

 

 

 

Сэламщтлегебез турында.

                                                                         

                 

   Абдулла  Алишның  “Сертотмас     үрдәк”  әкияте   буенча   әзерләнгән  

                “Сәламәтлек  театры”

Максат.   Укучыларда  сәламәт  тормыш  рәвеше,  дөрес  туклану,  көндәлек  режимны  төгәл  үтәү,   сәламәтлекне  саклау  һәм  ныгыту  күнекмәләре  булдыруга  омтылыш  тәрбияләү.

Җиһазлау.  1.  Стенд  “Саулык – зур  байлык”;

                      2.  Язмалар:  “Сәламәтлек”,  “Дөрес  туклану”,

                        “Актив  эшчәнлек”,  “Уңай  кичерешләр”.

                      3.  Төрле  ризыкларның  рәсемнәре.(Файдалы

                      һәм  зарарлы  ашамлыклр”  уены  өчен.

                      4.  Сәламәтлек  агачы.

                      5.  Сәламәтлек  театры  өчен  маскалар,  дару

                      үләннәре,  бал  салынган  савыт,  алмалар һ.б.

     

     Кичә  үткәрелгән  бүлмә  театр  өчен  яраклаштырып  бизәлде.

                                  План.

1.  Сәламәт  булу  өчен  дөрес  туклану  кирәк.

        “Файдалы  һәм  зарарлы  ашамлыклар “ уены.

2.  Актив  эшчәнлек  нәрсә  ул?

        “Саулыгым – байлыгым “  стенды  буенча  эш.

3.  Уңай  кичерешләр  -  сәламәтлек  билгесе.

        Берничә  ситуация  тәкъдим  итү.

4.  Сәламәтлек  театры.

5.  “Сәламәтлек  агачы”н  яшелләндерү.

                           Кичәнең  барышы.

1.Укытучы.   “Сәламәтлегебез  үз  кулыбызда  “дигән кичәбезне  

татар  халык  мәкален  тыңлап  башлап  җибәрик  әле.

“Акчаңны  югалтсаң - бернәрсә дә югалтмыйсың, вакытыңны  югалтсаң – күп  нәрсәне  югалтасың,  ә  сәламәтлегеңне югалт- саң – барысын  да  югалтасың”.  Ни  өчен  шулай  дип әйтәләр?

     -Сәламәтлек  кеше  өчен  иң  кадерле  нәрсә, ләкин аны сак -ларга  кирәк. Бер  югалтсаң,  аны    кире   кайтаруы  бик  авыр.  Сәламәт  булмаган  кешегә  дөньяның  бер  кызыгы  да  юк.

Укытучы.   Әйе,  укучылар,  бик  дөрес. “Дөньяда  иң  кечкенә  бәхет – байлык,  иң  зур  бәхет – саулык”,  дп  юкка  гына  әйт- миләр  бит.  Сәламәтлек  - ул физик һәм  рухи  иминлек,күңел  күтәренкелеге,  уңай  кичерешләр  белән  яшәү.

              Сәламәт  булу  өчен  иң  мөһиме – дөрес  туклану.Безнең  организмыбыз  без  кабул  иткән  ризыклар  хисабына  яши.  Без  нинди  ризыклар  ашыйбыз  соң?

        Ә хәзер  игътибарыгызга  бер  уен  тәкъдим  итәм.  “Фай -далы  һәм  зарарлы  ашамлыклар  “уены.  Өстәл  өстенә  төрле  ризыкларның рәсеме  куела.  Шуларны  ике  төркемгә  бүләргә  тәкъдим  ителә.  

        Организм өчен безнең  нинди  ризыклар ашавыбыз  гына  түгел,  ә  аның  кабул итү  вакыты  да    гаять  мөһим. Ризыкны  көнгә  4-5  мәртәбә  аз – азлап  ашарга   киңәш    ителә,  ләкин   йоклар  алдыннан  ашарга  ярамый. (Аның  нинди  зыяны  бар  икәнлеген  ачыклап  үтү..)

        Әгәр  без  үз  сәламәтлегебез  турында  кайгыртмыйбыз  икән,  авырыйбыз  һәм  дәваланабыз.  Ә  нәрсәләр  белән  дә -валанабыз  соң  без?  Нинди  дарулар һәм  нинди  дару  үлән- нәре  кулланабыз?

        (Укучыларның  җавабы  тыңланыла).

        Димәк ,  укучылар, дөрес  туклану – организмга файдалы  булган  ризыкларны  гына  ашау,  дару  үләннәре  белән  генә  дәвалану,  туклану  режимын  үтәү.

Тактага  беркетү.  “Сәламәтлек  =  дөрес  туклану+”

2.  “Җәяү  йөрү һәм  хәрәкәт  баш  миен  уйлата  һәм  фикернең  эшли  башлавына  китерә”,  дип  язган  Ж.Ж  Руссо. Әйе,  укучылар,  спорт белән  даими  шөгыльләнү, һәр   көн  иртән  күнегүләр ясау  да  физик  һәм  рухи  сәламәтлекне  ныгыта.  Хәзер  игътибарыгызны  “Саулык – зур  байлык”  стендына  юнәлтегез.  (Стендтагы  рәсемнәр  буенча  әңгәмә).

        Укучыларга  сораулар  бирелә.

-Иртәнге  күнегүләр  ясау  ни  өчен  кирәк?

-Чыныгу  ни  өчен  кирәк?

-Ничек  дөрес  итеп  чыныгырга?

    Һәрчак  чиста,  пөхтә булу да сәламәтлекне сакларга  ярдәм  итә.  Шәхси  гигиена  кагыйдәләрен  искә  төшерү.

        Димәк,   һәр  көн  күнегүләр  ясау,  чыныгу, шәхси гигие- на   кагыйдәләрен   үтәү – болар   барысы  актив  эшчәнлекне  барлыкка  китерәләр.

Тактага  беркетү.  “Сәламәтлек  =  дөрес  туклану + актив  эшчәнлек+”.

3.  “Яхшылык   күрәсең   килсә,   яхшылык   ит”,  диелә  татар  халык  мәкалендә.  Бу  мәкальне  сез  ничек  ажлыйсыз?

(Кешеләргә  эшләгән  яхшылык  сиңа  яхшылык булып кайта).

Димәк, физик  һәм  психик  сәламәтлегебез  нык  булсын  өчен,

безгә  миһербанлы,  шәфкатьле,  ярдәмчел  булырга, бер – бе-реңә  матур,  ягымлы  сүзләр  әйтеп,  күңелләрне  күтәрергә  омтылырга  кирәк.

        Берничә  ситуация  тәкъдим  итү.

1.  Сез  урамнан әйткән  вакытыгыздан  3  сәг.  соңарып  кайт- тыгыз.  Сезне  ачулы  кыяфәттә  әниегез каршы  ала. Сез ниш -лисез?( Истә тотыгыз: сездә ачулы караш  булырга  тиеш  тү- гел.)

2.  Сез “2”ле билгесе алдыгыз  һәм  сезгә  моның  өчен  эләгә-чәк.   Әти - әниегезгә  нәрсә   дип  әйтерсез?  Алар  урынында  булсагыз  сез  нишләр  идегез?

Димәк ,  балалар,  үзеңә   кешенең  нинди   карашта   булуын  телисең,  башка  кешегә  син  дә  шундый  карашта    булырга  тиеш.  Бу  уңай  кичерешләр -  сәламәтлекнең  өченче  кушы -лучысы.

Тактага  беркетү.  “Сәламәтлек =  дөрес  туклану + актив  эшчәнлек +  уңай  кичерешләр”

        

                       Катнашалар :  1 нче  сыйныф  укучылары  

        Борын  заманда  башы  бүрекле,  аягы  төкле  бер  үрдәк  булган.  Ул   үзе   сайрый  белмәсә  дә,  күргән  бер  кошына,  хайванына,  ерткычына  озак – озак  итеп  яңа  хәбәрләр  сөй- ләргә  бик  ярата  икән, күргән  - белгәнен  түкми–чәчми кай- тып  сөйли  икән.

        Бердәнбер  көнне йөрт  хуҗасы үзенең  этен  ияртеп,  ко-рыч  балтасын  биленә кыстырган  да  урманга  киткән. Хуҗа  киткәч  йорт  хайваннары  йорт  җыештырмакчы, өмә ясамак-чы  булганннар.  

        Әтәч.  Әйдәгез, хуҗа  кайтышка  өмә  ясыйк! Тавык, син  чүпләрне  җый.  Кәҗә,  син  коймаларны  кагып   куй.  Бәрән ,  син  чәчелгән  печәннәрне  өй.  Песи,  син  савыт – сабаларны  юып  куй.  Ә  син  ,  үрдәк,  ишек  алларын  себер.

        Үрдәк.  Юк,  минем  кәефем  юк,  булдыра  алмам.

        Тавык  Ә  минем башым  еш  авырта  башлады.

        Песи.    Ә  минем  нишләптер  гел  йокым  килә.

        Бәрән.   Минем  хәтерем  начар.

        Кәҗә.    Аппетитым  бер генә дә  юк  инде. Чүкеч  тотар- лык  та  хәлем  юк шул.

        Әтәч.    (ачуланып). Нәрсә  булган  соң  сезгә?  Ни  өчен  сез  бөтенегез  дә  чирле?  Сәбәбе  нәрсәдә? Я,  моны   ничек  белергә?   Кемнән  сорап  булыр  икән? Сорарга, ярдәм итәр –

гә  хуҗа  да  юк  ичмасам.  Әллә  мин  әйтәм,  кыргый  дусла- рыбыздан  сәламәт  булу  серләрен  белеп  кайтсынмы  берә- ребез?

Кош – кортлар.  Әйе  шул!  Кемне  җибәрик  соң?

Әтәч  үрдәккә.    Син  очасың  да,  син  йөзәсең  дә,  син  йөге- рәсең  дә,  син  бар!

Бәрән.     “Саф  һава – тәнгә  дәва” – дип  тикмәгә  генә  әйт -миләр  бит,  баш  авыртуларың  да  бетеп  китәр.

Үрдәк.   Ярар  инде  алайса,  мин  барырмын.  (Чыгып    китә.

Уйный – уйный  барган  чагында. Җырлый –җырлый алмалар  җыеп  йөргән  ике  керпене  күреп  ала.)

Керпеләр  җыры.  Алма  җыям,  алма  җыям

                                Алманың  яшелләрен.

                                Алма  ашагач  беләбез,

                                Сәламәтлек  серләрен.

Үрдәк.  Абау,  сез  нишлисез?

Беренче  керпе.  Алма  җыябыз.

Үрдәк.  Нишлисез  ул  алмалар  белән?

Икенче  керпе.  Син  белмисеңммени?  Алма бит ул  сәламәт-

леккә  бик  файдалы.  Аның  составында  С  витамины  бар,  ә

ул  организмның  авыруларга каршы  торучанлыгын  арттыра.

Беренче  крпе.  Менә  шуңа  алма  шикелле  тәгәрәп  кенә  йө- рибез  инде  без.  

Үрдәк.  Бу яңалыкны түкми –чәчми кайтып  сөйләргә  кирәк.

(Бара – бара һәм  ике  куян  күрә.  Аларның   берсе    кәбестә,  икенчесе  кишер  тоткан  килеш,  җырлап  чыгалар.)

                Әй  дусларым ,  сезгә  әйтәм

                Сау  булсын  тешләребез.

                Кишер,  кәбестә  яратсак

                Гөрләр  һәр  эшләребез.

Үрдәк.   Мин  куяннарны  куркак  кына  булалар  дип  белә  идем.  Үзегез  урман  буйлап  йөгереп  йөрисез,  ә  үзегез  бер  дә  арыганга  охшамагансыз,   күңелегез   көр,   йөзегез   шат.

Беренче  куян.  Без  бит  кәбестә,  кишер  белән   тукланабыз.

Үрдәк.  Безнең  бакчада  да  үсә  инде  алар. Кәбестәсен  кабып  караган  бар  барын да. Шулай  да  бик  файдалымы  соң  алар?

Икенче  куян.  Әйе,  кәбестәдәге  С  витамины  безнең  сөяклә- ребезне ,  тешләребезне  ныгыта.  

Беренче  куян.  Ә  кишердә  А  витамины,  каротин   бик   күп  һәм  ул  күзләргә  дә  бик  файдалы,  йогышлы  авыруларга  да  каршы  торырга  ярдәм  итә.

Икенче  куян.  Әле  тагын  суган  белән   сарымсак   та   ашап  җибәрсәң,  кыш  көне  дә  авырмыйсың, чөнки  аларда  фитон-

цидлар  күп  була.  

Үрдәк.  Фитон  нәрсә?

Куяннар.  Фитонцидлар.

Үрдәк.  Анысы  нәрсә  нде  тагын?

Беренче  куян.  Бу  матдәләр  авыру  кузгалтучы  бактерияләр-

не  үтерә.

Үрдәк.  Менә  сиңа  яңалык!  Безнең  әтәч  тә  белми  торган -дыр  әле  моны.  Кайтып  белемем  белән  мактаныйм   әле.

(Үрдәк  тагын  алга  киткән. Бара  торгач бер аланлыкка  ки- леп  җиткән.   Анда  бер  зур    аю   мышный – мышный  бал  ашап  утыра  икән.)

Үрдәк.  Аю  бабай”  Шулай  тәмләп  нәрсә  ашап  утырасың?

Аю.  Бу  бал,  син  белмисеңмени  әле,  балакаем?

Үрдәк.  Андый  бал  безнең  хуҗада  да  бар  барын.  Файда - сы  нәрсәдә  соң  аның?

Аю.  “Бал – 75  авыруга   каршы   дәва “  ди    халык.  Балда  авыру  таратучы  микробларның  үрчүен  тоткарлый  торган  антибиотик  матдәләр  бар,   әле  тагын   ул  глюкозага   һәм  витаминнарга  бик   бай.  Бал  ашказанын,    бавырны     һәм  бөерләрне  дәвалый, кан тамырларын  киңәйтә. Авыр   ярага  

бал  сөртсәң,  ул  тиз  төзәлә.  Балның   йөкысызлыктан   да  файдасы  бар.  

Үрдәк.  Рәхмәт  бабакай,  бал  турында  күп  нәрсә   белдем.

(Бераз   баргач,   киптергән   гөлҗимештән   төнәтмә    ясап  утыручыы  т иенне  күрә.  Тиен  җырлый)

                Чәй  эчәбез  бал  белән

                Төрле  үләннәр  белән.

                Үләннәре  күп  төрле

                Исмнәре  дә  серле.

                Гөлҗимеше ,  бөтнеге

                Мәтрүшкәсе,  юкәсе.

                Шуны  яхшы  белегез

                Кышың  үтәр  ютәлсез.

Тиен.  Исәнме  , үрдәк!  Нишләп  урманда  адашып  йөрисең?

Үрдәк.  Сөйләсәм  сөйлим  инде.  Безнең   йорттагы   барлык  кош – кортларга   нәрсәдер   булган.  Кайсының   кәефе   юк,

Кайсының   башы   авырта,   кайсының   гел   йокысы    килә.  Нишләргә  дип  уйлаштылар,  уйлаштылар  да, мине сәламәт булу  серләрен  белеп  кайт  дип  җибәрделәр.

Тиен.   Минем   кебек   сәламәт,   шат   күңелле   булу   өчен,  гөлҗимеш  төнәтеп  эчәргә  кирәк.Ә аны болай  әзерлиләр: 1  стакан  кайнаган  суга  1  аш  кашыгы  киптергән  гөлҗимеш  саласың  һәм  10 – 15  минут  кайнатасың.   Кайнаган  эчем -лекне  24  сәгать  тотасың.  Көн  саен   берәр   стакан   эчәргә  кирәк.  Гөлҗимештә  С  витамины  карлыганга  караганда 10  тапкыр,  лимон  һәм  алмага  караганда  100  тапкыр  күбрәк.

Аның  сихәтен  әйтеп  бетергесез:  үпкә  һәм  бавыр  шешкәндә,  ашказаны  авыртканда, кан бозылганда файдалы.  Менә  минем  тагын  киптергән  мәтрүшкәм,  бөтнегем,  юкә  чәчәгем  бар.  Аларны  мин  салкын  тиеп  авыырганда  файдаланам.

Үрдәк.  Бер  генә  йотып  карыйм  әле  шул  чәеңне. (эчә). Го-

меремдә  дә  мондый  тәмле  төнәтмә  эчкәнем  юк  иде.   Рәх-

мәт  сиңа.  Тавык  ахирәт  тә  минем   кебек  чәй   эчәргә  бик ярата,   аңа  сер  итеп  кенә  сөйләрмен  әле.

        (Үрдәк  юлын  дәвам  итә  һәм  төлкеләрне  очрата.  Төлкеләрнең  берсе  юына, икенчесе җырлый – җырлый  аңа  су  салып  тора.)

                Йомшак  су,  йөгерек  су

                Син  мине  чиста  ю.

                Кулларым  агарсын,

                Битләрем  аллансын.

Үрдәк.  Менә  сиңа  тамаша!  Сез  бер  дә  юына  белмисез -мени?

Беренче  төлке. Әйе.  Без  элек  бик  шапшак  идек,шуңа бик  еш  йогышлы  авырулар белән авырый  идек.Күршебез  бур-

сык  абзый  моның  сәбәбен  аңлатып  биргәч,  көн  саен юы- на,  тешләребезне  чистарта  башладык.

Икенче  төлке.  Салкын  су  белән  юынгач  йөкылар  да ачы- лып  китә.

Үрдәк.  Шат  күңелле  булуыбызның  сәбәбе  менә    нәрсәдә  икән!  Мин  дә  бит  салкын  суда  юынырга  яратам.  Песине  

Йокысын  ачарга  да  булышыр  иде  ул  салкын  су.    Рәхмәт  сезгә  төлкеләр.

Төлкеләр.  Сау  бул  ,  үрдәк  дус!

(Үрдәк  юлын  дәвам итә  һәм  күңелле  музыка  ишетелгән  якка  юл  тота.  Бүреләр  гимнастика  ясый  икән.)

Беренче  бүре.  Бер,  ике,  өч

                           Бездә  бөтен  көч!

Икенче  бүре.   Дүрт,  биш

                           Безне  җиңеп  булмый  ич!

Өченче  бүре.   Алты,  җиде

                           Бүреләр  башын  иде.

Үрдәк.  Сез  нәрсә  эшлисез?

Беренче бүре.Гимнастика ясап,сәламәтлегебезне ныгытабыз.

Үрдәк.  Шулай  ныгый  диме  ул?   (аларга    кушылып    бии  башлый)

Икенче  бүре.  Әйе,  зарядка  ясау,  йөгерү,  саф  һавада  булу  сәламәтлеккә  бик  файдалы  ул.  Әле  сәламәт булу өчен  көн дәлек  режимны  да  үтәргә  кирәк.

Үрдәк.  Монысы  нәрсә  инде  тагын?  Мин    мондый  сүзне  ишеткәнем  юк.  

Өченче  бүре.  Көндәлек  режиммы – режим  ул...(көндәлек  ре-

жим  язылган  плакат  чыгара).

        вакытында  тору

        вакытында  юыну

        вакытында  ашау

        вакытында  уйнау

        вакытында  дәрес  хәзерләү

        вакытында  йокларга  яту.

Беренче  бүре.  Вакытында  йокларга  ятканга  йокыбыз  туеп  уянабыз,  шат  күңелле  булабыз.

Икенче  бүре.  Урман  мәктәбендә  дә  без  бик  яхшы  укый -быз.

Үрдәк. Рәхмәт  сезгә  урман  дусларым.  Сез  мине  күп  нәрсәләргә  өйрәттегез.  Сез  әйткәннәрне  түкми – чәчми  иптәшләремә  җиткерермен.

(Чыгып  китә.  Барлык  кош – кортлар ,  җәнлекләр  сәхнәгә  чыгып  җыр  башкаралар.)

        Җыр  “Кояшлы  ил”        җырының  көенә  башкарыла.

                

                Сәламәт  булыйк.

                Сау – сәламәт  булыйк  без.

                Витаминнар  ашыйк  без.

                Карлыганы,  балы  да

                Бик  файдалы  бары  да

                Шуны  истә  тотыйк  без.

                “Хәрәкәттә - бәрәкәт”,  дигәннәр.

                Шуны  истән  чыгармыйк.

                Саф  һавада  уйнагыз

                Зарядка  да  ясагыз

                Гел  сәламәт  булыгыз.

                Сау – сәламәт  булыгыз.

                Елмаегыз,  көлегез.

                Сәламәтлек – бәхет  ул

                Аның  кадерен  белегез

                Сезгә  шуны  телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа "Театр-творчество-дети"

Программа внеурочной деятельности в начальной школе разработана на 4 года....

Программа кукольного театра для детей 6-10 лет.

Учебно-тематическое планирование кружка "Кукольный театр"....

Рабочая программа кружка "Театр-творчество-дети"

Программа расчитана для детей 1-4 классов....

Материал к разработке уроков «Здоровые дети - в здоровой семье» «Здоровый образ жизни семьи - залог здоровья ребенка»

В настоящее время остро встала проблема болезненности населения. Все чаще и чаще мы узнаем о болезнях, которые добавляет нам экология, загрязненность воды, ненатуральные продукты. Ребенка надо приучат...

Программа внеурочной деятельности «Театр» для детей 7 - 8 лет

Программа внеурочной деятельности «Театр»    рассчитана на 102 часа (3 раза в неделю). Разработана  на основе  программы   «Театр» для начальной школыИ.А. ...

Образовательная программа "Играем в театр" для детей 7-10 лет

Данная программа рассчитана на детей младшего школьного  возраста 7 – 10 лет (1-4 классы).Востребованность и актуальность данной программы обусловлена не только  требованиями современного об...

Сценарий кукольного театра "Путешествие на поляну здоровья".

этот сценарий подготовила для кружка кукольного театра....