мероприятие
классный час по теме

Вафина Гульгена Аминовна

Җиңү китерде яз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_kiterde_yaz.docx17.37 КБ

Предварительный просмотр:

                                   

                                          Арча районы, Субаш-Аты башлангыч мәктәбе

                                                       Вафина Гөлгенә Әмин кызы

                                        Җиңү китерде яз!

(башлангыч сыйныфлар өчен 9-Май җиңү көненә карата кичә)

     Җиңүнең 68 еллык бәйрәменә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре,  бабайлар, әтиләр чакырыла. Бәйрәм сугышта һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл янында уздырыла.Укучыларның кулында төрле төстәге шарлар,  ”Булмасын сугыш!”, “Яшәсен тынычлык!” дип язылган плакатлар.

А.Б.   Илебез тарихында иң караңгы сәхифәләрнең берсе – ул Бөек Ватан сугышы. Миллионлаган солдатлар батырларча башын салган бу афәт гасырлардан гасырларга күчеп хәтерләрдә мәңге саклансын дисәк, без бүген дә уяу булырга тиеш.Сугыш утлары тынуга 68 ел үтсә дә, балачакларын усал аҗдаһа йоткан сабыйлар күңеле әле дә сыкрый. Ватанга булган мәхәббәт, тыныч, бәхетле киләчәккә ышаныч барысыннан көчле булып, Бөек Җиңүгә китерде.

 1нче укучы

Яз көннәре бик ямьле

Бар дөнья матурлана.

Яз айларының берсендә-

Илдә бик зур тантана.

2нче укучы

Бу бәйрәм-9 нчы Май-

Җиңү көне бәйрәме!

Бар кешенең кулында

Матур чәчәк бәйләме.

3 нче укучы

Кырык бишнең язы.Май аенда

Җиңү алып кайтты солдатлар.

Бәйрәм көне итеп билгеләнде,

Күтәрелде кызыл байраклар.

4 нче укучы

Аккан сулар кебек үтә еллар,

Алтмыш җиде ел быел Җиңүгә!

Истән чыкмас сугыш батырлары,

Яшәр алар һәрчак күңелдә.

А.б. Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итә. Бөек Ватан сугышында 4 миллион 559 мең совет солдаты һәм офицеры, әсирлеккә төшеп, хәбәрсез югала. Шуның 60 меңгә якыны Татарстаннан, 30 меңе – татар. Безнең авылдан да сугыш кырында ятып калган күп кенә бабайларыбызның исемнәре шушы һәйкәлгә уелып язылган.

Яу кырында мәңгегә ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алыйк.

Җыр: “Озатып вокзаллар каршында”

5 нче укучы

Минем бабай да сугыштан

Исән-сау йөреп кайткан.

Кайткач, Донбасс якларында

Шахтада күмер ваткан.

6 нчы укучы

Бабам инде күптән үлгән-

Каберендә гөл үсә.

Сугыш турында ишетсәм,

Бабам исемә төшә.

7 нче укучы

Җирдә сугышлар булмасын,

Тынычлык, дуслык булсын.

Бәхетле, шат балаларның

Көлүе яңгырап торсын.

А.б. “Үткәнен онытканның киләчәге юк”, - ди халык. Чынлап та, фронт сызыгы бездән еракта булса да, авылдагы һәр йортта аның кара шәүләсе йөргән. Кемнең әтисе, туганнары яу кырында ятып калган, кемнең якыннары үз авылларында ачлыктан, салкыннан, көч җитмәстәй авыр эштән бакый дөньяга күчкән.

8 нче укучы

Ачы сугыш...Канлы көрәш белән

Күпме зыян килде илемә!

Кешеләрнең күңелен тетрәндереп,

Нигә килдең минем җиремә?

9 нчы укучы

Иле өчен кайнар ут эчендә

Көрәшкән бит батыр егетләр.

Батырларны яудан алып чыккан

Киләчәккә якты өметләр.

10 нчы укучы

Ямьле  язлар җиңү алып килде.

Илем озак көтте ул көнне.

Һәр ел саен Җиңү бәйрәмендә

Хатирәләр борчый күңелне.

Җыр: “Юк, кирәкми сугышлар”

11 нче укучы

Җиңү иртәсендә ветераннар,

Тагып орден-медальләр,

Солдат һәйкәленә килеп,

Чал башларын ияләр.

12 нче укучы

Ветераннар, ветераннар...

Санаулы шул алар да.

Күпләре сугыш кырында

Ятып калган яуларда.

13 нче укучы

Яшәгез сез, ветераннар,

Сез бит безгә бик кирәк.

Бу дөньяда сезнең яшәү-

Тормыш өчен нык терәк.

(Сүз сугыш ветераннарына бирелә)

14 нче укучы

Күкләребез һәрчак аяз булсын,

Солдат бүтән утка кермәсен.

Бәхетебезне алып китә торган

Язу әтиләргә килмәсен.

А.б. Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын.Яшь егетләрнең, ирләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, аналар күз яше түкмәсен иде!

Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш!”

 Соңыннан һәйкәлгә венок куела.




По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие. Тема мероприятия: Правила дорожные знать каждому положено.

Цели занятия:1.    Познакомить детей с правилами дорожного движения.2.    Формировать навыки поведения на улицах города в соответствии с правилами ПДД....

Внеклассное мероприяти Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»

Внеклассное мероприятие: «Традиции и праздники татарского народа»  проводится с целью -  познакомить детей с обычаями и  традициями татарского народа; продолжать прививать детям чувство...

Мероприятие в группе продлённого дня МБОУ СОШ№1 им. М. П. Кочнева. Тема мероприятия: С детства дружбой дорожи!

Данное мероприятие развивает направление коммуникативных компетенций детей через общение, через игровую деятельность.Такие мероприятия помогают развивать коллектив как целостный групповой субъект....

Внеклассное мероприятие "Прощание с Начальной школой" 4класс. Конспект мероприятия.

Внеурочная деятельность . Конспект "Прощание с Начальной школой"...

"Цветочная история" внеклассное мероприятие в рамках общешкольного мероприятия "Фестиваль цветов" для учащихся начальной школы

Методическая разработка воспитательного мероприятия "Цветочная история" , проведенного в рамках общешкольного "Фестиваль цветов" составлена с использованием интернет-источников.Текст частично бы...

Мероприятие по ПДД совместно с родителями в рамках мероприятий "Добрая дорога детства".

В целях профилактики дорожно-транспортного травматизма, закрепления навыков безопасного поведения на дорогах проводится конкурсно-развлекательная программа. В ней принимают участие две команды - ...