Сценарий "Веселая перемена"
методическая разработка (1 класс) по теме

Салихова Гузалия Гависовна

Кече яшьтәге мәктәп балаларының ял минутларын күңелле һәм файдалы итеп оештыру әһәмиятле.Ул вакытның кадерен ныграк тоя. Буш вакытны файдалы итеп оештыру мөмкинлеген күрә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kunelle_tnfes.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле тәнәфес  

(Балаларның тәнәфесен күңелле һәм файдалы үткәрү чарасы)

Дәрестән чыгарга кыңгырау чылтырый. Класслардан, музыка астында, Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Күңлле тәнәфес” җыры белән укучылар чыга. Бию хәрәкәтләре ясап, түгәрәккә тезеләләр. Куллар өстә, як-якка хәрәкәтләндереп, бии-бии җырны дәвам итәләр.

                                     

                            Чылтырый кыңгырау

Дәрестән чыгарга.

Кыңгырау-тәнәфес

Яратучыларга.

Басыйк та бергәрәк,

Тән языйк бергәләп:

Бер, ике, өч ...

Көчәйсен безнең көч!

Тик тормау - безнең эш.

Яшәсен күңелле

Тәнәфес!    

Җырдан соң 1 укучы уенга чакыра:

  • Кулъяулыгым алам да

Синең учыңа салам.

Матур көй тукталган чагында

Авызың ачып калма.

Түгәрәк буйлап, бию көе уңаена,  ике яклап кулъяулык салыш бара. Көй туктагач, кулъяулык кемдә кала – шулар уртага чыгып,  5 минут бииләр, калганнар түгәрәктә биеп торалар.

Икенче укучы “ Капкалы” уенына чакыра:

  • Җитәкләшеп парлашыйк та

Без “Капкалы” га басыйк.

Ачык авыз булмас өчен

Бар көчебезгә чабыйк.

( Музыка астында 5 минут дәвамында уйнала)

Җырның 2 куплеты дәрескә чакыра. Кыңгырау чылтырый тора, укучылар җырлый-җырлый классларга таралалар.

           

Көч кирәк укырга,

Көч кирәк һәр эшкә.

Чылтырый кыңгырау-

Монысы ... дәрескә.

Ял итеп алдык без,

Сизми дә калдык без-

Ял тәмам ич!

Башлар-саф, тәндә-көч!

Бездәдер һәммә көч!

Яшәсен күңелле

Тәнәфес!

                (Хәрәкәтле уеннар өстәргә мөмкин)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эдуард успенский "Школа клоунов". Борис Заходер "Перемена"

Презентация для урока литературного чтения....

«Как сделать перемены полезными для здоровья и интересными для ума»

Ни для кого секрет, что все обучающиеся по-разному проводят свои перемены. Так, одни  остаются в классе, когда  большинство учеников из него выходит. Другие предпочитают выйти в коридор, где...

А.Барто Катя.Б. Заходер . Перемена.Стихи для детей и про детей.

Урок литературного чтения во 2 классе по программе "начальная школа 21в"...

Песня "Перемена" (минусовка)

Школьная песня для детей...

Песня "Перемена" (плюс)

Школьная песня для детей...

Песня "Перемена" (текст)

Школьная песня для детей...

Классный час в начальной школе "Перемена с увлечением"

Учить детей как правильно проводить перемены;  узнавать новые игры; развивать умение рассуждать....