Әлифба бәйрәме
методическая разработка (1 класс) по теме

 Габдрахманова Айгуль Атласовна

Праздник Букваря (на тат языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme.doc95 КБ

Предварительный просмотр:

1.

Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген!

Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын.

2.

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

3.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Безнең “Әлифба” бәйрәме,

Котлагыз безне бүген.

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Укытучы.

Кадерле укучыларым! Хөрмәтле кунаклар! Бүген зул бәйрәм - Әлифба бәйрәме! Әле 1нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Бүген без “Хәрефстан” дигән илгә сәхәткә барабыз. Анда сезгә инде таныш булган 39 бертуган яши. Алар барысы да бик эшчән, матур, акыллы. Китап битәлреннән балаларга да, олыларга да иң зур байлыкны – акыл, күңел байлыгын өләшәләр. Ләкин ул байлыкка ия булу гына җиңел түгел.

“Әлифба” башлана

Сузып “а” авазын.

А – ана, а – авыл,

А – ватан, а- казаным.

 Алдымда “Әлифба”

Каләмем кулымда.

Акыллы дус алар

Тормышым юлында.

Без көлдек тә, еладык та,

Шатландык һәм көендек.

Хәреф арты хәреф белдек,

Сүзләр тездек, сөендек.

Кунакка барабыз бүген

“Хәрефстан” иленә.

Юлда авырлыклар булса,

Тырыш, уйлан, иренмә.

Юлдаш итеп үзебезгә

“Әлифба”ны алабыз.

Тезелегез ике рәткә,

Сәяхәткә барабыз.

Укытучы.

Без кузгалып китәсе станциянең исеме билгеле түгел. Аны белмичә, без кузгалып китә алмыйбыз. Ләкин борчылмагыз, станция башлыгы безнең дустыбыз, танышыбыз Шүрәле икән. Ул безгә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

Шүрәле.

Исәнмесез, дусларым! Бүгенгә кети-кети уйнамыйча гына сыныйм әле сезне. Йә, әйтеп карагыз әле, хәрефләр чылбыры нәрсә ул?

Аз да түгел, күп тә түгел,

Утыз тугыз төп-төгәл.

Тәртип белән тезегез,

Рәттән әйтеп бирегез,

Аны белә һәр бала,

Бу рәт ни дип атала?

Укучылар.

Алфавит!

Укытучы.

Әйе, балалар. Бу алфавит. Ә станциядә безне поезд көтә.

Шүрәле.

Аңа утыру бик ансат дип беләсезме әллә? Әнә күрәсезме, вагонга сүз язылган, ләкин мин андагы хәрефләрне буташтырып куйдым. Хәрефләрне сүз килеп чыгарлык итеп урнаштырсак, вагонга кереп утыра алырсыз.

Вагон өстендә К Ә М П Ә Т (Мәктәп)хәрефләре язылган, балалар хәрефләрне дөрес итеп тезәләр.

Укытучы.

Болай булгач, без инде кузгалып китә алабыз. Шүрәле дустыбыз безне озатып кала. әйдәгез, саубуллашып җыр бүләк итик.

Җыр: “Зәңгәрсу вагон”

Укытучы.

Менә безнең поезд “Шигърият” тукталышына килеп җитте. Без “Әлифба” турында өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп китик әле.

Ә,Л,И,Ф,Б,А хәрефләрен тотып балалар сөйли

1.

Хәрефләр төрле-төрле,

Хәрефләр тере-тере...

Үзләре сәлән-сәйлән,

Бииләр әйлән-бәйлән.

Тезелгән әнә бергә

Сүзләргә әйләнергә.

Рәхим ит, дустым, әйдә,

Хәрефләр бәйрәменә!

Ә.

Ә бар әнидә, әбидә,

Әтәчтә, кәпәчтә...

Тагын”ә” кайда бар,

Әйтегезче дусларым.  (әти, Әлфия, Әдилә, әтәч, әфлисун)

Л.

Өйрәндегез күп хәрефләр

Тырышып, түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Тагын нинди исемнәр? (Лилия, Лиана, Лена, Ленар)

И.

Әти, әни, әби, бәби –

“И” хәрефе бар бездә

Син дә әйдә сүзләр уйла

“И” хәрефенә тизрәк. (Ипи, имән, ишек, иләк)

Ф.

Фаил, Фәния, Фәнил,

Син әйдә сана тизрәк.

Тагын ниләр уйлыйк икән?

Фикер йөртергә кирәк.(Фил, флаг, факел)

Б.

Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар лалалар да белсен.

“Б” дан башка бәйрәм булмый,

Барысы күреп тормын. (бәрәңге, бәрән, бака)

А.

“А” бар алмада, айда,

Алсу, Алмаз, Айнурда.

“А” хәрефен яратабыз

“А” тагын бар кайларда? (Алфавитта, Айгөл апада)

Укытучы.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Безнең поезд “Тапкырлык” тукталышына юл ала. Монда безне Белмәмеш каршы ала. Аның кулында коневерты бар. Карыйк әле, безгә нинди биремнәр әзерләде икән? (табышмаклар укыла, җавап алына)

Укытучы.

Безнең юлыбыз дәвам итә һәм “Җырстан” тукталышына килеп җитте.  Монда кунакларыбызны да тыңлап китик әле. (2-4 сыйныф укучылар әреләгән бүләк – җырлар, биюләр)

Алтын ачкыч хәрефләр

Бүген безнең кулларда.

Алда биек баскычлар,

Чыгыйк олы юлларга.

Хәрефләр серле-серле,

Хәрефләр тылсым-тылсым,

Тылсымлы бу хәрефләр

Хәрвакыт юлдаш булсын.

Хәзер инде без, дуслар,

Тылсымчылар үзебез.

Рәхәтләнеп укыйбыз

Татарның һәрбер сүзен.

Укытучы.

Балалар! Игътибар! Игътибар! Алдыбызда “Хәрефстан” иле. Монда без яраткан, безгә бик кадерле “Әлифба” һәм аңа алмашка килүче китап яши.

Әлифба.

Исәнмесез, балалар! “Хәрефстан” иленә рәхим итегез! Бу илдә мин сезгә өйрәткән бик шук, бик наян хәрефләр яши. Әгәр алар сезнең гомерлек юлдашларыгыз булсын дисәгез, сез минем бер биремне үтәргә тиеш. Менә бу хәрефләр алфавиттан сикереп төшкәннәр һәм адашканнар. Сез аларга булышыгыз, аларга үз урыннарын табарга ярдәм итегез.

Балалар берәм-берәм чыгып, “адашкан” хәрефләрне үз урыннарына куялар.

Әлифба.

Рәхмәт, сынатмадыгыз. Ә хәзер мин сезнең белән саубуллашам. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Туган тел”не калдырам.

Укытучы.

Балалар, әйдәгез, үзебезнең иң беренче, иң кадерле, иң белдекле китабыбызга рәхмәт әйтик, җыр бүләк итик.

“Әлифба” турында җыр башкарыла.

Әлифба.

Хушыгыз, дусларым! “Туган тел” белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

“Әлифба” китә, “Туган тел” керә.

Туган тел.

Исәнмесез, хуш киләсез, кадерлеләрем!

Мин сезгә өр-яңа китаплар алып килдем, саклап тотыгыз.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма,

Туган телеңне онытма!

Укучылар.

Исәнме, китап!

Тәшеп басмадан,

Син әле бер дә

Битең ачмаган.

Исәнме, китап!

Алдым кибеттән,

Мин синең дустың,

Һич тә рәнҗетмәм.

Тышлыгың матур,

Ала күз явын

Каян тапканнар

Шундый буявын?

Кызыклы китап,

Акыллы китап,

Синдә белемнәр

Чиксез, бихисап.

Исәнме, китап.

Укучыларга “Туган тел” китабы таратыла.

Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз, серләшербез,

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Җыр “Балаларның көлүләре”

Укытучы.

Кадерле кунаклар, безнең сезгә әйтер сүзебез бар.

Укучылар (хор белән)

Сезнең алда сүз бирәбез:

  • Ялкауланмаска,
  • Икеле алмаска,
  • Тырыш буларга,
  • Бишкә укырга.

Ата-аналар бәйрәм бүләге – китап өләшәләр.

“ӘЛИФБА” бәйрәме

Укытучы

Габдрахманова Айгөл Атлас кызы

2008-2009 уку елы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....