Белем бәйрәме.
методическая разработка (1 класс) по теме

Солтанова Гульназ Дильшатовна

Белем бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_byrme.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

   

      Белем                          

    бәйрәме

Гөлназ Солтанова Актаныш районы Усы башлангыч мәктәбе укытучысы.

                     

                      2013-2014 уку елы

Зал бәйрәмчә бизәлә.Стенага  “Хуш киләсез! Рәхим итегез!” сүзләре язылган плакат эленә.Салмак кына көй яңгырый. Кулларына чәчәк бәйләме тоткан укучылар залга керә.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле укучылар,укытучылар, ата – аналар,килгән кунаклар.Менә кояшлы сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды.Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган,кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана.Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый.Яңа уку елы һәркемгә шатлыклар, сөенечләр,бары тик «4»ле һәм “5”ле билгеләре генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар!!! Хәзер котлау өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез.

 (Мәктәп директоры укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлый).

                     Алып баручы.

Син, нәни дус,быел тәүге тапкыр

Китап, дәфтәр алдың кулыңа.

Тормыш үзе китап,укы,өйрән

Гел уңышлар булсын юлыңда.

Киләчәктә син бу дөньяның

Серле йомгакларын сүтәрсең.

Галәм киңлекләрен айкап чыгып

Гыйлем сукмакларын үтәрсен.

(“өйрәтәләр мәктәпләрдә”җыры башкарыла).

                  Алып баручы.

Хәзер сүзне нәни дусларыбыз- 1нче сыйныф укучыларына бирәбез. Рәхим итегез!

1укучы.

Мәктәп безне каршы алды

Ишекләрен киң ачып.

Укытучы апалар да:

“ Хуш киләсез!”- дип дәшеп.

2 укучы.

Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем.

Шуңа күрә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем.

                                                                                                                             3 укучы.

Беренчеләр гел алар

Булалар алдынгылар.

Быел мәктәбебездә

Без- беренче сыйныфлар.

4 укучы

Без әле беренче тапкыр

Мәктәпләргә барабыз.

Дәфтәр-китапны барлап,

Сумкаларга салабыз.

5 укучы.

Ручка, дәфтәрләр алдым,

Карандашлар да салдым.

Санау таякчыкларымны да,

Онытып калдырмадым.

6 укучы.

Хәрефләр дә өйрәнербез,

Сүзләр дә төзеп укырбыз.

Сагынып көткән мәктәптә без,

Бик күп дуслар табарбыз.

7 укучы.

Язарга без өйрәнербез

Ручка тотып куллларга.

Хәрефләрне тезәрбез без,

Бик тырышып юлларга.

8 укучы.

Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга.

Бирегез тик безгә ачкыч

Белемнәр сараена.

4 нче сыйныф укучысы.

Исәнмесез, минем шаян  дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

(“Ачкыч”ны 1 сыйныф укучыларына тапшыра. “Туган тел” җыры башкарыла).

        Алып баручы.

Инде бу кыңгырау

Борынгы, күптәнге,

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын

Дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга

Озаткан ахырда.

Чың! Итеп алыр ул

Кыңгырау- җиз батыр.

Ныграк кагылсан

Мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән- мәктәпкә.

Бүгеннән зур юлга,

Хәерле сәгатьтә.

(Кыңгырауны 1 сыйныф укучысына тапшыра. Укучы, кыңгырау чылтыратып, мәйдан тирәли әйләнеп уза.)

( “Күңелле балачак” җыры башкарыла.)

                    1 сыйныф укытучысы.

Мәктәп юлы – хөрмәт юлы,

Киләчәккә илтә.

Котлы булсын уку елы

Башланган бу иртә.

(Укытучы балаларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлый һәм 1 сыйныф укучыларын 1 нче дәрескә дәшә.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок литературного чтения "Тема семьи в русской народной сказке "Белая уточка"

Представлен конспект урока чтения во 2 классе по программе «Начальная школа ХХIвека». Целью урока является анализ сказки, раскрытие темы семьи, добра и зла, воспитание нравственных качеств: дружбы, чу...

Урок литературного чтения В.Белов "Малька провинилась"3 класс УМК "Школа России"

Урок литературногочтения по теме В.Белов "Малька провинилась"составлен с целенаправленным и систематическим использованием приема антиципации для усиления субъектной позиции младших школьников....

тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь"

Тест по сказке Джанни Родари "Приезжает дядюшка Белый Медведь" для учащихся 2 класса по УМК"Перспективная начальная школа" можно провести с целью проверки осознанности прочитанного....

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында белем һәм тәрбия бирүдә дәрестән тыш эшчәнлекнең роле

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында    белем   һәм тәрбия бирүдә  дәрестән тыш эшчәнлекнең роле...

Белое на белом

Белое на белом...