Яңа ел сценарие
материал (4 класс) на тему

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий. Уеннар, шигырьләр белән.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яңа ел сценарие  – 29.12.2014

Дилә    Хәерле көн, кадерле дусларыбыз! Бәйрәмебезне башлап җибәрергә вакыт җитте.

Зәмир   Иң башта без нишләргә тиеш әле?

Дилә     Исәнләшергә.

Зәмир  Әйе, исәнләшергә.  Кызлар исәнмесез!  .....

Дилә     Малайлар,  исәнмесез.   ....

Зәмир   Кызларның тавышлары яңгырабрак чыга. Ягез әле тагын исәнләшеп күрсәтегез.

Дилә.   Малайларныкы катырак шул. Ягез әле малайлар. ....

Зәмир  Бергә әйтсәләр катырак та яңгырабрак та исәнләшәләр. 1-2-3   Исәнмесез! ....

 Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез, барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Дилә  Исәнмесез, балалар!

Зәмир Исәнмесез, кунаклар!

Дилә. Яңа ел белән, Сезне!

Зәмир Яңа ел котлы булсын!

Дилә. Бәхетләр елы булсын!

Зәмир Шатлыклар елы булсын!

Дилә. Кырларда иген уңсын,

 Амбарлар туып торсын!

Зәмир Табыннары мул булсын,

  Бәрәкәлте ел булсын!

Дилә        Ап-ап мамык карлар ява

                Акка төреп дөньяны.

                 Бүген безне үз янына

                Яшел чыршы җыйнады.

Зәмир     Бар табигать ап-ак кардан              

                Калын юрган ябына.                                      

          Дилә.      Ә без килдек бергәләшеп                              

               Яшел чыршы янына.                                      

Зәмир    Без җыйналдык бүген монда

Яңа ел бәйрәменә.

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Дилә.   Әйдәгез, барыбыз бергә чыршы тирәли җырлап әйләник әле.

Чыршы-чыршы без сине...

Төрле –төрле утлар яна...

Дилә.   Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.   

Алия Ә хәзер укучыларның аерым концерт номерларын тыңлап узыйк әле.

           Дилә.     1 сыйныф укучысы  Ганиев Дамир “Новый год”   дигән шигырь сөйли.                

Зилия     2 сыйныф укучысы   Валиуллин Булат  “Кыш бабай”  дигән  шигырь  сөйли.              

Алия     3 сыйныф укучысы   Аминова Алия Рафис Корбанның “Туңадыр” дигән    шигырен сөйли.              

Алия     4 сыйныф укучысы Корбанов Ильяс шигырь сөйли. “Ёлка”

Дилә.     1 сыйныф укучысы Шакирова Иделия шигырь сөйли.

Зилия     2 сыйныф укучысы   Ногманова Зәлия шигырь сөйли. “Ява карлар...”

Алия      3 сыйныф укучысы Сөләйманов Ришат шигырь сөйли. Алия Юнысова ”Борын”

Дилә. Уен алыштыра безгә

Ботканы да, ашны да.

Витамин һәм алманы,

Сарымсакны, бананны.

Хәзер 1 сыйныф укучыларын уенга дәшәбез. Сезнең өчен “Кем иң игътибарлы” уенын уйныйбыз. Беренчеләр арасында иң игътибарлы укучыны беләбез хәзер. Обручта куляулыклар, бию көенә обруч тирәли биеп йөрибез һәм көй туктагач, берәр кулъяулыкны алабыз. Берәү кулъяулыксыз калачак. Аннан бер кулъяулыкны алып куябыз да, уенны тагын дәвам итәбез. Һәм иң соңыннан безнең бер кулъяулыкка ике укучы калачак, аларның кайсы иң игътибарлы икәнен белербез.

  Алия  Яшел чыршы, бизәнеп,

Безгә тагын килгәнсең

Синсез бәйрәм күңелсез

Булыр иде беләмсең.

Дилә.  Аерым номерлар башкаруны дәвам итәбез.  

1 сыйныф укучысы  Бурганова Фәридә  шигырь сөйли.            

Зилия   2 сыйныф укучысы Тазиева Лия “Чыршы” шигырен сөйли

Алия    3 сыйныф укучысы Давлетшина Язгөл Рәзил Вәлиевның “Кыш” шигырен сөйли.

Зилия  Бездә Яңа ел бәйрәме

             Моны һәммәбез белә.

Җәнлекләр дә җырлап бии,

Кар бөртекләре көлә.

Ә Кыш бабай балаларның

Башыннан сыйпап сөя.

Кар кызы да:”Сезнең белән

Шундый күңелле!” – дия.

2 сыйныф укучысы   Сәфәргәлиев Дилүс “Бабай”     дигән шигыр сөйли.            

Алия  Сезнең алда 3 сыйныфтан  Аминова Диана чыгыш ясый. Ул Сергей Михалковның “Под Новый год” дигән шигырен сөйли.  

Зилия      Тыпыр-тыпыр биергә

                Имән идәннәр кирәк.

                Имән идәннәргә басып

                Матур биергә кирәк.

Зилия    2 сыйныф укучысы   Шагабиева Мәрьям башкаруында “Чабата” биюен карагыз әле.                          

Алия . Кунакка килгән зур чыршы,

            Яңа елны матурлап.

           Кызлар уйнап йөри анда,                          

           Малайлар күп, батырлар.

Дилә. Хәзер 1 сыйныф укучысы Гайфетдинова Ясинә шигырь сөйли.

Зилия    Яңа ел, алып кил безгә

              Бары тик бәхет, шатлык.

              Тыныч илдә яшик әле

              Бар рәхәтлекне татып.

 2 сыйныф укучысы  Вилданов Фәнис “Кыш бабайның шуклыгы” дигән шигырь сөйли.

Дилә   1 сыйныф укучысы  .....шигырь сөйли.

Дилә. Дуслар, бүген безнең

      Көлү, шаяру көне

      Көчлеләрнең, җитезләрнең

      Көчен сынашу көне.

Зилия  Хәзер 2 сыйныф укучыларын уенга чакырабыз.

Минем янымарак килегез әле икенчеләр. Мин сезгә табышмак-сораулар  әйтәм. Сезнең арада кем иң тапкыры, иң зирәге икән, шуны белербез хәзер. Тыңлагыз.

                Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?  

Зилия  Кара мәче нинди ишектән керә?  

Зилия  Ике көн арасында нәрсә бар?  

Зилия  Урман белән тау арасында нәрсә бар?  

Зилия  Күлдә бар, елгада юк,

                Үрдәктә бар, казда юк.

Зилия  Тыкрык башында ни бар?

Зилия  Бер иҗеген ал умартадан,

Икенчесен эзлә партадан;

Бергә кушкач, кем булам дисәң? –              Уйлап кара: мин ярам, кисәм.

Зилия  Ай-яй-яй, бик тапкырлар икәнсез. Булдырдыгыз.   (Урыннарына утырсыннар)

Дилә   1 сыйныф укучысы   Хасанов Сабир шигырь сөйли.

Зилия  2 сыйныф укучысы Галиев Рәсүл шигырь сөйли.

Алия 3 сыйныф укучысы Мостафин Идрис Энҗе Мөэминованың “Кыш бабайның хаты” шигырен сөйли.

Зәмир   Яңа утлар яна юлда,

               Ямен бергә күрәбез.

               Яңа утлы Яңа елга

               Җырлап бергә керәбез.

4 сыйныф укучысы Корбангалиева Айзилә башкаруында “Чыршы” җыры.

Дилә. 1 сыйныф укучысы Назипова Камилә шигырь сөйли.

Зилия  2 сыйныф укучысы Ганиева Ләйсән “Кыш бабай” дигән шигырь сөйли.

Алия 3 сыйныф укучысы Рахматуллина Диләрә шиигырь сөйли. “Кыш бабай”

Зәмир  Уйнамасак мин беләм

             Чирлисен гелән –гелән.

              Сикермәсәк айга без

    Кайгыларга калабыз.

Хәзер 3 сыйныф укучыларын уенга дәшәбез. “Киез итек” уены уйныйбыз. Икешәрләп уйныйбыз. Менә шушы итекләр янына ике укучы баса. Алар сигнал буенча икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче килеп итекләрне кия – шул җиңүче.

Алия       Яшел чыршы, бизәнеп,

                Безгә тагын килгәнсең.

                Синсез бәйрәм күңелсез

                Булыр иде беләмсең.

Дилә. Җырлап-биеп тирәңдә

Әйлән-бәйлән уйнарга

Күрәсеңме, никадәр

Нәни дуслар җыйналган?!

Зилия  Куллар тотыштык,

       Дуслар әйдәле.

       Чыршы тирәли

         Җырлап әйләник.

Зилия  Ә хәзер барлык укучыларны да чыршы тирәсенә җырларга чакырабыз.

В лесу родилась елочка...

Маленькой ёлочке...

Дилә. Бүлмәдә чыршы агачы

          Ул яшелдән киенгән.

          Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

1 сыйныф укучысы  Ибраһимов Йосыф шигырь сөйли.

Зилия  2 сыйныф укучысы Габдрахманов Булат шигырь сөйли.

Зилия  2 сыйныф укучысы Гобәйдуллин Ислам шигырь сөйли.

Зилия Бүген бездә зур бәйрәм!

            Бүген Яңа ел килә.

           Безнең күңелләр җырга

           Һәм биюгә җилкенә

2 сыйныф укучысы Ульданова Зәринә башкауында җыр. “Чыршыкай”

Алия  3сыйныф укучысы Ибатуллина Гөлназ  шигырь сөйли.

Алия 4 сыйныф укучысы  Гарипов Ришат шигырь сөйли. “Медвежий сон”

Дилә   1 сыйныф укучысы Хөсәенов Хәмит шигырь сөйли.

          Зилия   2 сыйныф укучысы Шагабиева Зилә “Яңа ел” дигән шигырь сөйли                                      

          Алия  3 сыйныф укучысы Закирова Әдилә   Асия Юнысованың “Кыш бабай”                                               дигән шигырен сөйли                  

          Алия  Хәзер    4 сыйныф укучысы Фатхутдинов Рифат  “Пришла зима” дигән шигырь сөйли.

           Алия  Хәзер 4 сыйныф укучыларын уенга чакырабыз. Уен  “Найди ель” дип атала. Сез “ель” иҗеге кергән сүзләр әйтәсез. Кем күбрәк әйтә – шул җиңүче. Мәсәлән: ельник, бездельник, апрель...

Алия  Сезнең өчен тагын бер уен: “Кем тизрәк?” дип атала. Ике урындыкка ике укучы аркаларын терәп утыра.Урындык астында бау.  Сигнал буенча икесе ике якка йөгереп китә. Чыршы тирәли әйләнеп килеп, үз урынына утырып, беренче булып бауны тартып алган укучы җиңүче була.

Дилә   1 сыйныф укучысы   Хәсәнова Диләрә шигырь сөйли

 Зилия  2 сыйныф укучысы Шагабиева Дилә “Кыш” дигән шигырь сөйли.

Алия  3 сыйныф укучысы   Фаттахов Айдар Җ. Дәрзаманның “И, Кар бабай, Кар бабай...” шигырен сөйли                              

Алия  4 сыйныф укучысы Хамидуллин Илмир Нур Гайсинның “Чыршы янында” дигән шигырен сөйли

Дилә   1 сыйныф укучысы    Вәлиева Айгөл   шигырь сөйли.                                                          

Алия  3 сыйныф укучысы Шайхутдинова Ильзия И. Габдрахмановның “Яңа ел” шигырен сөйли.

1 укучы   Уен алыштыра безгә

Ботканы да, ашны да.

Витамин һәм алманы,

Сарымсакны, бананны.

Алия  Хәзер 3 сыйныф укучыларын «Кар бөртекләре”  уенына чакырабыз. Менә подноста “кар бөртекләре”, сез шуларны берәрне алып, һавага чөеп җибәрәсез һәм, авызыгыз  белән өреп, аны һавада озаграк тотарга тырышасы. Үзенең кар бөртеген җиргә төшергән кеше “дустына” ярдәм итә ала. Уенны башта 3 сыйныфның малайлары белән уздырабыз.

Алия  Ә хәзер өчләрнең кызлары уйный.

Дилә   Әйдәгез әле дуслар, бергәләшеп Полька биеп алыйк.

         Зилия      “БУГИ – ВУГИ”  җырына чакырабыз барлык укучыларны да.

Барлык укучылар да тезелеп басалар

Алия  Чыршы әйләнәсендә

                 Җырлап-биедек бергә

            Яңа елны каршылау

             Күңелле булды безгә.

Дилә    Яңа елның таңнары        

                 Гел аяз тусын.

                 Ул тарихка бәхет елы

                 Булып язылсын!

Зәмир  Зур бәхетләр, зур уңышлар                                      

                    Һәрчак юлдаш булсын.                                              

                        Көндәлекләрегез бары                                              

                      “5”ле белән тулсын.                                                  

Зилия    Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч блсын.

Аналарның, балаларның

Күңеле тыныч булсын!                  

 Барыбыз бергә: Яңа ел тыныч булсын!                                                 

Алия          Бүгенгедәй һәрчак                        

                  Булыгыз көләч.                            

                  Күрешербез Яңа елда

                  Тагын да бер ел үткәч.

Әгәр вакыт калса, теләгән укучылар белән тагын түбәндге уеннар оештырыла.

Дилә   Хәзер 1 сыйныф укучыларын   “Киез итек”  уенына чакырабыз. Уенны икешәрләп уйныйбыз. Менә шушы итекләр яныннан ике укучы ике якка йөгереп китә. Чыршы тирәли әйләнеп киләләр дә, итекләрне кияләр. Кем беренче булып кия – шул җиңүче.  

 Зәмир      Хәзер    теләгән укучыларны   “Кар атышу”  уенына чакырабыз

Идәнгә ике зур кәрзин яки чиләк куела. 5-6 адымнан кәрзиннәргә 6 “кар кисәге” (6 ак теннис тубы) атарга кирәк. Бу биремне иң төгәл үтәгән укучы җиңүче була.

Алия.   3 сыйныфлар “Алма ашау” уенына чыга. Парлашып басалар. Күзләрен бәйләгән килеш бер-берсенә алма ашаталар. Кайсы пар алдан ашатып бетерә – шул җиңүче.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...