"Хуш киләсең, Яңа ел! (Башлангыч мәктәпләр өчен)
план-конспект занятия (2 класс) по теме

Альмиева Гульзия Мансуровна

Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен тамаша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл na_el_koe_yangyryy.docx18.05 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел ! ( Яңа ел тамашасы)

Яңа ел көе яңгырый, балалар залга керәләр hәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы:   Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Инде  җир  шары буйлап безгә бәхет шатлык, иминлек алып килүче 2014 нче ел белән!

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары

Ява Яңа ел кары.

Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы Яңа ел!

Хуш киләсең!Уз әйдә!

  • Әйдәгез әле барыбыз бергә: “Яңа ел котлы булсын !” дип әйтик.Ә хәзер чыршы белән исәнләшик. Исәнме чыршыкай!
  • Әйдәгез әле балалар,матур чыршыбыз турында җыр җырлап алыйк. (Җыр)

1 нче бала. Еракта – еракта кышкы урмандагы көмеш өйдә Кар кызы тора. Ә бүген ул безгә бәйрәмгә килгән, үзе белән күп шатлык китергән.

   Залга кар кызы керә.

Кар кызы.

Исәнмесез.дусларым! Яңа ел белән котлыйм сезне! Әйдәгез кар бөртекләре биюен биеп алыйк әле.

Кар бөртекләре биюе.

Кар кызы.

Чыршыгыз да бик матур бизәлгән икән, ләкин утлары янмый. Кая микән тылсымлы таягым?(эзли, чүлмәк таба)Карагыз әле нәрсә таптым мин. Анда кемдер бар! Ул –бу чыкмасын,тизрәк алып китим аны биредән.

  Кар кызы югала. Ишектән фокусчы керә.

Фокусчы.

Исәнмесез,нәни дусларым, кадерле кунаклар! Исәнме Кар кызы, минем коткаручым. Әллә ничә еллар буе шушы савытта утырдым. Рәхмәт коткардың.

Алып баручы.

Хөрмәтле фокусчы, Кар кызының тылсымлы таягын күрмәдеңме?

Фокусчы.

Тылсымлы таягым бар минем. Бу түгелме?

Фокусчы таягын бирә.Кар кызы чыршыдагы утларны яндырмакчы була. Утлар янмый.

Кар кызы.

Бу минем таягым түгел(елый)

Фокусчы.

Кар кызы, тынычланыгыз! Утны яндырмаса да, әлеге таяк миңа сезнең өчен төрле фокуслар күрсәтергә ярдәм итәчәк.(фокуслар күрсәтә)

Фокусчы.

Ә хәзер кар кисәгеннән кар сылуын ясыйк.

Фокусны күрсәткәндә Убырлы карчык керә.

Фокусчы.

Тизрәк китим әле мин. Йә убырлы карчык мине тагын чүлмәгенә утыртыр.(чыгып китә)

Убырлы карчык.

Мин Карсылуга охшаганмы?

Алып баручы.

Карсылу гүзәл,чибәр.бизәнгән була.

Убырлы карчык.

Ник мин дә бизәнәм хәзер.(Чыршыдан ялтыравык алып муенына тага) менә нинди матур булдым. Әле биеп тә күрсәтәм.(Убырлы карчык биюе)

Кар кызы

Нишләргә инде безгә? Ничек бу явызны куып чыгарырга.

Ишек артында Кыш бабай тавышы ишетелә.

Алып баручы.

Балалар нинди тавыш ул? Әллә инде Кыш бабай килеп җитте?

Залга кыш бабай керә.

Кыш бабай.

Килә,киләм. Убырлыны куам.

Исәнмесез дусларым!

Көттердем булса кирәк.

Җыелгансыз бәйрәмгә

Биик.җырлыйк бергәләп.

Балалар ( шигырь сөйлиләр)

1 Нинди матур безнең чыршы!

   Җем-җем килеп яна ул.

   Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

   Котлы булсын Яңа ел!

2. Кунак булып яшел чыршы

 Килгән безгә.

 Ул ямь өстәп тора

 Безнең бүлмәбезгә.

3. Урманнан безгә бәйрәмгә

   Ямь – яшел чыршы килгән,

   Яңа елны каршыларга

   Матур күлмәген кигән.

4.  Исәнме, чыршы, исәнме!

   Яңа ел килеп җитте.

   Күңелле чыршы бәйрәмен

   Балалар күптән көтте.

5.  Әйдә, бергә биеп алыйк

   Әйдә, бергә уйнашыйк.

   Бизәкле чыршы янында

   Гөрлик, көлик, җырлашыйк.

6. Күрегез бу чыршыны,

   Чыршының да чып – чыны!

   Нинди төз, матур, биек,

   Тора түшәмгә тиеп.

7.  Ботак саен утлар яна,

   Йолдыз балкый очында

   Матур чыршы горур басып

   Тора зал уртасында.

8.   Бүген бездә зур бәйрәм!

  Бүген Яңа ел килә

  Безнең күңелләр җырга

  hәм биюгә җилкенә.

9. Бераз гына моңсу да,

  Ник икәнен мин  беләм

  Хушлашабыз чөнки без

  Бүген иске ел белән.

Кыш бабай Менә рәхмәт балалар! Матур сөйләдегез.

Алып баручы Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында( балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр  “ Чыршы янында”

  • Кыш бабай:Кызым, безгә китәргә вакыт җитте. Башка мәктәпләрдә дә безне көтәләрдер. Саубуллашыйк та юлыбызны дәвам итик. Ә сез уйнагыз,көлегез, биегез,җырлагыз. Рәхәтләнеп ял итегез! Сау булыгыз,балалар!
  • Кар кызы: Сау булыгыз дусларым! Киләсе очрашуларга кадәр.
  • Балалар: Сау бул,Кыш бабай, сау бул, Кар кызы.

А.б. Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.        

Яңа бәхетләр китерсен        

Сезнең һәрберегезгә

Яңа ел.

Исәнмесез, якын дуслар!

Шук малайлар, матур кызлар,

Әтиләр һәм әниләр,

Әбиләр һәм бабайлар!

Мине каршы алыгыз

Һәм танышып калыгыз!

Исемем минем – Яңа ел,

Мин – бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне

Өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга.

Килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2013 нче елның имин булсын һәрбер көне.

А.б. Кадерле бер кунак көткән кебек,

Яңа елны көтте йөрәкләр.

Беләкләрдә – яңа хезмәт дәрте,

Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын.

(бергә җыр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Сау бул,башлангыч!

Внеклассное мероприятие для 4 класса....

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...

Выпускной вечер в начальной школе "Сау бул, башлангыч!"

Сценарий выпускного вечера на татарском языке "Сау бул, башлангыч"...