Праздник «Әнием- бердән берем!»
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Султанова Рушания Фаритовна

Праздник  посвящен Международному женскому Дню- 8 Марта. Представлена литературно- музыкальная композиция и сценарий конкурса для девочек на татарском языке "Ягез эле, кызлар!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem-_berdn_berem.docx27.69 КБ

Предварительный просмотр:

«Әнием- бердәнберем!»

Максат:Әниләргә карата ярату,кадер-хөрмәт хисләре, ихтирам,игътибарлылык сыйфатларын тәрбияләү.

Бурыч:укучыларның сөйләм телен камилләштерү һәм баету,хәтерләү  сәләтен үстерү,әдәплелек,әхлаклылык тәрбияләү.

 Формасы:әдәби-музыкаль кичә

Җиһазлау: плакатлар,шарлар,музыкаль бизәлеш

Көтелгән нәтиҗә: сәнгатькә кызыксыну уяту,туган телгә мәхәббәт,аналар белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Барышы:

Кичә Римма Ибраhимова башкаруында композитор Р.Абдуллиннын, Т.Миннуллин сузлэренэ язылган жыры янгырый. "Бишек жыры". 

1а.б.  Әни, әнием,әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз,һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып,кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

 

   Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

 

Сез чаялар,сез батырлар

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

 

2 а.б.  Хәерле көн,безнең өчен иң кадерле кунакларыбыз-әниләре-

без! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм-  сигезенче  Март – халык –ара хатын кызлар  бэйрәме белән тәбрик итәбез!

 

1 а.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,рәхәтлек,җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык,тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем!

Ә хәзер кичәбезне башлап җибәрәбез һәм сүзне укучыларга бирәбез.

1.Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый-

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген Әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

2.Кояш көлә, мин елмаям,

8 Март бүген.

 Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

3. Килеп җитте 8нче Март!

Әниләр, бу сезнең көнегез.

Сез үстергән балалардан бүген

Кайнар котлау кабул итегез.

4.Котлыйбыз сезне, әниләр,

Көләч йөзле әбиләр,

Эштә уңган апалар,

Бергә:   8 Март белән!

 

5.Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора. Әнием.

6.Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк әйдәле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр: Әниләр бәйрәме.

7.Кем дөняга кеше бүләк итә,

Ә кешегә -- якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

8.Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

9.Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә--як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

10.Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз.

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы:

Тормыш яме -- Әнкәй, хатын-кыз!

12. Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

13.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

14. Син,әнием,минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

15.Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

16 .Иң кадерле,иң хөрмәтле

 Булсын биредә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

17. Иң-иң сабыр,иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле,мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

18.Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакыт та акларга.

19.Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә  

       

 жыр  Иң матур жыр    

 20.Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга,без бәхетле,

Тыныч,рәхәт яшибез.

21Әниләрне һәммәбез дә

Кадерлибез,зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз!

22. Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

23.Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә – яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын әни бәйрәме!

24. Ана гүя дала-

Колачы киң,йөзе кояшлы,

Ана җирдә бөтен игелекнең,

Изгелекнең тугры юлдашы.

Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше ботен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

.Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк. 

. Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

 

.Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк

.Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Барысы бергә: Әни, димәк!

25. Күрәсезме, бүген кояш

Ничек назлы елмая?

Әниемнең бәйрәмен

Ул да бит көтеп ала

26 .Җырым бүләк итәм, әнием, сиңа,

Онытылмас гомер-гомергә.

Бу җырымны сиңа багышладым,

Җырлыйм аны сиңа бүген дә.

Жыр  Рәхмәт, әнием!

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Мама! С праздником весенним
Я сердечно поздравляю!
Долгих лет, любви, веселья
От души тебе желаю!
Пусть растают все напасти
И развеются невзгоды.
Я желаю только счастья -
Пусть тебя не старят годы.

Сегодня твой любимый праздник, мама,
Ты в этот день нас радуешь всегда.
Хотим мы пожелать тебе здоровья,
Чтоб не болела ты, родная, никогда!

Пусть в день восьмого марта рано утром,
Лишь для тебя раскроются цветы.
Ты самая красивая на свете,
И нет добрее мамочки, чем ты!

Март – язның беренче ае. Ул җиргә яшәрү, матурлану, яңару алып килә. Гүзәллек арасында һәрвакыт мәхәббәт яши. Ана һәм бала. Бер – берсе өчен яралган бу җаннар иркә язның беренче таңын хәтерләтә. Кадерле әниләребез, бүген сезнең бәйрәм – 8 Март бәйрәме. Тормыш юлларыгыз сикәлтәсез, тигез, гомер күгегез кояшлы, якты һәм җылы булсын.

Белгәнебезчә, әниләр балалары өчен утка керергә дә, суга сикерергә дә әзер. Сез ягымлы һәм акыллы, кыю һәм уңган, иркә һәм таләпчән. Сезнең канатларыгыз нык, тормыш тәҗрибәгез зур, шуның белән сез балаларыгызның алыштыргысыз киңәшчесе һәм ярдәмчесе.

                                                                 Ягез әле, кызлар!

   Бүген була КВН-

   Гаҗәп күңелле уен!

   Кызларыбыз көч сынаша,

   Менә була тамаша.

Алдан өй эше бирелә.Командалар әти-әниләр турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар өйрәнергә, концерт номерлары әзерләргә тиешләр.

КВНда ике команда катнаша: әкрен генә “Бәйрәм бүген” (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый.

Алып баручы: Кадерле әниләр , укытучылар һәм укучылар! Без бүген  кичэбезнен икенче яртысында сезнең белән 8нче Март бәйрәменә багышланган КВН карарбыз . Кызларны бэялэр очен жюри сайларга кирэк.

   Бәйгебездә ике команда көч сынаша. Уенда бары тик эшкә уңган, тапкыр, матур,зирәк кызларыбыз гына катнаша.

   Музыка яңгырый, сәхнәгә командалар чыга.

1 конкурс - сәламләү

Сәламләү өчен сүз бирелә.Бер-берсен сәламлиләр, девиз һәм җырлары белән таныштыралар.

       Алып баручы: Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

                                 Батырлар алга чыксын.

                                 Һәр сылукай КВНда

                                 Осталыгын,

                                 Зирәклеген,

                                 Уңганлыгын күрсәтсен.

  Икенче бирем:   Капитаннарга : әниләрне бәйрәм белән котлап текст язарга.

         Концерт номеры

Оченче  бирем: (ручка,кәгазьләр бирелә)  ана турында мәкальләр язарга. Кайсы команда билгеләнгән вакыт эчендә күбрәк мәкаль уйлар?

       Концерт номеры:

  Дуртенче конкурс  “Кем тизрәк?” уены.(Һәр командадан берәр кеше курчак  торэ)

Бишенче конкурс - Ойгэ эш Ә хәзер сезгә өй эшенә бирелгән иде, һәр командадан берәр концерт номеры әзерләргә диеп, шуларны башкарабыз.

Алтынчы конкурс:  командалар алмашлап  энилэр турында жыр башкаралар

Жиденче конкурс: Һәр командадан бер кеше кирәк булачак, алга чыгып, күзе бәйләнгән килеш кыз рәсеме ясый.

Сигезенче конкурс  - мода курсэту. Кызлар эзерлэнгэн вакытта ,

концерт номеры

Тугызынчы конкурс - Мәкальләрне дәвам итегез. Беренче команда белмәсә, икенче команда әйтә һәм очко аларга языла.

1 команда.  

Алтмышка җитсен бала,

Ана өчен... (һаман бала).

2 команда.

Ана балага авызыннан... (өзеп каптыра).

1 команда.

Ана күңеле балада,... (бала күңеле далада).

2 команда.

Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс).

1 команда.

Ата-анасын хурлаган

Үзен ... (хурлаган булыр).

2 команда.

Ачтан үлсәң дә,

Ата-анаңны ...(ташлама).

1 команда.

Аю да баласын аппагым, ди,

Керпе дә баласын... (йомшагым, ди)

2 команда.

Тән биргән дә ана,

Җан биргән дә ана,... (тел биргән дә ана).

Алып баручы. Ә хәзер хөкемдарларга сүз бирәбез. (нәтиҗә ясала, катнашучыларга һәм хөкемдарларга рәхмәт әйтелә).        

          Нэтижэ ясау, командаларны булэклэу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

классный час "Откуда беруться грязнули" провела Давыдова Т.Н.

Тема:«Откуда берутся грязнули» (игра – путешествие).Цели:1) формирование здорового образа жизни путем обыгрывания ситуаций, которые могут происходить в обычной жизни;2) развитие внимания памяти,...

"Әнием - бердәнберем!"

Әниләр көненә багышланган кичә эшкәртмәсе...

"Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" Сценарий праздника

        "Кояш гомере телим мин, әнием сиңа!" - әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе.  Бу кичә балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт,аларны олылау, ярату хисләре,әдә...

Бердәнберем,газизем-ул минем әнием.Мастер класс

Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбенеңтатар теле һәм әдәбияты укытучысыСәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы.4 сыйныфта татар төркемнәре өчен мастер класс үрнәге.Дәрестә укучылар күп төрле эш баш...

Бердәнберем, газизем-ул минем әнием.Мастер класс презентациясе.

4 нче сыйныф укучылары белән "Бердәнберем, газизем-ул минем әнием" темасына үткәрелгән мастер-классның презентациясе.Презентациядә һәр эшкә нәтиҗә ясала.Әниләргә бүләк- котлау открыткасын ясау элемент...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...