Сценарий "Соңгы звонок"
материал на тему

Сагдеева Зульфия Рустамовна

Сценарий "Соңгы звонок"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_songy_zvonok.docx29.2 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Биектау бюджет муниципаль мәгариф учреждениесы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе филиалы “Коркачык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе”

Сценарий:

“Соңгы кыңгырау”

                Сыйныф җитәкчесе:

 I квалификацион категорияле укытучы

        Сәгъдеева З.Р.

2014нче ел

А.б. Хәерле көн, кадерле укучылар! Хөрмәтле әти – әниләр, килгән кунаклар! Сезне бүгенге шатлыклы да, бераз ямансу да булган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз. Без бүген 4 нче сыйныф укучыларының Коркачык башлангыч мәктәбе белән хушлашу кичәсенә җыйналдык. 

2010 нче елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

.  Бу  кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

(Көй яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр.)

                 Кайчан гына әле күбәләктәй

                Ашкынып килдегез мәктәпкә

                Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

                Яңалыклар тулы дәрескә.

               Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

                Күз алдында үсеп җиттегез.

                Белем үрләренә омтылдыгыз

                Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

               Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

                Хәзер инде зур мәктәпкә очып китәсез.

                Шатлык, куаныч, изге күңел белән

                Каршылагыз һәр көн иртәсен

.               Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

                Хис ташкыны дулый күкрәктә.

                Остазларның моңсу карашлары

                Озату сүзен яза йөрәккә

              Укулар инде артта калды

               Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

               Һәркем тоя үзен әзер итеп

               Зур мәктәпнең ишекләрен ачарга.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 

              Уй –хыялларыгыз, канатлы

              Кулыгызда чәчәк бәйләме.

              Еларгамы, көләргәме бүген,

              Күңелләрнең иләс бер мәле.

      Белем сукмакларыннан атлап бара торгач  4 көз, кыш, яз, жэй  айлары үтеп,  күңелләрдә онытылмаслык хәтирә булып уелып калды. Бу сүзләр , әлбәттә, безнең

4 нче сыйныфларга хас.

                Ә хәзер сүзне үзләренә бирик.

 

Җыр “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

1) Соңгы кыңгырау чыңнары

Моңга күмә күңелне,

Тик шулай да бүгенге көн

Шатлыклы һәм күңелле.

2) Тәүге тапкыр 4 ел элек

Килгән идек мәктәпкә.

Ул чагында без бик нәни

Идек әле, әлбәттә.

3) Тәүге тапкыр атлап кергәч,

Бусагасын мәктәпнең.

Кабул итте Зөлфия апа

Без аңа зур рәхмәтле.

4) Кулыбыздан тотып безне

Өйрәтте ул язарга.

Матур итеп сөйләшергә,

Дөрес итеп санарга.

5) Зөлфия апа, беркайчан да

Онытмабыз Сезне без!

Зур булгач та, һәрвакытта

Хәлегезне белербез.

А.б. Әйе беренче укытучы, беренче дәрес. Кеше өчен әни, Ватан төшенчәсеннән кала кадерле истә кала торган төшенчәләр. Мәктәп бусагасыннан яңа атлап кергән сабый өчен:                 I Укытучы II Әни дә , якын дус та, киңәш бирүче дә.

6) Нәрсә генә теләсәк тә,

Аз булыр сыман аңа.

Сау – сәламәт һәрвакыт шат

Һәм тыныч яшә,апа!

7) Хезмәт юлыгызда сезнең

Очрамасын киртәләр

Бик күп сабыйларны тагын

Өйрәтегез иркәләп.

8) Ягымлы сезнең сүзегез,

Сөйкемле карашыгыз

Алтыбызны да бертигез

Тиң күреп яраттыгыз.

9) Кирәк чакта мактадыгыз

Кирәгендә сүктегез,

Бер сүз белән әйткән чакта

Безгә күп көч түктегез.

10) Физкультура дәресләре

Һичкайчан чыкмас истән

Аны укыткан апабызның

Исеме була – Рәмзия.

11) Рәмзия апа дәресләрен

Сагынып алдык көтеп

Безнең сәламәт булуда

Ул куйды бик күп көчен.

12) Нинди генә күнегүләр

Эшләтмәде дәрестә.

Зур уңышлар насыйп булсын

Апабыз һәр эштә.

13) Инглиз теленә өйрәтте

Эльвира апа безне.

Чын күңелдән бәйрәм белән

Котлыйбыз бүген сезне.

14)Эльвира Раисовна!

Ду ю спик инглиш?

Слышем мы часто.

Мы понимаем,это прекрасно.

Может  ответить мы:

Ес,Ай ду!

И рассказать на английском

Как я живу!

15) Зур уңышлар насыйп булсын

Сезгә алдагы көндә.

Сөйләшә беләбез бүген

2 түгел, 3 телдә

Хор белән 3 телдә исәнләшә.

16)Кадрия,Гөлфия һәм Алсу апа,

Бик зур рәхмәт Сезгә дә!

Апабыз юк чагында

Кердегез бит безгә дә.

17) Кышын мәктәп җылы булды

Филсинә апа җаваплы.

Хезмәте бик игелекле,

Бездә ул мичкә якты.

18)Тәнәфестә бергәләп  без,

Ашханәгә керәбез.

Дилбәр  апа аш пешерә,

Аны барыбыз беләбез.

Аш та тәмле, боткасы да,

Барысы өчен дә рәхмәт!

Тамак туйгач, дәресләрдә

Утыруы да рәхәт!

19)Ләйсән апа!

Чиста тота  мәктәпне

Бүген сезгә  шигырь аша

Әйтәбез без  рәхмәтне

Эшләрегез уң булсын,

Изге булсын юлыгыз.

Салкын  судан сакланыгыз,

Сызламасын  кулыгыз!

20)Тормышыгыз гөрләп торсын

Күрмәгез кайгы – хәсрәт.

Үткәрегез гомерегезне

Сөенеп һәм бик рәхәт.

.:                          21)Әнкәй кулларына сыенып үстем,

                                    Күңелемнең тоеп аклыгын.

                                    Васыять итеп алдым юлларыма

                                    Сабырлыгын аның сафлыгын.

21) Кадерле әти-әниләр!

Рәхмәтебез зур сезгә

Белем алуга омтылыш

Сез уяттыгыз безгә!

Кичәдә бүген иң дулкынланучы кешеләр әниләрдер, мөгаен. Чөнки әнинең баласы башлангыч сыйныфны тәмамлап өлкән укучылар рәтенә аяк баса.

Һәрберсен “балам укып китә алырмы, сынатмасмы? дигән сорау борчый! Хөрмәтле әниләр! Сезнең ул кызларыгыз барысы да бик уңганнар, тырышлыр. Һәрвакыт алдынгылыр сафында барачаклар. Ә хәзер изге теләкләрегезне, хәер фатихагызны җиткерү өчен сүзне сезгә бирәбез....

А.б. Дүртенче сыйныфларның нәни дуслары, алмашчылары да сүз сорый. Рәхим итегез укучылар, җиткерегез теләкләрегезне:

1)  Без нәниләр, безнең сезгә

Әйтәсе сүзебез бар.

Бәйрәмегез котлы булсын

Апалар һәм абыйлар.

2) Борчылмагыз, сез китәсез,

Без киләбез мәктәпкә,

Сезнең алда сүз бирәбез,

Тырышырбыз, әлбәттә.

3) Без дә гел сезнең шикелле

“4” ле, “5” ле алырбыз,

Сезнең кебек, тырыш, эшчән

Булырбыз без барыбыз.

4) Өйрәттегез безне һәрчак

Тәртипле, дус булырга

Укытучыларны тыңлап,

Бик тырышып укырга.

5) Әләкләми, сер сакларга

Сездән өйрәндек бит без.

Булыгыз бик – бик бәхетле,

Югалып калмагыз сез.

6) Өлкән сыйныфка күчкәчтен

Һичкайчан сынатмагыз

Коркачык  мәктәбендә алган

Белемне югалтмагыз.

7) Көндәлегегез һәркөнне

“5” леләр белән тулсын

Һәрберегез сау-сәламәт

Озын гөмерле булсын.

8) Хушыгыз абый, апалар

Юлыгызга ак җәймә

Җыр хәтердә нык саклана

Бергәләп җырлыйк әйдә!

Җыр “ Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А.б. рәхмәт балалар! Изге теләкләрегез тормышка ашсын! Ә хәзер сүзне яңадан 4 нче сыйныф укучыларына бирәбез.

22) Сыйныфыбыз тату булды,

Уртак булды уебыз.

Яңа мәктәпкә күчкәч тә

Дус яшәргә уйлыйбыз.

23) Сүз бирәбез сезнең алда

Сынатмабыз беркайда

Укып чыгып, илебезгә

Китерербез зур файда

24) Хуш ,башлангыч мәктәбем,

Моңсуланып син калма.

Бездән соң да бусагаңны

Атласын бик күп бала.

25) Соңгы кыңгырауның чыңы

Еракка яңгырасын!

Нинди 4 ләр булды бу дип

Көндәшләр аптырасын.

26)  Дүрт ел буе безне, мәктәп,

Үстердең сөеп.

Үз күрде һәр укытучы

Баласы кебек.

Хушлаша бүген күңелләр,

Бер сүзне кабатлый телләр:

Бергә:              

Йөз рәхмәт,

Мең рәхмәт, и туган мәктәп!

Бүген мәктәптә - соңгы кыңгырау, ләкин тормышыгызда ул соңгысы булмасын. Алган белемнәрегез сезне һәрчак әйдәп торсын!

 Соңгы кыңгырау яңгырый бүген.

 Яңа юл яра гомер агышы.

 Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы,

 Изге юл тели аның тавышы.

 Ашыгабыз һаман ашыгабыз

    Ни көткәнен белми һичкем дә -

    Сезнең юллар вакыт кулында гел,

    Сезнең юллар язмыш иркендә.

Жыр: “Сау бул мәктәп”

А.б. Кадерле укучылар! Әти-әниләр кунаклар! Безнең “Соңгы кыңгырау”  бәйрәменә әзерләнгән чыгышыбыз тәмам. Балаларыбызга озын гомер, сабырлык, теләп калабыз. Кадерле әти-әниләр! Газизләрегезнең күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә язсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление превоклассников на празднике последнего звонка

25 мая, в день последнего звонка, на линейке по традиции выступают первоклассники. Предлагаю материал для их выступления. Он содержит оригинальные стихи и песни....

Последний звонок в начальной школе

Праздник в МОУ СОШ № 17 Путешествие по станциям·         ПЕРВЫЙ РАЗ В ПЕРВЫЙ КЛАСС.·         ПАРАД ШКОЛЬНЫХ НАУК·...

"Последний звонок".

Выступление первого класса на празднике....

"Гаилә- җылы учак"- бәйрәм сценарийсы

Гаилә бәйрәмен үткәрү өчен кулланырга була....

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "...