Исәнме,алтын көз!
материал на тему

Укучылар белән көзге муллык турында сөйләшү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmealtyn_koz.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

                         МБГБУ “Кенәбаш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

                    Исәнме,алтын көз!

                                         (башлангыч сыйныфлар өчен кичә)

1 алып баручы: Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 алып баручы:     

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Менә шундый авыз өчен яхшы булган  табигатьнең иң асыл фасылында без “Уңыш” бәйрәменә җыйналдык.

1 алып баручы:      

Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,
Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша

  Безнең язмыш, килер язмышларга
  Шундый көзләр аша тоташа.

2 алып баручы: Кадерле кунаклар,  шушы көннәрдә мәктәпнең тапшырулар редакциясенә 1 хат килде.Рәхим итеп тыңлагыз:

-Кадерле редакция!Без сезнең тапшыруларыгызны яратып карыйбыз.Безнең колхоз,көннәр нинди торуга карамастан,нәтиҗәле уңышларга иреште.Бөртекле культураларның һәр гектарыннан 38 ц, бәрәңгедән  98ц уңыш җыеп алдылар.Бу безнең тынгысыз игенчеләребез хезмәте.

Кадерле редакция!Безнең авыл хезмәтчәннәрен котлап бер җыр тапшырсагыз без бик шат булыр идек,-дип яза колхоз председателе Зиатдинов Булат Бакый улы.

1 нче алып баручы: Бүгенге  тапшыруыбызны  Кенәбаш авылында яшәүче  тырыш хезмәтчәннәргә багышлыйбыз.

 2 алып баручы: Икмәк!Бу сүздә кояш назы да,беренче күкрәү белән яңгыр шавы да бар. Икмәктән башка ашыбызның тәме,тормышыбызның яме юк. Икмәк-нигъмәтләрнең иң зуры,иң дәрәҗәлесе. 

1 алып баручы:Үзәкләргә үтә торган ачы җилләр дә,зәһәр салкыннар да,түзә алмаслык эссе көннәр дә басу киңлекләрендә эшләүче игенчене куркытмый. Рамил, Илдус абыйлар сез ел дәверендә көнне төнгә ялгап эшлисез.Рәхмәт сезгә,бөртек үстерүчеләр! Сезнең хөрмәткә авылдашларыгыз Илүзә һәм Эмилия җырлый . Рәхим итеп тыңлагыз.

2 алып баручы: .Үстергән икмәкне бөртеген дә әрәм итмичә,югалтуларсыз җыеп алу тагы да күп хезмәт сорый. Безнең уңган комбайнерларыбыз Фәйзрахманов Мансур һәм Раушан , Файзрахманов Айнур абыйлар күп еллар колхозда механизатор булып эшлиләр.Комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән Фаткырахманов Гадел һәм Фәйзрахманов Рәниф абыйлар да зур хөрмәткә лаек.Аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә уңыш югалтуларсыз вакытында җыеп алынды.

1 алып баручы: Ипи,өстәлгә килгәнче,никадәр юл үтә,никадәр хезмәт сорый. Ипи- иң зур байлык.Ипидән башка яшәп булмый. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый. Комбайнерларыбызны  2 сыйныф укучылары тәбрикли.

 2кл чыгышы

1 алып баручы 

Шофер,син машинаң белән

Ил байлыгын ташып йөртәсең.

Караңгы төндә дә,давыллы көндә дә

Барлык авырлыкларны җиңеп үтәсең.

 Суктырып алган игеннәрне басулардан амбарга ташучы, көнне төнгә ялгап эшләүче шоферларыбыз Наил , Айрат,Карам  абыйларны күптән түгел генә булган бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезне юллар кая гына алып барса да,юлларыгыз имин булсын. Сезне  ТАЛИЯ     Нуриева котлый.   ШИГЫРЬ)

2 алып баручы: Кенәбаш авылы халкы элек-электәннән тырышлыгы белән дан тоткан. Авылыбызда үз җирләрен булдырып аерым иген үстерүче Ибатуллин Ринат абый һәм Хазиев Ранил абыйлар хөрмәткә лаеклы кешеләр.Ранил абый әтисе Рамазан абый белән елдан ел зур уңышларга ирешәләр. Ранил абыйның ике улы да үсеп җиткәч әтиләренең зур ярдәмчеләре булырлар дип ышанабыз.

1 алып баручы:Сыеры барның сые бар,-ди халык.Сыер савучы хезмәте-тырышлык һәм күп көч сорый.Ул кояшның үзеннән дә иртәрәк торып эш урынына-маллар янына ашыга. Кенәбашта да яши андый уңган сыер савучылар. Шушындый тырыш хезмәт куючы Гөлчәчәк, Гүзәл,Миләүшә, Алидә, Диләрә  апалар тырышлыгы белән дәүләткә мул сөт тапшырылган. Бүген без шундый тырыш сыер савучыларыбызның берсен- Сәләхетдинова Миләүшә апаны кунакка чакырдык.

-Хәерле көн, Миләүшә апа.

-

-Миләүшә апа, Сез ничә ел сыер савучы булып эшлисез? Эшегезне яратып башкарасызмы?

-

- Нинди эшләр башкарасыз?Күпме сөт савасыз? Кенәбаш сөтчелек фермасында кемнәр әйдәп бара?

- Миләүшә апа, балаларга нинди теләкләрегез бар?

-Безнең тапшыруга килүегез өчен Сезгә зур рәхмәт. Сезгә һәм сөтчелек фермасында эшләүче барлык хезмәтчәннәргә тазалык, тынычлык,бәхет телибез

2 алып баручы:Эштә сез уңган сыер савучы булсагыз, өйдә сез мәрхәмәтле әниләр. Кадерле әниләр!Сез иң күркәм затлар. Тырыш та сез,сөйкемле дә,эшчән дә,түземле дә.Сез –өйләребезнең яме,ашларыбызның тәме. Сез 1 сыйныф укучыларының “Калган эшкә кар ява” исемле сәхнәләштерелгән әкиятен карап үтәрсез

1 алып баручы:Кенәбаш авылының читендә бер бина бар.Ул-бакча-мәктәп комплексы.

 2 алып баручы:Сүзне мәктәп-бакча директоры Тәслимә Зиннуровнага бирәбез.( Чыгыш).

1 алып баручы:-Рәхмәт, сезгә.

2 алып баручы:Бакчалардан  яшелчәләр

Бар  да җыеп  алынды.

Ә  кырлардан  амбарларга

Мул  уңышлар  салынды.

1 алып баручы:Көз эшләгән эшләргә нәтиҗә ясап,бәя бирә торган чак,киләчәккә планнар кору чоры.Кадерле әти-әниләр!Сезне уңыш бәйрәме белән котлыйбыз.Тапшыруыбыз ахырына якынлашты.Сезгә саулык,тормышыгызда иминлек теләп саубуллашабыз Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрес планы. Тема: Туган ягымда алтын көз

Тема: Туган ягымда алтын көз .Максат: Укучыларның көз турындагы белемнәрен системага китерү, аларны сәнгатьле итеп укырга һәм  тасвирлап сөйләргә, табигатьне образлы итеп күз алдына ки...

Алтын каләм Свидетельство

Районный фестиваль детской, юношеской и молодежной прессы "Алтын калэм" - "Золотое перо", под девизом  "За здоровую и сильную молодежь!"...

Отбасым - алтын ұям интерактивті жоба

ата-аналар байқауы, ата-аналармен жұмыс...

"Әбекәй - алтыным, минем иң якыным"

8 март бәйрәме уңаеннан әбиләр өчен уздырылган кичәнең эшкәртмәсе...

отбасым алтын ұям ІІ бөлім

Ата аналармен сыныптан тыс жұмыс...

Әбекәй - алтыным, минем иң якыным

Укучыларның әбиләр белән очрашу. Эзләнү -тикшеренү нәтиҗәсе буларак , проектны  тәкъдим  итергә өйрәнү,яклый белү....

Эбекэй - алтыным

Праздничный утренник к 8 марта...