Дуслык бәйрәме
классный час (2 класс) на тему

Башлангыс сыйныфлар өчен бәйрәм эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk_byrme.docx19.62 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Дуслык бәйрәме

Мин бәйрәмнәр яратам.                       Кунак килә ул көнне,

Бәйрәм бит ул күңелле.                        Инде кунак килсәме?

Яңа күлмәктән генә                                Күчтәнәчләре белән

Йөрисең ул көнне.                                  Шып тутыра кесәне.

Әни бәлеш пешерә,                               Яки үзең барасың,

Май чыҗылдый табада.                       Кунак булып берсенә.

Көлеп тора әти дә,                                Бәйрәмнәр күңеллерәк

Күңелледер аңа да                               Кунакка йөрешсәләр кешеләр бер-берсенә.

                             Мин бәйрәмнәр яратам . Бәйрәм булса көн саен,

                             Тагын да күңеллерәк булыр иде мөгаен.!

Алып баручы: Календарьда кызыл төс белән күрсәтелгән бәйрәм көннәре байтак. Кызыл төсле булмаса да бүген без бәйрәмгә җыелдык . Чөнки бездә “Дуслык бәйрәме” Бу бәйрәмгә сез дә рәхим итегез!

Муз. пауза “Әйлән-бәйлән” җыры

Дуслык, татулык турында   кешеләр   хәзерге   көндә генә уйламыйлар. Элек тә кешеләр дуслар ярдәменә таянганнар, дуслыкка дан җырлаганнар. Шулардан истәлек булып, безгә аларның әйткән сүзләре, икенче төрле әйткәндә, мәкальләр калган.

Чылбыр тәртибендә мәкальләр әйтелә, мәгънәләре ачыклана.

--Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

--Бердәмлектә- көч.

--Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма.

--Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын.

--Аерылганны аю, бүленгәнне бүре ашар.

--Ялгыз   агачны җил сындыра.

--Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс.

--Авыр эшне күмәк кул җиңә.

Дуслык турында мәкальләр генә түгел, матур шигырьләр дә иҗат ителгән.

  1. “Тауда” Зәкия Туфайлова

Мин әбигә булыштым, чынаяклар юыштым.

Аннан чыктым урамга дуслар белән уйнарга.

Бик күңелле шул анда таудан чана шуарга.

Без бик тату уйнадык, бер дә уйнап туймадык

  1. “Ял көнне” Дамир Гарифуллин

Ай-яй эшем күп минем: шкафларны сөртәсе,

Келәмнәрне әйбәтләп кагып өйгә кертәсе.

Тавыкларга , казларга җим болгатып бирәсе,

Кичен өйгә ягарга утын алып керәсе.

Мәйтәм, төнгә кадәр дә бетмәс инде бу эшләр.

Шулай уйлап торганда килеп керде иптәшләр.

Барың бергә эшләгәч, җиңеп була икән ул.

Дус-ишләрең күп булгач, җиңел була икән ул.

  1. “Дусларың гына булсын”

Егылсаң торып була, торсаң йөгереп була.

Йөгерсәң җитеп була, дусларың гына булсын.

Сөйләшеп- уйнап була, күп нәрсә белеп була.

Шаярып- көлеп була- дусларың гына булсын.

Күңелле яшәп була, үсеп һәм ныгып була.

Дошманны җиңеп була- дусларың гына булсын!

  1. Сәхнәләштерелгән күренештән үүзебезгә нинди нәтиҗә ясарбыз икән?

Балалар түгәрәккә баса, бер укучы Кызыл Калфак була.

Балалар: Бүре килә юл буйлап, ашау турында уйлап.

Бүре:       Кызыл Калфак , тукта әле, шулкадәр ашыкма әле.

Кызыл Калфак:  Юк, бүре вакытым тар, барасы җирләрем бар.

                               Әбием чирләп киткән, аңа күчтәнәч илтәм.

Балалар: Бүре бик ачуланды, и кычкырды, дулады..

Бүре :  Беркая да бармыйсың, миннән кача алмыйсың..( түгәрәк буйлап куышалар, Кызыл Калфак түгәрәк эченә кереп кача.)

Бүре:  Кызыл Калфак ычкынды, тик бит әбисе калды.

            Алданрак барып җитим, әбидән авыз итим.

Балалар:  Бүре ишекне тырный, тавышын нечкәртеп җырлый.

Бүре:  Бу мин , бу- Кызыл Калфак, бүредән качтым чак-чак.

            Әбекәй, ач ишегең, күчтәнәчләр китердем.

Әби-       Кызым, мин бик авырыйм, урынымнан да тора алмыйм.

               Бауга тотын, тартылыр, ишек үзе ачылыр.

Балалар:    Ишек ачылып китте, ач бүре түргә үтте.

  Чү! Кинәт нәрсә булды? Өйгә аучылар тулды.

Аучылар:  Соры бүре, аһ явыз, кансыз җан, комсыз авыз.

                   Кешеләрне ярат син, гел яхшылык тарат син.

Бүре:  Мин хәзер бик үкенәм, сездән гафу үтенәм.  

           Башка языз булмам мин, комсыз авыз булмам мин.

Балалар:  Бүре хәзер үкенә, бездән гафу үтенә.

                 Бүрене гафу итик, бәйрәмне гафу итик.

Бүре: Бигрәк күңелле икән, дуслар җыелган җирдә.

          Бәйрәм итәбез бүген кунаклар белән бергә.

  1. “Әйтеп кенә бирә алмый” Шәүкәт Галиев

Йомгак кебек түгәрәк, йомшак кына тәгәрәп.

Көчек ишегалдында йөгерә анда-монда.

Үрдәкне куып китә, артыграк кызып китә.

Ткуталмый узып китә, посып ята да көтә.

Күзләрен ялт-йолт итә, койрык очын селкетә.

Кинәт сикереп ала, тавыкларга ташлана.

Тавыклар килә чыр-чу, ошамый мондый борчу.

Тәртипсезлекне күреп, хуҗа чыга йөгереп.

Көчекне тотып ала, бик каты ачулана.

Көн бетте кош-кортка, -ди.Тәртип  бетте йортта, ди.

Тик ят шунда , чыкма, ди, ябып куя төрткәләп.

Көчек шыңшый үпкәләп

Әйтеп кенә бирә алмый:

Тәртип боза белмимен, мин уйнарга телимен,

Дусларым юк бит минем...

  1. Кешеләр генә түгел, хәтта хайваннар да дусларга мохтаҗ икән.

Р.Вәлиева  “Кыңгырау чәчәк”

Яшел нарат урманында , аның иркен аланында  бик нәфис , бик назлы бер кыңгырау үсеп чыккан

Куян:   Абау ла , бигрәк матурсың, исәнма, Кыңгырау чәчәк!

Бик тә ошыйсың син миңа, әйдә, икәү дус булабыз.

Чәчәк:  Дус булабыз, ә ничек була соң ул дус булу?

Ул бит әле яңа гына туган була. Шуңа күрә дуслыкның ни икәнен белмәгән. Шулчак урман ягыннан бер малай килеп чыккан:

--Күр инде нинди матур чәчәк!, дигән.

Куян:  Тимә Кыңгырау чәчәккә. Ул минем дустым

Малай:  Кем булдың әле шулхәтле! (кабат өзәсе була. Шулчак куян аның кулын тешләп ала)

Куян:  Кит, кагылма аңа! Аны өзәргә ярамый.

Кыңгырау чәчәк: Ә-ә, мин белдем , мин белдем дуслыкның нәрсә икәнен.

Дуслык ул яхшылык, дуслык- ул яктылык.

Дуслык-ул кояштай нур чәчә.

Син мине саклаучы, яшәүне яклаучы,

Яшә син, Куян дус, мең яшә!

Муз.  пауза   “Әле дә дуслар бар әле!” җыры

                   Сарман районы Ләке төп гомуми белем  бирү мәктәбенең башлангыч  класслар       укытучысы Михайлова Әлфия Мостафа кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге

Классный час   Дуслык бит ул-тормыш үзәге...

презентация "Дуслык"

презентация "Дуслык " 3класс...

вечер дружбы народов "Дуслык купере"

разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и о...

Дуслык белән көчле без!

классный час в начальных классах...

Чын дуслык

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы (рус төркеме, Хәйдәрова Р.З.) өчен....

Татарстан җире - дуслык иле

Кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар....

урок мужества "Туган илем- дуслык тынычлык иле"

Вечер- встреча с ветеранами ВОВ (разработка на татарском языке)...