Әлифба бәйрәме
методическая разработка (1 класс) на тему
1 нче сыйныф укучылары белән Әлифбаны тәмамлагач үткәрү өчен бәйрәм сценарие
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.09 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлифба бәйрәме
(Әдәби – музыкаль кичә)
Зал бәйрәмчә бизәлә. Кисмә хәрефләрдән “Рәхмәт сиңа, Әлифбам” дигән язма эленә. Укучыларның дәфтәрләре, рәсемнәре, технология дәресендә эшләгән эшләреннән күргәзмә оештырыла.
Бәйрәмне укытучы алып бара.
Алып баручы. Исәнмесез, кадерле әти - әниләр, укытучылар,кунаклар. Без бүген балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе- Әлифба бәйрәменә җыелдык. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .
(Музыка астында 1 сыйныф укучылары керә.)
Алып баручы. Исәнмесез, укучылар.
Балалар. Исәнмесез, саумысез!
Алып баручы. Хәерле көн, укучылар.
Балалар: Имин үтсен көнегез.
Алып баручы. Кәефләрегез ничек соң?
Балалар. Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен,анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
ЖЫР “Хәерле көн”
1нче укучы Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәммәбез дә шат безнең.
Соңгы битен укыдык
Кичә Әлифбабызның!
2 нче укучы. Сөекле Әлифбам!
Әйләндең чын дуска,
Тик безнең арада
Вакытың бик кыска.
3 нче укучы. Әлифба,без сине
Онытмабыз бер дә.
Иң якын дус булып
Калырсың күңелдә.
Алып баручы: Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук
та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар,
имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.
Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сораган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен АРПАЯЗ мәктәбенең 1 сыйныф укучылары шул агачка яшеренгән кроссворд ярдәмендә һичшиксез беләчәкләр, син шулардан сора”- диде. Әйдәгез сынап карыйк әле үзегезне.
- Карурманда йөридер, кети-кети уйныйдыр.
- Г.Тукай әкиятендә Шүрәленең бармагын кыстырган герой.
- Тәгәрәп китеп әбидән, бабайдан, куяннан кача алган, төлкедән кача алмаган.
- Әлифбаның Ф битендә сүрәтләнгән хайван.
- Суда яши сөйләшә алмый, канаты бар оча алмый.
- Озын сачен алтын тарак белән кем тарый?
- Нинди сүз килеп чыкты балалар?
- Ә-лиф-ба. Дөрес балалар, бабай бик дөрес әйткән икән, нинди тиз генә чишеп тә бирдегез.
Бу Әлифба агачы икән.
Алып баручы. Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. . Сез 1 сентябрь иртәсендә беренче китапны- “Әлифба”ны алдыгыз.
Ул сезне укырга, язарга, сөйләргә өйрәтте, әкиятләр белән таныштырды. Үсеп җиткәч , нинди һөнәргә ия булса да – эшчеме ул , игенчеме , укытучымы , әллә журналистмы , инженермы , генералмы , беркем дә балачакта шушы беренче уку китабын читләтеп уза алмый .
Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” диләр бит безнең татар халкында. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларның әлифбаны тырышып үзләштерүендә Сезнең дә өлеш бик зур! Сезгә дә бик зур рәхмәт.Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме. Бәйрәм белән барыгызны да!
Инде “Әлифба белән саубуллашыр вакыт та җитте. Әйдәгез Әлифбаны бәйрәмебезгә чакырыйк.
Балалар (бергә). Әлифба, Әлифба, Әлифба!
( Ишек шаку ишетелә)
Алып баручы. Әлифбабыз безне ишетеп килеп тә җитте бугай. Кер, Әлифба , түрдән уз.
( Хат ташучы керә)
Хат ташучы. Исәнмесез.
Балалар. Исәнмесез.
Алып баручы. Исәнмесез. Түрдән узыгыз. Бүген бездә бәйрәм- Әлифба бәйрәме. Кунак булырсыз. Ләкин Әлифба үзе генә күренми әле..
Хат ташучы. Ә мин аны күрдем һәм сезгә Әлифбадан хат алып килдем.
Алып баручы. Шулаймени?? Укыйп карыйк әле. “Балалар,минем исемем нинди хәрефләрдән төзелгән? Дөрес җавап бирсәгез,мин сезнең белән саубуллашырга килермен”,- дигән Әлифба. Бу сорауга инде без җавапны беләбез, шулаймы, балалар??
Балалар. Беләбез.
Алып баручы. Әйдәгез әле җавап бирик хаттагы сорауга.
(Балалар һәр хәрефне күрсәтеп шигырьләр сөйлиләр)
Ә хәрефе. Әткәй - әнкәй, газизләрем
Гомер биргәнсез безгә.
Изге итеп үстердегез,
Мең рәхмәтлебез сезгә.
Лхәрефе. Өйрәндем мин күп хәрефләр,
Тырышып, тирләр түгеп.
Мин яратам Л хәрефен
Кабатлыйм Ләйсән диеп.
И хәрефе. И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Ф хәрефе. Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда
Күрсәм дә тик...төшемдә.
Б хәрефе. Бөрлегәнем, җиләгем дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әлн бик нәни.
А хәрефе. А хәрефе алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Бергә. Һәммәбезнең үз урыны-
Барыбыз да кирәкле.
Безне “Әлифба” китабы
Дус булырга өйрәтте.
Алып баручы: Хатка җавап бирдек,әйдәгез әле Әлифбаны тагын чакырып карыйк әле.
Бергә: Әлифба! Әлифба!!Әлифба!!
(Моңсу гына Әлифба керә)
Балалар: Исәнме, Әлифба!
Әлифба:
Исәнмесез, балалар! Менә сезнең минем белән саубуллашыр вакытыгыз да җитте, ләкин минем сезнең белемегезне тикшереп карыйсым килә. Сез инде бар хәрефләр белән дә таныш булырга тиеш.Мин юлда хәрефләр очраттым, ләкин алар алфавитта үз урыннарын бутаганнар. Аларга үз урыннарын табарга ярдәм итегез әле.
(Балалар тактада магнит хәрефләрне алфавит буенча урнаштыралар)
Әлифба: Булдырдыгыз!! Барысын да дөрес эшләгәнсез! Хәзер бәйрәмне дәвам итсәк тә була.Мин дустымны бәйрәмгә чакырыйм әле.( Телефоннан шалтырата)
- Алло,Туган тел, хәлләрең ничек? Мәктәптә бәйрәм башланды инде. Минем китәр вакыт җитә. Әйдә, син, соңга каласың, тизрәк килеп җит.
(“Туган тел” керә)
Алып баручы: Әйдә, Туган тел, рәхим ит!
Туган тел: Исәнмесез, балалар һәм кунаклар!! Мин сезне “Әлифба” бәйрәме белән тәбрик итәм. Алфавиттагы барлык хәрефләрне дә белүегез мине бик сөендерә. Бүген һәм киләчәктә дә алар сезнең дусларыгыз булыр.
Әлифба: Ярар, балалар мин үз эшемне Туган телгә тапшырам. Миңа китәргә вакыт.
Балалар: Әлифба, без сиңа бүләкләребезне әзерләдек.
(Шигырь “Әлифба”.)
1укучы Җир йөзендә төрле-төрле
Никадәрле китап бар.
Бик калын да, бик олы да,
Кечкенә дә китаплар.
Әмма барлык китапларның
Иң беренче баскычы,
Күңелләргә иң тәү башлап
Белемгә юл ачучы,
Тирән серләр сараена
Тәүге ачкыч бирүче
Беренче кат шул сарайга
Сине алып керүче,
Тик бер китап, аңа тиңдәш
Нинди китап бар тагын?
Ул нинди китап?
Ул -Әлифба китабы.
Җыр “Әлифба” Л. Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүз)
Әлифба: Рәхмәт сезгә. Мин бик шатмын. Саубулыгыз.
Балалар: Саубул, Әлифба!!Рәхмәт сиңа!
Туган тел: Мин дә сезгә бирем әзерләдем Менә бу сүздән яңа сүзләр табарга.(табышмак).
Туган тел. Бу сынауны да яхшы уздыгыз. Сез бик тырыш укучылар икәнсез. Ә хәзер тагын бер бирем тыңлагыз. Мин бер темага караган сүзләрне атармын, ә сез шул сүзләрне бер сүз белән алыштырып әйтерсез.
Кыяр, суган, шалкан. (Яшелчәләр)
Тиен, аю, керпе. (Җәнлекләр)
Таба, кәстрүл, чүмеч. ( Савыт-саба)
Яулык, күлмәк, оекбаш. (Киемнәр)
Туган тел. Ә хәзер алдагысына ошаган бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә тагын бер темага караган сүзләр әйтермен, шулар арасында бер чит сүз дә булыр. Сез шул чит сүзне миңа табып әйтерсез. Уенның исеме дә шулай : "Чит сүзне тап."
Ромашка, энҗе, миләүшә,яран, кыңгырау.(Яран.)
Сыер, ат, кәҗә, сарык, аю, куян.(Аю.)
Декабрь, гыйнвар, февраль, март. (Март.)
Куртка, бүрек, чалбар, майка. ( Бүрек.) .
Туган телБалалар, башка фәннәр шулай ук килергә бик теләгәннәр иде, ләкин килә алмадылар. Алар сезгә хат калдырдылар.
Математика:Исәнмесез нәни дусларым.Минем сезнең тапкырлыгыгызны,зирәклегегезне сынап карыйсым килә.
-мәсьәләләр
-мисаллар
Азбука:Здравстуйте,мои милые друзья.Я-Азбука.Вы со мной научились читать,слова на русском языке,разработать схему слов,выучитьстихотворения,отгадывать загадки.Сегодня у вас большой праздник.Я вам приготовила задание.
-1задание:Мы будем решать ребусы.(ребус чишелә)
Азбука:Молодцы,ребята.
-2задание:Что обозначают мои буквы?
Балалар һәр хәрефкә шигырь сөйлиләр, АЗБУКА сүзе ясала
А - Аист с нами прожил лето
А зимой гостил он где-то.
З – Зайку бросила хозяйка
Под дождем остался зайка.
Со скамейки слезть не мог
Весь до ниточки промок.
Б – Бегемот разинул рот
Булки просит бегемот.
У – Утка! Незачем тебе
Фартук гладить на себе.
К – Сигнальщик держит два флажка,
С флажками он как буква К.
А – Вот абрикос, а вот айва
Какие вкусные слова!
И все на букву А.
3 задание:спойте поңалуйста песню про кубиков.
Укытучы: - Кадерле балалар! Бүген биредә безнең иң кадерле кешеләребез дә бар. Алар - әти-әниләребез. Әлифба китабын укырга өйрәтүдә иң зур ярдәмчеләребез алар. Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
1 нче укучы: - Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез Һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
2 нче укучы: - Сезнең алда сүз бирәбез
Ялкауланмаска.
Артта калмаска.
Тырыш булырга
“5” кә укырга.
3 нче укучы: - Мәктәп юлы - якты юл
Зур уңышларга илтә.
Укырбыз , өйрәнербез
Сынатмабыз без һич тә.
Укытучы: Балалар ! Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.
Өйрәтте сезне Әлифба
Туган илне сөяргә
Биергә дә , җырларга
Дус һәм тату яшәргә.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
(Бүләкләр тапшыру) Туган тел җыры
Здравстуйте,мои милые друзья. Я-Азбука.Вы со мной научились читать,слова на русском языке, разработать схему слов, выучить стихотворения, отгадывать загадки. Сегодня у вас большой праздник .Я вам приготовила задания.
-1задание:Мы будем решать ребусы.(ребус чишелә)
Азбука:Молодцы,ребята.
-2 задание:Что обозначают мои буквы?
-3 задание:спойте пожалуйста песню про кубиков.
Хат ташучы. Ә мин аны күрдем һәм сезгә Әлифбадан хат алып килдем.
Алып баручы. Шулаймени?? Укыйп карыйк әле. “Балалар,минем исемем нинди хәрефләрдән төзелгән? Дөрес җавап бирсәгез,мин сезнең белән саубуллашырга килермен”,- дигән Әлифба. Бу сорауга инде без җавапны беләбез, шулаймы, балалар??
Балалар. Беләбез.
Алып баручы. Әйдәгез әле җавап бирик хаттагы сорауга.
(Балалар һәр хәрефне күрсәтеп шигырьләр сөйлиләр)
Математика:Исәнмесез нәни дусларым.Минем сезнең тапкырлыгыгызны,зирәклегегезне сынап карыйсым килә. -мәсьәләләр-мисаллар
7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
Өчәү килде тагын да,
Исәплә син барын да.
каенда өч чыпчык,
Түбәдә биш сыерчык.
Әйтмәс микән берегез-
Барысы ничә кошчык
Айдар китте урманга,
Тәмле җиләк җыярга.
Менә 10 җиләк тапты,
Бишне авызына капты
Ничә калыр чиләктә?
Бер күлмәктә 3 төймә,
Бер күлмәктә 4 төймә.
3 төймә дә, 4 төймә,
Ничә? Шуны кем белә
Алмагачта 5 алма
Алар пешкән, алланган.
Берсен алды Әнисә
Агачта калды ничә?
Керпе гөмбәгә барды,
9 ак гөмбә тапты.
3 не куйды энәсенә,
Калганын кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне
Кәрзиненә куйды?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....


