Әлифба бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

Әлифба бәйрәменең тулы сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx26.72 КБ

Предварительный просмотр:

                                        “Әлифба” бәйрәме

“Әссәламәгаләйкүм ” җыры

1 алып баручы. 

 Хәерле көн, кадерле әти-әниләр, кунаклар, укучылар!

2 алып баручы 

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

 1 алып баручы

 Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм - балачак!

Балачакның шат еллары,

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

2 алып баручы 

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

1 ук.   Тышта февраль  җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

3 ук. Алтын яуган көзге көндә

Тыйнак үттек класска,

Әлифбаны кулга алдык,

Әй, сөендек шул чакта.

1 алып баручы.

 Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә.

2 алып баручы.

 Һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме барыбыз  өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!

 “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

4 ук. 

Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

5 ук.

 (“Ә” хәрефе белән)

“Әни”, - дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефе язмаган.

6 ук.

 (“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

7 ук.

 (“И” хәрефе)

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

8 ук.

 (“Ф” хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

9 ук.

 (“Б” хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

10 ук.

 (“А” хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

11 ук.

 Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

12 ук.

 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

(Әлифба керә).

Әлифба.

 Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

1 алып баручы

Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

13 ук.

Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

14 ук.

Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

15 ук.

Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

16ук

Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

17 ук.

 Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

18 ук.

 Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

19ук. 

Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

20 ук.

 Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

Әлифба

 Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

21 ук.

 Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

(Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

22 ук.

 Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

23) Бежит по дороге

Чёрная собака

Такая умная

Такая рыжая

Такая добрая собака.

24) Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

Далеко, далеко.  

Татар теле керә.

  “Татар теле”

Исәнмесез, дусларым!

Мин “Татар теле” буламын.

Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

Матур итеп сөйлисез.

Туган телне яратсагыз,

Тагы да күп белерсез.

     Туган тел – иң татлы тел.

Туган тел– иң тәмле тел.

Тәмле дип телең йотма,

Туган телне онытма!

“туган тел” җыры

(Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

    1) Әни уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Алсуга  ул биргән шар,

        Илгизәргә самовар.

        Илсур улына барабан,

        Гөлназ кызына диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

    2) Керпе гөмбәгә барган

        9 ак гөмбә тапты

        3 не куйды энесенә

        Калганын кәрзиненә.

        Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

    3) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

   

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

Дважды два җыры

Туган тел. 

Исәнмесез, минем матур,

Сөекле дусларым.

Тырышып укучы

Кызларым, улларым.

Әлифба бәйрәмен

Мин котлыйм ихластан

Афәрин, дусларым,

Уңгансыз һәр яктан.

Әлифба

 Яратып укыгыз,

Туган тел китабын,

Анда күп әкиятләр,

Рәсемнәр күп тагын.

Ул сезне өйрәтер

Ватанны сөяргә

Табигать-ананың

Кадерен белергә.

25 ук.

 Бу көйне, бу җырны

Беләбез, Әлифба,

Әйдәгез, җырлыйбыз,

Кушылсын һәр бала.

“Әлифба” җыры.

Әлифба.

 Менә, дуслар, минем сездән

Китәр сәгатем җитте.

Яратыгыз әти-әнине,

Сөекле туган илне.

Әти-әни җир йөзендә

Иң кадерле кешеләр,

Туган илне икенче төрле

Ватаным минем, диләр.

Уңышлар теләп калам мин

Зур үсегез һәммәгез,

“5” ле белән дус булыгыз,

“3” ле эләктермәгез.

Бергә. Рәхмәт сиңа, Әлифба,

Хуш, хуш, Әлифба.

26 ук. 

Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

27 ук.

 Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

28 ук

Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырларбыз

Иң соңгы битеңне.

2 алып баручы

 Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик.

29 ук.

 Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез.

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

1 алып баручы

 Ә хәзер хөрмәтле әти-әниләребезгә, килгән кунакларга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтик.

2 алып баручы

Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Бәйрәмебезгә килеп, безнең сөенечебезне уртаклашуыгызга без бик шат.

1 алып баручы

Мәктәп юлы –якты юл

Зур уңышларга илтә

Укырбыз , өйрәнербез                                    

Сынатмабыз без һич тә.

Укытучы: Балалар !  Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар

Өйрәтте сезне Әлифба

  Туган илне сөяр

 Биергә дә , җырларга

 Дус һәм тату яшәргә.

 Әлифбадан башлап киттегез

Юлны белем илен

Зур белемле булып үсеп

Кеше булыгыз сез илегездә.

                                     

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....