Әниләр көненә багышланган кичә
материал (1 класс) на тему
Әниләр көненә багышланган кичәнең сценарие
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
nilr_konen_bagyshlangan_kich.docx | 16.89 КБ |
Предварительный просмотр:
Әниләр көненә багышланган кичә
1.Хәерле көн, кадерле кунаклар! Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә әниләр көне билгеләп үтелә. Хөрмәтле әниләр, бәйрәмегез мөбарәк булсын!
2.Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый –
Беләбез һәммәбез дә.
3.Бүген – әниләр бәйрәме ,
Бүген – җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
4.Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
5.Мин дә котлыйм, Әнкәм , сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!
Җыр “Кояш гомере”
6.Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
7.Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!
8.Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
9.Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез.
Син булганга, без бәхетле,
Тыныч, рәхәт яшибез.
10.Әниләрне, әбиләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
11.Шул урында бергәләшеп
Җыр тыңлап алыйк әле.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Әниләрнең бәйрәме!
12.Аллаһы тәгалә хатын – кызны йомшак күңелле, нәфис, хисчән, акыллы итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә җылысын саклаучы.
13. Кайчан кайтсам, кайдан кайтсам,
Әниемә сыенам.
Әниемнең кочагында
Мин кош баласы сыман.
14.Иркәли дә, назлый да ул,
Татлы-баллы сүзләре.
Меңләгән серләрне саклый
Мөлдер-мөлдер күзләре.
15.Әнием, синең кочакта
Күпме җылы наз таптым.
Кочагыңны, күзләреңне,
Сине сагынып кайттым.
16.Иңнәремдә толымнарым
Чишмә юллары сыман.
Әниемнең кул җылысын
Тоям толымнарымнан.
17.Сырхауладым, баш авырта,
Начар төшләр саташтыра.
Ике күзен мөлдерәтеп,
Әнкәм миңа карап тора.
18.Менә-менә тулышыр да
Күз диңгезе чайпалыр күк.
Төн йокыңны калдырганга
Гафу ит, әнкәем берүк.
19.Әйе, әниләребез –җир йөзендә иң газиз кешеләр. Без аларны һәрвакыт яратырга, җылы сүзләр әйтергә, күбрәк булышырга тиеш.
20.Пөхтә итеп өйне җыям
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам,
Еласалар, юатам.
Бергә: Менә ничек тырышам
Әниемә булышам.
21.Әнием белән кибеттән
Ипи-сөт алып кайтам.
Борчулы булса әнием,
Тынычлан дип юатам.
22.Әни! Күпме наз, күпме җылылык бар бу сүздә.Әниләр, мәрхәмәтле безнең әниләр!
23.Сезгә бездән кадер һәм хөрмәт
Күңелләрдә сезгә тик изге теләк.
24.Көнгә ничә тапкыр “әни”дибез,
Рәхәт тә соң”әни”диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итик матур биюләр.
25.Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
26.Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –
Алар – безнең Әниләр!
27.Иң-иң әйбәт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
28. Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
29.Ходай безне сездән аермасын
Сез – гаиләдә зур терәк.
Тормышыбыз ямьле булсын өчен
Иң кадерле кеше – әни кирәк!
30.Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк!
31.Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк!
32.Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк!
Җыр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
өлкәннәр көненә багышланган сценария
өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....
4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе
Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....
Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә
Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...
Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.
Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...
"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.
Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....
Әниләргә багышланган кичә
Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?Малай. Чө...
Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)
Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....