Әниләр көненә багышланган кичә
материал (2 класс) на тему

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

Әниләр көненә багышланган кичәнең сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_kone_2.docx29.79 КБ

Предварительный просмотр:

                         Әниләр көненә багышланган кичә

Аудиоязмада “Әнием-син якты кояшым”җыры яңгырый. 

Алып баручы:  

Жир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше - әни турында бу җыр. Әни – гаиләдә иң якын, газиз кеше. Ул яшәргә дәрт, тормышка илһам өсти. Ана баласын - күз нурын, бәгырь кисәген татлы сөенечләр белән кулына ала һәм аны нинди генә матур, кадерле сүз ләр белән атамый.

 Яңа туган аем син,

Бер йомарлам маем син.

Ак күгәрчен чаклы син

Бал шикәрдәй татлы син.

Бүген җир йөзендә иң матур бәйрәм – әниләр бәйрәме.

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.

  Әйдәгез, котлау өчен сүзне балаларга бирик әле.

Амелия

Сыйныф бүген  гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

Андреев

 Бу бәйрәмне барлык җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

 Дилия

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын  күңелдән  һәммәгезне

Бәйрәм  белән  котлыйбыз.

Җыр “Бәйрәм бүген”

 Илшат

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

 Динара

Бәйрәмебез гөрләп барсын ,

Уен – көлке күп булсын.

Әйдәгез, дуслар, биибез

Әниләр карап торсын.Татар халык биюе

Данил

Дөньяда иң акыллы

Иң уңган безнең әни.

Менә шуңа синең яннан

Һич тә китәсе килми.

Адилә

 Без сине бик яратабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

 Гыйниятуллина Таңсылу башкаруында җыр “ Әнием

 Раил

Кем  юата авыр чакта?

Әлбәттә инде, әни!

Мин бит әле аның өчен

Һаман да  шулай нәни.

Хикмәтуллин

Минем әнием – Миләүшә

Гөл булып үсә димәк.

Өебезнең яме, нуры-

Ул барыбызга кирәк.

Сәетова

 Төрле гөлләр сыйфатына

Минем әнием ия.

Канәферләр кебек төгәл ,

Вакыт кадерен белә.

 Ләләдәй яңарыш сөя,

Мәтрүшкәдәй дәвалый.

Роза күк ярата белә,

Кыңгыраудай җырлый.

Хәйруллин

 Кашкарыйлар кебек озын

Гомерле бул, әнием.

Сәламәтлек бирсен Аллаһ,

Терәк булсын  әтием.

 Таңсылу

Бик күңелле, бик тә рәхәт,

Әниләр карап торгач.

Эшләрендә  булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

Кәрим

Әнием  минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Йөзеннән нур  тарата.

Азалия

 Мин дә аңа булышам,

Урын –җирне җыешам.

Өйләребез ялт итсен,

Әни  бераз ял итсен.

Таир

Минем әнием уңган,

Эшләргә бик ярата.

Ул карап үстергән гөлләр

Елмаеп чәчәк ата.

Гөлназ

Кояш кебек балкып тора

Әниемнең йөзләре.

Күңелләргә җылы бирә

Аның әйткән сүзләре.

 Әниемне бик яратам,

Ул да мине ярата.

Эшеннән кайтып керә дә

Сагышларым тарата.

 Әниемне беркайчан да

Борчымам юк-бар белән.

Әниемне котлыйм бүген

Матур бәйрәме белән.

Җыр “Мамочка милая”

 Алып баручы:    

- Дөньяда иң кадерле булган әти-әни турында без бик күп сөйлибез. Ә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше итеп үстергән  кешеләр – әбиләр турында бик аз сөйлибез. Ә бит әбисе булган кеше нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.

Гомернең сикәлтәле  юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган. Күпне күргән, күпне  кичергән дәү әниләребез, ак яулыклы әбиләребез!

Сезне әниләр бәйрәме белән котлыйбыз. Оныкларыгыздан бүген бәйрәм сәламнәре, шигьри юлларны кабул итеп алыгыз.

 Әмир

Әниемнең әнисе –

Әбием була минем .

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием.

Ралинә

 Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.

Диана

 Җылы оек, бияләй

Бәйли безгә көз җиткәч.

Мин дә аңа бүләкләр

Алырмын үсеп җиткәч.

 Самир

Әби кеше гел яхшылык тели,

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Әби дигән изге кешегә.

 Рәнис

Яшәгез сез мәңге яшь булып

Туган йортыгызга ямь булып.

Сез булсагыз таза – сәламәт

Оныкларга, безгә булыр бик рәхәт.

 Зилә   башкаруында  “Төрек”  биюе.

Айсылу

Безгә терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

 Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич.

 Сәламәтлек ташламасын сезне,

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

 Альбина

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне,

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Минем әби бик әйбәт,

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дип әйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

Әбием һәркөн безгә

Самат

Тәмле ашлар пешерә,

Сөйкемле сүзләр белән

Безнең күңелне күрә.

Без әбине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Безнен әбидән дә әйбәт

Кем бар икән дөньяда?

Мөхәмәтшина Альбина башкаруында  җыр “Әбием күзлек кия ”.

Хөрмәтле әниләр, ә хәзер сезне бәйгедә, уеннарда катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!  

“Әдәп төбе – матур гадәт” бәйгесе. Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле,пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге: мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укыйм, ә сез аларны халык педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

1) Сезнең улыгыз урамнан елап кайтып кергән. Сез хәлне аңларга  теләп, ни булганын сорыйсыз,ә  ул үзен Шамил кыйнаганын әйтә. Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез?   ( Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

2) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе аны табын янына чакырды.  Роза бик кәефсезләнеп кенә өстәл янына үтте, әкрен генә ашый башлады. Әбисе аның нигә кәефе төшкәнен сорады. Оныгы елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын  белмәү сәбәпле “2” ле билгесе алганын әйтте. Әбисе бу очракта нәрсә әйткән икән?

(Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк балам, тырышып әзерлән дә икелеңне төзәтеп кайт...һ.б.)

3) Әнисе  1 нче класста  укучы улы Маратка  фатир ачкычын бирде дә:

- Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

Улы үзенең зур үскән икәнен раслау өчен:

- Бауны үзем тагам, - диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Тик бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр? (Җиде кат үлчә, бер кат кис дип юкка гына әйтмиләр шул).

4) Наилә табын артында утыра, әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач ни әйтер?  (Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

 “Матур сүзләр” бәйгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер, әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре һәммәбезгә дә кирәк. Балалар аны көненә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. ( Әни белән бала бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешәләр).

Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра, белем алуга омтылышын үстерә. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзләребезне кызганмыйк!

“Тапкырлыкта ярышабыз”. Мин кызыклы сораулар, мәсьәләләр әйтәм,сездән җавап көтәм. Иң тапкыр әнине, баланы билгелик.

  • Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерәләр.Ничә үрдәк кала?
  • Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?(түгәрәк, боҗра)
  • Нинди савытка су салып булмый?
  • Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була? (күл һәм мәк)
  • Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан күле)
  • Аучы мылтыктан атканда нигә бер күзен йома?
  • Су кайда коры була? (картада)
  • Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенә берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7)
  • Имәндә 10 ботак. Ботак саен икешәр алма. Барысы ничә алма?
  • Өстәл өстенең 4 почмагы бар,бер почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5)
  • Җиде шәм янып тора иде. Дүртесен сүндерделәр. Ничә шәм кала? (4, 3 шәм янып бетә)

Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән дә ни кирәк? (саулык)

Укучылар, игътибар иттегезме, безнең өебезнең яме булган, безгә тормыш бүләк итүче әниләребез менә нинди уңганнар,булганнар икән. Сез моны үзегез дә күрдегез: алар тапкырлар да, зирәкләр дә, җитезләр дә, халык педагогикасын яхшы белүче яхшы тәрбиячеләр дә, сизгерләр дә. Аларның яхшы сыйфатларын әйтеп, санап бетереп кенә булмый.

Эллина

Өлгер, җитез минем әни,

Бар эшкә дә җитешә.

Юа, җыя, тегә, бәйли,

Кичкә бәлеш тә пешә.

Мөхәмәдиев

Туганнарны якын итә,

Әби-бабайны зурлый.

Барысына да өлгерә

Ничек бер дә ул армый?

Илмар

 Яратам сине, әнием,

Син бәхетле була күр.

Әтием белән бергәләп,

Безгә җылы оя үр.

Әлфар

Минем әни үзе әйбәт, үзе чибәр

Карлыгачтай кара кашлары.

Уңганлыкта аңа тиң кеше юк

Бигрәк  тәмле  пешкән ашлары.

Йосыпов

 Бәхетле бул, әнием, һич картайма

Гөрләп үссен бакча гөлләрең.

Сау-сәламәт яшә, авырма

Имин булсын килер көннәрең.

Ш.Данис

 Дөньяда иң яратканым

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем

Юл сызучы – әтием.

 Җыр “ Бәйрәм бүген “ Р. Корбан сүз., М.Минһаҗев көе.

Диләрә

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

 Гомер юлларыгыз озын булсын,

Матур тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

 Алып баручы:

-Хөрмәтле әбиләр,әниләр! Әниләр көненә багышланган бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.Сезнең барыгызга да кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.

“Кояш гомере” исемле җыр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.

Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...

"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.

Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....

Әниләргә багышланган кичә

Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?Малай. Чө...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....