Гаилә бәйрәме
план-конспект на тему

                    Гаилә бәйрәме

Ал.б.   Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Белгәнебезчә без “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була... Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

    1 нче  укучы:

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

    2 нче укучы:

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,

Шушы  бәхет читләп үтмәсен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_byrme_2016.docx26.94 КБ

Предварительный просмотр:

                    Гаилә бәйрәме

Ал.б.   Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Белгәнебезчә без “Гаилә бәйрәме”нә җыелдык. Гаилә - һәр кешегә кирәкле җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шул кадәр көчле була... Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

    1 нче  укучы:

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

    2 нче укучы:

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,

Шушы  бәхет читләп үтмәсен.

    3 нче укучы:

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Зур бәхетләр. Шатлык-куанычлар

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

    4 нче укучы:

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә  нурлар   сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм  гомерлек бәхет  китерсен.

Ал.б.  Тату гаилә - бәхетле гаилә, ди халык. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы  ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете - аның гаиләсе.

 Гаиләдә  ана - иң изге, хөрмәтле кеше. “Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың” ди халкыбыз.

Ана газаплар белән баласын тудыра, аны аякка бастыру өчен сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмый. Гаиләдә ананы изгеләштерү, аның баласының бөтен язмышы, шәхес булып формалашуы, олы тормыш юлында үз кыйбласын таба алырлык булып үсүе өчен җаваплылык тоюы, баласы-йөрәк парәсе өчен һәрчак җан атуы, аның бәхете хакына бөтен авырлыкларга барырга әзер торуы белән аңлатыла.

            Әниләр турында җыр җыр  “Иң матур җыр”

Ал.б.  Халык гаиләдә атаның да урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне яклаучы, туендыручы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата - аек акыл иясе дә. Ул булмаса тормышның рәте китә.

             Әтиләр турында  шигырь.

Ал.б. 

Безгә тәрбия биргән әби-бабайларны                                                                                                                     Искә алыйк һәрбер адымда.                                                                                            Исән-саулыкларын белер өчен,                                                                                   Ешрак барыйк алар янына.

Кадерлеләрдән кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы әбиләребез, көчле, нык, туры сүзле бабаларыбыз. Сез картаймыйча оныкларыгызны итагатьле итеп тәрбия кылырга ярдәм итеп яшисез, урыныгыз һәрчак өйнең түрендә булсын.

Бию

Ал.б. Гаиләләребездә балаларыбыз булмаса, гаиләбезнең бер чите китек булыр иде. Алар безнең гаиләләребезгә ямь бирүчеләр, нәселебезне дәвам итүчеләр.

Бию:

(Балаларны ике командага бүлеп ярыштыру. Әти-әниләр, әби-бабайлар кайбер уеннарда үз балалары булган командага булышалар. Карлыгачлар командасы, Сандугачлар командасы)

       1 нче уен – ярыш:

Ал.б.  Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, сөйләмебезне баета, фикерләвебезне үстерә, халыкка, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Хәзер, шуны ачыклау максатыннан , “Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез”бәйгесе оештырыла.

      1)  Ана күңеле – балада, бала күңеле-... (далада)

      2)  Өйнең яме ...  белән (бала)

      3)  Оясында ни күрсә, очканда ... (шул булыр)

      4)  Ни чәчсәң, шуны...(урырсың)

      5)  Агач җимеше белән, кеше...(эше белән)

      6)  Ата - анасын тыңлаган- адәм булган, тыңламаган- ..(әрәм булган)

      7)  Ата – беләк, ана- ...(йөрәк)

      8)  Әткәй – шикәр, әнкәй- ...(бал)

      9)  Ата-анасын тыңламаган, олыгайгач үзе  дә...(игелек күрмәс)

    10)  Аз сөйлә, күп (эшлә)

    11)  Ашаганың белән мактанма,(эшләгәнең белән мактан)

    12)  Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез (көн күрмәс)

2 нче уен – ярыш:

“Туп ташу” (Балалар кулларына 3әр туп тотып ярышалар)

3 нче уен – ярыш:

Ал.б.  Хәзер гаиләләргә тормыш-көнкүреш турында сораулар биреләчәк. Сораулар язылган тасмаларны укучылар сайлап алалар. (Сораулар каплап куелган). Балалар гаиләләре янына баралар. Берсе җавап бирә.

1. Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк?

2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз?

3. Нинди газета –журналлар алдырасыз?

4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк?

5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз?

6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез?

7. Сезнеңчә бәхет нәрсә ул?

8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш?

4 нче уен – ярыш:

“Кеше ташу” (Башта командир үзе генә урындыкны әйләнеп килә, аннары икенче укучы тагылып әйләнеп киләләр, аннары өченче укучы тагылып әйләнеп киләләр. Ярыш шулай дәвам итә. )

5 нче уен – ярыш:

“Табышмак әйтәмтап” уены.

1.      Ул бөтен өйдә дә бар. Аның белән әтиләр эшли. Кайчагында әниләр кулына да эләгә. Шаян малайлар кулына да эләккәли. Ул чагында  бу корал кадакка түгел, бармакка төшә. ( чүкеч)

2.      Аны йомырка белән балдан ясыйлар. Аның бик ваклары, бармак хәтлеләре дә була. Үзе бик тәмле, авызда эри. Кунак каршылаганда ипи-тоз белән бергә йөри. Исеме дә бик матур. Ике өлештән торса да, бер төсле әйтелә. (чәк-чәк)

3.      Ул төп аралашу чарасына әйләнеп бара. Аны сөйләшә белә торган һәркем куллана. Өйнеке дә, кесәнеке дә була. Ул булмаган бер өй дә юк. Хәтта әбиләр кулында да күрергә була, чөнки балалар хәлен белергә кирәк. (телефон)

4.      Аны бөтен кеше дә ярата, чөнки ул – төп ял итү җиһазы. Аеруча әтиләр. Арып эштән кайтканнан соң, аңа утырып рәхәтләнеп телевизор карыйлар. Аның чүп- рәктән дә, күннән дә эшләнгәннәре була. (диван)

5.      Ул - татар халкының милли ашамлыгы. Кунаклар килгәндә пешерелә. Түгәрәк була, мичтә яки духовкада пешә. Эчендә тәмле әйберләре була: йөзем, дөге, җимеш... (бәлеш, гөбәдия)

6.      Ул әтиләрнең яраткан әйберсе. Кайчагында аның эчендә әниләрне дә күрергә мөмкин. Ләкин йөртә белмәсәң, кирәкле документың булмаса, аңа утырырга ярамый. Хокук саклаучылар да аны туктатырга бик ярата. (машина)

7.      Аны барлык кеше дә ярата. Ул бер дә искерми, гел яңара. Арган чакта ял иттерә. Нәни балаларны йоклатканда да кирәк. Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә. (җыр)

6 нчы уен – ярыш:

“Ташбакалар” дип атала (Укучылар аяклары үлчәме белән генә барып, ярышып урындыкны әйләнеп киләләр)

7 нче уен – ярыш:

“Табышмаклар”  чишүне дәвам итәбез

1.      Ул елга бер генә килә, аны һәркем көтеп ала.(туган көн)

2.      Тәмле ашлар пешерә, җылы оекбашлар бәйли (әби)

3.      Ул- гаиләнең алтын баганасы (әти)

4.      Җирдә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң кадерле кеше - ...(әни)

5.      Үзе кечкенә, үзе елак, ә шулай да аны яраталар (бәби)

6.      Аның белән һәр бала уйнарга ярата (уенчык)

7.      Ул миңа “балам” ди, ә әти-әни аңа “әти” дип дәшә. Ул миңа кем? (бабай)

8.      Һәркемдә дә бар. (исем)

9.      Нәрсәне әзерләсәң дә ашап булмый? (дәресне)

8 нче уен – ярыш:

“Сазлык аша чыгу” (Укучылар газетага гына басып, аны күчерә барып, урындыкны әйләнеп киләләр. Аннары икенчесе, өченчесе китә)

9 нчы уен – ярыш:

“Кемнең рәсеме матуррак” (Һәр команда ярышып тактага бер песи рәсеме ясарга тиеш. Беренче бала-песинең башын ясый, икечесе-гәүдәсен, өченчесе алгы аякларын, дүртенчесе-арткы аякларын, бишенче бала-песинең койрыгын ясый.)

10 нчы уен – ярыш:

“Көңгерәләр” (Тупны аякларга кыстырып урындыкны әйләнеп килү)

11 нче уен – ярыш:

“Туп йөртү” (Тупны командирлар аяклары астыннан җибәрәләр. Ахыргы бала тупны тота һәм алга килеп басып тупны кабат аяк астыннан җибәрә. Артта торган бала тупны тота, йөгереп килеп алга басып астан җибәрә)

12 нче уен – ярыш:

“Командирлар” ярышы. (Идәнгә араларын калдырып карандашлар тезәсе. Командир карандашларга басмыйча дүрт адым атларга, борылырга, дүрт адым атлап, карандашларга басмыйча кире командасы янына кайтырга тиеш. Командирның күзләре бәйләнә. Ул биремне эшли башлагач, карандашлар җыеп алына)

Ал.б.  Бәйрәмебезнең беренче өлеше төгәлләнеп килә.Бүгенге кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур киңәшләрен биргән әти-әниләргә зур рәхмәт.Гаиләләрегез тату,күркәм, тигез булсын.Балаларыгыздан авыр сүз ишетмәгез,аларның мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге тормышыгызны тагы да нурландырып, бизәп торсын.

Сезнең бәхет капкасын,

Кайгы-хәсрәт какмасын.

Бәла-каза дигән нәрсә,

Сезнең өйне тапмасын.

Ал.б.  Ярышка нәтиҗә ясап китәбез. Барыгыз да күреп тордыгыз, ике команда да бик тырышып ярышты. Икесе дә җиңде. Бүгенге ярышта-Дуслык җиңде дип әйтергә була.

(Гаилә бәйрәме белән килгән кунакларны, укучыларны котлау. Укучыларга мәктәп исеменнән бүләк тапшыру.)

Күмәк бию

Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында үтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...