Әлифба бәйрәме
материал (1 класс)

Әлифба бәйрәмен уздыру сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

        

Әлифба бәйрәме

Бәйрәмне укытучы ача:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле музыка яңгырый. Залга кисмә хәрефләрдән “Хуш, Әлифбам!” дип язылган, шарлар эленгән. Залда бәйрәмчә киенгән беренче класс укучылары.

Укытучы:   Күчкәнме бу залга

                   Дөньяның бар яме?

                   Күңелләр түрендә –

                   Әлифба бәйрәме!

                   Бу матур бәйрәмгә

                   Кушыл, дус, әйдәле!

                   Мәктәпне гөрләтсен

                   Әлифба бәйрәме!

Кадерле дуслар, кунаклар! Без зур бәйрәмгә җыелдык. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәр кемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Бүген 1 нче класс укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллашалар. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!

Күтәренке күңелле,          

Бар да көләч, шат бүген!

 Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да .

 Көтеп алган бәйрәме

 Бүген һәммәбезнең дә.

Алтын яуган көзге көндә      

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

Әни белән бергәләшеп        

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,    

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

“Әлифбам” җыры башкарыла

Укытучы: Бүгенге бәйрәмдә төп кунак  Әлифба булырга тиеш. Әйдәгез аны бәйрәмгә  чакырыйк!

Балалар:   Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!  (әлифба керә)

Күңелсез генә «Әлифба» китабы керә.

- Карагыз әле,укучылар,нишләптер безнең кунак бик күңелсез.Ни булды икән аҗа  аңа?                  

- Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

- Без аңа булышырбызмы,балалар?

- Булышырбыз!

-Дусларым, мин сезгә табышмаклар бирәм. Аларны сезгә укырга,җавапларын таба табарга кирәк беренче хәрефләреннән сүз төзесәгез, минем исемем килеп чыгар

1. Кая барсаң, күз алдында,

   Һәрчак күңелдә яши.

   Ул – безнең иң  якын кеше,

   Ул кеше – безнең… (барысы бергә «әни», «ә» хәрефе чыга.)

2. Сары булгач, тәмледер дип,

   Капкан идем мин аны.

   Әче булса да, файдалы,

   Яратам мин … ( «лимонны», «л» хәрефе чыга.)

3. Иртән дә, кич тә кирәк,

   Ул кирәк әйбер - … ( «икмәк», «и» хәрефе чыга.)

 4. Ул бүрәнә ташып йөри

   Кара урман эчендә.

   Һаман тора күз алдымда,

   Күрсәмдә тик төшемдә. ( «фил», «ф» хәрефечыга

6. Без-без безелдәп,

    Кортлар җыялар мине.

    Салкын тиеп авыртканда

Дәвалыймын мин сине. ( «бал», «б» хәрефе чыга.)

   5.Эз салып кара тактага

   Ап-ак куян әйләнә.

   Әйләнгәләп йөри- йөри

   Үзе бәләкәйләнә. («акбур», «а» хәрефе чыга.)

Килеп чыккан хәрефләрдән балалар сүз төзиләр (Әлифба)

Әлифба:Нинди сүз килеп чыкты? Менә беренче китабыгызның исеме.Нинди зур шатлык!  Рәхмәт сезгә, балалар!

- Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабына бер җыр җырлап күрсәтик әле.

«Әлифба» җыры башкарыла

Алфавитта булган

Барлык хәрефләр таныш безгә

Хәзер инде жөмләләп тә

Укый беләбез без дә.

Матур язарга өйрәндек,

Сөйләргә дә без оста

Мәсьәләләрне чишәбез

Аз гына уйлыйбыз да.

Тәртип безнең парталар да

Чиста пөхтә киемнәр.

Чын укучы син балам дип

Әйтә безгә әниләр.

 

Әлифба:  Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә.

                  Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

                  Белем сарае керергә ачып

                  Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

                  Нәни дусларым, шуны белегез:

                  Фәкать  әлифба  белемгә нигез.

Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

 Кадерле әлифбам                                                

 Инде китәсең миннән.  

Әлифбам – беренчесе      

Әнием күк кадерлесе.    

Әлифба:

Китәм сездән, балалар,        

Шатланып, горурланып.

Укуның да, язуның да

Төп нигезен бирдем дип.

Минем белән алмашка

Ике дәреслек килер.

Дуслашыгыз, балалар,

Күп итеп җимеш бирер.

 Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба,

           Хуш, хуш, Әлифба.

Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар әти-әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәтебезне белдерик.

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.  

Хөрмәтле әниләр. Хәзер  сүзне сезгә бирик.

Җыр______________________________________________

Гимназиябездә инде берничә еллар дәвам итеп килүче бер традициябез бар. Ул –беренче сыйныф укучыларын гимназист сафларына кабул итү.  Инде сез, укучылар, язарга-укырга өйрәндегез, гимназия кагыйдәләрен дә яхшы гына үзләштердегез. Бүген сез барыгыз да гимназист сафларына басарга әзер дип уйлыйбыз.   Гимназист булу сезгә бик зур җаваплылык йөкли. Гимназист булгач, сез яхшы укырга, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, Туган илегезне яратырга тиешсез. Бүген гимназистлар сафына басу өчен сез гимназист анты тапшырырга тиеш буласыз. Сез әзерме?

Укучылар: Әзер!

Алып баручы:
Гимназист антын тапшыру өчен  барлык укучыларның да басуы сорала.

Укучылар:

1 укучы Гимназиямне яратырга һәм аның исеменә тап төшермәскә мин ант итәм!

2 укучы Клянусь перед всеми стараться здоровым быть,
В гимназию нашу исправно ходить.
Клянусь!

3 укучы Тырышып укырга, гимназия тормышында актив катнашырга ант итәм!  
Клянусь писать и читать я прилично
И в ранце носить «хорошо» и «отлично»
Клянусь!

4 укучы Гимназиянең тәртип кагыйдәләрен бозмаска, тәрбияле, әхлаклы булырга ант итәм!
5 укучы Клянусь я ребенком воспитанным быть,
Не бегать по школе, а шагом ходить.
Клянусь!

6 укучы Гимназист исемен горур йөртергә мин ант итәм!
7 укучы Клянусь, не бояться дороги тернистой,
И званьем клянусь дорожить гимназиста.
Клянусь!
8 укучы Ребенком всегда идеальным я буду
И клятвы моей никогда не забуду.
Клянусь! Клянусь! Клянусь

9 укучы Гимназист антымны беркайчан да онытмаска ант итәм!

Ант итәм, ант итәм, ант итәм!
Алып баручы:

1 нче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү һәм

 гимназист значогы тагу хокукы 5нче сыйныф укучыларына

бирелә.

 Музыка астында значоклар тагыла.

Алып баручы:

1 сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул ителүләре белән котлау өчен сүз гимназия директорына бирелә.

1  укучы    Күптән түгел килдек без мәктәпкә

                  Тиздән зурлар булып үсәрбез.

                  Бүген исә шушы бәйрәмнән без

                   Гимназистлар булып китәбез.

2  укучы         Хочу учиться я на пять.

                        Такой я - оптимист!

                        Науки буду постигать,

                        Ведь я же гимназист. 

                 

  3 укучы       Я знаний много получу.

                        Их надо накопить.

                       Я в институт потом хочу,

                        Хороший поступить.  

4  укучы         Работать буду, а пока,

                       Чтоб очень много знать,          

                       Миллионы книг наверняка,

                       Я должен прочитать.

5  укучы         Задача эта непроста.

                       Путь к знаниям тернист.

                       Но с этим справится, друзья,

                       Поверьте, гимназист!

        

6  укучы        Заявляем громко, смело.
                      Всем, кто слышит нас сейчас,
                      Нам ещё не надоело
                     Каждый день являться в класс.
                     Вечерами собираем
                     Сами свой большой портфель.
                     И уже так много знаем …
                     Вы поверьте нам  теперь! 

7  укучы       Без тынычлык иле балалары.

                      Туган телдә укып үсәбез.

                      Безнең дуслык- югалмаслык дуслык,

                      Гасырларны бергә кичәбез.

8  укучы      Эшкә ашты теләгебез

                    Без гимназист сафында.

                    Тантаналы вәгъдә бирдек

                    Гимназия каршында.

9  укучы     Үрнәк булыйк һәр кешегә

                    Үзләштерик белемне.

                   Тормыштан да артык күреп

                   Яратыйк Туган илне.

10  укучы   Яклый белик Ватанны да

                    Солдат абыйлар кебек.

                    Олылап телгә алсыннар

                    Ул бит гимназист, диеп.

11 укучы    Так давайте учиться отлично друзья

                    Ведь дорога у каждого будет своя

                    Гимназисты – веселый и дружный народ

                   Этой песней для нас начинается год.

“Туган илем ” җыры башкарыла

Алып баручы:

Кадерле укучылар, без сезне гимназист булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Гимназист антына тугъры калып, акыллы һәм  тәртипле укучылар булып үсәрсез,  гимназия исеменә тап төшермәссез дигән теләктә калабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....