Урок по технологии
методическая разработка по технологии (1 класс) на тему

Сафина Резеда Рашатовна

Бөкләү юлы белән кәгазьгә сызык төшерү. 1 класста технология дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klassta_tehnologiya_drese.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

                1 класста технология дәресе.

Тема:  Бөкләү юлы белән кәгазьгә  сызык төшерү.

Максат:

1. укучыларны кәгазьне бөкләп, туры сызык ясарга өйрәтү.

2. бөкләгәндә төгәллек, кул моторикасын, игътибарлылыкны үстерү.

3. пөхтәлек тәрбияләү.  

Укучылар тиеш:

- туры сызык сызу юлы буларак бөкләү алымын үзләштерергә

- карарга, күзәтергә,чагыштыра,  фикер йөртә һәм нәтиҗә чыгара белергә;

- эш урынында тәртип саклау гадәте булдырырга.

Җиһазлау: кәгазь битләре, плакатлар.

Дәрес барышы:

     Укытучы эшчәнлеге

         Укучылар эшчәнлеге

1. Эшчәнлек юлын билгеләү.

  Тактада мәкаль:

“Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен!”

- Укучылар, бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?

- Бүгенге дәрестә нәрсәгә дә булса өйрәнергә телисезме?

-Яхшы, алайса, эшкә керешәбез.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

- Сезнең алда берничә бит юка кәгазь ята. Уйлагыз һәм шушы сорауга җавап биреп карагыз әле: карандаш һәм башка инструментлардан башка гына шушы битләрдә туры сызык сызып буламы икән?

  Практик эшләп карарга да мөмкин.


3. Уку мәсьәләсен кую.

 - Сез биремне үти алдыгызмы?

-Ни өчен сезнең берни дә килеп чыкмый икән?


- сез ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә эшләрбез?




4. Укучылар белән яңа белем “ачу”.

- сезнең нинди тәкъдимнәрегез бар?





- сезнең фикерләрне ничек тикшереп карап була?


- яхшы, эшләп карагыз.


- барыгызның да туры сызык килеп чыктымы?

- Ә туры сызыкның ике ягы да тигез килеп чыктымы?


5. Беренчел ныгыту. (Плакат)

- Укучылар, ничек уйлыйсыз, без кәгазьне бөкләгәндә килеп чыккан сызык, линия ничек атала икән? (укутучы линияне күрсәтә)


- Плакатта кәгазьне бөкләү кагыйдәләре язылган. Ләкин аларның тәртибе буталган. Уйлап карыйк әле, без нинди тәртиптә эшләрбез?





6. Укучыларның үрнәк буенча мөстәкыйль эше.

Бирем:

- кәгазь битләрен рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә төрле юнәлештә бөкләп карагыз.

-үз эшегезне төсле фишкалар белән бәяләгез.

-кемнәрдә кыенлыклар килеп чыкты?

-нәрсә килеп чыкмады?

- тагын эшләп карарга кирәкме?

7. Кабатлау.

  Рәсемнәргә карагыз әле. Сызыклар тигез чыксын һәм яхшы беленеп торсын өчен кәгазьне нинди юллар белән  ышкырга була икән?





Хәзер яңа битләр алыгыз һәм өйрәнгән алымнарны кулланып, бөкләп карагыз.


8. Дәресне йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә сез нинди “ачыш” ясадыгыз?







- бу белемнәрегезне кайда куллана аласыз?





- укучыларның җаваплары


- әйе.






- укчыларның җаваплары тыңлана.







-юк.

- чөнки без туры сызыкны карандаш һәм линейка ярдәмендә генә сыза беләбез.

-

Карандаш һәм линейка кулланмыйча гына кәгазьдә сызык сызарга өйрәнербез.



Укучылар үз фикерләрен әйтәләр:

- карандаш һәм линейкадан башка сызып булмый.

- кәгазьне бөкләп, яңадан ачарга мөмкин.

- кәгазь битен алырга һәм бөкләп карарга.


 Укучылар алдан әзерләнгән битләрне бөклиләр һәм ачалар.


-әйе.

-әйе яки юк. Күбрәк юк җавабы була




-бөкләү сызыгы (укучылар әйтә алмаса, ярдәм итәсе:

-без аны нәрсә эшләттек? Һ.б.)




1. Кәгазь битенең почмакларын тигезләргә.

2. Кәгазь битен өстәлгә куярга.

3. Бөкләү сызыгын яхшылап ышкырга.

4. Кәгазьне бөкләргә.

(Эш тәртибе: 2, 1, 4, 3.)




Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.



-бәялиләр



- бик үк тигез түгел.

- әйе.


Укучылар рәсемнәрне карыйлар һәм җавап бирәләр:

- бармак белән ышкырга

- учның кире ягы (аркасы) белән ышкырга

- кайчының боҗралары белән ышкырга.

- тигезләү таягы белән ышкырга була.


-укучылар эшлиләр. (тиз өйрәнгән укчыларга гади генә уенчык ясарга өйрәтергә мөмкин)


- без карандаш һәм линейка кулланмыйча биттә сызык сызарга өйрәндек.

- бөкләгәндә килеп чыккан туры сызыкның “бөкләү сызыгы” дип аталуын белдек.

- бөкләү сызыгын төрле юллар белән

ышкырга өйрәндек.


- кәгазьдән уенчыклар ясаганда куллана алабыз.