2 класс Тема: Оригами. “Балыклы аквариум”
план-конспект урока по технологии (2 класс) по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Балыклы аквариум

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tekhnologiya_derese_akvarium.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы

Богады гомуми урта белем бирү мәктәбе

                            Технология дәресе

Тема: Оригами. “Балыклы   аквариум”

                            Укытучы: Нуриева Г. Р.

                             

                                    2011 ел

 Максат: Эмоциональ дулкынлануны киметү, 2 нче классларда уңай тәртип реакциясен ныгыту һәрбер бала өчен эмоционалҗ уңай халәт булдыру, үзен иҗади шәхес итеп тоярга ярдәм итү.

Дәреснең бурычлары:

  • бөкләм сызыклары буенча кәгазьне бөкләү күнекмәләре булдыру;
  • коллектив картина төзергә өйрәтү;
  • укучыларның хәтерен, игътибарын, моторикасын үстерү;
  • күзаллауларын формалаштыру;
  • аралашу культурасы, хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү;
  • мөстәкыйльлек, үз көчеңә ышаныч тәрбияләү. 

Җиһазлау:

  • презинтация күрсәтү өчен җиһазлар,
  • төсле кәгазьләр,
  • грим һәм мамыклы таякчык,
  • гримны сөртү өчен салфеткалар,
  • коллектив эш өчен аквариум фоны,
  • магнитофон,
  • музыка яздырылган дисклар.

Дәрес барышы:

   

     I Мотивлаштыру - ориентлаштыру этабы:

  • Исәнмесез, хәерле көн укучылар. (Слайд 1) ( “Шаян песи баласы” музыкасы яңгырый)
  • Җыр нәрсә турында барды? (Слайд 2)
  • Песиләр безнең иң яраткан йорт хайваннарының берсе (Слайд 3)
  • Песиләр төрле була, алар йоны, төсе, характыры белән аерыл (слайд 4)
  • Барлык песиләр дә наз һәм җылы ярата ( Слайд 5)
  • Әйдәгез әле без дә җырдагы песи балалары кбулып алыйк. Әйдәгез әле песиләргә әверелик. Мин сезнең әниегез, ә сез минем йомшакларым булырсыз.
  • Бигрәк матур песи балалары булдыгыз. Ә хәзер табышмак тыңлагыз. Пыяла күлем өстәлдә,

    Анда балыклар йөзә. Нәрсә ул? (аквариум) (Слайд 6)

  • Барлык песи балалары аквариумдагы балыкларга сокланырга ярата. (Слайд 7)

II. Уку мәсәләсен кую һәм чишү

- Карагыз әле безнең дә аквариумыбыз бар. (Кәгазьдән эшләнгән аквариум магнит тактага беркетелә). Анда нәрсәләр бар?(Су, су үсемнәре, әкәм-төкәмнәр)

  • Анда нәрсәләр җитми? (Балыклар)
  • Димәк без нәрсәләр эшлибез икән?
  • Минем песи балаларым, осталыкларыгызны күрсәтегез әле. Оригами ысуллары белән балыклар ясыйк. Мин сезне оригами иленә чакырам. Нәрсә ул оригами? (Кәгазьне бөкләп эшләү)
  • Ул кайда барлыкка килгән? (Япониядә)
  • Эш өчен безгә нәрсә кирәк? (Квадрат формасында кәгазь)
  • Балыклар нинди төстә була? Бу төркемдәге песи балалары кызылсары балыкларны ярата, бу төркем песи балалары сары төсне үз итә. Технологик карта буенча эшлибез. (Музыка яңгырый)
  • Квадратны диоганаль буенча бөклибез (Слайд 8), кире ачып бер почмагын бөкләп куябыз( Слайд 9), өчпочмакның өстәге түбәсен аска бөклибез (Слайд10), койрыкны өскә күтәреп бөкләп куябыз (Слайд11), безнең балыкларга нәрсәләр җитми? (Күз һәм саңак) ( Слайд 12)
  • Без аларны фломастер ярдәмендә билгеләрбез.

 III Физкултьминутка  

  • Әйдәгез әле балыкларны йөздереп албыз. Балыклар су өстенә чыга. Кире суга сумалар. Балыклар кабаттан өскә чыгалар. Хәзер суга чумалар. Әйдәгез хәзер балыкларны аквариумга урныштырыйк. (Слайд 13)

IV Рефлексия

  • Карагыз әле, нинди матур балыклар безнең аквариумда! Шаян песи балалары без бүген нәрсәләргә өйрәндек? (Оригами ысулы белән балык эшләргә өйрәндек)
  • Ничек өйрәндек? (Кәгазьне бөкләп эшләдек) Сез үзегезнең эшегезгә нинди бәя куясыз?
  • Әйдәгез хәзер кире балаларга әвереләбез. (Дымлы салфетка белән ясалган борыннарны, мыекларны сөртеп куябыз)
  • Миңа сезнең белән эшләве ошады. Дәрес өчен рәхмәт, сау булыгыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация Внеурочная деятельность "Волшебный мир оригами" Тема занятия "Аквариум"

Внеурочная деятельность "Волшебный мир оригами" Тема занятия "Аквариум"...

Оригами из бумаги. Аппликация "Аквариум" 1 класс

Презентация создана для работы на уроках технологии в 1 классе....

Арт-урок по теме "Оригами. Коллективное панно «Аквариум с рыбками» - 1 класс" Учитель: Дубоделова Нина Ивановна

Арт-урок по теме "Оригами. Коллективное панно «Аквариум с рыбками» - 1 класс"Учитель: Дубоделова Нина Ивановна...

Работа с бумагой. Аквариум. Аппликация. Оригами.

Работа с бумагой. Аквариум. Аппликация. Оригами....

Внеурочная деятельность «Мир оригами» 3 класс Тема занятия: Базовая форма «Двойной треугольник». Коллективная композиция «Аквариум». Тропические рыбки.

Внеурочная деятельность "Мир оригами" 3 классПредставлены:1) Методическая разработка внеурочного занятия по программе "Мир оригами" (1-4 классы)2) Технологическая карта по теме: Базова форма "Двойной ...

Урок по технологии на тему : "Оригами",композиция аквариум.

Конспект урока с пошаговой инструкцией....