Классный час "Толерантлык"
классный час (3 класс) по теме

Шамсутдинова Альфия Рависовна

можно использовать для классных часов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tolerantlyk.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

Толерантлык

Класс сәгате

Үткәрде :ШәмсетдиноваӘ.Р..

Максат: укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, толераннтлы һәм интолерантлы шәхес , үзләрен һәм башка кешеләрне танырга өйрәтү.

  1. Хәерле иртә укучыларым һәм кунаклар . Мин сүземне мәңгелек мәхәббәт турында башлар идем.

Көй яңгырый, әкият сөйләнә.

Яшәгән ди җирдә Мәхәббәт исемле кыз . Дусларсыз яшәү аңа бик күңелсез, моңсу була. Менә ул аксакаллы, йөз ел яшәгән карт кына тылсымчыга мөрәҗәгат иткән:

Кадерле тылсымчы, миңа Ходай тарафыннан  бирелгән тормышымда якын дус табарга ярдәм итсәгез икән .

Тылсымчы уйлап торган һәм әйткән:

-Иртәгә иртән кошлар сайраганда , чык тамчылары да кибәргә өлгермәгән вакытта минем янга килерсең.

Иртән сүз куешканча, кояш чыкканда Мәхәббәт билгеләнгән җиргә килә. Берсеннән- берсе матур, берсеннән- берсе гүзәл биш кызны күрә.

-Менә үзеңә ошаганын сайла, беренчесенең исеме Шатлык, икенчесенең исеме-Уңыш, өченчесенең исеме- Матурлык, дүртенчесенең исеме- Сагыш, бишенчесенең исеме-Игелеклелек, дип әйтә тылсымчы.

-Алар барсы да искитмәле, кайсын сайларга да белмим,- дип җавап бирә кыз.

Син дөрес әйтәсең, алар чыннан да барсы да гүзәл, син тормышта алар белән очрашырсың әле, әмма берсен үзеңә ныграк ошаганын сайларга тиешсең. Ул сиңа тормышыңда гомерлек дус булыр.

Мәхәббәт кызларга якынырак килде һәм һәрберсенең күзләренә карады.Ул уйга калды.

? Сез кемне сайлар идегез? Ни өчен?

Мәхәббәт  Игелеклелек  дип аталган кыз янына килде һәм үзенең кулын сузды

? Ни өчен мәхәббәт игелеклелекне сайлады ?

Бүгенге сүзебез толерантлык турында барыр. 16 ноябрь халыкара толерантлык көне итеп билгеләнә. Нәрсә соң ул толерантлык? Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү  һәм тирә-юндәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.

? Нәрсә соң ул толерантлык.

Әйдәгез бергәләп сез әйткән җавапларны кояш нурлары итеп таратыйк.

Толлерантлык термины кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуны аңлата

? Хәзерге заманда ни өчен соң  толерантлык актуаль?

Өченче меңеллык үзенә көч туплый. Прогресс көннән-көн алга таба үсеш ала. Кешелек тормышын техникадан башка күз алдына да китереп булмый.Тормыш көннән көн тыныч. Һәрнәрсә дә җитеш кебек. әмма без качак, көчләү корбаны, җинәят кебек сүзләрне ешрак ишетә барабыз.

Бүгенге  җәмгыятьтә актив рәвештә экстремизм, агрессивлык  үсеше арта.конфликтлар киңәя бара.Бу социаль күренешләр бигрәктә яшьләргә кагыла . Чөнки яшь үзенчәлекләренә карап катлаулы социаль проблемаларна гади һәм тиз чишәргә омтылу тора. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында  асоциаль  күренешләрнең төрле формалары  катастрофик рәвештә үсү күзәтелә. Яшьләр арасында җинаятьчелек арта. Һәр кеше тормышта төрле ялгышлыклар ясарга мөмкин. Кайбер очракларда үзен дөрес һәм яхшы яктан күрсәтсә икенче очракта киресенчә булуы бар.

Хәзер бер хикәя укып үтәрбез.”Сезнең алда ике юл, сайлагыз...” дип атала.

Хикәя уку.

?. Егет ни өчен ярдәм итмәде дип уйлыйсыз?

?. Бу очракта сез нәрсә эшләр идегез?

НӘТИҖӘ: Игелеклелек, изгелеклелек эшләп, кеше тагында яхшыра. чистарына, сафлана. Әгәр дә без теләсә кемгә игътибарлырак булсак, ул үтеп баручымы, хәерчеме, дусмы- бу изгелеклелек күрсәтү булыр иде.

  Хикәядән күренгәнчә шәхес үсешенең ике юлы – толерантлы һәм интолерантлы.

ТӨРКЕМДӘ ЭШЛӘҮ.

Беренче төркем толерант шәхесне  икенче төркем интолерант шәхеснең күрсәткечләрен язарбыз.

Толерант

Интолерант

Башка кеше фикерен хөрмәт итү.

Яхшылык.

Бергәләп нәрсә булса да эшләргә омтылу.

Аңлау һәм кабул итү.

Төгәллек.

Ышанычлылык һәм гуманлык.

Аңламау.

Эгоистлык.

Сабырсызлык. Түземсезлек.

Кызып китүчән.

Битараф.

Агрессив.

Ихтирамсыз.

Интолерантлы шәһес ул түбән дәрәҗәдәге тәрбиялелек, тирә якны чынбарлык итеп кабул итә алмау, баш булырга ярату, йола һәм традицияләрне санламау.

Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана.

Әкият бәхет турында.

Җир шарында яшәгән ди бик бай һәм баһадир бер кароль. Ул һәрвакыттада бик моңсу, йөзе аның кара болыт кебек булган . Сәяхәттә йөргән .ашаган эчкән, әмма бәхете булмаган. Болай яшәү аны туйдырган һәм үзенең каретасына утырып БӘХЕТ эзләргә чыгып киткән.Тәрәзәдән карап барган вакытта боларның юлына бер кыз очырый.

  1. Барлык нәрсәләрне дә булдыручы минем каролем миңа берәр телем икмәк бирә алмассызмы икән? –дип сораган кыз.
  2. Әй хәерче ,җибәр мине тизерәк ,Чык аннан юлдан минем юлымны бүлмә, мин бит бәхет эзләп барам. –дигән.

Ул юлын дәвам иткән. Күктәге айда болытлар арасына качкан.

Юлда яраланган, киемнәре ертылып беткән солдат очрый.

- Минем королем Сезне күрүемә мин бик шат. Мин сезнең өчен геройларча көрәштем. Сугышта җиңүче булдым. Хәзер мине үзегезнең йөртыгызга урнаштырсагыз икән.

  1. Юлымнан кит солдат минем тизрәк бәхет эзлисем бар.-дип тагын да катырак атларын чаптырып китеп бара..

Кинәт кенә тау кырыеннан бөкерәйгән бер карчык килеп чыга.

  1. Гафу ит, минем каролем , ялгыз карчыкны. Әнә анда тау башында минем өем. Иртән чыгып киткән идем урманнан утын алырга . миңа шул утынны итәргә булышмассызмы икән?.
  2. Яле карчык, кит юлдан . җибәр безнең каретаны, безнең бәхет эзлисебез бар әле.- дип юлын дәвам итә.

Менә җәй дә бетә , кызу көннәр явымлыга әйләнә. Бәхетемне эзләп табам диеп кароль юлын дәвам итә. Болар күпме барган булырлар иде белмим , каретаны бер аксакаллы карт туктата һәм сүз башлый.

-Әй, кароль, адашкан җан, алладан куркырга кирәк, дөнья буйлап үзең өчен бәхет эзләп йөрисең. Син бит үзеңнең яныңдагы кешеләрне яратып,аларга булышсаң гына бәхетеңне табарсың. Тизрәк мине тыңла атларыңны кире бор. Юлда очраган балаларны ашат һәм җылыт, солдатны сакчылыкка ал. Боларның барсын да эшлә ,әмма иң беренче чиратта карчыкка булыш , анарга утыннын илтеп, яр һәм өеп куй .

Шул вакытта түгәрәк ай чыкты, юлны яктыртты. Король карт әйткән сүзләрнең барсында үтәде. Хәзер ул барлык кешеләргә дә булыша һәм аның йөзеннән беркайчанда бәхет нурлары сүнми.

?. Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? 

 НӘТИҖӘ:

Кеше һәрвакытта да үзен яхшы якка үзгәртергә омтылырга тиеш. Бердәнбер чын хата- үзеңнең элекеге хаталарыңны төзәтмәү.

Без толерантлык турында күп сөйләдек. Әйдәгез хәзер толерантлык кагыйдәләрен үзебез чыгарып карыйк.

ТОЛЕРАНТЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ,

  1. Фикердәшеңне хөрмәт ит.
  2. Башкалар әйткәнне аңларга тырыш.
  3. Үз фикереңне җайлап кына башкаларга да җиткерергә тырыш
  4. Гадел бул, башкаларның да гадел булуларына инан.
  5. Башкаларның да мәнфәгатьләрен  исәпкә ал.

Соңгы сүз итеп әйтәсем килә, безнең сыйныф ул- кечкенә гаилә . Гаиләбездә һәрвакыттада гаделлек, дөреслек, бер-береңне аңлау хәкимлек итсен. Беркайчанда оршыш, талаш килеп чыкмасын. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...