Зебра уены
план-конспект на тему

Файзрахманова Гульназ Ильсуровна

Игра "Зебра" для учащихся начальных классов закрепляет знания детей о правилах дорожного движения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zebra_ueny.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

«Зебра» уены

       Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү укыту-тәрбия процессының мөһим өлеше булып тора. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында дәрес-әңгәмәләр, уеннар, экскурсияләр, видеофильмнар карау даими һәм планлы рәвештә алып барыла. Ә инде өйрәнгәннәрне ныгыту, балаларның белемнәрен тикшерүне уен итеп оештыру тагын да зуррак нәтиҗә бирә.

     «Зебра» уенында 12 укучы катнаша. Алар ике командага: «Уткүз» һәм «Җәяүле» командаларына бүленә. Тамшачыларга алдан ук шигырьләр, җырлар бүлеп бирү барлык балаларны да уенга тарту мөмкинлеге бирә.

      Җиһазлау: «Зебра» рәсеме һәм язуы, юл билгеләре, светофор макеты, китаплар һәм балалар ясаган рәсемнәр күргәзмәсе, плакатлар, ике төсле фишка, түгәрәкләр ябыштырылган зур кубик, идәндә спираль рәвешендә тезелгән түгәрәкләр.

     Алып баручы: - Кадерле укучылар, бүген без сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре буенча «Зебра» уены уйнарбыз. Уеныбызның девизы:

«Юлда йөрсәң– бул өлгер,                                                                                   Юл кагыйдәләрен нык бел!»(плакатта)

      «Зебра» уенының кагыйдәләрен искә төшереп китик әле: уенчылар чиратлашып кубикны ыргыталар, кубикны ыргыткан уенчыга сорау бирелә. Җавап дөрес булса, уенчы кубиктагы түгәрәкләр санынча адым ясый. Әгәр юлда «Җәяүлеләр чыгу урыны» билгесе туры килсә - 3 адым алга, «STOP» билгесенә туктыйсы, «Җир асты юлыннан менүче» билгесе – 5 адым алга, «Кызыл каймалы өчпочмак» билгесе – юл бир, «Җәяүлеләр чыгу урыны» билгесе кабат очраса – 3 адым артка, «Җәяүле юлы» билгесе – 1 әйләнә алга, «Җир асты юлына төшүче» билгесе – 5 адым артка, «Кызыл каймалы ак түгәрәк» билгесе – хәрәкәт тыела дигәнне аңлата.

     Әйдәгез, укучылар, хәерле сәгатьтә уеныбызны башлап җибәрик!

1. Урам аша чыкканда светофор уты яшелдән сарыга күчсә нишләргә?

А) Юлны йөгереп дәвам итәргә;

Б) Ярты юлга җитеп туктап калырга;

В) Кире юл кырыена чыгарга;  

2. Җәяүлеләр тротуарның кайсы ягыннан йөрергә тиеш?

А) Уң ягыннан;                 Б) Сул ягыннан;                  В) Ничек тә ярый;

3. Велосипед юлы кайда үтә?

А) Машина юлында;                  Б) Тротуарда;                     В) Зебрада;

4. Ак төстәге түгәрәк формалы кызыл кайма белән әйләндереп алынган билгеләр нинди төркемгә керә?

А) Кисәтүче;                            Б) Приоритет;                          В) Тыючы;

5. Эче ак, кырые кызыл кайма белән әйләндереп алынган өчпочмак формасындагы билгеләр нинди төркемгә керә?

А) Тыючы;                              Б) Кисәтүче;                               В) Сервис;

6. Урам һәм юлларда велосипедта ничә яшьтән йөрергә була?

А) 13;                                    Б) 14;                                    В) 16;

     Уенчыларыбыз бераз ял итеп алсыннар, ә без юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында җыр һәм шигырьләр тыңлыйк.

Җыр: «Мактанчык үрдәк»

Шигырьләр: «Светофорлы юлларда», «Светофор», «Юл фәне әлифбасы»  «Сак йөрү кирәк».

    Алып баручы: Уеныбызны дәвам итәбез.

7. Кайсы транспорт средствосы махсус автомобильләр төренә керми?

А) Ашыгыч ярдәм;              Б) Пожар машинасы;

В) Маршрут автобусы;

8. Алда саналганнар арасыннан кайсы пассажир транспортына керми?

А) Автобус;                           Б) Трамвай;                      В) Ашыгыч ярдәм;

9. Махсус автомобильләргә нинди билге урнаштырыла?

А) Зәңгәр фонарь-маячок;                            Б) Кызыл фонарь-маячок;

В) Кишерсары фонарь-маячок;

10. Урам аша чыгарга җыенганда светофорда кызыл ут яна, ләкин регулировщик чыгарга яраганын искәртә. Сиңа нишләргә?

А) Светофорда яшел ут янганын көтәргә;

Б) Регулировщик сигналы буенча юлны аркылы чыгарга;

В) Берсенә дә карамыйча юлны аркылы чыгарга;

11. Әгәр юл чатында җир асты җәяүлеләр чыгу урыны булса, нишләргә?

А) Ашыксаң, урам аша чыксаң да ярый;

Б) Җир асты юлыннан гына чыгарга кирәк;

12. Юлның хәрәкәт итә торган урыны кырыеннан, ягъни обочинадан барганда җәяүле

А) Транспорт средстволарына каршы бара;

Б)  Транспорт средстволары белән бер юнәлештә;

     Укучылар, уенчыларыбыз бераз ял итсеннәр, хәзер сезнең белән «Светофор» уены уйнап алыйк. Сез светофор сигналларын беләсезме икән? «Светофор» уенын аңлатам: минем кулда өч төрле түгәрәк – алар светофор төсләрендә. Кызыл түгәрәкне күрсәтсәм – бер-берегезгә бармак яныйсыз, сары түгәрәк күтәрелсә, тик кенә торасыз, ә яшел түгәрәкне күрсәтсәм, атлап торасыз. Бер, ике, өч – уен башланды.

     Булдырдыгыз, молодцы! «Зебра» уенын дәвам итәбез.

13. Әгәр юл аркылы чыгарга җыенганда машина килгәнен күрсәң

А) Машина үтеп киткәнен көтәм;

Б) Тиз генә йөгереп чыгам;

В) Машина йөртүчегә кул изәп, машинаны туктатып, юлны аркылы чыгам;

14. Әгәр җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урыны күрсәтелмәгән булса, юлны кайсы урыннан аркылы чыгарга була?

А) Юл борылышларында;

Б) Юл ике яктан да яхшы күренгән урыннан;

15. Нинди транспорт средстволарына җәяүлеләр мәҗбүри юл бирергә тиеш?

А) Барлык транспорт средстволарына да;

Б) Яндырылган зәңгәр маячоклы һәм махсус тавыш сигналы транспорт средстволарына;

16. Светофорда җәяүле силуэты яну кемнәргә кагыла?

А) Җәяүлеләргә;                                    Б) Велосипедчыларга;

В) Җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга;

17. Кызыл каймалы ак түгәрәккә ясалган кеше рәсеме аркылы кызыл сызык белән сызылган билге нәрсәне аңлата?

А) Җәяүлеләргә хәрәкәт итү тыела;

Б) Җәяүлеләр хәрәкәтенә комачауларга ярамый;

18. Кызыл каймалы ак түгәрәккә ясалган велосипед нәрсәне аңлата?

А) Велосипедта йөрергә ярый;                   Б) Велосипедта йөрү тыела;

    Кадерле укучылар, сезнең табышмаклар яратканыгызны белеп, мин сезгә табышмаклар да алып килдем. Арагызда кайсыгыз иң күп белүче икән?

    Табышмаклар:

- Алда да бар, артта да бар,

  Борылган да сырылган, озын булып сузылган.(Юл)

- Юл чатында тора батыр, күзләре төрле-төрле,

  Берсен йома, берсен ача – аны белә һәр кеше. (Светофор)

- Ике мөгезле, теле юк, йөргән юлда эзе юк. (Троллейбус)

- Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле,

  Аягында резина, бар ашаганы бензин. (Автобус)

- Ат түгел ул кешнәми, йөз аттан ким эшләми.

  Үзе тыр да тыр килә. Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

- Тәрәзәле һәр ягы, җиргә тими аягы.

  Сыртында бар дугасы, йә, ни булыр монысы? (Трамвай)

- Бер аяклыдыр үзе, маңгаенда өч күзе.(Светофор)

- Арбасы бар, аты юк.Утырсаң, алып китә.

  Көче йөз атка җитә. (Машина)

- Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

- Гомер буе яшәгән, беркемгә сүз дәшмәгән.

  Ләкин аңа карыйлар, бер сүзсез дә аңлыйлар. (Светофор)

      Кадерле укучылар, әйдәгез, уеныбызны дәвам итик.

19. Светофорсыз урында юл аркылы чыкканда башта кайсы якка карарга?

А) Уңга;                                 Б) Сулга;                               В)Алга;

20. Автобус, троллейбус, трамвайга кайсы ишектән керергә?

А) Алгы;                                 Б) Арткы;

21. Автобус, троллейбустан төшкәч, аны ничек әйләнеп үтәргә?

А) Алдан;                               Б) Арттан;

22. Автобус, троллейбус, трамвайдан төшкәндә кайсы ишектән чыгарга?

А) Алгы;                                 Б)Арткы;

23. Трамвайдан төшкәч, аны ничек әйләнеп үтәргә?

А) Алдан;                                Б) Арттан.

   Менә безнең уеныбыз ахырына килеп җитте. Уенда катнашкан укучыларыбыз да, тамашачыларыбыз да үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Әйдәгез, җиңүче команданы көчле алкышлар белән котлыйк.Сез юл йөрү кагыйдәләрен тагын да әйбәтрәк белеп калсын өчен, җыр һәм шигырьләр тыңлап китик.

       Җыр: «Шофер буласым килә»

    Шигырьләр: «Төсле багана», «Авылда рәхәт», «Светофорның өч сүзе».

     Алып баручы: Кадерле укучылар,

                              Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр.

                              Кирәк чакта боералар, кирәктә кисәтәләр.

        Һәлакәтләр булмасын дип телидер һәрбер йөрәк.

        Шуңа күрә дә юлларда бик сак булырга кирәк!

 Юлларыгыз имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!        

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Полосатая зебра

Детский дорожно – транспортный травматизм является одной из самых болезненных проблем современного общества. Ежегодно на дорогах России совершаются десятки тысяч дорожно- транспортных происшествий...

Урок-игра "Зебра полосатая" 1 класс

Интегрированный урок-игра "Зебра полосатая" разработан на основе одноимённой телепередачи. По математике учащиеся знакомятся с приёмами сложения и вычитания 4 с переходом через десяток, по окружающему...

Проектная работа "АРГИОПА – ПАУК-ЗЕБРА, ПАУК-ОСА"

Эта  работа Куликова Даниила, Васильевой Юлии  о  наблюдениях за  жизнью паука аргиопы. Проблема исследования – является ли паук-аргиопа, обитающий  на территории школы ...

“Зирәк бала” интеллектуаль уены

“Зирәк бала” интеллектуаль уены...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены...

"Табигать уяна"

2нче сыйныфта "Табигать уяна" темасына дәрес планы...