"Табигать уяна"
план-конспект урока (2 класс)

2нче сыйныфта "Табигать уяна" темасына дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_uyana_2_syynyf.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

Табигать уяна.

(II сыйныф. Рус төркеме)

Белем бирү максаты: «Яз» темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.

Фикер сәләтен үстерү максаты: яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү; диалогик һәм монологик сөйләм телләрен үстерү.

Тәрбияви максат: укучыларда туган як табигатен саклау һәм ярату хисе тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет: өйрәнгән сүзләрне грамоталы итеп сөйләү күнекмәләрен тикшерү.

Метапредмет: балаларның алган белемнәрен күзәтү, ныгыту, бәяләү күнекмәләрен формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү, укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

танып белү универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү;

коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, үз фикереңне төгәл әйтә белү;

шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

Җиһазлау: проектор, экран, карточкалар.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Мотивлаштыру- ориентлашу  

II. Уку  мәсьәләсен кую

Уңай психологик халәт тудыру

– Хәерле иртә, укучылар!

– Хәлләрегез ничек?

– Рәхмәт, яхшы! Күрәм, сез дәрескә әзер.

– Бүген сыйныфта кем дежур тора?

– Укучылар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын белергә тырышыгыз. Бүгенге дәресебез әлеге табышмакның җавабы белән бәйле булачак

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?

– Әйе, яз. Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

Укучылар укытучыны сәламли

– Хәерле иртә!

– Рәхмәт,яхшы! Ә сезнеке ничек?

Дежур укучы сүзе

          – Бу – яз

– Яз турында.

Теманы китереп чыгару

– Укучылар, бүгенге дәресебез язга багышланган. Экрандагы рәсемгә карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

– Дөрес, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә «Табигать уяна!» дип атала

– Кояш елмая. Карлар эри. Агачларда яфраклар күренә. Беренче чәчәкләр күренә.

(Дәрес темасы слайдка чыга)

Дәрес максатын әйттерү

– Димәк, укучылар, без сезнең белән дәрестә нишлибез?

– Яз турында алган белемнәребезне искә төшерербез, белемнәребезне тикшерербез, бәяләрбез.

III. Дәрес максатына адымлап ирешү

Яз турында әңгәмә

(Компьтерда 3 сурәт: кыш, көз, яз)

– Укучылар, рәсемнәргә игътибар итегез әле. Бу рәсемнәрдә кайсы ел фасыллары сурәтләнгән?

– Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Бүгенге көнгә кайсы рәсем туры килә? Кайчан табигать уяна башлый?

– Хәзер нинди ел фасылы?

– Яз көне  нинди үзгәрешләр күзәтелә?

– Бу нәрсә?

– Кояш ничек җылыта?.

– Яз көне кар нишли?

– Өй кыекларыннан нәрсә тама?

– Үсемлекләр нишли?

– Болар нәрсәләр?

– Без кошларга нәрсәләр ясыйбыз?.

– Яз көне безгә нинди кошлар кайта?

          – Көз, кыш, яз.

– Кыш көне табигать йоклый. Салкын җил исә. Көннәр кыска, төннәр озын. Ап-ак кар ява.

        – Өченче рәсем. Яз көне табигать уяна.

   

        – Яз җитте.

– Яз көне көннәр җылы. Карлар эри. Агачлар уяна. Кошлар кайталар.

– Бу – кояш.

– Кояш нык җылыта.

– Кар эри.

– Тамчылар тама .

– Үсемлекләр яшел төскә керә.

– Болар – кошлар.

– Сыерчык оялары ясыйбыз.

– Кара каргалар, күке, сандугач, сыерчык...

Ситуатив күнегүләр эшләү

Скажите что:

– Сегодня день теплый

– Весной капает капель

– Весной тает снег

– Ты любишь весну

– Тебе нравится весна

Спроси друга (парларда эш)

– Любит ли он весну?

– Играет ли он весной на улице?

– Сделал ли он скворечник?

– Видел ли он скворца?

– Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер экранга карагыз. Сезнең алдыгызда өч өй: яз, кыш, көз һәм җөмләләр бирелгән. Сез шушы җөмләләргә үз өйләрен табарга ярдәм итегез. Помогите предложениям найти свои домики

Җөмләләр:

Көннәр бик салкын.

Кояш җылыта башлады.

Кошлар җылы якка киттеләр.

Елгаларда бозлар туңа.

Урамда гөрләвекләр ага.

Кошлар Җылы яктан кайтты.

Балалар чаңгыда шуалар.

Үләннәр яшел төскә керә.

Агачлар яфракларын коя.

Көннәр озын, төннәр кыска.

Агачларда яшел яфраклар күренә.

Тамчылар тама.

Балалар сыерчыкларга оя ясыйлар.

–Бүген көн җылы

– Яз көне тамчы тама

– Яз көне кар эри

– Мин язны яратам

– Миңа яз ошый

– Син язны яратасыңмы?

– Әйе, мин язны яратам

– Син яз көне урамда уйныйсыңмы?

– Әйе, мин яз көне урамда уйныйм

– Син сыерчык оясы ясадыңмы?

– Мин сыерчык оясы ясадым

– Син сыерчыкларны күрдеңме?

– Әйе, мин сыерчыкларны күрдем

(Укучылар төркемнәрдә киңәшләшәләр, һәр төркемнән  берәр кеше, чыгып, җөмләләрне өйләренә урнаштыра)

Физминут

«Яз җитә» җыры.

Укучылар, бергәләп, «Яз җитә» җырын җырлыйлар һәм хәрәкәтләр ясыйлар

IV. Рефлексия

– Без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

– Яз билгеләрен тагын бер кат әйтеп чыгыгыз әле

– Бүгенге максатыбызга ирештекме?

– Укучылар, әгәр сезгә дәрес ошаса, кояш нурларын алыгыз һәм тактадагы кояш тирәли ябыштырыгыз, ошамаса,  болыт рәсемен алыгыз

– Менә безнең язгы кояшыбыз нинди матур булды. Ул безне һәрвакыт җылытып, шатландырып торсын

Укучыларның җаваплары тыңлана

Тактадагы кояшка укучылар нурларны ябыштыралар

VI. Үзбәя

– Укучылар, өстәлдә үзбәя бите бар. Бүгенге дәрестә ничек катнашуыгызга , теманы ничек аңлавыгызга карап билге куегыз

Фамилия  Исем _________________________________

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

Мин аңладым, ләкин дусларымның ярдәме кирәк

1

Яз темасын

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр

VII. Өй эше

– Кемнәр яшел төскә «плюс» куйдылар –1 нче төр, кем сарыга – 2 нче төр, кызылга – 3 нче төр өй эшен языгыз

Яшел – язгы табигать турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәнергә

Сары – «Яз» темасына диалог төзергә

Кызыл – төшеп калган репликаларны куеп, диалогны тулыландырырга

– Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. Бәяләү битен җыеп бирегез

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Зебра уены

Игра "Зебра" для учащихся начальных классов закрепляет знания детей о правилах дорожного движения....

“Зирәк бала” интеллектуаль уены

“Зирәк бала” интеллектуаль уены...

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены...