“Зирәк бала” интеллектуаль уены
материал (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

“Зирәк бала” интеллектуаль уены

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл “Зирәк бала” интеллектуаль уены25.51 КБ

Предварительный просмотр:

“Зирәк бала” интеллектуаль уены

Максат. Укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен гамәлдә куллана белүләренә ирешү; уйлау, фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыкны үстерү; белемгә омтылыш тудыру; туган як тарихына, дөньякүләм вакыйгаларга кызыксыну уяту; җитезлек, тапкырлык, зирәклек кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, плакатлар, рәсемнәр, Казан турында альбом.

Материал. “Хезмәт даны”, “Сабантуй” газеталары, “Якташ язучылар” китабы, интернет ресурслар.

Уенның барышы

Оештыру өлеше.

Сыйныфтагы укучылар ике төркемгә бүленәләр, капитаннар билгеләнә, исем сайлана, девиз уйлана, эмблемалар ясала.

I төркем – “Тапкырлар”. Девиз: Тапкырлар җиңәр, оттырмас,

                                                      Сезгә куып тоттырмас!

II төркем – “Зирәкләр”. Девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк,

                                                    Тик чын зирәк бик сирәк!

I тур.  “Белем илендә”

Без бу турда дәрестә алган белемнәребезнең ни дәрәҗәдә үзләштерелүен билгеләрбез. Кайсы команданың җавабы әзер, шул беренчеләрдән булып кыңгырау шалтырата һәм җавап бирү хокукын ала.

  1. Татарстан гербында кайсы хайван сурәтләнгән? (Барс)
  2. Кайсы хайван юл билгесе булып йөри? (Зебра)
  3. Үсемлекләр сулыймы? (Әйе)
  4. Салават күперендә ничә төс бар? (Җиде)
  5. Кошларны кышын нәрсә куркыта? (Ачлык)
  6. Елда ничә ай 31 көннән килә? (Җиде)
  7. Беренче ярдәм машиналарына нинди рәсем ясалган? (Крест)
  8. Аюның балалары кайда туа? (Өнендә)
  9. Кайсы кош оча алмый? (Пингвин)
  10.  Ай Кояш системасына кергән планетамы? (Юк, ул – Җирнең иярчене)
  11.  Габдулла Тукайның әтисе кем исемле булган? (Мөхәммәтгариф)
  12.  А. С. Пушкин ничә ел яшәгән? (38)
  13.  Өстәлнең бер почмагын кистеләр. Ничә почмак калды? (Биш)
  14.  Без кайсы табигый зонада яшибез? (Урман зонасында)

II тур.  “Купка дигән авыл бар...”

Барыбыз да белгәнчә, 2012 нче ел президентыбыз Р. Н. Миңнеханов Указы белән тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Үзебезнең үткәнебез белән без болай да еш кызыксынабыз. Туган авылыбыз Купка, исеменең барлыкка килү тарихы турында өлкән буын кешеләреннән истәлекләр тупладык. Тикшеренүебезнең нәтиҗәсе булып, Әдиләбезнең зур күләмле мәкаләсе “Көмеш кыңгырау” газетасында басылып чыкты. Бу турдагы сораулар туган авылыбыз белән бәйле булыр.

  1. Купка исеме каян килеп чыккан? (Купкан дигән мәгънәдә, кыскача гына авыл тарихы сөйләнә)
  2. Авыл халкы нинди һөнәр белән дан тоткан? ( Итек басу һөнәре Купка данын таныткан, хәтта авылда итек басу артеле эшләгән, бу шөгыь хәзер дә яши)
  3. Авылыбызда ничә мәхәллә булган? (Ике мәхәллә, ике мәчет. Бер мәчет клуб, икенчесе мәктәп итеп үзгәртелгән)
  4. Купка башлангыч мәктәбенең ничә еллык тарихы бар? (2010 нчы елда 80 еллыгын билгеләдек)
  5. Купка башлангыч мәктәбенең беренче укытучылары кемнәр булган? (Фатыйма һәм Зариф Ибраһимовлар)
  6. Авылыбыздан чыккан нинди күренекле кешеләрне беләсез? (Илгизәр Хәсәнов – Можга шәһәренең урман комбинаты директоры, Россиянең атказанган урман сәнәгате хезмәткәре; Габделбәр (“Ватаным Татарстан”) һәм Расим (“Хезмәт даны”) Ризвановлар – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре; Фирдәүсә   Ризванова – Татарстанның атказанган укытучысы;  Миннерахман Вәккасов – Татарстанның атказанган спорт остасы; Ринат    Миңнегалиев – “Чын мирас”  журналының әдәби хезмәткәре, тел галиме;

III тур.  “Кукмарам – туган ягым”

Бу турда без сезнең районыбыз Кукмара турындагы белемнәрегезне тикшерербез.

  1. Кукмара муниципаль районының башлыгы кем? (Рауил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллин)
  2. Кукмара районы кайсы өлкәләр һәм районнар белән чиктәш? (Саба, Теләче, Балтач, Мамадыш районнары һәм Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы белән)
  3. Безнең район үзәгендә нинди эре предприятиеләр эшли? (Кукмара киез-итек комбинаты, “Хыял” тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводы, Кукмара кирпеч заводы)
  4. Кукмара районы нинди район атала? (Авыл хуҗалыгы районы)
  5. Кукмара муниципаль районы гербында нәрсә сурәтләнгән? Болар нәрсәне аңлата? (Итек – итек басуны, тау – тау спорты, алтын      ботаклар – эретелгән металл, яшел төс – авыл хуҗалыгы районы, сары төс – байлык, муллыкны, кызыл төс – көчне, хезмәтне, бәйрәмнәрне, зәңгәр төс - намуслылыкны, соры төс – чисталык, камиллекне аңлата.)
  6. Районыбызда нинди милләт вәкилләре яши? (Татарлар, удмуртлар, урыслар, марилар)
  7. Кукмара ягыннан чыккан нинди язучыларны беләсез? (Таип Яхин – Байлангар, Әхмәт Юныс – Әсән елга, Ләбибә Ихсанова – Түбән Шөн, Кукмарада урта белем ала, Мәгъсүм Насыйбуллин – Байлангар, Фоат Галимуллин – Арпаяз, Шаһинур Мостафин – Мамадыш районы, Кукмара район газетасында эшли, Рәшит Бәшәр – Янил, Рәниф Шәрипов – Алан-Оштырма, Газинур Морат – Зур Сәрдек, Заһид Мәхмүди – Кукмара бистәсе, Рифә Рахман – Мәмәшир, Рафаэль Сибат – Түбән Шөн, Вәгыйз Хәсәнов – Нормабаш.)
  8. Якташларыбыз иҗат иткән берәр әсәрне сөйли алмыйсызмы? (Һәр команда берәр шигырь сөйли.)

Музыкаль тәнәфес

“Кукмара” җыры (Г. Зәйнашева шигыре, М. Имашев көе)

IV тур.  “Туган җирем – Татарстан, мәккәм – Казан шәһәре”

Әлеге турдагы сораулар башкалабыз Казан, республикабыз Татарстан  белән бәйле булыр. Сез Казан турында ниләр беләсез?  (Әңгәмә)

  1. Татарстан Республикасының президенты кем? (Р. Н. Миңнеханов) Беренче президенты кем иде? (М. Ш. Шәймиев)
  2. Казан шәһәре үзенең ничә еллык юбилеен зурлап бәйрәм итте? (1000 яшен)
  3. Казанның җәяүлеләр урамы ничек атала? (Бауман урамы)
  4. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар? (Г. Камал, К. Тинчурин, М. Җәлил, Г. Кариев, “Әкият”, Качалов)
  5. Татарстанның эре шәһәрләрен санагыз. (Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Чистай...)
  6. Безнең Татарстан чит өлкәләргә нәрсә белән танылган? (Камаз автомобиле)
  7. Татарстанда нинди елгалар ага? (Идел, Чулман, Нократ, Ык, Агыйдел, Зөя, Зөй, Казансу, Мишә)
  8. Бирелгән иҗекләрдән сүзләр төзеп, мәкальне укырга. (Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас.)

V тур.  “Универсиада ишек шакый”

Киләсе елның җәендә Казанда нинди зур вакыйга көтелә? Универсиада турында әңгәмә.

  1. Универсиада кайчан булачак? (2013 нче елның 6-17 нче июлендә.)
  2. Универсиада сүзе нәрсә аңлата? (Универсиада = университет (студентлар уку йорты) + олимпиада (спорт уеннары ярышы) = студент яшьләрнең спорт уеннары.)
  3. Казан универсиадасының талисманы нәрсә? (Юни – барсик)
  4. Казан универсиадасының эмблемасында нәрсәләр күрергә мөмкин? (Латинча U хәефе; 5 төрле төстәге йолдыз 5 материк яшьләрен белдерә: зәңгәр – Европа, сары – Азия, яшел – Австралия, кара – Африка,    кызыл – Америка; тагын “Универсиада”, “Казан”, “Россия”, 2013 дип язылган.)
  5. Казан универсиадасының символы нинди чәчәк? Ни өчен ул сайланган? (Лалә – татар милли орнаментына охшаган.)
  6. Универсиада ничә ел саен үткәрелә? (Ике елга бер.)
  7. Алдагы универсиада кайсы илдә булды? (Кытайда)
  8. Россиядә тагын берәр шәһәрдә универсиада булганы бармы? (Мәскәүдә 1973 нче елда булган.)
  9. Универсиадада ничә спорт төре булачак? ( 27)
  10.  Универсиада безгә кирәкме, ул нәрсә бирә? (Фикерләр тыңлана.)

Музыкаль тәнәфес

“Мин яратам сине, Татарстан!”  

VI тур.  Капитаннар ярышы  (Бер сүз белән генә җавап бирергә)

  1. Убырлы карчык әкият героемы? (Әйе)
  2. Рус телендә ничә падеж бар? (6)
  3. Кешедә ничә бармак? (20)
  4. Елда ничә ай? (12)
  5. Агач үсемлекме? (Әйе)
  6. Бүре нишли? (Улый)
  7. Сырны нәрсәдән ясыйлар? (Сөттән)
  8. Болыт явым-төшемме? (Юк)
  9. Кайсы спорт төрендә мылтыктан аталар? ( Биатлон)
  10.  Пушкинның әтисе кем исемле? (Сергей)
  11.  Шайба нинди спорт төрендә? (Хоккей)
  12.  Татарстан флагы ничә төстә? (3)
  13.  Тәүлектә ничә сәгать? (24)
  14.  Сиңа ничә яшь?
  15.  Урманга нәрсә белән баралар? (Юл)
  16.  Чәршәмбе көн ничә дәрес? (4)
  17.  Елда ничә фасыл? (4)
  18.  Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? (Йоклыйсыңмы?)
  19.  Бөҗәкләрдә ничә аяк? (6)
  20.  Кеше хайваннан нәрсә белән аерыла? ( Уйлавы)

Йомгаклау.

Нәтиҗәләр чыгарыла, урыннар билгеләнә, киңәшләр бирелә.

Чулпан  Гасимова,

башлангыч сыйныфлар укытучысы,

Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылындагы филиалы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Зебра уены

Игра "Зебра" для учащихся начальных классов закрепляет знания детей о правилах дорожного движения....

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)

Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены

Юл . Хәрәкәт. Транспорт. "Башваткыч" уены...

"Табигать уяна"

2нче сыйныфта "Табигать уяна" темасына дәрес планы...