классный час
классный час (3 класс) по теме

Галиева Гульнара Анасовна

классный час на тему "Перелетные птицы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klassnyy_chas.docx31.21 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате

Тема : “Исәнмесез, кошкайлар”

Галиева Г.А.

Iкв.категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Исәнмесез, кошкайлар.

Максат: Укучыларның кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; аларның яшәү рәвешләре белән таныштыру; кошларга ярдәм кирәклегенә төшендерү, аларга сакчыл караш тәрбияләү.

Күрсәтмә материал: кош рәсемнәре, җимлек, сыерчык оясы, Ф.Җ.Ибраһимова “Табигать бизәкләре”

Барышы:

I.Табышмаклар :

Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык. (үрдәк)

Кигән киеме чуар.

Корыган агачка кунар,

Кызыл бүрек башында

Шакый агач башында. (тукран)

Гөрли-гөрли җырлый ул

Кызыл читек кия ул,

Күлмәкләре күгелҗем,

Татулыкны сөя ул. (күгәрчен)

-Табышмаклар турында нәрсә әйтә аласыз? Нинди кошлар турында сүз бара? (кышлаучы, күчмә кошлар)

- Димәк, бүгенге класс сәгатендә сүз нәрсә турында барачак?

-Әйе, кошлар турында. Класс сәгатебезнең темасы да “Исәнмесез, кошкайлар”дип атала.

Язлар килә туган ягыма,

Җиргә алтын нур ява.

Алтын нурларга коенып

Тибрәнеп тора һава.

Яз килә шул, яз гына

Күңелләрдә наз гына.

Язлар килә кошлар килә

Минем туган ягыма!

  Кош тавышлары тыңлана.

II.   Кошлар турында мәгълүмат:

 Тиздән җылы яклардан канатлы дусларыбыз киләчәк. Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.        

 Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.  Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебен-кош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус), аларның гәүдә озынлыклары 2 метр, авырлыклары 50 кг. Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр, гәүдә авырлыгы 4-5 кг га кадәр җитә. Алар куяннар белән тукланалар.

Хуш киләсез , кошкайлар,

Безнең якын дускайлар.

Карлыгачлар , актүшләр

Сыерчыклар , тургайлар.

Гөрләп акты кар сулары

Ямьләнде тугай ;

Ак болытлардан югары

Сайрады тургай.

Сайра син , тургай

Шауласын тугай.

Шаулап үсәр

Кырларда бодай.

Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Җырлап спираль буенча әйләнә-әйләнә, ул һаман югарырак күтәрелә, җырлап аска төшә, төшеп җиткәндә генә тынып кала, тагын өскә күтәрелә, тагын сайрый. 2-3 минут, ә кайвакытта 10-12 минут буена туктамый сайрый ул.  Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра. Тургайлар яхшы җырчылар гына түгел, безнең менә дигән булышчыларыбыз да. Кырлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпләп тә, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр алар.

Кыш көне дә без канатлы дусларыбызны онытмадык. Җимлеккә ашарга салдык, аларның туклануын күзәтеп тордык. Кошларны күзәтү нинди күңелле !

Җимлекләр күрсәтү.

Ни өчен җимлекләр куярга кирәк?

Килсәм чишмә буена,

Чыпчык суда коена,

Канат кага – кага

Рәхәтләнеп юына.

Үзе чык – чырык килә ,

Шундый куанып көлә.    

Яз кытыклый, ахры , аны

Җылы куллары белән.

Чыпчык рәсеме күрсәтелә.

Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.

Песнәк тәрәз каршында

Түше сары лимон күк ;

Кара бүрек башында

Юри киеп куйган күк.

Рәсеме күрсәтелә

Безнең урманнарда 7 төрле песнәк очратырга була. Алар арасында иң эресе һәм аерылып торганы- зур песнәк. Песнәк- күп балалы кош, җәй азагына аның 20-25 кошчыгы була. Песнәк – файдалы кош . Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.

-Сез беләсезме "Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар ?

Тукран һәр агач саен

Тук – тук сугып карый

Кошчыкның очлы борыны

Кирәкле эшкә ярый.

Агач корытучы кортларны

Эзләп чокып бетерә.

"Урман докторы” булып ул

Илгә файда китерә.

Тукран рәсеме күрсәтелә,  мәгълүмат бирелә.

Тукраннарның 10 төре очрый. Иң зур тукран-кара тукран. Аның томшыгы ак төстә була. Безнең якларда зур чуар тукран яши. Тукран бөҗәкләр белән туена, ә кыш көннәрендә күркәдәге орлыкларны да ашый. Агачка сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утырып тора. Нык томшыгы белән куыш ясый. Тукранның теле башыннан озынрак була. Ул, шул телен борау сыман итеп, кортларны кайрыдан тартып ала. Көненә 900гә кадәр бөҗәк ашап, тукран урманга зур файда китерә.

Көннәрен юлда үткәреп

Кошкайларыбыз очалар.

Канатлары белән җилпенеп

Яз китерә ич алар.                                        

Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык. рәсеме күрсәтелә

Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 350 гә якын корткычны юк итә. Шуңадыр инде кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар.

Сыерчык оясы күрсәтелә

Ә сез беләсезме, беренче сыерчык оялары кайчан барлыкка килгән?

Беренче булып Голландиядә 16 гасыр башында сыерчык оялары кызыл балчыктан тишекле савыт формасында ясала башлый. Соңрак Россиядә йорт янындагы биек колгаларда агач кайрысыннан ясалган тартмалар барлыкка килгән. Бу ояларны туздыру зур җинаять саналган.

Җылы яклардан сыерчык килде.

Мин куйган яңа ояга керде.

Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.

Шундый сөенде, ошаткач инде...

Оя кырында, чыбыкка басып,

Үзе турында сөйләде ачык....

И туган илне сагындым, диде.

Аннан сайрады үзе чыгарган

"Сагыну” дигән яңа бер көйне.

Без ясаган ояларга кунып сыерчык бик матур итеп сайрый башлый. Нәрсә турында сайрый икән ул ?

Сыерчыклар оста порадистлар, дияргә мөмкин. Алар бик күп кошларның тавышларын истә калдыралар һәм, бик төгәл, үзләренчә башкаралар. Сыерчыкның җыры шул кошларның тавышыннан тора да инде. Менә сыерчык карлыгач булып черелди, аннан карчыга булып кычкыра, тавык булып кытакларга тотына. Кошлар тавышларын аермасаң да, сыерчыкны тыңлау кызык, чөнки ул җырына үзе ишеткән башка авазларны да куша. Шуңа күрә аннан бака бакылдаган, колын кешнәгән, тәгәрмәч шыгырдаган авазларны ишетсәң дә гаҗәп түгел.

Сыерчык сайравы тавышы

Очып ерак җирләрдән

Кайттылар кара каргалар.

Яз хәбәрен беренче булып

Безгә китерделәр алар.

И матур шушы чаклар!

Бик кадерле кунаклар –

Каргалар кайтты диеп,

Гөр килә ерганаклар                                

Рәсеме күрсәтелә

Кара  каргалар зур колонияләр булып яшиләр. Биек агач башларында язын оя ясыйлар, бала чыгаралар. Кара каргалар май коңгызларын, аларның личинкаларын, саранчаларны кырып, кыр тычканнарын бетереп, кешеләргә зур файда китерәләр. Бер кара карга җәенә 8 меңгә якын бөҗәк ашый.

Ераклардан илләр гизеп,

Болын буйлап, кырлар буйлап,

Кайта безгә язны зурлап.

Кыр казлары, кыйгак – кыйгак.

Нинди якты уйлар уйлап

Кычкыралар: "Кайттык урап,  Исәнмесез, кыйгак – кыйгак”.                    

Рәсеме күрсәтелә

Кыр  казларының 7 төре билгеле, ә безнең якларга соры каз очып килә. Казлар бозлар эреп, сулыклар ачылгач 14 апрель тирәләрендә кайталар.

Кыр казлары тавышы

- Торыйк – торыйк дип ,

Кайда оя корыйк дип ? –дип

Туган җирдә торыйк , дип

Аваз салып ерактан,

Сазлыкларга ,кырларга

Очып килә торналар.

Рәсеме күрсәтелә

Торна – 4-7 кг лы зур кош. Безнең якларга алар  апрельның икенче яртысында кайталар. Үзләренә ояны кешеләрдән ераграк урыннарда, су буйларында, сазлыкларда коралар.

-Хуш киләсез , кошкайлар,

Сайрагыз көнен – төнен.

Кайда ошый ?

Сайлагыз,

Җир – сулар бик киң безнең.

Менә тагын язлар җитте. Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелде. Кошларның файдасы гаять зур. Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусыл җимешләрен  чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.

  III. Йомгаклау                                

  - Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Кошларга ни өчен ярдәм кирәк? Җәй көне нигә без җимлекләр куймыйбыз?

Кошлар безгә ни өчен кирәк?                                                                  

   Балалар: алар матур сайрыйлар, кешеләргә файда китерәләр, агачтагы корт-кычларны юк итәләр.

   - Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыгызны- кошларны да яратыгыз!

Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде.Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да , кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.

Исеңдә тот! Кошлар өчен җимлекләр, оялар эл! Кошларны куркытма, үтермә! Кошлар бала чыгарганда, ашатканда шаулама. Кош оясын туздырма, йомыркаларга, кошчыкларга тимә.

   

Кошлар турында табышмаклар

1.Үзе озын,  чыбуы кыска.( торна)

2.Бер кошым бар: тынмый,

Агачка оя кормый;

Өе - җирдә,

Җыры күктә.                                        ( тургай )

3.Агач колга башында йорты,

Әчендә яши җырчы.                            ( сыерчык)

4.Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,

Ит белән сыйлый.                                ( каз )

5.  Кулы юк, балчык ташый,

 Балтасы юк, өй ясый.                            ( карлыгач)

6. кигән киеме чуар,

Корыган агачка кунар

Кызыл бүрек башында

Шакый агач башында. (тукран)

7. Гөрли-гөрли җырлый ул

Кызыл читек кия ул

Күлмәкләре күгелҗем

Татулыкны сөя ул. (күгәрчен)

8. “Ял” һәм “бака” сүзләреннән торган кош исеме. (ябалак)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...