Факил Сафин белән очрашу.
методическая разработка по теме

Язучы Факил Сафин  белән очрашу. Башлангыч сыйныф укучылары белән оештырырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon f.safin_kich.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Факил Сафин белән очрашу.

     Кичә  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты якташыбыз  шагыйрь һәм язучы Факил Сафинның тормыш юлын өйрәнү, иҗатының әһәмиятен ачыклау, укучыларда милли үзаң, Ватанга, гореф-гадәт, йолаларыбызга мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында үткәрелә.

        Җиһазлау:язучының китаплары,аның иҗаты турында язылган материаллар, “Көмеш кыңгырау”газетасы.

        1. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты күренекле язучы һәм шагыйрь Факил Сафин – авылдашыбыз, якташыбыз.  

        2.Факил Сафинның тормыш юлы.

        3.Ф.Сафин –күренекле әдип һәм шагыйрь,мәртәбәле сүз остасы.

        4.Факил Сафин-чын талант иясе.                      

                                            Кичә барышы

1 а.б.

         Исәнмесез, саумысыз,

         Һәрберегез, барчагыз,

         Бездән сезгә кайнар сәлам

         Кабул итеп алыгыз.

2 а.б.

        Сезгә булган сәламебез

        Ташып чыкты йөрәк түреннән

        Тапшырабыз аны, дуслар сезгә

        Шигырь белән матур җыр белән.

1 а.б.  “Бер күрешү- үзе бер гомер” дигән кичәбезне башлыйбыз.

2 а.б.   Бүген безгә кунакка  татар әдәбияты күгендә балкып янучы, туган     шәһәребездә яшәп иҗат итүче Факил абый Сафин килде.

1 а.б.       Хәзер Факил абыйның биографиясе белән танышып китик. 

Язучы Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.

     Факил абый кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче класста укыганда шигырьләр яза башлый. Беренче шигырьләре, мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга. Уку елларында, барлык яшьтәшләре кебек үк, җәйге-көзге чорда колхозда эшли, йөкче, көтүче, комбайнчы ярдәмчесе һәм башка хезмәтләр башкара.

      Урта мәктәбне тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли башлый. Минзәләдә шоферлык һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач, Казанда университет тәмамлый һәм гомерен мәгариф эшенә багышлый.

Гаилә корып җибәргәч, туган авылында мәктәптә әдәбият, тарих нигезләрен укыта. берничә мәктәптә директор булып эшли.

     Факил абый  Сафин 1984 елда Чаллы шәһәренә  килә. КамАЗ заводында эшли. Шәһәрнең 24 нче, 18 нче мәктәпләрендә тарих укыта.

  Бәгенге көндә  Факил  абый   «Көмеш кыңгырау» газетасын җитәкли. Ул балалар , зурлар өчен бик күп хикәяләр ,шигырьләр яза.

2 а.б.  Язучының кем икәнен беләсең килсә, аның әсәрләрен укы, диләр.Әйдәгез ,әсәрләрне күздән кичерик әле.   (Берничә бала шигырь укыйлар)

 1а.б.

Факил  абыйның иҗатына сокланып та, горурланып та карыйбыз, үзебезчә бәя бирәбез. Сез иҗат иткән һәр шигырь аша үзебезгә  илаһи көч, илаһи дәрт, яшәү хозурлыгы, яшәү көче алып, янып-ялкынланып яшибез.                      (Берничә бала шигырь укыйлар)

1 а.б.        Факил абый ,без сезнең иҗат иткән шигырьләрегезне,хикәяләрегезне укыдык та , шул шигырьләргә,хикәяләргә  рәсемнәр ясадык.

2 а.б.         Укучылар сезнең шигырьләрне,хикәяләрне  яратып укыйлар. (Берничә бала шигырь укыйлар)

1 а.б.

         Факил  абый! Сезгә теләгебез:

        Сөйләр сүзләрегез-ялкын булсын,

         Ерак юлларыгыз-якын булсын,

         Биргән киңәшегез-алтын булсын,

        Тормыш коралыгыз-Акыл булсын!

2 а.б.

      Сезнең эшне өлге итеп алып,

      Тормыш юлын матур  үтәрбез.

      Изге уйны, изге гамәлләрне

      Үзебезгә маяк итәрбез!

1 а.б.

      Бу очрашу торсын җим булып,

     Бер алтын бөртек булып!

     Ходай бирсен озак еллар

     Яшәргә бөркет булып!

2 а.б.

      Яшәгез әле, яшә яшьнәп

      Яшәгез әле бик озак.

      Юлыгызга бәхетләр яусын

      Иссеннәр җилләр сезне назлап!

1а.б.

     Мәңге яшь булыгыз әле,

      Килик кабат әңадан.

      Ходай насыйп итсен иде

     Очрашырга тагын яңадан!

2 а.б.

     Еллар имин, тыныч булсын!

     Күңелләр күтәренке.

     Саулык сәламәтлек белән

     Озын-озак яшикче!

1 а.б.       “Бер күрешү- бер гомер” –ди халкыбыз. Безнең дә күбебезнең сезне күргәнебез юк иде. Бу очрашуга килгәнегез өчен без сезгә бик   рәхмәтлебез.

 2 а.б.

Кичәбез ахырына якынлашты.

Сау булыгыз, дуслар. Шат  яшәгез,

Ямьләндереп бөек Ватанны.

Зур уңышлар белән каршылагыз

Туган илдә аткан һәр таңны.

 2а. Б.

      Тау белән тау очрашмый,

     Кеше белән кеше очраша,

     Сау булыгыз. Дуслар. Хушыгыз

     Очрашырбыз әле җыр аша.                            Җыр.”Мәктәбебез гөл бакча”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест для 4класса К.Тинчурин "Очрашу"

Бу тестны 4нче сыйныфта Кәрим Тинчуринның "Очрашу" хикәясен укыганнан соң үздырырга тәкъдим итәм....

“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)

Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү ки...

Тыл ветераны Заһидуллина Зәйтүнә Заһид кызы белән очрашу.

Сугыш чоры балалары... ниләр генә күрмәгәннәр,ниләр генә татымаганнар үз җилкәләрендә....Без аларны хормәт итәбез һәм башыбызны иябез...Авылыбызның  сугыш чоры баласы,тыл ветераны Заһидуллина Зәй...

М. Әхмәтшина белән очрашу кичәсе

Язучы М.Әхмәтшина белән очрашу кичәсенең сценариесе...