М. Әхмәтшина белән очрашу кичәсе
план-конспект занятия (3 класс)

Зарипова Рамиля Фаисовна

Язучы М.Әхмәтшина белән очрашу кичәсенең сценариесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ochrashu_kichse.docx25.97 КБ

Предварительный просмотр:

М.Камилә “Туган телем – татар теле” шиг. укый

Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар!

2021 ел – президентыбыз тарафыннан туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы дип игълан ителде. Чыннан да туган теле һәркемгә кадерле, якын. Үз телен белгән, хөрмәт иткән, яраткан кеше генә, нәкъ шигырьдәгечә, бәхетле була.

Шул уңайдан республикабызда, шәһәребездә бик күп чаралар үткәрелә.

Бездә дә бүген эчтәлекле, мавыктыргыч чара.

Апрель ул – шигърият айлыгы. Чөнки бөек шагыйребез Г.Тукай дөньяга килгән ай бу. Быел татар халык шагыйре Габдулла Тукай тууына 135 ел! Бөек шагыйребез эзеннән атлаучы, аның мирасын дәвам итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез бик күп. Бүген бездә кунакта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, язучы, Рафаил Төхфәтуллин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минзифа Әхмәтшина.

Кичәбезне дә ул язаган “Туган телем – татар теле” шигыре белән башлап җибәрдек. Экраннарга күз салыйк әле.

Минзифа Хәйретдин кызы Әхмәтшина 1955 нче елның 10 июнендә, Чистай районы, Татар Сарсазы авылында күп балалы эшче гаиләсендә туа. Авылның һавасы, чишмә сулары аны рухландырып, илһамландырып иҗатка тарта. Минзифа апа яшьтән үк иҗат белән шөгыльләнә.

Хезмәт юлын Чистай сәгать заводында башлый. Уңышлары өчен «Коммунистик хезмәт алдынгысы» дигән исемгә лаек була. Читтән торып  Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының Әлмәттәге филиалын, аннан Алабуга культура-агарту училещесын  тәмамлый. Авыл хуҗалыгында эшли, яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен ВДНХның Мактау кәгазенә лаек була, Татарстан Югары Советында депутатлыкка сайлана.  

1997 нче елдан авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Шул вакытта район китапхәнәсе каршында оештырылган «Энҗеләр» әдәби түгәрәгенең актив әгъзасы булып, каләм тибрәтүче яшь талантларны барлауда башлап йөри.

Беренче шигырьләре, авыл вакыйгаларын чагылдырган язмалары районның, республикабызның газета-журналларындаларында басыла. Шулай ук, Минзифа Әхмәтшина бик матур җырлар да яза әле. 2000 нче елдан ул Үзешчән Композиторлар Берлеге әгъзасы. 2001 елда беренче «Мәхәббәт дастаны» дигән шигырьләр, ноталары белән җырлар китабы дөнья күрә. Аның җырларын танылган популяр җырчылар башкара.

Язмыш җиле 2003 елда аны Әлмәт төбәгенә алып килә. Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал,  Нур Әхмәдиев, Фоат Садриев, Клара Булатовалары белән танылган  Әлмәт  язучылар оешмасында эшли башлый.

Ә менә безнең кебек балалар өчен Минзифа Әхмәтшина бик матур шигырьләр иҗат итә. Шуларның берничәсен тыңлап үтик.

 В.Азалия “Мин Азалия инде”

Мин үзем – Азалиямен,

Гөлчәчәк диләр мине,

Әтием дә, әнием дә,

И, чәчкәм, диләр мине.

Әбием дә, чәчәгем, дип,

Иркәли, сөя мине.

Беркая юк мондый кыз, дип,

Күкләргә чөя мине. 

Антонов Рөстәм “Салкын кайда?”

Урамда салкын, диләр,

Бик тә өшетә, диләр.

Урамга аның үзен

Күрергә чыкты Дилбәр.

Тун киде, шарф япты,

Күп йөрде урамда.

Көтә-көтә салкынны,

Туңып бетте буранда. 

 “Абыем бар минем”, Ш.Айдар

Минем Тимур абыемны

Юктыр бит күргәнегез?

Спорт мастеры ул безнең,

Аңардан өйрәнегез.

Тимераякларын кия,

Кайтып та керми кышын.

Ул капкачы – хоккей уйный,

Таң кала бөтен кеше.

Җәен футбол, волейболда

Туп куып үтә киче.

Аннан тренажерный залда –

Каян җитәдер көче?

Сигезенче сыйныфны ул

Гел бишлегә бетерә.

Әниемә дә булыша –

Чишмәдән су китерә.

Маллар карый, йортны җыя,

Абыемның күп эше.

Сорамагыз, армый ул,

Чөнки ул егет кеше!

Аида “Бик уйлап тормам әле”

Сеңелем Азалияне

Алдылар микән кайдан?

Гади кыз түгелдер ул,

Йә, алганнардыр айдан.

Гел күтәреп йөриләр,

Әле еламаса да.

Имезлек каптыралар,

Үзе сорамаса да.

Җил дә исмәсен аңа,

Җен дә тимәсен аңа.

Миннән калган ярамый,

Өр –яңа күлмәк аңа.

Ашатам, ди дә әни

Бүлмәгә кереп китә,

Аның янына ятып…

Үзе дә йоклап китә.

Мин барлыкны бөтенләй

Белмиләр, күрмиләр дә.

Бик озак уйлап тормам –

Китәрмен әбиләргә.

 Илшат  “Иснәп кара, ди Газиз”

“Киреешки” сатып ала

Газиз көн дә кибеттән.

Ул зыянлы, дим мин аңа,

Тыңламый – киребеткән.

Кыштыр-кыштыр киреешка,

Ашый Газиз һәр көнне.

Кызыктырып кына ашый,

Сыйламый ул беркемне.

-Тәмлеме? – диеп сорасаң,

– Мә, иснәп кара! – ди ул.

Иснәп аның тәмлелеген

Белеп буламыни ул?

Әни әйтә: “Дустың белән

Уртак булсын бар нәрсәң!”

Бу алмамны урталайга

Бүләм, Газизне күрсәм!

 

Зилия “Безнең песи”

Аягында кара читек

Һәм кап-кара мыегы.

Үзе урау, үзе озын –

Елан кебек койрыгы.

Әнкәй ит турый башласа,

Елтырый ике күзе.

Мияу-мияу, дип ит сорый,

Бигрәк хәйләкәр үзе.

Түзә алмый куш аягын

Өстәлгә сузып куя.

Каян белә икән шулай –

Ит тураганны тоя.

Кем, дисезме? Бу бит безнең

Песи – Мыраубикәбез.

Барыбызга – назлыбикә,

Барыбызга иркәбез.

Тормыш юлыгызның дәвамын, Минзифа апа, Сезнең үзегездән ишетәсе килә.

М.Азалия “Яшәгән ди кәбестә”

И.Ислам “Коры калды бер телем”

Илһам “Ала карга да карак”

М.Әминә “Әбиемә”

Чулпан “Бала бала ди әни”

Ф.Әминә “Эләкте үзебезгә”

Минзифа Әхмәтшина әкиятләрне үзгәртеп, шигырь формасында иҗат итә. Әкиятне танырсыз микән?

“Без театр уйныйбыз” 

Бүген театр уйныйбыз

Шатланышып туймыйбыз.

Зур сәхнәдә дуслар өчен

Биибез дә җырлыйбыз.

Театрга, диеп килгән,

Песи, тычкан, Акбай да.

Кызлары да бик булыша,

Әби белән бабайга.

Татар телендә театр

Уйныйбыз без бүгеннән.

– Сез кайдан?- дип сорасагыз:

Без театр иленнән.

 

Бабай һәм шалкан әкияте буенча

Бабай: Наил) - Әй , карчыгым , беләсеңме,

Бакчада шалкан үскән.

Менә шундый зур булган ул,

Тарта алырбыз микән?

Әйдә, карчык, булыш әле!

 

Әби: (Гүзәл) - Кызым, кызым, кызкаем ла,

Бардыр инде күп эшең.

Тик шулай да бабаеңа,

Шалкан тартышыр идең.

Әйдә, кызым, булыш әле!

 

Кыз: (Иделия) -Акбай, җитәр, күп уйнадың,

Эшләргә вакыт күптән.

Шундый олы шалканны,

Кем тартып алыр икән?

Әйдә, Акбай, булыш әле!

 

Акбай: (Ислам) – Песи дус, мыраулап кына

Кояшта ятма әле.

Шалкан бик зур булып үскән,

Әйдә тартышыйк әле?

Әйдә, песи, булышыйк!

 

Песи: (Илнара) – Бар минем бер якын дустым,

Ул нишләп ята микән?

Шалканны тычкан белән дә,

Бергәләп тартсак икән?

Әйдә, тычкан, тартыш әле!

 

Тычкан: (Илназ) – Бер, ике, өч дибез,

Бердәмлектә көч, дибез!

Урра! Менә тартып та чыгардык!

 

Шагыйрәгә нинди  сорауларыгыз бар?

Минзифа Әхмәтшина көнне-төнгә ялгап эшли... Аның китаплары

Актив хезмәте өчен Минзифа Әхмәтшина  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе,  Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм  туризм  Министрлыгының, Россия Татнефтегазстрой профсоюзларының, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең, “Рухият” рухи яңарыш фондының, Татарстан Язучылар берлегенең, Чистай һәм Әлмәт муниципаль районнарының  Мактау грамоталары   аның хезмәтен бәяләп тора.

Бүгенге көндә Минзифа Әхмәтшина Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә администратор булып эшли, оешма каршында эшләп килүче  С.Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе җитәкчесе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест для 4класса К.Тинчурин "Очрашу"

Бу тестны 4нче сыйныфта Кәрим Тинчуринның "Очрашу" хикәясен укыганнан соң үздырырга тәкъдим итәм....

Факил Сафин белән очрашу.

Язучы Факил Сафин  белән очрашу. Башлангыч сыйныф укучылары белән оештырырга мөмкин....

Тема : Г.Мөхәммәтшин “Әйдәгез,танышабыз: мин гап-гади Инсаф.” уку дәресе

Максат:1.Г.Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыру .              2.Хикәяне аңлап,дөрес сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру....

“ Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” (ЮХИДИ начальнигы милиция майоры Фирдүс Фахретдинов белән очрашу)

Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми. Алар кемнең дә булса теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә.Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен түбән класслардан үк өйрәтү ки...

Тыл ветераны Заһидуллина Зәйтүнә Заһид кызы белән очрашу.

Сугыш чоры балалары... ниләр генә күрмәгәннәр,ниләр генә татымаганнар үз җилкәләрендә....Без аларны хормәт итәбез һәм башыбызны иябез...Авылыбызның  сугыш чоры баласы,тыл ветераны Заһидуллина Зәй...