Әлифба бәйрәме
методическая разработка (1 класс) на тему

Гильфанова Ильмира Альбертовна

Разработка праздника для первых классов на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba_byrme-_zere.doc77 КБ

Предварительный просмотр:

                                                            ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ

Гыйльфанова Ильмира  Альберт кызы

Сарман  гимназиясе

Убырлы карчык белән Шүрәле керә.

Убырлы карчык:  Бүген Сарман гимназиясендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып.

Ә, алар, матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән?

 Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара!

 Шүрәле: Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар.

 Убырлы карчык: Әйе шул, әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр)

 Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр , укытучылар, килгән кунаклар! Без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе – ул  Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән  мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Бүгенге көндә балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме барыбыз  өчен дә зур тантана.

 Бәйрәмебез котлы булсын!

        

  1. Пусть звезды зажигаются

Даря нам чудо краски.

Пусть  праздник продолжается

Как  в самой доброй  сказке

Пусть этот миг запомнится

Сиянием юных глаз

Пусть все мечты исполнятся

У каждого из вас!

 ҖЫР: “Учат в школе”

2. Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

     Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

     Бу матур бәйрәмгә кушыл, дус, әйдәле,

     Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.

 3. Алтын яуган көзге көндә

     Тыйнак үттек класска.

      Әлифбаны кулга алдык

      Әй, сөендек шул чакта.

 2.Әтием дә, әнием дә

    Бу көнне бик көттеләр.

    Балалардай дулкынланып

    Мине озата килделәр.

3. Бүген бездә зур бәйрәм,

    Һәммәбез дә шат безнең.

    Соңгы битен укыдык

    Кичә Әлифбабызның!

 4. Без бит хәзер һәммәбез дә

     Укый-яза беләбез.

     Моның өчен Әлифбага

     Бик зур рәхмәт, диябез!

 5. Әлифбам өйрәтте

     Хәрефләр танырга,

    Тукталып тормыйча,

     Гел алга барырга.

 6. Хәрефләр диңгезе

     Чайкалды каршымда.

     Хәрефләр бер төсле

     Тоелды барысы да.

 7. Аларны танырга

     Әлифбам булышты.

     Шәп укый алырлар,

     Диеп ул тырышты.

 8. Һәр көн бер авазның

     Исемен белдек без.

     Сузыкка, тартыкка

     Аларны бүлдек без.

 9. Сузыкны җырладык

     Туган тел көенә.

     Ә тартык сузылмый,

    Җырламый һич кенә.

 Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.

 Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!

 Әлифба:           Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Исемдә һәрберебезнең

Күңелле йөзләрегез.

Яхшы дигәч, укытучыгыз,

Елмайды күзләрегез.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

 Балалар: Исәнме, Әлифба!

Әлифба: Исәнмесез, минем кадерле нәни дусларым. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар):

 Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

 Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

 10. Ә Әтәчем иртән тора,

       Һава ярып кычкыра.

       Ашыгырга куша ул

       Мәктәп – белем иленә.

 11. Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,

        Капкан идем лимонны .

       Сары булгач , бик тәмле дип

       Белгән идем мин аны .

 

12. И И хәрефе ипидә бар,

        Бар ул ил һәм иректә.

        И хәрефе икелегә

        Укымаска өйрәтә.

 13. Ф Ябалакның зур күзләре

       Ялтырый караңгыда.

       Ф хәрефенә бик охшаган

       Туп – туры караганда.

 14. Б Бәр барабан , уйна быргы,

       Бар кешеләр ишетсен.

       Б дан башка бәйрәм югын

       Барчасы күреп китсен.

 15. А А хәрефе – алмада,

       А хәрефе – агачта.

       А хәрефен яратабыз,

       Өйрәнәбез иң башта.

 БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

“Карандашлар” биюе.

Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап үтерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.

 Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына , безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы?

 Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!

 1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?

 Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!

 Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!

 Балалар: Алфавит.

 2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?

 Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

 Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?

 Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

3 сорау: Татар алфавитында ничә хәреф бар?

Шүрәле: И,  булмый бу болай.Убырлы, кая син, миңа ярдәм ит әле! (икесе бергә уйлыйлар). Юк, монысын да белмибез.

Укытучы: Балалар, татар алфавитында ничә хәреф бар?

Укучы: Татар алфавитында 39 хәреф бар.

Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез.  Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!

 Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт әчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле, шуларны карап кына утырыйк әле.

 Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.

 Укытучы:  Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.

 Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.

 1.Хәрефләр төрле-төрле

    Хәрефләр тере-тере...

    Үзләре сәйлән-сәйлән,

    Бииләр әйлән-бәйлән

    Тезелгән әнә бергә,

    Сүзләргә әйләнергә.

    Рәхим ит, дустым, әйдә,

    Хәрефләр бәйрәменә.

 2. Хәрефләр серле-серле,

     Хәрефләр тылсым-тылсым,

     Тылсымлы бу хәрефләр

     Һәрвакыт юлдаш булсын.

 3. Хәзер инде без, дуслар,

     Тылсымчылар үзебез.

      Рәхәтләнеп укыйбыз

      Китапның һәрбер сүзен.

4.Тышта  матур яз җиткәндә

    Без җыелдык бәйрәмгә

    Безнең шатлык эчкә сыймый

    Сезгә ничек сөйләргә?

5. 39 хәреф белән

    Таныштык без дәрестә.

    Олы ярдәмче булдың син,

    Рәхмәт инде, Әлифба!

 6. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

    Аңлаешлы укырга,

    Табышмаклар чишәргә

    Өйрәттең син, Әлифба.

 7. Кызларны ул зур ярдәмче,

     Булышчы булсын диде.

     Эшләгән һәрбер эшләре

    Елмаеп торсын диде.

 8. Ә малайларга Әлифба

     Өйрәтте җитез булырга

    Батыр, кыю кешеләрдән

    Үрнәк алып торырга

 9. Өйрәтте Әлифба безне

    Табигатьне сөяргә.

     Кечкенә дусларыбызга

    Бул син , дустым , дияргә.

 10. Курыкмаска салкыннан

      Яңгыр, яшен, карыннан.

      Дус булсагыз , яратсагыз,

      Файда тияр барыннан.

 11. Өйрәтте чиста булырга

       Пөхтәлекне сакларга.

       Усал , ямьсезләрдән безгә

       Кечеләрне якларга .

 12. Өйрәттең син безне

       Ватанны сөяргә,

       Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

       Мең рәхмәт дияргә.

 Әлифба: Нәни дусларым,

                   Рәхмәт сезгә дә.

                   Әлифбаны нык

                   Үзләштергәнгә.

                   Белем сараен

                   Керергә ачып

                   Сезнең кулларда

                   Хәзер бар ачкыч.

                   Нәни дусларым,

                   Шуны белегез:

                   Фәкать әлифба

                   Белемгә нигез.

 13.  Әлифба,әлифба,

       Китәсең бит инде.

       Җыр итеп җырлыйбыз

       Иң соңгы битеңне.

ҖЫР: “Әлифба”

 Әлифба:  Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Әдәби уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәгез.

 Укучылар: Рәхмәт сиңа,Әлифба,

                        Хуш, сау бул, Әлифба!

“Чебиләрем” биюе.

 Әдәби уку: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – .”Әдәби уку” китабы булам.

 Укучылар: Исәнме, Уку китабы!

 Туган тел:

 Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз. (Дәреслекләр өләшә)

 2.Исәнме, китап!

    Төшеп басмадан,

    Син әле бер дә

    Битең ачмаган.

    Тышлыгың матур,

    Ала күз явын.

    Каян тапканнар

    Шундый буявын?

 Әдәби уку: Дусларым, якыннарым –

                      Сүзләр, хәрефләр

                      Китердем мин сезгә бик күп

                      Бүләк дәресләр.

                      Бүгеннән без фән иленә  

                      Бергә барабыз.

                     Ләкин башта ни беләсез,

                      Әйтеп карагыз!

  2. Туган телдә аңлашабыз,

     Әкиятләр сөйлибез.

     Бигрәк матур, бигрәк назлы

     Безнең татар телебез.

 3. Бөек Тукай шигырьләрен

    Язган татар телендә.

    Тукай шигырьләрен укып

    Шатланабыз без көн дә.

 4. Су анасы,Шүрәлене

    Яратып та өлгердек,

    Шүрәлеле урманнарның

    Матурлыкларын күрдек.

 5. Урманнарда озатып йөрдек,

     Сарык белән кәҗәне

     Йөрәкләрне сихерләде

     Тукай әкиятләре.

6. Татар теле - анам теле,

    Изге туган тел.

    Бишек җыры белән көйләп

    Назлый торган тел.

Укытучы: Туган тел, балалар синең турында җыр да өйрәнеп куйдылар, тыңлап кара әле.

 Җыр: “Туган тел”

 Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

1. Сезгә зур рәхмәтебезне

    Җиткерәбез Һәммәбез

    Олы ярдәмегез өчен

    Башыбызны иябез.

 2. Әткәй - әнкәй , газизләребез

     Гомер биргәнсез безгә

     Изге итеп үстердегез

     Мең рәхмәтлебез сезгә .

 Бергә: Сезнең алда

             Вәгъдә бирәбез

             Ялкауланмаска,

             Тырыш булырга,

              “5” кә укырга.

Укытучы:  . Хөрмәтле әти-әниләр!

Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

 Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.

 

Җыр: “Үз җырыбыз”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....