Авторская разработка для школьных театров здоровья
методическая разработка (4 класс) по теме

Данный сценарий поможет учащимся  организовать работу по пропаганде здорового образа жизни и повышать интерес к физической культуре и спорту в своей школе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eger_dustyn_2.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чүпрәле районы Иске Чүпрәле 1 –нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе

Әгәр дустың спорт булса...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен сәхнә әсәре

                                                                Идея һәм сценарий авторы,сәхнәгә куючы Якупова Җәүһәрия Җәүдәт кызы

                                                   Консультан-педагог: гимнастлар төркеме

                                                   чыгышын физик тәрбия укытучысы

                                                    Сәлимжанов Рәзил Альфред улы әзерләде

Катнашалар:

Айдар- 4 сыйныф укучысы

Бабай

Әби

Яман гадәт, соңыннан күркәм гадәт

Мәктәп директоры

Спорт мәктәбенең тренеры

Сәнгать йорты җитәкчесе

Гимнастлар төркеме

Спорт биюе буенча парлар

Дзюдочылар

Футболистлар

Көрәшчеләр

Шахматистлар

Боксерлар

Хоккейчы

  1.  Күренеш

Авыл өенең заманча җиһазланган бүлмәсе. Айдар букчасын аркасына салып , чыраен сытып, ачуланып бүлмәгә керә. Букчасын кәнәфигә бәреп, үпкәләп  өстәл артына утыра, уйлана.   Залга эндәшеп, сөйләргә тотына. 

Айдар : Менә бөтенесе дә миннән көлә : кызлары да , малайлары да. Әйе, физкультура дәресендә мин иң соңгы чабып килдем. Дөрес, турникта мин капчык кебек эленеп торам. Нишлим соң инде?! ( Букчасын алып эчендәге әйберләрне  бушата башлый. Буш   пакетларны селки).  Менә чипсыларны ашап бетердем, кириешкалар, кукуруз палочкаларын. Ашыйсым килми! Ял итәм! ( Кәнәфигә песи кебек җылышып  утыра, өстен плед белән каплый да йоклап китә).

  1. күренеш

Шулвакыт  кәнәфи артыннан җитез, өлгер  тиз сөйләмчәк зат чыга. Бу Айдарның Яман гадәте.

Яман гадәт : (гарьләнеп) Булды! Җитте сиңа, тор! Мәлҗерәгән бәрәңге булма! Мин үзем  яман гадәт булып та синең яман гадәтләреңнән туйдым. Дөрес итеп туклана да белми. Менә бу дөрес туклану түгел.  Әйдә, селкен: хәрәкәттә бәрәкәт дип юкка гына әйтмиләр. Ишетми дә, колагын да селкетми. ( Ул Айдарга бертуктаусыз бәйләнә , арыгач кәнәфигә сөялеп утыра да берәр чара уйлый.  Аяк төбен кытыкларга тотына..Айдар сискәнеп сикереп тора. Тирә-ягына карый – кем дә юк)

Айдар: ПОМЕРЕЩИЛОСЬ!. ( Яңадан кәнәфигә ава)

Яман гадәт:   НЕ ПОМЕРЕЩИЛОСЬ! Тор, ялкау булма! Бераз инде  хурлана бел. Син бит  физкультура дәресендә гел беренчелекне ала торган малай.  Минем дә күркәм гадәт буласым килә! (Тынычлык бирми, Айдарны Һаман терткәли дә , тарткалый.)

Айдар: (Сикереп тора) Менә  төш күрдем. Имеш  физкультура дәресендә мин  гел беренчелекне алам.

 Яман гадәт:  Аның өчен бит тырышырга кирәк, сәбәбен кылырга!

Айдар: 30 метрлы дистанциягә чапканда иң соңгы килдем. Менә хәзер тренировка ясыйм. Башта дистанцияне билгелик. (1,2,3,4 дип санарга тотына.Шул вакыт  ишектән әбисе белән бабасы килеп керә).

  1.  күренеш.

(Әби белән бабасы аптырап карап торалар. Күчтәнәчләр тутырган сумкаларын идәнгә куялалар).

Икәү берьюлы :

-Улым, бәбкәм, нишләвең бу? Ни кыланыш?

(Айдар аларны күреп, исе китеп утыра.)

Айдар:   Әбием, бабам! (Әбисе белән бабасы килеп култык астыннан тотып аякка бастыралар).

Бабай: Бар әле, безнең күчтәнәчләрне аш  бүлмәсенә кертеп куй. Аннан соң сөйләшербез.

Әбисе: И-И-и, баланы интектермик лә. Мин үзем! Менә шулай!

( Җитез генә , җиңел генә ике сумканы да эләктереп  тиз үтеп китә).

Яман гадәт : ( Исе китеп)   Менә сиңа мә-ә-ә! Мин дә болай булдыра алмас идем.

Бабай: Я, сөйлә инде хәлләреңне. Нишли идең соң син?

Айдар:  Менә бөтенесе дә миннән көлә : кызлары да , малайлары да. Әйе, физкультура дәресендә мин иң соңгы чабып килдем. Дөрес, турникта мин капчык кебек эленеп торам. Мин ул дәресләргә бүтән бармам дип уйладым. Нишлим соң инде?

 

Яман гадәт :  Бу нинди яңалык? Син уйлыйсыңмы , нәрсә сөйләгәнеңне? (Бабайга эндәшеп) Бабай, ничек инде физкультура дәресенә йөрмәскә? Ә-ә-ә?

( Яман гадәт сөйләгәндә аны беркем дә күрми дә, ишетми дә. Ул үз ролен мөстәкыйль алып бара.)

Айдар : Аннан соң инде  шундый нәтиҗәгә килдем : үз өстемдә эшләргә кирәк. ( Яман гадәт я берсе, я икенчесе янына килеп мыгырданып йөри.)

 -Менә  йөгерер өчен 30 метрлы дистанция әзерли идем.

Әби:  И, улым, кем инде өйдә 30 метрлы  дистанциягә чаба? Аның өчен махсус урыннар бардыр, ич!

 Яман гадәт: Дөрес, әби, дөрес! Андый урыннар күп бездә. Айдарның гадәтләрен бетерик әле, ягъни, мине. Тик минем бөтенләй бетәсем килми: яман гадәттән күркәм гадәткә әйләнәсем килә.

Бабай: Ярый, хуш. Уйларбыз без аны нишләргә икәнлеген. Ә хәзер бар, дәресләреңне эшлә.

Әби: Ә мин тәмле генә тавык шулпасы пешерим. Кабак бәлеше куйыйм. Тиздән әти-әниең дә эштән кайтыр. ( Әби кухняга китә. Айдар дәресен эшләргә керешә.

Бабай: Менә кара инде !

Казаныбызда ничә спорт объектлары төзелеп бетте, бөтен Республикабыз белән Универсиадага әзерләнәбез. “Рубин” инде ике ел рәттән Россия чемпионы! “Ак барс” командасын бөтен дөнья таныды, ә минем оныгым өйдә 30 метрлы дистанция чабарга әзерләнә. Физкультурадан күңеле кайткан! Бу хәлне төзәтергә кирәк. (Уйлана). Э-э-хе.

 Бабай телефон алып  утыра.Справочникны ала,  эзли, номер җыя.)

Бабай: Алло, исәнмесез! Бу мәктәпме? Миңа спорт секцияләре турында мәгүлүмат бирсәгез иде.....Тыңлыйм сезне..... Иртәгә оныгым белән килсәм сез ризамы? ....Хушыгыз.

(Справочникны ала,  эзли, номер җыя.)

Алло, исәнмесез! Бу спорт мәктәбеме?.... Миңа спорт секцияләре турында мәгълүмат бирсәгез иде......Тыңлыйм сезне. .......Иртәгә оныгым белән килсәм сез ризамы? .....Хушыгыз.

(Справочникны ала,  эзли, номер җыя.)

Алло, бу сәнгать мәктәбеме? Хуш. Сездә спортның берәр төре белән шөгыльләнеп буламы? .....Ә-ә-ә, шулаймы.... Оныгым белән сезгә танышу  нияте белән киләсе иде.... Ярый. Менә шәп. Нинди генә мөмкинчелек юк икән. Теләгән балага район үзәгендә типтереп спорт дөньясына чумып була икән. Менә шулай, менә шулай! ( Төрле-төрле спорт элементлары ясый, сикерә. Яман гадәт гел бабай янында, аның сөйләшүен тыңлап сөенә, бабай белән зарядка да ясап ала).

Яман гадәт:     Менә шулай, менә шулай .

                           Хәзер тормыш үзәгерә,

                           Менә шулай, менә шулай.

                           Спорт безнең өйгә килә.

                           Физкультура дустың булса,

                           Яман гадәт тиз кача.

                           Матурлыкка, күркәмлеккә,

                           Спорт безгә юллар ача.

Әби:   Кара инде, ничек бабаң азына.

  1. күренеш

(Тавышка Айдар керә).

 Бабай: Улым, минем сиңа иртәгесе көнгә сюрпризларым бар. ( Әби тәрәзәдән карый).

 Әби:   Әйдәгез, әйдә. Әнә әти-әнисе дә эштән кайта, каршы алыйк үзләрен,         Безне табын көтә.

 Бабай: Шунда түгәрәк өстәл артында бөтен планнарны карап чыгарбыз.

  1. күренеш  

Балалар “ ИКЕНЧЕ   КӨН “ дигән плакат тотып чыгалар.

(Бабай белән Айдар  мәктәп директоры бүлмәсенә керәләр.)

Мәктәп директоры :      Исәнмесез, Салимҗан бабай, әйдәгез үтегез. Сезне кызыксындырган мәсьәләгә килгәндә ул проблема төрле яклап хәл ителә. Сезнең игътибарыгызга мәктәпнең спорт секцияләре эшләү расписаниесен тәкъдим  итәм. Спорт залында менә шундый тәртиптә балалар шөгылъләнәләр.( Плакатка язылган расписание белән  таныштыра. Берьюлы тематика буенча слайдлар күрсәтелә).

Айдар, кызыксындыру уяткан секциягә рәхим ит. Хәзергесе вакытта гимнастлар төркеме чыгышка әзерләнәләр. Рәхим итеп карагыз.

( Гимнастлар чыгышы. Яман гадәт алардан калышмый, хәрәкәтләрне кабатлый)

Бабай белән Айдар:       Ай-Һай ! Бик шәп булды бу!

  1. Күренеш

Айдар : Бабай, без кая барабыз?

Бабай:  Тагын бер  “точка” калды- сәнгать мәктәбе. Сиңа анда да ошар дип уйлыйм.

(“СПОРТИВНЫЕ  ТАНЦЫ “ дигән язма эленеп тора.) Менә килеп җиттек.

Җитәкче:    Здравствуйте, Салимжан  абый. Здравствуй, Айдар. Я, Алевтина Владимировна, тренирую пары по спортивным танцам. Менә карагыз, балалар ничек оста итеп бии.

(Парлар чыгып бииләр).  

  1. күренеш

 ( Өч герой да спорт мәктәбенә килеп керә. Аларны тренер каршы ала.)

Тренер: Әссәләмүгаләйкүм, Сәлимҗан ага!

 Бабай : Вәгәләйкүм әссәләм, Алмаз дус! Я., күрсәт инде хозяйствоңны.

Тренер:  Менә монда – дзюдоистлар көч сынаша, милли көрәш тә зур игътибарга лаек, күрше бүлмәдә  шахмат ярышы бара. Әнә футболистларның тузан туздырулары тәрәзәдән  күренеп тора. ( Аталган спортсменнар шөгыльләрен күрсәтәләр) Шулай ук бездә хоккей командасы бик көчле. Рәхим итеп кирәк секцияне сайлагыз. Айдар, синең ихтыярың : җаның ни теләгәнен сайла.

Дзюдоистлар : Спорт безне чыныктыра!  Спорт  безне чынлап тәрбияли!

Яман гадәт : Менә, бу егетләр, ичмасам! Шәп! (Алар кебек хәрәкәт ясый).

(Сәхнәнең алгы планына бабай  Айдарны җилкәсеннән кочаклап елмаеп сөйли)

Бабай:   Тик яткан таш астыннан су да акмас бит, улым. Балалар,

(залга эндәшә) Айдар белән булган хәл сезгә дә гыйбрәтле. Шул кадәр түгәрәкләр, секцияләр эшләп тә тик ятсагыз - үзегезне генә әрәм итәсез. Ашыгыгыз мәйданга, футбол  һәм хоккей кырына , спорт заллары сезне көтә.  

Яман гадәт:    Ниһаять, мин дә күркәм гадәт! Дуслар, бәлкем нәкъ сезнең арагызда Сочи Олимпиадасының чемпионы утырадыр, я Казаныбызда үтәчәк Универсиада чемпионы.

Финал :

Бабай сөйләгәндә бөтен катнашучылар сәхнәгә җыела. Татарстан флагы астында “Универсиада” дип язылган плакат тоталар. Җыр башкарыла:

Татарстан матур җирдә

Универсиада буласы.

Яшә, минем Республикам!

Яшә, Казан каласы!

БЕЗДӘ   УНИВЕРСИАДА   БУЛАСЫ !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авторская разработка для школьных театров здоровья "Вместе беда не беда!"

Сценарий предназначен для творческого коллектива младших школьников...

Сценарий для школьного театра здоровья. "Олимпийский наш привет"

Сценарий содержит информцию из истории зимних олимпийских игр, историю побед российских спортсменов на зимних олимпиадах....

Авторская программа курса"Уроки театра"

В настоящее время все чаще поднимается вопрос о том, что необходимо использовать все имеющиеся педагогические ресурсы для эффективного развития ребенка. Театрализованная деятельность позволяет решать ...

Образовательная программа."Здоровье". Авторская разработка.

Образовательная программа «Здоровье» составлена  заместителем директора по здоровью.Одна из основных потребностей современного общества заключается в новой организации образовательного про...

Школьный театр «Возрождение» - коллектив спутник Народного драматического театра «Эксперимент»

Материал о школьном театре "Возрождение", который существует 18 лет на базе МБОУ "Гимназия№1" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан...

Театрализованные игры как средство социальной адаптации обучающихся с ограниченными возможностями здоровья в начальной школе в рамках школьного театра «Лучик».

Воспитательная практика была проведена мной на базе МБОУ "Школа для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья" г. Мичуринска Тамбовской области. Цель воспитательной практики:га...

Авторская разработка участника конкурса профессионального мастерства «Арсенал идей» среди педагогов муниципальных образовательных организаций, подведомственных департаменту образования администрации города Нижневартовска в номинации «Авторская разработка

Занятие посвящено решению важной проблемы: воспитание у детей доброты, умения дарить радость окружающим людям, формирование нравственных знаний, развитие чувства товарищества, взаимопомощи; воспитание...