Тема: Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
классный час (4 класс) по теме

ЗАКИРОВА ГУЛЬНАЗ ИДВАРТОВНА

 

 

Максат: Укучыларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен һәм логик фикерләү сәләтен камилләштерү; үз сәләмәтлегеңә җавплы караш тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_tnd-slamt_akyl.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                         

Тема:   Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.

Максат: Укучыларны сәламәт яшәү кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен һәм логик фикерләү сәләтен камилләштерү; үз сәләмәтлегеңә җавплы караш тәрбияләү.

                                   Тәрбия сәгате барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Балалар, кәефегез ничек?

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Яңа материал буенча эш.

  1. Дөньяда иң, кирәк, иң кирәктән ни кирәк? ( саулык, сәламәт-

лек, тазалык, исәнлек.)

  1. Ни өчен саулык иң кирәге дип уйлыйсыз
  2. 2009 ел- спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип кабул ителде. Саулык иң зур байлык. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм.
  3. Сәламәт нинди була икән соң? Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Җавабы дөрес булса кул чабабыз.
  4. сәләмәт кеше
  5. көчле
  6. ак чырайлы
  7. чибәр, ялкау
  8. адымнары тиз
  9. шат күңелле
  10. әкрен кыймылдый
  11. хәрәкәтчән
  12. төз гәүдәле, алсу йөзле
  13. кәкрәеп йөри.

  1. Уятмый аны берәү дә килеп,

Ятмас иренеп, ул үзе торыр.

Зарядка ясар, урынын җыяр,

Бит-кулын юар, вакытында ашар,

Портфелен барлап, киенә башлар.

Кыңгырау булганчы мәктәпкә килер,

Мондый балалар дәресен дә белер.

   

  1. Баланың яшәү рәвеше сезгә ошадымы? Кем бүген зарядка

ясады?

Без дә сезнең белән организмны яздырып алу эстафетасын үткәреп алабыз.

    3.   Укытучы табышмакларның җавабын әйтә, балалар шуларны

           тасвирлап күрсәтә.

   

  1. Җәен соры, кышын ак- аңа шулай яхшырак ( куян )
  2. Җәен урманга патша, кышын кардан да аста ( аю )
  3. Атлап түгел, йөгреп түгел, йөри сикереп кенә. Суда да ул водолоздай су аслап кына йөзә ( бака )
  4. Кешенең дусты, йөртның сакчысы ( эт )

Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын, уята барысын ( әтәч )         

  1. Башваткыч чишү. Тактада башваткычтагы сүзләрнең  

         рәсемнәре беркетелә Балалар нинди сүз килеп чыкты? ( тәмлетамак )

  1. Тәмле тамак сүзен ничек аңлыйсыз?
  2. Баллы ризыкларны чамадан күп ашау кирәкме?
  3. Юк
  4. Ни өчен
  5. Чөнки ул тешләрне сызлата, кешене тазарта.
  6. Ә ничек тукланырга кирәк соң?

4.    “Дөрес сайлап ал” уены ( таблица тәкъдим ителә ). Ризыкны төрләндерү

  1. Яшелчә һәм җиләк-җимешне җитәрлек куллану.
  2. Үз вакытында ашау.
  3. Ашыкмыйча ашау.

Рәсемнәр тәкъдим ителә, шулар арасыннан кирәклеләрен сайлап алып аңлату.

Нәтиҗә: Дөрес туклану-сәламәт яшәү рәвеше нигезләреннән берсе. Димәк, ризыкны төрләндереп чама белән, үз, вакытында ашыкмыйча һәм күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

    5.  Ә хәзер балалар сәламәтлекнең дусты хезмәт белән  

танышыйк.

  1. Хезмәт тә уйлап кына,

Сүз әйтте тыйнак кына:

Эштән генә торсам да,

Көч-куәт өстим сиңа,

Саулык башы хезмәттә.

   

    -     Физик хезмәтнең кешегә файдасын санап күрсәтегез. ( тәнгә көч- куәт өсти, мускулларны ныгыта, көчсез-көчлегә әйләнә ала. )

                                 ( физкультминутка )

  1. Без иде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Без идән дә юабыз

Һәм керләр дә уабыз

         

    6. Инде укучылар сәламәтлекнең дусты - чисталык белән

        танышыйк

  1. Табышмакларның җавапларын табу.
  2. Уен “Минем тәнем”.

   Башым минем- башкаем (сыйпыйбыз)

   маңгаем- (иптәше белән кара каршы куеп)

   Күзләрем- шаяннарым (як-якка карана)

   Керфекләрем- сеңелләрем (селкетеп алу)

   Борыным- бердәнберем (бармак очы белән тиеп)

   Бит алмаларым-йомшаккайларым (сыпыра)

   Колакларым-тыңлаусызларым (тарткалый)

   Иреннәрем күгәрченнәрем (үбеп куя)

   Тешләрем-сездән башка нишләрмен (шакылдата)

   Муенкаем-озынкаем (сузып борыла)

   Җилкәләрем-чикерткәләрем (сикертеп ала)

   Кулларым ярдәмчеләрем (исәнләшеп кочаклаша)

   Бармакларым-уйнакларым (кысып ала)

   Күкрәккәем-үрдәккәем (киерелеп йөреп китә)

   Корсаккаем-карбызкаем (сыйпап ала)

   Аркаларым-төзкәйләрем (турая)

   Аякларым-йөгерекләрем (йөгереп йөри)

7. Сәламәтлек дусты – Спорт

- Сез нинди спорт төрләрен беләсез?

- Спорт белән шөгылләнү кайсы яктан файдалы?

- Балаларның “Спорт” темасына ясаган рәсемнәр күргәзмәсен карау

- Уен “Үз урыныңны тап”.

  1. Йомгаклау.
  1. Балалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан  да дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

- “Елмаю” җырын җырлау

Елмаю

1.Елмадан көннәр яхшыра,

   Елмаюдан салават күпере чыга.

   Елмай син һәркемгә яктырак

   Елмаерлар сиңа таба караучы да.

         Шул вакытта болытлар

         Кинәт бии башларлар.

         Һәм чикерткә скрипкасын

         Тартып утырыр.

         Зәңгәр чишмәләр алар-

         Елганы тудыралар.

         Ә елмаю -дуслыкны гына тудырыр.

2.Елмаюдан кояшлар чыгар,

   Елмаюдан салкын яңгырлар да туктый.

   Караңгы урманда яктыра,

   Кулларын чабып яшеллек белән уйный.

3.Елмаюдан җылырак булыр

   Әкәм-төкәмгә һәм зур үскән филгә дә.

   Җылылык белән дөнья тулыр

   Елмаюдан якты булыр бар җирдә дә.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок чтения "Яков Аким «Мой конь»

урок разработан по программе "Школа 2100"...

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

КОНСПЕКТ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ ВО 2 КЛАССЕ. Тема. Стихотворения о первом снеге. И.А. Бунин, К.Д.Бальмонт, Я.Л.Аким. (первый урок по теме: «Люблю природу русскую. Зима».)

                                                     -1-                КОНСПЕКТ УРОКА ПО ЛИТЕРАТУРНОМУ ЧТЕНИЮ                           ВО 2 КЛАССЕ.Тема. Стихотворения о первом снеге. И.А. Бунин, К.Д...

Открытый урок по литературному чтению Тема: Стихи: Я.Аким «Первый снег», С. Сейфулин «Зима», А.С.Пушкин «Вот север тучи нагоняя…»

Тема: Стихи: Я.Аким «Первый снег», С. Сейфулин «Зима», А.С.Пушкин              «Вот север   тучи нагоняя…»Цели и задачи урока...

конспект урока литературное чтение 1 класс по теме Я.Аким "Моя семья" УМК "Школа России"

поможет при воспитании чуткого и бережного отношения к близким, родственникам и друзьям...