“1 класста уку бәйрәме”.
методическая разработка (1 класс) по теме

Уку хезмәте - бик авыр хезмәт, юкка гына энә белән кое казуга тиңләмәгәннәрдер...Хәреф танып, укый - язарга өйрәнү - бала өчен зур куаныч. Менә шул куанычын ул әти-әниләренә "Уку бәйрәме"аша күрсәтә  ала.

Скачать:


Предварительный просмотр:

        1 нче сый ныф укучылары белән үткәрелгән бәйрәм кичәсе.

                                                                                .               “ Уку бәйрәме”

(укучылар әлифбаны тәмамлагач, башка фәннәрне дә катнаштырып төзелгән кичә формасында үткәрү отышлы була.)

                  Бәйрәмгә әниләр, мәктәптән кунаклар чакырыла.

                  Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлгән: шарлар эленгән, тактада төсле акбурлар белән котлаулар язылган, музыка уйнап тора. Укытучы бәйрәмне ачып җибәрә.

    -    Хәерле көн, кадерле әниләр, хөрмәтле кунаклар. Бүген сезне безнең белән бергәләшеп күңел ачарга, шатланырга, ә кайчакта уйланырга, баш ватарга чакырабыз.

1.  Бүген монда ник килдек соң,               Энә белән кое казу кебек                  

   Нинди бәйрәм дисезме?                        Кыен диләр уку хезмәтен.                

   Әллә уку бәйрәменең                            Ә шулай да үзең укый белгәч,                  

   Барлыгын сез белмисезме?                   Тоясың шул уку рәхәтен.                        

2. Кайчан әле чәчәк бәйләмнәре тотып       3. 6ай вакыт сизелми дә үтте

 Тәүге тапкыр мәктәпкә дип килдек.             Бусагадан атлап керүгә.

 Инде хәзер үскән беренчеләр булып            Таныштык без 39 хәреф белән

 Әлифбаны да без укып бетердек.                  Әлифбаны тәмам итүгә.

                                                                       (“Әлифба” җыры башкарыла).

                     4. Ул өйрәтте безгә иҗекләрне                      

                         Иҗекләрдән киттек сүзләргә.

                         Сүзләр белән җөмләләр дә төзеп

                         Өйрәндек без тулы сөйләмгә.

- Ә хәзер, укучылар, кунакларга үзебезнең ничек укуыбызны күрсәтербез.(карточкалардан сүзләр укыйлар):

      Укучы, китапханә, укытучы, дәреслек, математика, технология, азбука, әлифба, Каенлык, Илгизәр, физкультминут)

                                  -Кайсы сүз артык? Ни өчен?

5. Уку белән язу бергә                                  6. Тик шулай да сынатмадык,

    Үрелеп бара икән.                                          Өйрәндек без язарга.

     Ручка тотып язулары                                    Апа хәзер әйтә икән

     Бик җиңел түел икән.                                   Тотынырбыз язарга.

- Әйдәгез, укучылар, эшкә тотыныйк. Сүзлек диктанты: Каләм, мәктәп, дәрес, Нәсим, авыл, төлке, Богады, язам.

- Артык сүзне табыйк, ни өчен артык? Кайсы сүзләрдә нинди орфограммалар бар?(язуларны әниләр дә карый)

7.Бик тырышып өйрәнәбез                         8. Мәсьәләләрне яңача

   Исәп - хиасап эшенә.                                   Сызабыз да чишәбез.

   Математика дәресен                                    Башваткычларның җавабын

   Ярата бар кеше дә.                                       Хәзер әйтеп бирәбез.

     1. Бүлмәнең 4 почмагында 4 песи утыра һәм аларның һәркайсына каршы 1әр песи туры килә.Бүлмәдә барысы ничә песи?

      2. Өстәлдә 3 шәм яна иде, 2 се сүнде. Ничә шәм калды?

      3. Саннар рәтен карагыз: 9, 5, 1, 2, 3, 6, 0. ( 10 секундтан саннар рәте каплап куела).

     Иң зур санны әйтегез. Бу рәттә ничә цифр бар иде?  Уртада ничәле тора?

     4. Сәлим тавык куначасында 8 тәпи санады. Тавыклар ничәү булган?

     5. Бер атнада ничә көн?      (җыры башкарыла)  

9. Много с буквами хлопот,

   Уж такой они народ.

    Но когда с умом толково

    Их построишь в четкий ряд,

    Превратятся буквы в слово

    И с тобой заговорят.              

            У меня волшебный конверт. В нем спряталась слово-отгадка, если вы отгадаете загадку, то узнаем какое это слово?

- Все 33 буквы в порядке

  Живут в доме аккуратно.    (алф.) “Алфавит” җыры башкарыла.

Физкультминут.

             Вышла курочка гулять,                          Ко- ко- ко-ко

             Свежей травкой пощипать.                    Не ходите далеко.

             А за ней ребятки-                                    Лапками гребите,

             Желтые цыплятки....                               Зёрнышко ищите.

- Укучылар, әлифба безне тагын нәрсәләр белән таныштырды?

(авазлар- сузык, тартык, калын һәм нечкә әйтелеш, яңгырау һәм саңгырау тартык, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр һ.б.) - Әйе, сез күп нәрсәләр өйрәнгәнсез инде. Әлифба сезнең беренче өйрәтүчегез, дустыгыз булды. Ул хәзер киләсе уку елына кадәр ял итәргә китә, көч туплап, яңа укучылар көтә.Әйдәгез, барыбыз бергә Әлифбага рәхмәт әйтәбез: - рәхмәт сиңа, әлифба, мең рәхмәт сиңа!

           Бәйрәмнең беренче өлеше тәмам, хәзер концерт номерлары тәкъдим      итәбез.

                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

1 класста математика дәресе .Тема: 7 саны һәм цифры

" Перспективалы башлангыч мәктәп "  УМК сы буенча 1 класста математикадан дәрес -конспекты...

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

3 класста математикадан ачык дәрес

3 класста математикадан ачык дәрес...

3нче класста тәрбия сәгате "Табигать сулышы"

балаларны табигатьнең гүзәллеген күpә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру;Кызыл китап, анда кертелгән үсемлек, бөҗәкләр белән таныштыру; табигать байлыклары...

3 класста Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча "Минем уйныйсы килә" темасына дәрес эшкәртмәсе

"Бала" мультимедиа китапханәсен кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе....

4 класста уку дәресе- Х Туфан "Илгә сәлам"

Язучы Х. Туфан белән якыннан танышу. "Илгә сәлам" шигыренә анализ. Балаларда туган илгә мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү....