Казан – спорт башкаласы
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Казан – спорт башкаласы  темасына сбор

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Казан – спорт башкаласы15.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Казан – спорт башкаласы

(Башлангыч сыйныфлар өчен җыен)

Максат. Спорт уеннарына кызыксыну уяту; Казан универсиадасы турында белемнәрне тагын да тирәнәйтү; балаларда туган як, аның күренекле спортчылары белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Ресурслар. Казан турында альбом, рәсемнәр, фотолар, универсиада объектларын чагылдырган слайдлар, интернет, ноутбук.

Җыенның барышы

  1. Оештыру өлеше.

Җыенга алдан әзерлек эшләре алып барыла, балаларга Казан, универсиада турында укырга өй эше бирелә.

  1. Төп өлеш.

Укытучы кереш сүзе.

Хәерле көн, кадерле укучылар! Чираттагы җыенны башлыйбыз. Ул бүген “Казан – спорт башкаласы” дигән темага багышланыр.

Рапорт бирү.

Игътибарлылыкка уен.

Укытучы рәсемнәр күрсәтә, командалар бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен әйтергә тиеш булалар. Кем тизрәк әйтә, шулар күбрәк очко җыя. (Рәсемнәр Казан белән бәйле.)

“Казан – спорт башкаласы” дигән темага әңгәмә.

Казан шәһәре Россиянең спорт башкаласы дигән статусны алды. Казанда спорт белән бәйле урыннар бик күп. Казанның “Ак барс” хоккей, “Рубин” футбол, “УНИКС” баскетбол  командалары зур җиңүләргә иреште. 2013 нче елда универсиада үткәрү хокукына ия булды.

“Сорау-җавап” уены.

Универсиада нәрсә дигән сүз ул?

Казан универсиадасының эмблемасы нидән гыйбарәт?

Универсиада – 2013 нең талисманы нәрсә? Ни өчен нәкъ менә ул сайланган?

Универсиадада кемнәр катнашачак?

Ул кайчан (кайсы көннәрдә) булачак?

Универсиада өчен Казаныбызда нинди әзерлек эшләре алып барыла?

Универсиада объектларын чагылдырган слайдлар карау.

(Укытучы һәрберсенә аңлатмалар биреп бара.)

Казан универсиадасында нинди спорт төрләре булыр дип көтелә? 

Шуларга нигезләнеп, уеннар уйнау.(Футбол, йөзү, гимнастика. Болар барысы да имитацион уен рәвешендә бара.)

Иҗади бирем. 

“Әгәр мин универсиадада катнашу бәхетенә ирешсәм...” дигән темага сөйләм оештыру. Безнең якның күренекле спортчылары турында сөйләшү.

“Экологлар чаң кага”

Универсиададан соң Казанны мин ничек күз аллыйм. Әңгәмә.

Универсиада безгә ни бирә? Ул кирәкме?

Һәр укучыдан фикерләр тыңлана.

  1. Йомгаклау.

Нәтиҗәләр чыгару.

Алда безне  зур ярышлар көтә,

Казанда – Универсиада!

Ярышларда сынатмаска

Бөтен көчне куялар.

Үзем дә барыр идем,

Урыннар алыр идем!

–  Яулармын шул!  Ышаныгыз!

Менә килер вакытым.

Шаккаттырып кайтырмын,

Өйгә медальләр тотып.

Универсиадада күп кеше

Үзенең көчен сынар.

Алар көчле, алар батыр –

Җиңүче токымыннан!

Гасимова Чулпан Галиевна,

Зур Сәрдек гимназиясенең Купка авылындагы филиалы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Казаным – бәхетем башкаласы”.

Класстан тыш чара. Бзйге. “Казаным – бәхетем башкаласы”....

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Викторина "Спорт, спорт, спорт!"

Подбор материалов к классному часу о спорте....

Внеклассное мероприятие «Спорт, спорт, спорт!»

Спортивные эстафеты, веселые конкурсы, стихи на тему спорт....

И, Казан! Нурлы Казан!

Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате....

Исследовательская работа на тему:«Каратэ – ведущий спорт в Казани»

В настоящее время в нашей стране очень активно начал развиваться профессиональный и любительский спорт. После Универсиады в Казани выросло число спортивных секций. Но я думаю, что из всех представленн...

Стихотворная композиция по теме: «Спорт. Спорт. Спорт.».

Стихотворная композиция по теме:«Спорт. Спорт. Спорт.».Для обучающихся со слуховой депривацией.4 класс....