Күрү хәтерен ныгыту. “Наф-Нафка Бүредән качарга ярдәм ит!”
план-конспект занятия (1 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

«Яшь зирәк” занятиесе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрестән тыш эшчәнлек40.14 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче сыйныф

«Яшь зирәк” занятиесе № 12    

Тема. Күрү хәтерен ныгыту. “Наф-Нафка Бүредән качарга ярдәм ит!”

Максат. Укучыларның зирәклеген, тапкырлыгын үстерү;

  • күрү хәтерен ныгыту;
  • логик фикерләү күнекмәләре формалаштыру;
  • әкият укуга кызыксыну уяту.

Планлаштырган нәтиҗәләр. Укучылар хәтердә калдыру юлы белән объектны сурәтли алалар;

логик мәсьәләләр чишүгә ирешәләр, дәфтәр битендә ориентлашу күнекмәләрен ныгыталар;

логик биремнәр аша әкият укуга теләкләре туа.

Ресурслар. “Три поросенка” . – Әкият китабы.

                Холодова О. А. Юным умникам и умницам. – Эш дәфтәре, 1 нче кисәк. – 33-35 бит.

Интернет сайтлар, презентация, карточкалар, төсле карандашлар.

Занятиенең барышы

  1. Мотивация.

Максат. Сыйныфта уңай психологик атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Укучыларда занятиегә карата кызыксыну уяна.

  • Хәерле көн, кадерле укучылар!
  • Хәерле көн!
  • Яхшы чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим бөтенегезгә!

Кәфләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек!
  • Димәк, занятиебезне күтәренке күңел белән башлыйбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат. Алдан алган белем-күнекмәләрне ныгытуга шартлар тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Укучылар укытучы биргән сорауларга тиз һәм дөрес җавап бирергә тырышалар.

  • Укучылар, иң элек разминка ясап алыйк әле: мин сезгә сораулар бирермен, ә сез тиз һәм дөрес җавап бирергә тырышырсыз. (Җаваплар вакытында тикшерелеп, төзәтелеп бара.)

  1. Хат җибәргәндә конверт тышына нәрсә язалар? (Адрес)
  2. Кем үзенең адресын әйтә ала?
  3. Җөмлә нинди хәрефтән башлана? (Баш)
  4. Җөмлә ахырында нәрсә куела? (Нокта)
  5. Шөпшә һәм бал кортының чагу коралы? (Ук)
  6. Кеше табигатьме, табигать түгелме?
  7. Биш агач исемен әйт.
  8. Бөҗәкләр ничә аяклы була? (6)
  9. Әкияттәге шалканны кем үстергән? (Бабай)
  10. Алманың эчендә нәрсә була? (Орлык)
  11. Көз айларын сана.
  12. Самолетны кем йөртә? (Очучы)

 “Киресен әйт!” уены.

  1. Зур – (кечкенә)
  2. Начар – (яхшы)
  3. Салкын – (җылы)
  4. Кич – (иртә)
  5. Җәй – (кыш)
  6. Малай – (кыз)

  1. Уку проблемасын кую.

Максат. Занятиенең темасын ачу.

Көтелгән нәтиҗә. Сөйләнгән әкият сюжеты буенча укучылар занятиенең темасын әйтәләр.

  • Укучылар, сез әкиятләр яратасызмы?
  • Өч дуңгыз баласы турында әкиятне ишеткәнегез бармы? (Әңгәмә)
  • Әйдәгез, шул әкиятне тагын бер тапкыр искә төшереп китик әле. (Укытучы әкиятне кыскартып сөйли)
  • Әкият геройларының исемнәре хәтерегездә калдымы?
  • Әлеге геройлар бүген безнең занятиегә дә килгәннәр, аларның артыннан Бүре куарга чыккан. Димәк, без бүген кемнәргә Бүредән качарга ярдәм итәрбез? (Тема әйтелә)
  1. Яңа материал.

Максат. Укучыларның логик фикерләвен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Тәкъдим ителгән план буенча укучылар лабиринттагы тиешле юлны таба алалар.

        

  1. “Наф-Нафка Бүредән качарга ярдәм итәбез.” Укытучы карточкалар тарата. Урыннарда эшләү. Күмәкләп тикшерү.
  2. “Нуф-Нуфка өенә кайтырга ярдәм итәбез”. Орнаментны дөрес дәвам итсәң ярдәм итеп була. Укучылар эшли, алмашып тикшерелә.

  1. Физкультминутка.

  1. Ныгыту.

Максат. Укучыларның күрү хәтерен ныгыту.

Көтелгән  нәтиҗә. Хәтерләп, сорауларга җавап бирүгә ирешәләр.

“Хәтерне тикшер!” уены.

Рәсемгә бер минут дәвамында карап торасы. Рәсем алына, сораулар бирелә, җаваплары тикшерелеп бара.

  1. Чәчәкнең ничә таҗы бар? (5)
  2. 3 нче номер астында кайсы предмет ясалган? (Күбәләк)
  3. Өй ишегенең тоткасы бармы? (Бар)
  4. Машина кайсы якка бара? (Сулга)
  5. Чокырда чәй бармы? (Бар)
  6. Өйнең морҗасыннан төтен чыгамы? (Әйе)

“Сүз төзү” уены.

Төркемнәрдә эш. Һәр төркемгә берәр сүз бирелә, шул сүз эчендә яшеренгән сүзләрне табарга, кайсы төркем күбрәк таба?

АЛМАЗ   Алма, ал, мал, аз, лама.

ГАЗИЗӘ   Газиз, газ, аз, изә, игә.

САНИЯ     Ания, сан, ия, яса, Асия.

График диктант.

  1. Рефлексия.

Максат. Эшчәнлеккә йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгару.

Көтелгән нәтиҗә. Укучылар үз эшчәнлекләренә объектив бәя бирүгә ирешәләр.

  • Бүген ниләр эшләдек?
  • Занятие сезгә ошадымы?
  • Өч дуңгыз баласы турындагы әкиятне укырсыз.
  • Үз эшчәнлегегезне ничек бәяләрсез? (Укучылар флагларны кызыл, яшел яки зәңгәр төсләргә буйыйлар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2, 3, 4 нче класста " Тапкырлау. Ныгыту" темасына математика дәресе

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе    2, 3, 4 нче класста математикадан ачык дәрес  Тема:”Тапкырлау. Ныгыту”...

"Исем" темасын ныгыту.

Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....

Кушу хэм алу алымнарын кулланып телдэн хэм язма исэплэу буенча исэплэуне ныгыту.

Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту.Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.Математика ...

Кушу һәм алуны язып исәпләү алымнарын ныгыту

математикадан 2 класслар өчен дәрес планы....

Сыйфатларны ныгыту. 3 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

Сыйфат сүз төркемен ныгыту.                Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә  урынлы куллану.              ...

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын ныгыту.

Тапкырлау һәм бүлү таблицасын  укучылар  җиңел үзләштертерсен өчен дәрес уен-сәяхәт формасында алып барыла...

гамәл тәртибе кагыйдәләрен ныгыту

Гамәл тәртибен кагыйдәләрен  ныгыту....