Әлифба бәйрәме
материал (1 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Әлифба дәреслеген укып бетергәч куллану өчен бәйрәм сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ45.56 КБ

Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары кереп тезелә.

1 нче алып баручы. Хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм – 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар.

2 нче алып баручы. Сегодня у нас большой праздник – праздник Букваря. Наши первоклассники прощаются с любимой Азбукой и покажут нам, чему они научились.

1 нче алып баручы. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәреннән  берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

2 нче алып баручы. Мы поздравляем вас, дети, с первой школьной победой, окончанием Букваря. Желаем вам дальнейших успехов, ребята!

1 нче алып баручы.

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме —

Күңелләр түрендә – Әлифба бәйрәме.

Бу матур бәйрәмгә кушылыйк, әйдәле!

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме!

1 нче укучы.

       Күңелләр шатлыклы булганга

       Җыелдык без бүген бу залга.

       Әтиләр-әниләр,  карагыз:

       Бергәләп без күңел ачабыз.

2 нче укучы.

       Без бит әле быел гына

       Мәктәпкә  килдек.

       Ә аңарчы һәр көн саен

       Бакчага йөрдек.

3 нче укучы.

       Хәрефләрне тиз өйрәндек,

       Сүзләр төзеп уйнадык.

       Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык.

4 нче укучы.         

         Язарга да өйрәндек

       Ручка тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга.

5 нче укучы.

       Бүген сезнең алда без

       Зур сынаулар үтәрбез.

       Үзебезнең осталыкны

       Сезгә дә күрсәтербез.

 Бергә.

         Зур ярдәм итәр безгә

       Дәрестә алган белем.

       Таяныч булыр юлда

       Әлифба биргән белем.

Җыр – “Әлифбам”

  1. И Әлифбам, син – тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы,

Син кадерле, син – туган телемнең

Алтын ачкычы.

Кушымта:

Укырга да өйрәндек,

Язарга да өйрәндек.

Син кадерле, син – туган телемнең

Алтын ачкычы.

  1. И Әлифбам, син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.

Кушымта:

1 нче алып баручы. Карагыз әле, укучылар, бәйрәмгә кем килә!

Әлифба. Исәнмесез!

Бергә. Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез?

Әлифба.  Мин исемемне югалттым, озак эзләдем, ләкин таба алмадым.

Бергә. Кайгырма,  китап дус, без сиңа булышырбыз!

1 нче укучы.

“Әни”,  –  диеп телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефен язмаган? !

2 нче укучы.

Өйрәндек без күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

           Кайсыгызның исемнәр?

3 нче укучы.

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

4 нче укучы.         

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик... төшемдә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,

Бар кешеләр ишетсен.

“Б”дан башка бәйрәм булмый –

Барысы күреп торсын!

5 нче укучы.

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Бергә.

Һәммәбезнең үз урыны —

Барыбыз да кирәкле.

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

Әлифба.  Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Нинди зур шатлык! Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз.

Җыр – “Чып-чын дус”

  1. Дуслык чын булса, бер дә югалмый,

Бер дә таралмый, булса якын дус.

Кайгыда ташламас, артыгын сорамас,

Шундый булса, чып-чын була тугры дус.

  1. Аерылырбыз һәм дуслашырбыз,

Кешеләр сөйләр бары яхшы сүз.

Көн-төн дип әйтмичә, ярдәмгә ул килсә,

Шундый булса, чып-чын була тугры дус.

  1. Һәрвакытта да миңа ул килер,

Дусларың өчен бар нәрсәгә түз.

Авыр минут җитсә, дустың очып килсә,

Шундый булса, чып-чын була тугры дус.

Әлифба.  Кадерле балалар, без сезнең белән бергәләп уку дәверендә чынлап та бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Әйдәгез, хәзер үзебезнең тапкырлыгыбызны, зирәклегебезне әти- әниләр каршында да күрсәтик әле. Ләкин сез минем йөзгә кызыллык китермәгез, карагыз аны! Мин укыган табышмакларның җавапларын белергә тырышыгыз.

Без-без безелдәп

Кортлар җыялар мине.

Салкын тиеп авырганда

Дәвалыймын мин сине. (Бал)

Син йоклагач, тәрәз артыңда

Елмаеп карый сиңа. (Ай)

Карурманда йөридер,

кети-кети уйныйдыр. (Шүрәле)

Җылы якларда яши,

Авыр йөкләр дә ташый. (Фил)

          Йомры- йомшак сары йомгак

          Тәгәрәп йөри чирәмдә. (Чеби)

        

        Хәбәрләр ташып тора

          Араны тоташтыра. (Хат)

        Булдырдыгыз, молодцы! Күрәм, монда сезгә алмаш та утыра әле. Киләсе елга минем битләремне нинди балалар укырлар икән, аларны да сынап карыйм әле. Балалар бакчасыннан килгән кунаклар, табышмакларны сезгә әйтәм, тыңлагыз.

 

Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта. (
Кояш)

Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)

Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)

Башы тарак, койрыгы урак. (Әтәч)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

        Бик булдырдыгыз, рәхмәт!

Әлифба.

Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Нәни дусларым , шуны белегез

Фәкать Әлифба – белемгә нигез.

Зур доктормы ул, укытучымы,

Яки төзелештә бер инженермы,

Космонавтмы ул, әллә галимме,

Агроном, яисә гади эшчеме,

Үтәргә эшнең кечесен, зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.

1 нче укучы.

             Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

2 нче укучы.

          Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

3 нче укучы.

           Сәнгатьле итеп сөйләргә,

 Аңлаешлы укырга,

 Табышмаклар чишәргә

 Өйрәттең син, Әлифба.

4 нче укучы.         

       Сине укып бетерсәк тә,

       Күңелләрдә калырсың.

       Синсез белем дөньясына

       Юлны ничек табарсың?

5 нче укучы.

           Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

      Олы бәйрәмең өчен.

      Тагын да күп белер өчен

      Беркем кызганмас көчен.

Әлифба. 

             Күреп торам: бик күп нәрсә

   Сезнең хәтердә калган.

   Тагын бер дустыгыз бар,

   Ишек артында торган.

Азбука керә.

Азбука.

Здравствуйте, ребята!

             Я –  Азбука, учу читать,

             Меня никак нельзя не знать.

             Меня изучишь хорошо

             И сможешь ты тогда

             Любую книжку прочитать

             Без всякого труда.

             А в книгах есть про всё, про всё:

             Про реки и моря,

             И что у неба нет конца,

             И круглая земля.

             Про космонавтов, к облакам

             летевших много раз,

             Про дождь и молнию, и гром

             Про свет, тепло и газ.

А кстати, кто-нибудь знает, почему меня так зовут?

1 нче укучы.

        А – начало  алфавита,

          Тем она и знаменита.

          А узнать её легко:

          Ноги ставит широко.

2 нче укучы.

На букву З ты посмотри:

Она совсем как цифра три.

3 нче укучы.

                 Буква Б проснулась рано,

                Буква Б – бочонок с краном,

                Умывайся, будь здоров,

                Богатырь Борис Бобров!

4 нче укучы.         

                 У – сучок. В любом лесу

                Ты увидишь букву У.

          Сигнальщик держит два флажка.

          С флажками он, как буква К.

5 нче укучы.

Буква А сладка на вкус,
Словно сахарный арбуз.

Азбука. Молодцы, ребята!

Песня «От улыбки»

От улыбки хмурый день светлей,
От улыбки в небе радуга проснётся…
Поделись улыбкою своей,
И она к тебе не раз ещё вернётся.

И тогда, наверняка,
Вдруг запляшут облака,
И кузнечик запиликает на скрипке…
С голубого ручейка
Начинается река,
Ну, а дружба начинается
С улыбки.
С голубого ручейка
Начинается река,
Ну, а дружба начинается
С улыбки.

От улыбки солнечной одной
Перестанет плакать
Самый грустный дождик,
Сонный лес простится с тишиной
И захлопает в зелёные ладошки.

Азбука.  Молодцы, ребята! Теперь мы с другом спокойны за вас.  И с гордостью попрощаемся с вами.

Әлифба.  Мин сезнең белән хушлашам, дусларым. Үземнең урынга яңа дәреслекләр калдырам, Әдәби уку һәм Татар теле дәреслекләре дә сезнең иң якын дусларыгыз булыр дип ышанам. Акыллы, тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз. Хушыгыз!

Бергә. Хуш, Әлифба! Прощай, Азбука!

Әлифба белән Азбука китәләр.

Җыр – “Әлифба”

  1. Әлифбам — тормышта
    Беренче баскычым:
    Син — белем дөньясын
    Ачучы ачкычым.

Кушымта:

Әлифба, Әлифба,
Син – минем юл башым.
Син – белем илендә

Иң якты кояшым.

  1. Каләмем йөгерә
    Мин бер сүз әйтүгә.
    Дәфтәрдә бар хәзер
    Әни дә, әти дә.
  2. Өйрәттең син мине
    Ватанны сөяргә
    Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
    Мең рәхмәт! — дияргә.

Кушымта:

Әлифба, Әлифба,
Син минем юл башым.
Дәфтәргә төшердең
Күктәге кояшым.

Кушымта:

Әлифба, Әлифба,
Син – минем юл башым.
Син – белем илендә

Иң якты кояшым.

Котлаулар.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....