Сугыш чоры балалары
материал (3 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Сугыш чоры балалары өчен кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сугыш чоры балалары28.75 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Бөек  Җиңүгә –  67 ел

( Сугыш чоры балалары белән үткәрелгән очрашу чарасы)

Максат. Өлкән һәм яшь буын арасындагы  бәйләнешне ныгыту; укучыларга тормыш кыйммәтләренең бәһасен  күрсәтү; балаларда кешелеклелек, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам  хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. “Бөек Җиңүгә – 67 ел” исемле плакат, венок, чәчәкләр, магнитофон язмалары.

Материал. “Ачык дәрес”, “Мәгариф”, “Мәгърифәт” басмалары, шагыйрьләребезнең китаплары, интернет мәгълүматлары.

Чараның барышы.

Күңел күкләрегезнең түренә

Кояш эләбез.

Түзем hәм сабыр булганыгыз  өчен

Алдыгызда

Җиргә кадәр башыбызны  иябез!

(Түбәндәге сүзләр талгын көй астында укыла.)

Исәнмесез, кадерле кунаклар! Сезне Бөек Җиңүнең 67 еллыгы белән тәбрик итәбез. Барыбызга да  якты кояшлы көннәр hәм уңышлар  телибез.  Бүген безнең сыйныфтан тыш чарабыз сугыш чоры балаларына багышлана. Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми… Әлеге дәресне үзе дә сугыш чоры баласы булган Рәшит Гәрәй шигыре белән башлап җибәрәсе килә.

Сугыш чыккан көнне хәтерлим мин,

Бүгенгедәй ачык хәтерлим.

Күзе яшьле, hаман көлеп торган

Йөзе кырыс иде әтинең.

 Кайсыбызны кочып йокласын ул,

Ничек дүрткә бүлсен бер төнне?!

Әй, син,тормыш, нигә гел-гел шулай

Аямыйсың икән беркемне?

Төшендәме күреп уянды ул

Олаучылар атлар җиккәнне:

«Балаларым,»- диде, бүтән бер сүз

Әйтер өчен көче җитмәде.

Кабатлады микән аерылганда:

«Балаларым, боек булмагыз…»

Ә калганын авыл башындагы

Ялгыз каеннардан сорагыз.

Р.Гәрәй

Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Алар сабый чакта ук ятим калган, “әти”  сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбыз. (Исемлек укыла.) Без аларны сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Бик яшь килеш коточкыч сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыган сабыр йөрәкләр шул алар. Аларның кайберләре әтиләрен бер күргәндер. Кайберләре, кечкенә булу сәбәпле, атасының йөзен дә хәтерләмидер, ә кайберләре әтиләре һәлак булганда хәтта тумаган да булгандыр... Алар ана назын да бик аз татыган, чөнки бөтен тормыш йөге тылдагы хатын-кызлар җилкәсендә булган бит.

Әйе, сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган.  Бераз кул арасына керә башлаган малайлар, кызлар өлкәннәр белән беррәттән хезмәт иткән. Сугыш гарасаты тынганнан соң байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик ачы, яралары hаман ачык, күз яшьләре бик кайнар әле… Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.

Тәпигә басарга тырышып,

Алар монда камылга ябышкан.

Буыннар ныклыгы, тазалык –

Учларына уылган арыштан.

                                       И. Нәбиуллин

Чабатада  тездән суга батып,

Язгы чәчү җитәр алдыннан

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын-кызлар безнең авлдан.

Сыерлары юлда ятып калган,

Җилкәләргә күчкән симәнә.

Бу турыда сөйләгәндә

Әнкәй hаман елап җибәрә.

Кырык-илле чакрым язгы суда

Кайталмасаң, илең ач кала.

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт

Һәр йорт саен көтә ач бала.

 Сугыш беткәнгә дә 67 ел узып бара. Әмма аның дәhшәте  –  көл булган шәhәр авыллар өстендә, яу кырыннан кайтмый калган ир-егетләр , әти-бабайлар каберлегендә. Аның сары сагышы – әтисезләр йөзендә. Алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән. Алар – утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык  алар.

Әтиләре сугышып йөргән чакта

Аларның яңа туган елы булган.

Капчык аскан егермеләп хатын

Басуларга кайтып егылган.

Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага

Буразнадан билчән утаган.

Илгә  –  икмәк, авыл үзе өчен

Көлчә салган алабутадан.

Бер бәләкәй көлтә ега алган

Ул елларның хуҗасын.

Олылар кебек күтәргән бит шулар

Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Ә хәзер, укучылар, кунакларыбызга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз.

  • Сез мәктәтә күп укый идегезме, дәресләр күп керә идеме?

  • Класста балалар күп идеме?

  • Дәреслекләрне китапханәдән бирәләр идеме?

  • Сезнең бүгенге көндә бертуганнарыгыз исәнме?

  • Сезнең вакытта интернет бар идеме, аннан уеннар уйный идегезме?

  • Нәрсә белән яза идегез, дәфтәрләр кайдан алдыгыз?

  • Ул чакта сезнең белән дә кызыклар булгалый идеме?

  • Ул заманда сез ничек буш вакытны үткәрә идегез?

  • Сугыш беткәнне хәтерлисезме?

Кадерле әби-бабайлар, кайберләрегезнең безнең арада оныклары да укый. Алар сезне бик яраталар. Сезнең турыда язган тирән эчтәлекле язмалары шул хакта сөйли. Хәзер шуларны тыңлап үтик әле.

 ( Берничә бала үзләренең әби- бабалары турында язмаларын укый.)

Хәзер укучыларыбыз башкаруында кечкенә генә чыгыш карап үтәрсез.

  1.   Егылып калды Тарих күкләреннән

          Мең дүрт йөз унсигез атылган кош...

          Төзек түгел гомер чылбырлары

          Күпме бәхетләрнең урыны буш !

 

  1. Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

          Соңгы тапкыр кояш баеды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

  1.  1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар  иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Ватан сугышы башлана. Шул көнне үк завод-фабрикаларда, мәктәп-институтларда, колхозларда, гомумән, бөтен җирдә митинглар үткәрелә. Эшчеләр, колхозчылар, студентлар, укучылар, врачлар – барлык кеше сугышка каршы булуларын белдерәләр.Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды.

  1. Батыр егет китте акбүз атта

          Туздырырга дошман сафларын.

          Акбүз аты кайтты ялгыз гына,

          Батыр егет үзе кайтмады.

 Дошман уты аның гомерен кискән,

 Ал кан белән юган яңагын.

 Соңгы сүзе итеп үлгән чакта

 Ул тапшырды кызыл байрагын.

           Кызыл йолдыз аның каберен бизи

           Җиңеп чыккан хезмәт илендә.

           Батыр егет! Данлы исемең синең

           Мәңге калыр безнең күңелдә.

“Солдатлар” җыры башкарыла.

  1. Гитлерчылар сугыш башында шәһәр-авылларны, завод-фабрикаларны җимереп, кешеләрне  вәхшиләрчә  талап, җәзалап, илебезнең  шактый  өлешен   басып  алуга ирештеләр, чөнки  Гитлер  Германиясе  безгә  каршы күп  гәскәр һәм корал туплаган иде.

  1. Мин яшәргә телим, минем түгел,

Дошманнарның каны түгелсен.

Таптап үтәм үлем чокырларын,

Бу чокырга кайгы күмелсен.

          Кайгы-хәсрәт төяп, мәлгүнь немец

          Нигә килдең безгә? – Юк китмә!

          “Ничек тә бер кайтып, Рейн суын

          Эчәрмен,” – дип өмет тә итмә!

           Мәлгүнь немец, нигә килдең безгә?

           Үлем, үлем сиңа... Ычкынма!

            Кайда гына барып сугылсаң да,

            Баш очыңда козгын кычкыра.

“Яшь бөркет” җыры башкарыла.

  1. Фашист окупантлары илебезнең 1710 шәһәрен, 70меңнән артык авылын яндырдылар һәм җимерделәр. Совет  халкы  дошманны  җиңү  өчен  барысын да  эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.

  1. Ул кабатлап, лачын йөрәгенең

     Изге антын сөйгән халкына

     Автоматын асты аркасына

     Һәм атланды акбүз атына.

  Егет үткән юлда сафлар сынды

  Туплар ауды, танк ватылды.

  Кайдан алды егет мондый көчне

  Кайдан алды мондый ялкынны.

     Байрак итеп илгә турылыкны,

     Утны-суны кичте бу егет

     Автоматы түгел, аты түгел,

     Анты белән көчле бу егет.

  1. Бәлки бу хат соңгы хатым булыр,

                 Иң дәһшәтле утка керәмен.

                 Шулай була калс, кояшны да

                 Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

             Мин сугышка керсәм, дошманымның

             Йөрәгенә терәп атамын.

             Үзем үлсәм, балаларым кала,

             Минем гомерем булып – Ватаным.

                  Үләм икән, үкенечле түгел

                   Бу үлемнең миңа килүе

                   Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

                   Сугыш кырларында үлүе.

  1.  Сугыш илтте яшьли еракларга,

               Йөрәк ничек ярсып типмәсен.

               Читтә йөреп ялгыз картаерга

               Беркемгә дә насыйп итмәсен.

               Туган җирне кайтып бер күрсәм дә,

               Мин үкенмәм дидем, үлсәм дә.

               Баш очымда салып калдырырга

                  Туфраккаем йөрттем кесәмдә.

  1.  Язмышымны белмим,озак көткәнсеңдер,

                Кайтыр диеп өмет иткәнсеңдер.

                Илгә кайтасылар килми идемени соң?

                Гомер кисүләрен тели идеммени соң?

                Кичер, әнкәй, мине, кичер, әнкәй,кичер!

                Яу кырыннан кайта алмавымны.

                Кичер әнкәй,кичер, чит ил туфрагында

                Мәңгелеккә ятып калганымны.

  1.  Сабый чагым иде, әнкәй бер көн

                 Миңа юган күлмәк кигезде.

                 Кочаклады мине, калтыранып,

                 Маңгаема ирнен тигезде.

                Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң,

                Күз өстенә салып кулыңны

                Кайгы белән шатлык уртасында

                Көтәр идең сагынып улыңны.

  1. Халкым өчен хаклык даулаганда

                 Үч алганда дошман  үтерсә,

                 “Батырларча үлде сөйгән улың,” –

                 Язмыш шундый хәбәр китерсә,

                 Еллар буе әрнеп елар идең,

                 Кайгы дөрләр иде башыңда.

                 Вөҗданың саф булыр иде, ләкин

                 Табигать һәм халкым каршында.

“Ак каен”җыры башкарыла.

  1. Яу кырында каберләр бар –

Гөлләргә уралганнар.

Ә кайда соң сезнең кабер,

Хәбәрсез югалганнар?

           

 Сугыш үткән, төтен беткән,

 Яралар төзәлгәннәр.

 Батырларның каберләре

 Гөлләргә бизәлгәннәр.

Чәчәкләрне дә күрмиләр

 Каберсез югалганнар.

Безгә үпкә сакламагыз,

Хәбәрсез югалганнар.

“Һәрвакыт булсын кояш!”  җыры башкарыла.

Сынаган сезне бу дөнья! Утларына салып яндырса да, бозларына салып туңдырса да сындырмаган, шөкер, бу дөнья! Туйдырмаган ләкин бу дөнья! Ә бит сындырырдай итеп сынаган…

Һәр өченче малай hәм кыз баланың әтисе, Ватанны фашизм коллыгыннан саклап, яу кырында ятып калган. Әлбәттә, бүген моны –  ач калган hәм  ятим балаларның ул чактагы хәлен-халәтен аңлавы кыен.

Шулай   сугыштан соң да аталы балалар ата-ананың тигез канаты астында  җылыга коенганда, алар  сыңар канат астында «әти» дип әйтергә тилмергән.   Япь- яшь килеш канатлары каерылган чибәр хатыннар солдат ирләренә булган мәхәббәтне гаҗәеп тугрылыкны соңгы сулышларынача саклаганнар. Аларны сагынып яшәгәннәр. Шул хисләрне балаларына да күчергәннәр. Сугыш чоры әниләре hәм сугыш чоры балалары – алар бүтән. Тормыш кыйммәтләрен алар башкача аңлый. Алар hаман көтеп яши. Рәхмәт сезгә, килгән кунаклар. Сезгә тыныч картлык, hәм тәүфыйклы оныклар телисе килә. Тагын күп еллар безне дә, якыннарыгызны да сөендереп яшәгез әле, яшәгез!

Гомерләребез сезнең дә безнең дә озын булсын,

Имин булсын иде дөнья –йортларыбыз,

Беркайчан да сүнмәсеннәр иде

Тәрәзәләрдә янган утларыбыз.

Кичә чәй табыны артында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

эзләнү-тикшеренү эше"Сугыш чоры балалары"

Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү һәм дәрестән тыш эшчәнлек башлану башлангыч класс укытучыларына эшләрен үзгәртеп,яңа форма һәм методлар куллануга этәргеч булып ...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Сугыш чоры балалары

Тикшерү һәм күзәтүнең этәргечләре:1. Укучыларны өлешчә эзләнүэшчәнлегенә җәлеп итү.2.Сугыш чоры балалары турында мәгълүматның аз булуыТикшерү һәм күзәтүнең максатлары:1.Сугыш чоры балаларының язмышы б...

Сугыш елларының каһарман балалары.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар,  Бөек Ватан сугышы ветераннары,  кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру; алар турында...

Тема: Сугыш елларының каһарман балалары.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар,  Бөек Ватан сугышы ветераннары,  кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру; алар турында...