Сугыш чоры балалары
материал на тему

Тикшерү һәм күзәтүнең этәргечләре:

1. Укучыларны өлешчә эзләнү

эшчәнлегенә җәлеп итү.

2.Сугыш чоры балалары турында мәгълүматның аз булуы

Тикшерү һәм күзәтүнең максатлары:

1.Сугыш чоры балаларының язмышы белән танышу,әби-бабайлар турында күбрәк материал туплау.

2.Укучыларга патриотик тәрбия бирү. Туган ил тарихына кызыксыну уяту

 

Бурычлары:

1. Материал җыйнауның әһәмиятен аңлату .Әти-әниләрне дә бу эшкә тарту.

2. Сораштырулар үткәрү ,истәлекләрне туплау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sugysh_chor_balalary.docx24.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Сугыш чоры балалары

эзләнү – тикшеренү эше

        

Тикшерү һәм күзәтүнең этәргечләре:

1. Укучыларны өлешчә эзләнү

эшчәнлегенә җәлеп итү.

2.Сугыш чоры балалары турында мәгълүматның аз булуы

Тикшерү һәм күзәтүнең максатлары:

1.Сугыш чоры балаларының язмышы белән танышу,әби-бабайлар турында күбрәк материал туплау.

2.Укучыларга патриотик тәрбия бирү. Туган ил тарихына кызыксыну уяту

 

Бурычлары:

1. Материал җыйнауның әһәмиятен аңлату .Әти-әниләрне дә бу эшкә тарту.

2. Сораштырулар үткәрү ,истәлекләрне туплау

Тикшерү урыны:Түбән Кама районы Түбән Уратма авылы

Тикшерү предметы: сугыш чоры балалары

Кереш.

Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү һәм дәрестән тыш эшчәнлек башлану башлангыч класс укытучыларына эшләрен үзгәртеп,яңа форма һәм методлар куллануга этәргеч булып тора. Яңалык ул,билгеле булганча, күптән онытылган искелек. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материаллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә. Хәзерге югары заман технологияләре вакытында укучыга үз шәхесен төрле яктан үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр ачыла. Ата-аналар балалары белән төрле экскурсияләргә, күргәзмәләргә сирәк чыгалар, аралашмыйлар. Милли-мәдәни яктан укучыларда үсеш күзәтелми. Туган ягың тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.

Тәрбия сәгатләрендә ,класстан тыш чаралар вакытында аралашканда балаларның Бөек Ватан сугышы , сугыш чоры балалары турында мәгълүматлары аз булуы ачыкланды. Балалар үзләре бу тема белән кызыксыналар. Шуны күздә тотып мин әти-әниләр,әби-бабайлар белән әңгәмә һәм анкета үткәреп якыннарының сугышта булу –булмауларын ачыкладым.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан – ел ераклаша бара. Әмма халкыбыз 1418 көн буена дәвам иткән ул коточкыч вакыйгаларны һич тә оныта алмый. Сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак булды, дистәләрчә миллион хатын – кызлар – тол, бик күп балалар ятим калды, инвалидлар биниһая булды. Илебез ярым җимерек хәлгә килде, халкыбыз күпме кайгы – хәсрәт кичерде?!

Безнең туган авыл да бу кайгы – хәсрәттән читтә калмады. Бу дәһшәтле елларда туган авылыбыз ниләр кичерде икән? Менә шушы сорау безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан – ел артта калганга, әбиләребез – бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык.Кызганычка каршы безнең авылда бер генә сугыш ветераны да юк.Алар турында тупланган мәгълүмат тупланган.Сугыш чорында балалар ничек яшәгән ?

Менә шушы бурычларны тормышка ашыру максатыннан чыгып, без эзләнү - тикшеренү эше алып бардык.

Сугыш урлаган балачак…..

Әй ул көннәр!

Йөрәк - бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә.

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә.

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Минем туган авылым да бу кайгы – хәсрәттән читтә калмаган .

“Әй, язмыш, язмыш... Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә.

Елалутдинова Мәүлидә Ибраһим кызының да гөмер юлында ниләр генә күрергә туры килмәде. Ул 1939 нчы елының 15 нче маенда Шеремәт районы Түбән Уратма авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда аңа нибары ике яшь кенә булган. Әти-әнисе Хабибрахманов Ибраһим белән Сабира- 1904 нчы елгылар. 1941 нче елның июнь аенда әтисе сугышка китә. Әнисе биш бала белән ялгыз кала, алтынчысы карында була. Саҗидәгә 11 яшь(1930), Тәгъзимәгә 9 яшь(1932), Габдрахманга 7 яшь(1934), Габделбарга 5 яшь(1936), Мәүлидәгә 2 яшь(1939), Мәүҗидә(1942)тумаган да була.

Әтисе киткәннән соң бөтен эш әнисенә кала. Тормышны алып барырга  кирәк бит. Яшәүләре бик авыр була. Авылда ашарга азык булмаган. Яз көннәрендә басуда черек бәрәнге җыйганнар.Гел кычыткан һәм алабута ашаганнар. Кычытканны кайнар суга салып шулай ашаганнар.Бер калак он да кушып бирсәләр –бу бәйрәм кебек булган аларга. 6-7 яше тулган Габдрахман абыйсы  ачлыктан үлеп китә.Әниләренең тырышлыгы,сабырлыгы исән калдырган  калган балаларны. Сабира әнкәйләре  совхозда эшләгән, урак урган. Көне буе кырда урак урган  хатын-кызлар, эштән соң урманга кереп, үзләренә кышкылыкка  утынга дип озын киртәләр  күтәреп кайтканнар. Өйгә ягырга утыны булмаган, кечкенә балалар  салкын өйдә утырганнар. Кечкенә  булуына карамастан  Мәүлидә апа  сеңлесең Мәүҗидәне  карашкан.

Мәүлидә апа еламыйча искә төшерә алмый бу хәтирәләрне. Бервакыт шулай  өйләре җимерелеп төшә, яшәргә урыннары булмый. Габделбар  исемле абыйсы кызамык белән чирләп  ята.Бәләкәй Мәүҗидә сеңлесен генә бер туганнары вакытлыча үзләренә алып китә.  Авыр еллары булуына карамастан кешеләр бик ярдәмчел булган.”Өй төзәтергә картлар булышты”,-дип сөйли Мәүлидә апа .Бу Талыпов Гариф абый белән  Таҗимөхәммәт абыйлар булып чыга. Иптәш кызы белән Тәгъзимә апасы да колхоздан ат сорап, урманга өйне төзәтү өчен агачка китәләр.Кайтып җиткәндә юлларына колхоз председателе чыга һәм алып кайткан агачны кышлаудагы тегермән буасына салдыра....

Җитмәсә хөкүмәт салымын да түләргә кирәк булган.Бөтен булган йомырканы, булмаган майны , күрмәгән итне кеше илтеп түләргә тиеш булган.Балаларың ачмы-ялангачмы беркемне  дә бу кызыксындырмаган.....

Бөтен кешеләр дә  сугыш бетүне бик шатланып каршы алганнар . Ләкин Мәүлидә апаның әтисе сугыштан кайтмаган .“Әти” дип әйтергә,әтинең  көчле канаты астында сыенырга тилмереп үскәннәр алар. Сугыш бетсә дә,тормышлар көннән көн катлауланган.Барлык кеше дә авыр хезмәт башкарган. Мәктәптә укый башлагач, ниди эш кушалар,шуны эшләгәннәр.Басуда көлтә ташыганнар,башак җыйганнар,йомычкага,чикләвек куагына барганнар.Бердә буш тормаганнар.Үсә төшкәч кырда зурларга урак урырга булышканнар,борчак ,печән чапканнар. Эшләмәгән эшләре дә калмаган.

Мәктәптә укыганда да укуы авыр була.Китап,дәфтәрләр булмый.Дәресне лампа белән әзерләгәннәр.Аякта чабата, өстә киндер күлмәк иде.Бала-чагаларның кайберәүләре,өсләренә кием булмау сәбәпле,мәктәптә укырга йөри алмыйча мич башында җылынып утыралар иде.

Мәүлидә апа мәктәпне бетергәч төрле эштә эшли. Дуңгыз фермасында да, бозаулар да карый, сыерлар да сава. Бер эштән дә куркып тормый, югалып калмый. Тыйнак ,сабыр,эш сөючан кызны барсы да ярата. 25 нче декабрьдә  1960 нчы елда кияүгә чыга. Ике бала үстерә.Хәзерге вакытта лаеклы ялда.Бергә Миннәхәт абый белән тигез гөмер кичерәләр.

Мәүлидә апаның бер генә теләге бар: бүтән мондый сугышлар, ачлык, ялангачлык вакытлары кабатланмасын. АМИН.

Өлкәннәргә мәдхия

Сугыш чоры, сугыштан соң авыр еллар,

Өлкәннәр, сезгә-безгә килде

Андый елларны ходаем

Бүтән күрсәтмәсен иде.

Сыер, сарык, тавык асрасак та,

Итен, сөтен, маен, күрмәдек,

Хөкүмәт салымы бик зур булды,

Күбесен шуңа түләдек

Ашаган ризыгыбыз булды

Өшегән бәрәңге, кычыткан - какы

Олы хөрмәткә һәм ихтирамга

Сезнең һәрберегез хаклы.

Аллага шөкер, картайган көнебездә

Рәхәт замана килде

Авырту-сырхаусыз, кайгы хәсрәтсез

Яшәсәк иде инде.

Каюмов Мәүлет

Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Сезнең батыр хезмәтегезне һичкайчан онытмабыз.

Елалутдинова Мәүлидә Ибраһим кызы хәтирәләрен  Тәгъзимә апасының килене Хәҗипова Люция Зинур кызы язып алды

Йомгаклау.

Без сугыш чоры балалар турында берникадәр материал тупладык.Ләкин әле бу чик түгел.Балалар һәм әти-әниләр бик теләп катнаштылар,бу хезмәт мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне ныгытты. Хәзерге тормышыбыз бик рәхәт.Ләкин бу тормыш күпме корбаннар хакына бирелгән.Безнең моны онытырга хакыбыз юк.Исән чакларында кадерләрен,үлгәч каберләрен онытмыйк.

Толларның күзендә,

Ятимнәр йөзендә

Сугышның шәүләсе бар һаман.

Күңелдә шом яши,

Җәен дә җан өши –

Сугышлар булмасын яңадан!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары өчен кичә...

эзләнү-тикшеренү эше"Сугыш чоры балалары"

Башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына күчү һәм дәрестән тыш эшчәнлек башлану башлангыч класс укытучыларына эшләрен үзгәртеп,яңа форма һәм методлар куллануга этәргеч булып ...

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...

Сугыш елларының каһарман балалары.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар,  Бөек Ватан сугышы ветераннары,  кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру; алар турында...

Тема: Сугыш елларының каһарман балалары.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар,  Бөек Ватан сугышы ветераннары,  кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ-ветераннарның күрсәткән батырлыклары  белән таныштыру; алар турында...