"Әлифба бәйрәме".
методическая разработка (1 класс) по теме
1 нче сыйныф укучыларының үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашу бәйрәме. Әлифба дәреслеге белән балалар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр, шигырьләр, җырлар, әдәпле булырга,өлкәннәрне,кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнәләр.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 33.86 КБ |
Предварительный просмотр:
ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ
Әлифба бәйрәме.
Убырлы карчык белән Шүрәле керә.
Убырлы карчык:
- Бүген Урта Кирмән мәктәбендә Әлифба бәйрәме икән. А-ах көнләшәм шул кешеләрдән. Укырга, язарга өйрәнәләр дә, әллә ниләр, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманыбызда кыргыйланып.
Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләрдә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. А-ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән?
Шүрәле-е-е, син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара!
Шүрәле:
Мин дә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әйдә, без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җавап бирә алмасалар, алар бит Әлифбаны тагын бер кат укыйлар.
Убырлы карчык: Әйдә киттек тизрәк! (Чыгып китәләр)
Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр , укытучылар! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар . Балаларның барсыда укырга, язарга,матур итеп сөйләргә, хикәяләр,шигырьләр, җырлар, әдәпле булырга,өлкәннәрне, кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Хөрмәтле әти-әниләр. “Әлифба бәйрәме” ул сезнең өчен дә зур тантана . Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Бәйрәмегез котлы булсын.
Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,
Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .
Бу матур бәйрәмгә кушылыгыз, әйдәгез,
Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме.
Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә.
Исемем минем Нурсинә Бик тырыш кыз мин
Йөземдә балкый гел нур. Барысына да өлгерәм
Сөйләшергә яратам Җырлыйм, биим,дәресемне дә
Барысын үземә каратам. Бик оста сөйләп бирәм.
Мин әбиемә дә Русча дөрес, матур сөйлим
Булышам бөтен эштә Яратам исәпләргә.
Бик тырышам мәктәптә дә Матур-матур сүзләр өстәп
Яхшы укырга теләп. Әкиятләр сөйләргә.
Башкалардан калышмыйм дип
Тырышам бар көчемә.
Бишкә генә укыйм диеп
Максат куйдым үземә.
Башка класс укучылары чыга.
Нурсинә:
Бүген бездә зур бәйрәм,
Һәммәбез дә шат безнең.
Соңгы битен укыдым
Кичә Әлифбабызның.
Мин бит хәзер
Укый-яза беләмен.
Моның өчен Әлифбага
Бик зур рәхмәт, диямен!
Әлифбам өйрәтте
Хәрефләр танырга,
Тукталып тормыйча,
Гел алга барырга.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез, Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк әле.
Балалар: Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!
(Әлифба керә)
Әлифба: Исәнмесез, дусларым.
Балалар: Исәнме, Әлифба!
Әлифба:Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 нче сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.
Убырлы керә (кулында хәрефләр ):
Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.
Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.
Убырлы:Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефләр алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.
Ә Әтәчем иртән тора,
Һава ярып кычкыра.
Ашыгырга куша ул
Мәктәп – белем иленә.
Л Күзләремнән яшьләр чыкты ,
Капкан идем лимонны .
Сары булгач , бик тәмле дип
Белгән идем мин аны .
И И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Ф Ябалакның зур күзләре
Ялтырый караңгыда.
Ф хәрефенә бик охшаган
Туп – туры караганда.
Б Бәр барабан , уйна быргы,
Бар кешеләр ишетсен.
Б дан башка бәйрәм югын
Барчасы күреп китсен.
А А хәрефе – алмада,
А хәрефе – агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
БЕРГӘ: ӘЛИФБА .
ҖЫР: ӘЛИФБАМ.
1. И Әлифбам , син тәүге фәннәрнең 2.И Әлифбам , син кулымда балкыйсың
Тәүге баскычы . Нәкъ нур булып .
Син кадерле , син туган телемнең Һәр баланы зур бәхеткә илтүче
Алтын ачкычы . Ак юл булып .
Укырга да өйрәттең,
Язарга да өйрәттең.
Син кадерле син туган
Телемнең алтын ачкычы.
Шүрәле керә: Исәнмесез, балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Без Убырлы белән сезнең янга барырга чыккан идек. Юлда Убырлы мине алдап, себеркесенә атланып очты. Ә-ә-ә! Менә кайда икән ул, монда утыра икән. У-у, мин аны тотып алсаммы! Кытыклап бетерәм! (Кытыклаган кыяфәт чыгара.) Кая әле, бармакларым да кычытып тора, сезне дә кытыклап алыйм бераз.
Укытучы: Чү, чү, Шүрәле абзый! Тынычлан инде бераз! Балалар бит сине бик яраталар.Синең турыдагы әкиятләрне дә беләләр алар. Әйдә, болай килешәбез. Хәзер мин сиңа сораулар бирәм, әгәр шул сорауларга җавап бирә алсаң, син – җиңүче. Әгәр җавап бирә алмасаң, тынычлап кына безнең бәйрәмнең дәвамын карап китәсең. Ризамы?
Шүрәле: Риза! Һи, мин белмәгән нәрсә юк бит ул дөньяда. Мин бит урмандагы һәр агачны беләм. Я, бир соравыңны!
1 Сорау: Билгеле бер тәртиптә тезелгән хәрефләр җыелмасы ничек дип атала?
Шүрәле: Беләм, беләм, күргәнем дә бар? Солдатлар!
Укытучы: Белмәдең шул, Шүрәле! Әйтегез әле, балалар!
Балалар:Алфавит.
2 Сорау: Ни өчен ъ (калынлык билгесе ) һәм ь ( нечкәлек билгесе) тавышсыз хәрефләр дип атала?
Шүрәле: Алар кыш көне кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.
Укытучы: Тагын белмәдең, Шүрәле. Балалар, кайсыгыз әйтә?
Укучы: ъ һәм ь билгеләре аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.
Шүрәле: Җитте, җитте, сез җиңдегез. Бәйрәмегездә калам, әле минем өйрәнәсе әйберләрем бик күп икән!
Убырлы. Мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит әле. Бик оста бит бу балалар.Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә, Шүрәле,шуларны карап кына утырыйк әле.
Шүрәле: Молодцы балалар. Без Убырлы белән сезнең бәйрәмегезне өзәрбез дип сөйләшкән идек. Сезнең белемегезгә сокландык әле. Ярый инде, бәйрәмегезне дәвам итегез.
Укытучы:
- Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Ә без, укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.
Балалар әлифбаны тәмамлап йомгак ясарга җыелдылар . Әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте икән ? Сөйләп күрсәтегез әле.
1 нче класс укучылары:
39 хәреф белән
Таныштык без дәрестә.
Олы ярдәмче булдың син,
Рәхмәт инде, Әлифба!
Сәнгатьле итеп сөйләргә,
Аңлаешлы укырга,
Табышмаклар чишәргә
Өйрәттең син, Әлифба.
Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син , дустым , дияргә.
Өйрәтте чиста булырга
Пөхтәлекне сакларга.
Усал , ямьсезләрдән безгә
Кечеләрне якларга .
Өйрәттең син безне
Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит, зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры
Нәни дусларым,
Рәхмәт сезгә дә.
Әлифбаны нык
Үзләштергәнгә.
Белем сараен
Керергә ачып
Сезнең кулларда
Хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым,
Шуны белегез:
Фәкать әлифба
Белемгә нигез.
Укучы: Әлифба,әлифба,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Әлифба: Кадерле,балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Акыллы булыгыз,
Гел бишкә укыгыз.
-Дусларым, миңа сезнең белән саубуллашыр вакыт җитте. Үземнең урынга тагын да акыллырак китапны – “Әдәби уку”ны калдырам. Хушыгыз, дусларым! Туган тел белән дус булыгыз, яхшы укыгыз, тату яшәг
Укучылар: Рәхмәт сиңа,Әлифба,
Хуш, сау бул, Әлифба!
Әдәби уку: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – .”Әдәби уку” китабы булам.
Укучылар: Исәнме, Уку китабы!
Уку китабы:
- Минем янга килеп җитүегез белән котлыйм сезне. Мин сезгә яңа китаплар алып килдем, аларны бик яратып укыгыз, саклап тотыгыз.
Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен.
Мин әле өр- яңа
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр, шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын
Табышмак ничаклы.
Тик менә үтенеч -
Таплама китапны.
(Дәреслекләр өләшә)
Укучылар сөйли:
Татар теле - анам теле,
Изге туган тел.
Бишек җыры белән көйләп
Назлый торган тел
Туган телдә аңлашабыз,
Әкиятләр сөйлибез.
Бигрәк матур, бигрәк назлы
Безнең татар телебез.
Бөек Тукай шигырьләрен
Язган татар телендә.
Тукай шигырьләрен укып
Шатланабыз без көн дә.
Су анасы,Шүрәлене
Яратып та өлгердек,
Шүрәлеле урманнарның
Матурлыкларын күрдек.
Урманнарда озатып йөрдек,
Сарык белән кәҗәне
Йөрәкләрне сихерләде
Тукай әкиятләре.
ҖЫР: “ТУГАН ТЕЛ” җыры җырлана.
- Балам диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
Әнием дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Кушымта:
Дөньяда иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем.
2. Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
Туган тел дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
3. Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин яратам.
Әдәби уку:
-Һай булдырдыгыз!Ана телебездә бигрәк матур сөйләшәсез икән.Мин сезне татар теленең матурлыгын, байлыгын, зирәклеген тагын да тирәнрәк күрсәтермен, шигырь, хикәяләр укытырмын.
(Математика керә).
Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез җитезлекне, зирәклекне күрсәтегез әле.
1) Әни уенчыклар алган,
Балаларга тараткан.
Алсуга ул биргән шар,
Илгизәргә самовар.
Илсур улына барабан,
Гөлназ кызына диван,
Санагыз әле, дуслар,
Күпме уенчык булган?
2) Керпе гөмбәгә барган
9 ак гөмбә тапты
3 не куйды энесенә
Калганын кәрзиненә.
Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?
3) Айдар китте урманга
Тәмле җиләк җыярга
Менә 10 җиләк тапты
5 не авызга капты.
Ничә калыр чиләккә?
4) Ак каенда 3 чыпчык
Түбәдә 5 сыерчык.
Әйтмәс микән берегез,
Барысы ничә кошчык?
- Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.
Азбука керә.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
- Здравствуйте, дети!
Укучылар: Здравствуй, азбука.
Азбука: Вы меня ещё не забыли?
Укучылар: Нет.
Азбука: -Ребята, назовите названия дней недели на русском языке.
- Расскажите все вместе одну физкультминутку.
- Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
- Молодцы! Вы очень красиво умеете говорить.
Укытучы: Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .
Сезгә зур рәхмәтебезне
Җиткерәбез һәммәбез
Олы ярдәмегез өчен
Башыбызны иябез.
Әткәй - әнкәй , газизләрем
Гомер биргәнсез безгә
Изге итеп үстердегез
Мең рәхмәтлемен сезгә .
Сезнең алда сүз бирәбез
Тырыш булырга
Ялкауланмаска. ;
Артта калмаска.
Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....

