тәрбия сәгате эшкәртмәсе
классный час (3 класс) по теме

Ганиева Люция Фаесхановна

23 февральгә карата тәрбия сәгате эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл soldatta_bulgandilr.docx18.93 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1) Укучыларны хәрби хезмәт төшенчәсе белән таныштыру;

              2)Укучыларның фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү;

              3)Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү,аларны туган илнең чын сакчылары булырга әзерләү;

Җиһазлау:  компьютер, презентация , укучы презентациясе  »Минем абыем», стена гәҗите  “Әтием солдат булган”.

  1. Оештыру .

Хәерле көн,укучылар.  Күңелләрегез шатмы? Кәефләрегез яхшымы? Бүгенге тәрбия сәгатенә сез әзерме? (укучыларның җаваплары тыңлана)

II.Төп өлеш.

1.Мин сезгә шигырьдән бер өзек укып китәм. Тыңлагыз да кем турында сүз барганын әйтерсез.

Еракта-еракта тора,

Үзе һаман сакта тора.

Дошман килеп кермәсен, ди

Безнең серне белмәсен, ди.

Кем турында сүз бара? Солдат нишли? Нәрсәне саклый? Туган илне башкача ничек әйтәбез? Тиздән нинди бәйрәм җитә? Ул нинди бәйрәм?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – батырлар һәм кыюлар көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Бу бәйрәмгә инде 96 ел.  Псков шәһәре янында  немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында карар чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Ватанга хезмәт итү  – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау дигән сүз .

 “Армия” сүзе латинчадан “коралландырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте. Безнең Күәм авылыннан да 254   кеше сугышка киткән, шуның 125е генә кире кайткан.Сезнең дә бабайларыгыз  сугышта катнашкан. Кемнәрнең бабайсы сугышта катнашканын әйтеп китегез, әле. ( Укучыларның җавплары тыңлана)

 Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.

Быел 15 нче февральдә - соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга – 25 ел. Әфган сугышы 1979 елда башланып, 1989 да бетә.Безнең Күәмнән Төхфәтуллин Булат абыегыз да бу сугышта катнашкан.

Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.

Солдатлар төрле гаскәрләрдә (войска) хезмәт итәләр. Чик буе, танк, ракета, һава десанты, диңгез флоты һ.б. гаскәрләр.

Укучылар, слайдка карагыз,әле. Монда Казанда Хәрби офицерлар әзерли торган  училищелар күрәсез.Безнең Күәм мәктәбендә татар телен укытучы Гөлнара апагызның улы да Казанда хәрби училищеда угыган. Хәзер ул хәрби офицер.

Ә солдатларны хәрби хезмәткә өйрәтүчеләр кемнәр соң?

2.  Мин сезгә өй эшләре биргән идем. Һәрберегезнең әтисе, я абыйсы, я бабайсы Армиядә хәрби хезмәттә  булган. Шулар турында мәгълүмат туплап килергә кушкан идем. (Укучылар чыгышы тыңлана)

1 укучы. Минем  бабаем  Сәләхов Шамил Әсхәт улы

Безнең Әлфиснең абыйсы Ренат та күптән түгел армия хезмәтен тәмамлап кайтты.

Ә Булатның абыйсы хәзерге вакытта хәрби хезмәттә. Ул үзенең абыйсы турында презентация төзеде. Шул презентациясе белән таныштырып китәр.

III.Ныгыту.

1.Укытучы. Тәрбия сәгатен уен-бәйге рәвешендә дәвам итәбез. Уенның исеме “Солдат булырга әзерләнәбез” дип атала. Һәр командага исем бирергә кирәк. Ә исемнәрне хәрефләрдән җыярбыз. (“Җитезләр”,”Көчлеләр”)

2.Төймә тагу.

3.Отжимание.( Һәр командадан  берәр укучы ярыша)

4. Капитаннар бәйгесе “Әйе яки юк” Беренче капитанга сораулар:

1) 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне.

2) Рөстәм Миңнеханов-Россия   Президенты.

3) Елда 12 ай.

4) Ноябрь-яз ае.

5) Патриот ул Туган илен ярата, саклый.

Икенче капитанга сораулар:

  1. Ватанны саклау- һәр ир-егетнең изге бурычы.
  2. В.Путин- Татарстан  Президенты.
  3. Гыйнвар-җәй ае.
  4. Кар ак төстә.
  5. Диңгез Флотында моряклар хезмәт итә.

III.Йомгаклау.

Солдат булу өчен нинди сыйфатларга ия  булырга кирәк? Сез үзегездә нинди сыйфатлар тәрбияләр идегез? Уен “Йолдыз бизибез”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"

1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....

Тәрбия сәгате 4класс "Яхшылык эшлик"

Әгәр итсәң син берәүгә изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш....

тәрбия сәгате

эстетик зәвык тмасына тәрбия сәгате...

Тәрбия сәгате. (4 нче сыйныф) Спорт һәм сәламәтлек.

    Әлеге тәрбия сәгате,  укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, спорт һәм физик культура  тарихы белән таныштыру,  универсиада һәм олимпиада төшенчә...

"Табигать ялгышларны кичерми" тәрбия сәгате (3 сыйныф)

Бу эшкәртмә экологик культура һәм экологиянең законнарын өйрәнүгә багышланган. ...