"шахмат"- түгәрәге өчен уеннар
материал (1 класс) по теме

Габдрахманова Рузия Шагинуровна

бу материалда "шахмат" түгәрәгенең беренче елда( 1класс) түгәрәкне кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә торган дидактик уеннар һәм әкиятләр тупланган

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon didaktik_uennar._shakhmatdoc.doc123.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Борнак башлангыч гомуми белем мәктәбе»-

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Янгул урта гомуми белем мәктәбе» филиалы

Шахмат”-түгәрәге өчен

уеннар һәм дидактик биремнәр

                                          Түгәрәк җитәкчесе:

                                             башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                                   Габдрахманова Рузия Шаһинуровна

                                               

Шахмат уенына өйрәнгәндә дидактик уеннар.

"Горизонталь". Ике уенчы чиратлап шахмат тактасындагы  горизонталь линияләрне   кубиклар (фишкалар, пешкалар  һ.б.)белән тутыралар.

"Вертикаль “ шулай ук  из вертикаль линияләрне тутыралар.

"Диагональ". Шулай ук диагональ тутырыла.

"Шахмат өеме". Шахмат фигуралары бер өем булып тора. Укытучы күзен йома бер фигураны кулына ала. Укытучы аңлы рәвештә фигураның исемен ялгыш әйтә. Укучылар төзәтергә тиеш. Укучы шулай уен белән кызыксынып китә.Аннары теләгән укучы күзен йомып фигура ала. Фигураны танырга омтыла. Теләгән һәр укучы уенда катнаша ала..

"Мәктәп". Шахмат тактасын кире якка әйләндереп, уемга фигураларны тутырырга. Һәм укучыга:” Бу синең укучыларың! Исемнәрен генә әйтеп чык әле, мин дә танышыйм”- дип әйтергә. “Укытучылар “ үз укучылары белән таныштыралар.

"Рәт". Һәр фигураны аерым рәтләргә тезәргә ( төс буенча түгел ә исем буенча).

"Пирамида". Кайсы фигура белән пирамида төзеп була, шул фигураны табып (ничәү булса, шуның белән) пирамида тезәргә.

"Буй буенча".  Зурдан кечкенәгә таба яки кечкенәдән зурга таба бер төстәге фигураларны җыю.

"Качышлы".  Нинди дә булса фигура яшерелә. Бер укучы фигураны эзләп таба. Һәм исемен әйтә..

"Кем тизрәк?". Ике уенчы бер төстәге фигураларны тизрәк җыеп үз урынына урнаштырырга тиеш.

"Мин беләм".  Бер-ничә уенчы чакырыла. Бер фигура әйтелә. Кем тизрәк табып өскә күтәрә..

"Бер-ике-өч". Берничә уенчы катнаша. Урындыкка фигура куела. Бер-ике-өч дигәч, алырга тиешләр. Кем ала, шул исемен әйтә

" Тылсымлы капчык". Капчыкка шахмат фигуралары тутырыла. Укучылар фигураларны килеп алалар. Исемен әйтә баралар. Шулай ук укытучы да алып исемен әйтеп бара ала. Бу очракта укытучы бераз хаталар чыгаргалый. Укучылар сөенә-сөенә төзәтәләр.

"Шахмат кабартма". Әкият-инсценировканы болай үткәреп була:: "бабай" - король, "әби" - ферзь, "куян" - пешка, "төлке" - ат, "бүре" -фил, "аю" - ладья, ә кабартма –кечкенә шарик.Укучы кабартма кача торган барлык фигураларны санап чыга.Ахырдан кабартма төлке- “ат” тан да кача.уен шулай тәмамлана.

"Шахмат шалкан”.  Балалар шалкан(туп) утырта. Аның артына шахмат фигураларын тезә әкиятне сөйли-сөйли.: "бабай" -  король, "әби" - ферзь, "кыз" - фил, "эт" - ат, "песи" - ладья, "тычкан " - пешка.

"Зур яки кечкенә". 6 фигура куела. Бер бала фигураларны зурдан кечкенәгә таба, ә икенчесе кечкенәдән зурга таба әйтә.( буй буенча)

"Тыелган фигура". Шахмат фигуралары тезеп куела. Бер фигураның исемен әйтмәскә дип алдан ук сөйләшенә. Укытучы яки алып баручы тиз-тиз фигураларны күрсәтә бара. Укучылар әйтә. “тыелган” фигура күрсәтелгәндә ул аның төсен генә күрсәтергә тиеш. Әйткән укучы уеннан чыга бара.

"Аклар һәм каралар". Алты кара һәм ак фигура  куела. Бала әйтә бара: мәсәлән6 ак ат. Кара пешка һ.б. Уен шулай дәвам итә.

"Эзләп тап.". бер фигура учка яшерелә. Бер уенчы башка фигураларны карап нинди фигура яшерелүен табарга тиеш. Уен шулай дәвам итә.

"Парын тап". Барлык фигуралар өстәлдә ята. Укытучы  бер фигураны күрсәтә. Бер уенчы фигураның исемен әйтә һәм парын таба .

"Тыныч йокы". Бу уен шөгыль ахырында уйнатыла. Исемен әйтә- әйтә тартмага тутырыла.

"Уйлап тап".  Укытучы фигура турында сөйли. Ә укучылар кайсы фигура турында сөйләгәнне белергә тиеш..

"Секрет фигура".  Алдан ук бер фигура сайлап куела- секрет фигура. Уенчылар  фигураларны әйткәндә бу фигураны һәрвакыт секрет фигура дияргә тиеш.

"Әйе яки юк". Укытучы ике фигураны кулына ала. Укучылар башлангыч торышта бу фигуралар бергә рәттән  торалармы юкмы икәнен әйтергә тиешләр.

.

"Туп".Укытучы шахмат фигураларының башлангыч торышы турында  бер җөмлә әйтә һәм тупны кемгә дә булса ата. Укучылар “әйе” (җөмлә дөрес булса) яки “юк” ( Җөмлә дөрес булмаса) дип әйтеп тупны кире ыргытырга тиешләр.

"Ашап бетерү" – курстагы төп уен.  Балада эчке тоемлау, хәрәкәт итүнең эчке планы формалаша, фикерлә сәләте үсә. Укытучы чикләнгән күләмдә фигуралар тәкъдим итә. Кем барлык каршы як фигураларын алып бетерә шул җиңә.

“Уен кырында бер сугышчы” Бер ак яки кара фигура каршы якның барлык фигураларын алып бетерергә тиеш. Бу уенда каршы як фигуралары “сихерләнгән, хәрәкәтсез”

"Сакчыларны ал". Ак фигура кара фигураларны сугарга тиеш, шул ук вакытта үзе дә каралар һөҗүме астында калмаска тиеш.

"Иң кыска юл". Ак фигура аз өйреш белән  күп кыр узарга тиеш.

"Контроль кырны алу".  Фигура белән фигура бер- берсен алу өчен уйнамый. Ә фигураны билгеләнгән кырга илтеп җиткерү өчен уйный. Бу уенда шундый шарт куела: фигураны кары як фигурасы һөҗүм итә алырдай кырга куймаска.

"Икеләтә һөҗүм". Ак фигура бер юлы ике кара фигурага һөҗүм итә.

"Алу". Алуның берничә очрагының отышлысын сайларга- сакланмый торган фигураны алырга.

"Саклау".Бер фигура белән һөҗүм астында торучы икенче фигураны сакларга.

"Шахмы,шах түгелме?". Берничә очрак бирелә, укучылар шахмы, түгелме икәнен белергә тиешләр.

" Шах бир". Корольгә шах игълан итәргә.

"Биш шах". Биш ак фигура белән кара корольгә шах игълан итәргә.

" Шахтан саклану.". ак  король  шахтан сакланырга тиеш.

"Матмы, мат түгелме".?". Берничә очрак бирелә, укучылар матмы, түгелме икәнен белергә тиешләр.

.

"Беренче  шах". Башлангыч торыштагы барлык фигуралар белән уйнала. Кем шах игълан итә ,шул җиңүче була.

                    Төп темалар өчен уеннар.

1.        ШАХМАТ ТАКТАСЫ. Шахмат тактасы, ак, кара кыр, горизонталь,
вертикаль, диагональ, центр.

Дидактик уеннар һәм биремнәр

"Горизонталь". Ике уенчы чиратлап шахмат тактасындагы  горизонталь линияләрне   кубиклар (фишкалар, пешкалар  һ.б.)белән тутыралар.

"Вертикаль “ шулай ук  из вертикаль линияләрне тутыралар.

"Диагональ". Шулай ук диагональ тутырыла.

2.        ШАХМАТ ФИГУРАЛАРЫ. Аклар. каралар, ладья, фил, ферзь, ат, пешка, король.

Дидактик уеннар һәм биремнәр

" Тылсымлы капчык". Капчыкка шахмат фигуралары тутырыла. Укучылар фигураларны килеп алалар. Исемен әйтә баралар. Шулай ук укытучы да алып исемен әйтеп бара ала. Бу очракта укытучы бераз хаталар чыгаргалый. Укучылар сөенә-сөенә төзәтәләр.

"Уйлап тап".  Укытучы фигура турында сөйли. Ә укучылар кайсы фигура турында сөйләгәнне белергә тиеш..

"Секрет фигура".  Алдан ук бер фигура сайлап куела- секрет фигура. Уенчылар  фигураларны әйткәндә бу фигураны һәрвакыт секрет фигура дияргә тиеш.

"Зур яки кечкенә". 6 фигура куела. Бер бала фигураларны зурдан кечкенәгә таба, ә икенчесе кечкенәдән зурга таба әйтә.( буй буенча)

3.        ФИГУРАЛАРНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ТОРЫШЫ. Башлангыч торыш(башлангыч позиция), башлангыч позиция дә һәр фигураның торышы; кагыйдә "ферзь үз төсен ярата";  горизонтальләр, вертикальләр, диагональләр һәм фигураларның башлангыч торышы арасындагы бәйләнеш.

Дидактик уеннар һәм биремнәр

" Тылсымлы капчык". Капчыкка шахмат фигуралары тутырыла. Укучылар фигураларны килеп алалар. Исемен әйтә баралар. Шулай ук укытучы да алып исемен әйтеп бара ала. Бу очракта укытучы бераз хаталар чыгаргалый. Укучылар сөенә-сөенә төзәтәләр.

"Әйе яки юк". Укытучы ике фигураны кулына ала. Укучылар башлангыч торышта бу фигуралар бергә рәттән  торалармы юкмы икәнен әйтергә тиешләр.

.

"Туп".Укытучы шахмат фигураларының башлангыч торышы турында  бер җөмлә әйтә һәм тупны кемгә дә булса ата. Укучылар “әйе” (җөмлә дөрес булса) яки “юк” ( Җөмлә дөрес булмаса) дип әйтеп тупны кире ыргытырга тиешләр.

4.. ЙӨРЕШЛӘР ҺӘМ ФИГУРАЛАРНЫ АЛУ. (уку курсының төп темасы). Йөрешнең кагыйдәсе һәр фигураның алуы,  "сугу", җиңел һәм авыр фигуралар, ладья, ат, фил, ферзь, король пешкалары,үтеп барганда сугу,  пешканың әверелүе.

Дидактик уеннар һәм биремнәр

"Ашап бетерү" – курстагы төп уен.  Балада эчке тоемлау, хәрәкәт итүнең эчке планы формалаша, фикерлә сәләте үсә. Укытучы чикләнгән күләмдә фигуралар тәкъдим итә. Кем барлык каршы як фигураларын алып бетерә шул җиңә.

“Уен кырында бер сугышчы” Бер ак яки кара фигура каршы якның барлык фигураларын алып бетерергә тиеш. Бу уенда каршы як фигуралары “сихерләнгән, хәрәкәтсез”

"Сакчыларны ал". Ак фигура кара фигураларны сугарга тиеш, шул ук вакытта үзе дә каралар һөҗүме астында калмаска тиеш.

"Иң кыска юл". Ак фигура аз өйреш белән  күп кыр узарга тиеш.

"Контроль кырны алу".  Фигура белән фигура бер- берсен алу өчен уйнамый. Ә фигураны билгеләнгән кырга илтеп җиткерү өчен уйный. Бу уенда шундый шарт куела: фигураны кары як фигурасы һөҗүм итә алырдай кырга куймаска.

"Икеләтә һөҗүм". Ак фигура бер юлы ике кара фигурага һөҗүм итә.

"Алу". Алуның берничә очрагының отышлысын сайларга- сакланмый торган фигураны алырга.

"Саклау".Бер фигура белән һөҗүм астында торучы икенче фигураны сакларга.

5. ШАХМАТ ПАРТИЯСЕНЕҢ МАКСАТЫ. Шах, мат, пат, ничья, бер йөрештә  мат,озын һәм кыска рокировка һәм аның кагыйдәләре..

Дидактик уеннар һәм биремнәр

"Шахмы,шах түгелме?". Берничә очрак бирелә, укучылар шахмы, түгелме икәнен белергә тиешләр.

" Шах бир". Корольгә шах игълан итәргә.

"Биш шах". Биш ак фигура белән кара корольгә шах игълан итәргә.

" Шахтан саклану.". ак  король  шахтан сакланырга тиеш.

"Матмы, мат түгелме".?". Берничә очрак бирелә, укучылар матмы, түгелме икәнен белергә тиешләр.

.

"Беренче  шах". Башлангыч торыштагы барлык фигуралар белән уйнала. Кем шах игълан итә ,шул җиңүче була.

                      “КАРАНДАШ   ШАХМАТ ФИГУРАЛАРЫН ЯСЫЙ”

Күңелле кешеләргә бик нык күңелсез була башлады. Дюймовочка Карандаштан нинди дә булса кызыклы әйбер ясавын үтенде

–Мин кичә гаҗәеп уен күрдем һәм андагы фигураларны күреп сокландым. Сезгә дә шул фигураларны ясап күрсәтимме? –дип  сорый Карандаш.

 Барысы да бик теләп риза булдылар. Чөнки алар Карандашның искиткеч матур ясавын беләләр инде. Карандаш бик тиз генә эшләде. Күп тә үтми Карандашның дуслары ак һәм кара төстәге гаҗәеп фигураларны күрделәр.

Кинәт фигуралар җанланып телгә килделәр:

-Сез кемнәр? –  иң озын очлы ак фигура....

без... –  күңелле кешеләр . Мин-Дюймовочка, ә алар минем дусларым – Карандаш, Самоделкин, Белмәмеш, Буратино, Чиполлино, Петрушка һәм Гурвинек... Ә сез кемнәр?-диде Дюймовочка

– Без шахмат фигуралары, – дип җавап бирделәр ясалган фигуралар.

–Ә исемнәрегез ничек? – дип сорады Дюймовочка.

– мин ак шахмат короле, – диде иң озын ак фигура

– Ә мин кара шахмат короле, – диде иң озын кара фигура.

Алга  шахмат корольләренә бик ошаган ,ләкин алардан берәз гына кыскарак,өстә кечкенә генә  түгәрәкләре булган ике фигура чыгып басты. Алар үзләрен  ферзьлар дип таныштырдылар.

Ферзьлардан соң  дүрт ат башлы фигура күренде.

– Без ак шахмат атлары-диде икесе.

– Ә без кара шахмат атлары- дип җавап бирде калган икесе.

Аннары дүрт башняга охшаган фигура чыкты. Алар үзләрен ладьялар дип таныштырдылар. Аннан соң чыккан түгәрәк башлы фигуралар үзләрен шахмат фигуралары дип таныштырдылар.Ә калган уналты фигура(8 кара, 8 ак) пешкалар булып чыкты

 Шулвакыт бик сөенеп Белмәмеш телгә килде. Мин бу фигураларны беләм. Бу шахмат уены фигуралары. Мин шахмат уйный беләм һәм бу уенны бик яратам. Теләсәгез сезгә дә өйрәтермен, дусларым!- диде ул елмаеп

– Ә без ярдәм итәрбез!-дип шатландылар шахмат фигуралары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Милли уеннар.

Татар халкының йолаларын искә төшерү.Милли уеннар турында мәгълүмат бирү....

Математик уеннар

Бу презентацияне  математика шөгылендә кулланырга мөмкин....

Әдәби уку дәресләре өчен уеннар

Башлангыч сыйныфл укучыларында туган телгә, өйрәнелә торган материалга кызыксыну тәрбияләүнең отышлы ягы --уен алымнарын куллану. Беренчедән, уен аша материал җиңелрәк үзләштерелә, икенчедән, баланың ...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Дәресләрдә куллану өчен уеннар

Укучылар табышмаклар буенча кроссвордлар төзергә, мәкальләрне дәвам итәргә, бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә, хикәягә исем уйларга өйрәнәләр....