Милли уеннар.
методическая разработка по музыке (1 класс) по теме

Татар халкының йолаларын искә төшерү.Милли уеннар турында мәгълүмат бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chuma_urdk_uennar.doc105.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

                       

                         Чума үрдәк, чума каз. 

Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар: 

Чума үрдәк, чума каз, 
Тирән күлне ярата ул, ярата. 
Зәрифә үзенә иптәш эзли,

 Зәрифә үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата шул, ярата.

 Данилны ярата шул, ярата. 

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Зәрифә), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм Данилны җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә. 
Уен шулай дәвам итә. 



                                Түбәтәй. 

Балалр түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр: 


Түбәтәеңне кигәнсең, 
Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

 Шаккатырыйм, дигәнсең. 
             Кушымта: Түп – түп-түбәтәй, 
             Түбәтәең укалы. 
             Чиккән матур түбәтәең

              Менә кемдә тукталды. 

Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б.) Уен шулай дәвам итә. 

                                       
Зәңгәр чәчәк. 

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр: 

Юл читендә зәңгәр чәчәк 
Якты нурлар тарата. 
Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата. 

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори: 

Якын дуслар арасыннан 
Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр - 
Мендәреңне сал әле. 

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя ҺӘМ, тезләнеп, аңа кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар. 


                                           
Ак калач. 

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр: 

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач;

 Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

 Менә шуның тарлыгы. 
Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач! 

Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә. 

                                       
Түбәтәйле. 

Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар һәм, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда. Уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә. 


                                   
Әйт, күгәрчен. 

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар ҺӘМ җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар: 

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри? 
Ул шулай да, ул болай, 
Яшь кызлар йөри шулай. 
Балалар яулык очларын тотып йөриләр

Әйт, күгәрчен, син генә, 
Куяннар ничек йөри? 
Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри. 
Куяннар кебек сикереп йөриләр.


Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри? 
Ул болай да, ул шулай, 
Үрдәкләр шулай йөри. 
як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр. 


                                     
Миңлебай. 

Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк байлап жырлап йөриләр: 
Без йөрибез әйләнеп, 
Син уртада, Миңлебай, 
Син нишләсәң, ни кылансаң,

 Без кыланырбыз шулай. 

Кырыйдагы балалар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә: 
Бер болай, бер болай, 
йә, кыланыгыз шулай. 

Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар: 
Бер болай, бер болай, 
Моны эшләү бик уңай. 

Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса. 
Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр: 
Без йөрибез әйләнеп, 
Син уртада, матуркай. 
Син нишләсәң, ни кылансаң,

 Без кыланырбыз шулай. 
Уен шулай дәвам итә. 

                           
Яулык алыш. 

Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да: 
Талым, талым, талчыбык,

Уртасында бал чыбык, 
Ал яулык, гөл яулык, 
Бир син миңа бер яулык, - 
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана. 

                         
Кәрия-Зәкәрия. 

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала: 
Бу бик яхшы биюче,

 Бу бик яхшы биюче,

 Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз. 

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр: 
Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәрия-Зәкәрия, коммая,

Кәри комма, Зәкәр комма, 
Зәкәрия коммая 
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана: 
Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз. 
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төрлечә әйтеп, җырлап-биюне дәвам итәләр. 

                               
Яшерәм яулык. 

Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри: 
Кулъяулыгым яшел, яшел, 
Яшел чирәм астында.

 Сиздермичә ташлап китәм

 Бер иптәшем артына. 

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә. 

         

                                            Куян

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр: 
Ак куянга ни булган, 
Әллә инде авырган?

 Иптәшен дә табалмый,

Урыныннан да торалмый,

Куян, куян, син сикер,

Иптәшең табып китер! 

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әгаәнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә. 



                           
Без-без, без идек. 

Без-без, без идек, 
Без унике кыз идек; 
Базга төштек бал каптык,

Келәткә кердек май каптык; 
Кап та коп, , 
Авызыңны ач та йом! 
М-м-м 
Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары, берьюлы авызларын йомып, җиңелчә, күңелле көйгә төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга ҺӘМ җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии, сорауларга җавап бирә н.б.). 

                                         

                                              Башмакчы. 

Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була. Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса.

Җырлый: 
Төрле һөнәр беләбез, 
Матур итеп тегәбез; 
Асыл төсле җепләр белән

 Башмак башын чигәбез. 

Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар: 
Әй, башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы. 
Син җырлама такмагың, 
Бир кияргә башмагын. 

Балалар җырлап бетергәч, алып баручы башмакны ике бала арасыны куя ҺӘМ аларның иңнәренә кагыла. Ике бала ике якка түгәрәк буйлап йөгереп китәләр. Кем беренче килеп җитә, шул башмакны кия. Ул башмакчы була. 
Уен яңадан башлан
а. 

                                         
Урманга бару. 

Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. Марш астында атлап баралар. Урманга килеп кергәч. лирик көй тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар, җырлыйлар: 
Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

Аларны йә киптерәм,

Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

 Аю-бүре юк микән? 

Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга да балаларны куа башлый. 

                                         
Ачык авыз. 

Балалар, аллы-артлы парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитекләшәләр ҺӘМ бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала ҺӘМ эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: "Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз "ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, ҺӘМ "ачык авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә. 

                                 
Әйдә, танышабыз. 

Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә. 


                               
Күрсәт әле, үскәнем. 

Балалр түгәрәк ясап басалар ҺӘМ бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртсдагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: "Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла: 
- Күрсәт әле, үскәнем,

  Ничек кошлар очалар? 
- Менә шулай, менә шулай,

 Шулай кошлар очалар. 
- Күрсәт әле, үскәнем,

 Ничек йөри аюлар? 
- Менә шулай, менә шулай,

 Шулай йөри аюлар. 
- Күрсәт әле, үскәнем, 
Ничек чаба поездлар? 
- Менә шулай, менә шулай,

  Шулай чаба поездлар. 
- Күрсәт әле, үскәнем,

 Ничек сикерә куяннар? 
- Менә шулай, менә шулай,

 Шулай сикерә куяннар. 


                               
Бу дустың белән күреш. 

Балалар, кулга-кул тс пынышып, түгәрәккә басалар ҺӘМ, җырның эчтәлегенә әйтелгән ? хәрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр: 

Аякларың тыпырдат, 
Куларыңны чәбәклә, 
Бер монда, бер монда, 
Кыен эш түгел бер дә. 
Башың аска иеп ал, 
Кул бармагың янап ал, 
Бер монда, бер монда, 
Кыен эш түгел бер дә. 
Бу дустың белән күреш, 
Бу дустың белән күреш, 
Йә иптәш, йә, әйлән, 
Бик кыен түгел буэш. 
Жырга туры килгән хэрәкәтлэр эшлиләр. 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресендә уеннарны 4 нче сыйныфта үткәрергә мөмкин.Монда "Кем өлгер һәм зирәк", "Мәкаль әйтәм","Авторны таны", "Хәтереңдә калдыр", "Әкият дөньясында" дигән уеннар уйнарга мөмкин....

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

"шахмат"- түгәрәге өчен уеннар

бу материалда "шахмат" түгәрәгенең беренче елда( 1класс) түгәрәкне кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә торган дидактик уеннар һәм әкиятләр тупланган...

Математик уеннар

Бу презентацияне  математика шөгылендә кулланырга мөмкин....

Әдәби уку дәресләре өчен уеннар

Башлангыч сыйныфл укучыларында туган телгә, өйрәнелә торган материалга кызыксыну тәрбияләүнең отышлы ягы --уен алымнарын куллану. Беренчедән, уен аша материал җиңелрәк үзләштерелә, икенчедән, баланың ...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Презентация "Милли уеннар"

Татар халкы борынгыдан җырлы-биюле һәм башка кызыклы уеннары белән дан тоткан. Уеннар төрле бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә, кичке бәйгеләрдә уйналган. Уеннар кешеләрдә дуслык бердәмлек , ярдәмчеллек сыйфа...