Светофорда кунакта
методическая разработка по теме

Нуриева Гульзифа Робертовна

Юл йәрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon svetoforda_kunakta.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

                          Актаныш муниципаль районы

          Богады гомуми урта белем бирү мәктәбе

       

                            класстан тыш чара

                                                                              Укытучы: Нуриева Г.Р

                                             

       

                                          2011 ел

 I- IV класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләре һәм физкультура буенча комплекслы чара

 Максат: Укучыларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен тоту культурасы булдыру; юл      билгеләре, аларның төрләре турындагы белемнәрен камилләштерү; җитезлек, өлгерлек, коллективизм, бер-береңне кайгырту хисләре  тәрбияләү.

 Җиһазлау: юл билгеләре, магнитофон,баян, светофор сигналларын белдерүче кызыл, сары,     яшел түгәрәкләр, туплар, кыршаулар, кәгазь битләре, такта кисәкләре,Светофор һәм Белмәмеш өчен костюмнар.

Кичәдә ЮХИДИ вәкиле катнаша.

Кичә барышы:

     Укучылар актлар залында өч төркемгә бүленеп утырганнар.

Алып баручы: Укучылар! Бүген безнең гадәти булмаган кичә.Ул юл йөрү кагыйдәләренә багышланган. Ләкин безгә башта “Юл йөрү мәктәбенә” эләгергә кирәк.

    ( Кинәт почмактан Белмәмеш килеп чыга. Ул балалар кырына якын килә.)

Белмәмеш:

     Шау-шулы шәһәргә эләгеп,

     Мин югалдым, мин беттем.

     Сфетофор билгесен белми ,

     Юл чыгуны озак көттем.

     Тирәмдә машина һәм трамвай

     Я булмаса автобус.

     Ничек чыгыйм юл аркылы?

     Бирче киңәш булсаң дус.

1 укучы. Белмәмеш, борчылма, син безнең белән кал!

2 укучы.Без сиңа булышырбыз.

 Алып баручы. Хәзер барлык укучылар да  юл блгеләре, юл йөрү кагыйдәләре белән танышырга мөмкин булган җиргә юнәлер. Анда хәтта эстафетада катнашырга  була.Юлда күңеллерәк булсын өчен “Светофорлы юлларда” җырын башкарырбыз.(Укучылар җыр башкара).

Менә без килеп тә җиттек . (Почмакта урнаштырылган юл билгеләре һәм светофор макетына күрсәтеп ) Укучылар, сез нәрсә күрәсез?

Укучылар: Юл билгеләре, светофор макеты.

Белмәмеш:Юл билгеләре имеш...Алар миңа нәрсәгә?Алар бит җансыз. Ә сез миңа булышырга сүз бирдегез.

3 укучы. Юл әлифбасын белү һәркемгә кирәк!

4 укчы. Юл билгеләрен һәркем белергә тиеш!

Алып баручы. Бу билгеләрне атагыз.(Укучылар таныш юл билгеләрен әйтәләр).

Укучылар, юл йөрү кагыйдәләрен белү ни өчен кирәк?(Юл аркылы дөрес чыгу өчен).Сез ничек уйлыйсыз, кемне сакчы- тылсымчы дип атыйлар?( Милиционерны).

Юк, белмәдегез! Табышмакның җавабын әйтегез:

               Көне-төне һич арымый,

               Һәрвакыт мин күз кысам.

               Машиналарны үткәрәм,

               Сиңа да гел булышам.

(Белмәмеш җавапны белми, укучылар аңа булыша. Светофор керә).

 Светофор.Минем турыда табышмакның җавабын белмәү оят.

Алып баручы. Чын светофор ничек ярдәм итә ала? Ул бит йөри дә, сөйләшә дә белми.

 5 укучы. Аның өч күзе бар: кызыл, сары, яшел.

 6 укучы. Күзләре ярдәмендә ул безгә сигналлар бирә: кузгалыргамы яки басып торыргамы.

Светофор. Белмәмеш! Минем өч төснең нәрсә аңлатканын әйтә аласыңмы?

 Белмәмеш. Юк!

 Алып баручы. Балалар, әйдәгез Белмәмешкә булышыйк!

(Балалар шигырь укыйлар).

               Кызыл төс безгә әйтә:

               -Тукта дустым юл ябык!

               Сары төс- кисәтүче,

                Хәрәкәткә сигнал көт.

               Яшел төс юлны ачты:

                Балалар чыга ала.

Алып баручы. Ә хәзер өч тәркемдә ярышып алабыз.

(Балалар эстафеталарда катнашалар).

 “Светофор җый”

Такта янында урындыкта светофорның корпусы һәм өч төсе ята.Командада дүрт кеше. ҺКомандаларның һәр кешесенә урындык янына йөгереп килергә һәм берәр детальне беркетә барырга кирәк була. 1 нче кеше- корпус , 2нче кеше-кызыл түгәрәк, 3 нче кеше- сары түгәрәк, 4 нче кеше – яшел түгәрәк.

      Детальне беркеткәннән соң укучы үз урынына барып баса. Шуннан соң гына икенчесе йөгерә. Светофорны тиз һәм дөрес җыйган команда җиңүче була.

  “Кызыл, сары, яшел” уены.

 Светофор өч төс күрсәтә:кызыл, сары, яшел.Шигырьне тыңлый-тыңлый укучылар билгеле бер хәрәкәтләр башкаралар.Кем ялгыша, ул урынына утыра бара.

 Светофор:

                  Игътибар! Сезгә карый,

                  Өч зур күзле светофор.

                  Яшел, сары, кызыл күз-

                  Һәркайчан син белеп тор!

       Кызыл төскә кул чабабыз,

       Сарыга тик торабыз,

       Яшелгә урында йөгерәбез.

“Машина һәм җәяүлеләр” эстафетасы

Һәр командада алтышар кеше. Такта янында һәр команда өчен урындык куелган.Командаларның һәр кешесе урындыкны әйләнеп килеп үз урынына басарга тиеш. Эстафета светофорның кызыл төсеннән башлана.

       1, 3, 5 нче кешеләр җеп белән машина тартып баралар, 2, 4, 6 нчы кешеләр кулларына курчак тоталар.Эстафетаны беренче бетергән команда җиңүче була.

Җәяүлеләр чыгу  урыны” эстафетасы.

Алып баручы“Җәяүлеләр чыгу  урыны” билгесен алып чыга..

Светофор.

               Җәяүлеләр юл аша

               Чыгыгыз каршы якка.

                Зебра сызыклары кебек,

                Буялган ул юл акка.

Команда членнары(4-6кеше) чиратлап дистанция үтәләр: кыршау аша чыгалар- бу җир асты  юлы. Соңыннан бер аякта мел белән сызылган сызыклар аша сикереп үтәләр- бу җир өсте юлы.Билгеләнгән урынны урап, йөгереп урыннарына кайталар.

(Белмәмеш көтмәгәндә туп ала да урта бер җирдә уйный башлый.

Светофор. Белмәмеш, машиналар йөри торган юлда йөрергә ярамый!

Белмәмеш. Ә кайда уйнарга ярый соң?

Светофор.

                Машина йөргән юлда ,

                Беркайчан да уйнама!

                Котылырмын афәттән дип,

                Һичкайчан син уйлама!

“Урам аша чык” эстафетасы

   Һәр команданың беренче уенчысында икешәр тактачыклар.Идәнгә басмыйча  такталар өстендә генә билгеләнгән урынга барып җитәргә һәм йөгереп урыннарына кайтырга тиешләр.

Алып баручы.Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер өстәл артында урыннарыгызны алыгыз,мин сезгә юл белән бәйле табышмаклар әйтәм.

  1. Селкенми дә, кычкырмый да,

      Тыныч кына тик тора.

      Машина һәм кешеләрне

      Дөрес юлларга бора.(Светофор)

  1. Кылга асылына,

      Тимергә таяна,

      Утыртып чаба

      Теләсә кая.(Трамвай)

  1. Барам,барам,

      Очы юк.(Юл)

  1. Ике аяклы үгез,

      Маңгаенда куш мөгез.(Велосипед)

-Укучылар, әйдәгез,Белмәмешне юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырыйк.

7 нче укучы.Юл йөрү кагыйдәләрен

                      Һәрбер кеше дә белсен.

                      Җәяүлеләр тротуарның

                      Тик уң ягыннан йөрсен.

8 нче  укучы.Юлны аркылы чыкканда,

                       Башта кара сул якка.

                       Ә аннары онытма син

                       Күз салырга уң якка.

9 нчы укучы.Хәрәкәт күп урыннарда

                       Ялгызың гына йөрмә.

                       Кызыл ут янып торганда,

                       Каршы якка йөгермә.

10 нчы укучы.Ваемсыз булма син юлда,

                        Игътибарың югалтма.

                        Һич тә ашыга күрмә син,

                        Юл аркылы чыкканда.

11 нче укучы.Транспортта барганда,

                        Башыңны тыкма тәрәзәгә.

                        Юкса эләгерсең бит,

                        Куркыныч һәлакәткә.

12 нче укучы.Тагылып уйнап йөрмә,

                        Трамвайлар артына.

                        Кисәк кенә туктасалар,

                        Килеп чыгар фаҗига.

13 нче укучы.Һәлакәтләр булмасын дип

                        Телидер һәрбер йөрәк.

                         Шуңа күрә юл йөргәндә,

Барысы бергә:Бик сак булырга кирәк!

Белмәмеш. Молодцы, укучылар, сез бик күп беләсез икән. Мин дә күп кагыйдәләр өйрәндем. Бик зур рәхмәт сезгә.Сау булыгыз! (Чыгып китә).

Алып баручы.Укучылар,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, юл йөргәндә игътибарлы булыгыз. Сәламәтлегегез, иминлегегез сезнең үз кулыгызда. Шуларны исегездән чыгармагыз, юлларда исән-имин йөрегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ел фасыллары бездә кунакта

2 класста " Ел фасыллары бездә кунакта"- әдәби уку дәресе....

Табигатьтә кунакта.Әйләнә-тирә дәресе.

2 класста "Табигатьтә кунакта" темасына әйләнә-тирә дәресе...

Әкияттә кунакта

путешествия по сказкам...

"Мин татарча сөйләшәм" конкурсына иҗади әш. "Әбиемдә кунакта"

Это внеклассное мероприятие было проведено на этапе школьного тура республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм".Бу чараның максаты:-балаларныхалкыбызныңмилликиемнәре, ашларыбеләнтаныштыру; -а...

Әкияттә-кунакта

Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне искә   төшерү. Әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгысалынуын аңлату. Китап уку, белем алуга кызыксыну уяту.Әк...

Әлифба бәйрәменә "Шүрәле бездә кунакта" дип исемләнгән сценарий

Әлифба бәйрәмендә Шүрәле укырга өйрәнергә теләвен әйтә һәм балалар белән бергәләп уен- - ярышларда катнаша...

Светофорда кунакта!

Бу бәйрәм ярыш формасында.Балалар юл йөрү кагыйдәләре һәм светофорның үзе белән танышалар....