Гаилә бәйрәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Класстан тыш чара "Гаилә бәйрәме" укытучы, укучы, ата - ана арасында тыгыз мөнәсәбәт урнаштыра, укучыларның сәләтләрен ача, сөйләм телләрен үстерә. Укучыларда эстетик тәрбия формалаша. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc117.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш районы

Шәбез башлангыч белем бирү мәктәбе

Г  а  и  л  ә     б  ә  й  р  ә  м  е

“Тормыш яме-гаилә белән”

                                                        Шәбез башлангыч мәктәбе укытучысы

                                                Гильфанова Рәйханә Рәис кызының

                                             ата- аналар белән уздырган гаилә

                      бәйрәме эшкәртмәсе

2011-03-04

Тема: Тормыш яме-гаилә белән

Максат: балаларның логик фикерләүләрен, сөйләм телләрен

              формалаштыру;

              үз фикерләрен ныклы белдерү сәләтләрен, үз сүзендә

              торучанлырларын, үзара арлашу культурасын үстерү; бер

              берсенә таяныч, ярдәмче булуларын аңлауларына ирешү;

              әти- әнигә, гаилә членнарына, туган илгә, туган телгә

              хөрмәт тәрбияләү, патриотизм хисләрен үстерү.

Җиһаз: компьютер, магнитофон, кассеталар,  җыр, шигырь,                             иншалар, плакатларда мәкальләр, өстәл арты уеннары өчен кирәк әйберләр, караоке.

Кунаклар: ата- аналар, укучыларның эне- сеңелләре, апа- абыйлары, дирекция.

План.

  1. Бәйрәмне ачу.
  2. Бәйрәмнең максаты белән таныштыру.
  3. Кичә барышы.
  1. Балаларның теләкләре (җырлар, шигырьләр, биюләр).
  2. Өстәл арты уеннары.
  3. Шаян сорауларга җавап эзләү.
  4. Ата- аналарның балаларга әйтер сүзе.
  5. Гаилә турында канатлы әйтемнәр.
  6. Акыллы гыйбарәләр.
  7. Гаилә татулыгын саклауга гамәли күнегүләр.
  8. Гаиләдә өченче буын кешеләренең роле.
  9. Гаиләдә хатын- кызның роле.
  10. Татар халык ризыкларын яклау.
  11. Ата- аналарның концерт номерлары.
  1. Йомгаклау.

Номинацияләр билгеләү. Бүләкләү.

Чәй эчү.

Бәйрәм барышы.

  1. Бәйрәмне ачу.

 “Иң матур җыр көе яңгырый”

-Галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы хак һәм уртак: җир йөзенә без барыбыз да нәсел калдырырга, бәхетле булырга килгәнбез. Кешелек шулай дәвам итә. Кеше исемен йөртүче затның бу тормышта якты эзе, матур җыры калырга тиеш.

- Гаилә- һәр кешенең таяныр ноктасы. Безнең бәхет гаиләдә. Аллага шөкер, арабызда балалар йортларын күрүчеләр юк! Димәк, без ялгыз түгел! Безнең якыннарыбыз бар! Безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле!

Ата- бабай гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез.

Кунакка ешрак килегез

Бәйрәм күреп китәрсез.

Әниләрне, әтиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

  1. Бәйрәмнең максаты белән таныштыру.
  2. Кичә барышы.

Сирин

Безнең гаиләләр җыйналды                          

Ял итәр өчен бүген.

Җырларның да иң матурын

Җырламый мөмкин түгел.

Яшәсен әти- әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып. 

Җыр: “Яз килә”

                                                          Теләкләр:

Земфира Имамова

Табышмак.

“Кайвакыт ул мамык кебек йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчакта әремнән  дә әче, кайвакытта кылыч кебек үткен, елан кебек чага да белә. Ул- ...”  

Җавапны әйткәч:

  • Бер- беребезгә тәмле телләребезне кызганмыйча, гел матур сүзләр генә әйтешеп, матур, бәхетле гаилә булып яшәргә язсын.

                                                                    .                      Илгизәр

Һәрвакыт булсын кояш

Һәрвакыт булсын әти!

Һәрвакыт булсын әни!

Һәрвакыт булыйм мин!

                                                              

Фирзәр

Әти- әни һәм мин

Менә безнең гаилә

Бу дөньяда сез булганда

Яшәү күңелле миңа да.

Рәхәт миңа сезнең белән

Күтәрелә минем күңелләр

Бәхет һәм шатлык белән                                               

Үтсен иде гомерләр.

                                                                                                      Теләк

                                                                                              Дилфас

Әниләр, Әбиләр, Әтиләр!

Кызлар, малайлар!

Сезгә бездән кадер һәм хөрмәт

Үпкәләткән булсак кичерегез безне

Күңелләрдә сезгә тик изге теләк..                                            

Рәдис

Бик күңелле, бик рәхәт

Гаилә көне булгач

Без аларга булышырбыз

Үсеп зур кеше булгач.

    Рәсил. Мәкальләр.                                                           Тату гаиләдә җаның ял итә.

Бөркет-оясыз, кеше гаиләсез булмый.

Мәхәббәтсез гаилә- тамырсыз агач.

               

Люзия:

Үсеп җиткәч, инде кеше булгач

әбиләрне ташлап китмәгез.

Ташлап китеп картлык көннәрендә

Сез аларны ятим итмәгез.

        - Аналарны картлык көннәрендә ялгыз калдырмыйк, саклыйк, яклыйк аларны.

А.б.

Гаилә бәхет ачкычы

Ир беләк, хатын- терәк

Тату гаиләдә һәрчак

Ачык йөз, тыныч йөрәк.

Ата- анадан башка

Бар нәрсә дә табыла.

Һәр бала ата- анага

Изге итеп табына.

Шәфкать

Бергә җыелганбыз икән

Нигә күңел ачмаска

Әти- әни улы- кызы

Ник бергә җырламаска.

Бала чакка кире кайтып

Туйганчы уйнамаска.

Җыр:” Гомернең асылын аңлагыз”

                                                       

                                                                           

                                                                                 

                                                                               Шамил

 

        Тормышыгыз бигрәк матур, бигрәк тату яшисез, дип әйтәләр безгә, әйеме җанашым? Хәзер мин сезгә шуның серен сөйлим. Менә җәмәгать, хатын көйсезләнә башласа, мин шалт, шушы чикләвекне авызыма кабам да куям. Шулай 1-2 сәгать йөргән арада, хатын да туктый, мин дә тынычланам. Хатынның да бар андый чикләвеге: халат кесәсендә дә, алъяпкыч кесәсендә дә. әле күптән түгел генә шулай дип эштә сөйләгән идем, хезмәт хакы алуга  бары да Актаныш базарына чикләвек алырга чапты.

        Менә мин дә сезгә чикләвек бүләк итәм, кирәк вакытта авызыгызга кабарсыз.

Өстәл уены: Сорау-җавап.

Уен сораулары.

  1. Балаң урынына мәктәпкә барыр идеңме?
  2. Бәйрәмнең алып баручысы буласың киләме?
  3. Каршы якта утырган кешегә ачуың килә бугай?
  4. Синең бик тә җырлыйсың килә бугай, шулаймы?
  5. Әллә биисең килә инде.
  6. Өстәлдәге бер ризык кызыктырып тора инде. Әллә алып ашыйсыңмы?
  7. Башыңда начар уйлар бөтерелә бугай, шулай бит.
  8. Бәйрәмгә килгәндә ачуланышкансыз бугай.
  9. Кайтуга  ашарга пешмәсә, дөньяны җимерәсеңме?
  10. Балаң 2ле алып кайтса, кирәген бирәсеңме?
  11. Гаиләдә 5 бала булырга тиеш, дип уйлыйсыңмы?
  12. Күршеңә нидер әйтәсең килә бугай?
  13. Тамагың киптемени? Кар аша.
  14. Их, чәй ясап бирсәләр, дип утырасың инде, әйеме?
  15. Бәйрәмгә ник килдем, дисеңме?
  16. Бәйрәме дә, бәйрәме. Ярый килгәнмен, дисең. Әллә юкмы?
  17. Тормыш иптәшеңә бәйрәмгә берәр нәрсә бүләк иттеңме?

Җаваплар:

  1. Обязательно.
  2. Сез нәрсә инде.
  3. Моны әйтергә оялам.
  4. Кем соң әле сез шулхәтле, миннән сорау алырга.
  5. Юк. Что сез?
  6. Ничек телим, шулай эшлим.
  7. Үзем беләм. Сезгә әйтәсем килми.
  8. Ник миңа бәйләнәсез?
  9. Миңа барыбер.
  10. Хәләл җефетем ни әйтер бит.
  11. Юк.Не хочу.
  12. Юк. Не могу.
  13. Башымны катырмагыз әле.
  14. Булмый.Булмый.Әйтә алмыйм.
  15. Көчкә түзеп утырам.
  16. Уйларымны укыдыгыз инде.
  17. Без барысын да булдырабыз.

Фидан

Солдатка киткән әтиләр

Үз илен саклар өчен

Ватан терәге- ир, дигән

Исемен аклар өчен.

Әтиләр узган җирдә

Шаулый игеннәр.

Әтиләр йөргән җирдә

Яшәрә гөлләр.

Тыныч көннәрне бүләк итүче,

Илебез данын бөек йөртүче

 Әтиләрдә бит туган ил көче.  

                                         

                                                                                                   Фәнияр

Әзмәвердәй ир- атны да

Ялгышлардан саклаган,

Хатын- кызның куш учына

Җир шары кунаклаган.

Җылы куллар тотып тора

Түп- түгәрәк дөньяны.

Челпәрәмә килмәсен дип

Балаларның хыялы.

Ләйсән

Әтигә йомышы төшмәгән кеше юк

Аның бит кулыннан килмәгән эше юк

Бура да бурый ул, чыгара белә мич

Терлекче, игенче, комбайнчы, шофёр

Кирәксә ул таксист.

Алмаз

Җырлыйбыз әтиләр хакында

Үсәбез аларның кулында.

Әтиләр кул куйса иңбашка

Яктырак елмая кояш та.

Җыр:”Әтиләр турында”

               

  Салаваттан мәзәк сораулар

Яратканга да ябышкан

Яратмаганга да ябышкан.( исем)

Суда туа, судан курка. ( тоз)

Үземне пешерәләр, но ашамыйлар. (сөяк)

Аягы булмаса да, йөрүдән туктамый.( акча)

Кайсы ай календарьда юк. ( күктәге ай)

Патша кемгә баш ия ( чәчтарашка)

Кайсы елда кешеләр күбрәк ашыйлар.( кәбисә елында)

Буратино нинди материалдан ясалган.(агачтан)

Торна кыш көне койрыгын өшетә аламы? ( юк, ул җылы якта була)

        

Төлке торнага дип сыен нинди савытка салган?( кувшин)

Кәҗә белән дус малайның исеме. (Гали)

Хатын-кызларда була торган уңай сыйфатлар.

Ир- атта була торган уңай сыйфатлар.

8 таякның 4сен сындырдылар. Ничә таяк кала? ( 12)

Өстәл янында иң кирәк әйбер нәрсә? (авыз)

Кеше ник артына борылып карый.( артта күзе булмаганга)

Аучы мылтыктан атканда ни өчен 1 күзен йома? ( 2сен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый)

1 кеше утырып тора. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра? (синең тезеңдә)

Үзе шар, ләкин беркем дә тәгәрәтә алмый. Ул нәрсә? (җир шары)

Руслан

Тату гаилә.

Бик күңелле яшибез

Гаиләдә без дүртәү.

әти белән әнием

Энем белән без икәү.

Гөрләп тора өебез

Телевизор карыйбыз.

Компьютер уеннарын

Уйный- уйный арыйбыз.

әти куа урамга

саф һавада уйнарга.

Кирәк, ди чыныгырга,

Сау- саләмәт булырга

Энемне дә ияртеп

Чыгам һава суларга.

Эх, ничек шул сафны

өйгә кертеп куярга?

Мультфильмнар караудан

Әти дә тыймас иде

Иң кызык җирендә генә

Урамга кумас иде.

Бергәләшеп карар идек

Саф һава сулый- сулый

Сизмим йоклап киткәнне дә

Шуларны уйлый- уйлый.

.

 Әни-егет

Руслан-Фәридә-Рамзис

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.

Әти әйтә “Мин- ач, -ди,

Кайчан була ул аш?”,- ди.

Әни әйтә: “Үзең дә

Булыш алай булгач”,- ди

Әти әйтә: “Мин- ир,- ди

Аш пешерә белмим,- ди

Мин хатын- кыз түгел,- ди

Мин кухняда йөрмим, ди”.

Юкса, “70 һөнәр аз,-

Диләр, - егет кешегә”.

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

Миләүшә

Әни өйнең кояшы

Бик кадерли ул безне

Аның җылы карашы

Җылыта күңелебезне.

Әни бүген бик сөенгән

Елмаеп дәшеп тора

Бит алмалары кызарган

Нурларын чәчеп тора.

Әни сүзе. Ленуза-Миләүшә

Хәзер кызым син мине

Яратасың, сөясең.

Әнием, дип, җимешем дип,

Битләремне үбәсең.

Картайгачтын, аргачтын,

Күзлек киеп алгачтын,

Бу маңгайны, битләрне,

Җыерчыклар саргачтын,

Чәч агаргач, бил бөкрәйгәч,

Ямьсезләнермен инде,

Җимеш кебек татлы булмам,

Тәмсезләнермен инде.

Шул чак кем дип дәшәрсең,

Мин соң ничек яшәрмен,

-Бер дә борчылма әнием

Кадерлем, дип дәшәрмен.

А.б

Сыңар канат белән кошлар да бит

Җитә алмый  барыр җиренә.

Сыңар канат сынган кешенең дә

Моңсуланып башы иелә.

Моннан соң да һәрчак тигез булып

Пар канатлы булып яшәгез.

Бик күп яшьләр сездән үрнәк алсын

Тигез, матур, рәхәт яшәгез.

 

Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,

Давылы да була, җиле дә.

Ни булса да йөкнең авырлыгын

Күтәрегез бергә иңнәрдә.

Гаилә кору зур юлларның башы

Юлларыгыз һәрчак ак булсын

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын

Чәчәкләре мәңге саф булсын.

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә җиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча

                                                                                               Теләкләр:

                                                                                                Земфира Гәрәева

Әнкәсен бик теләсә дә

Сайлап ала алмый кеше

Әнкәйләрне ходай бирә

Ул фәкать ходай эше.

Әткәй дә чит- ят була алмый

Газиз генә була ала.

Әткәеңә мәхәббәтле

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әткәй- әнкәй күңеле сизгер

Барсын да белә алдан.

Аларны  сайлап алмыйлар

                                                                                           Бердәнбер генә алар.                                                           

        Рәзил

Иң әйбәт балагыз булып яшәсәк  ярар иде

Әниләрнең ышанычын акласак яряр иде.

Иң кадерле, иң хөрмәтле булсын җирдә әниләр                         

Әниләрне кадерләсәк, тыныч булыр әтиләр.                          

Рөстәм

Р.Вәлиев. Барысын да яратам.

Кинога барган чакта

Әтиемне яратам.

Тәмләп-тәмләп ашаганда

Әниемне яратам.

Ә абыем ачуланса

Мин апамны яратам.

Дәрес хәзерләгән чакта

Абыемны яратам.

Күрше малае кыйнаса

Әбиемне яратам.

Әкият сөйләгән чагында                                                                             

Мин бабамны яратам

.                                                                                                   

                                                                                                             

                                                                                                           

                                                                                                              Рисун 

                                                                                                     Гаиләм- ныклы терәгем,

                          Гаиләм- таянычым.

                          Йөрәк җырым-сер сандыгым

                          Һәм илһам чыганагым.

                          Җыр:

     

А.б

Ходай безне гаиләдән аермасын

Бер- беребез өчен без кирәк.

Тормышыбыз ямьле булсын дисәк

Матур сүзләр әйтик күберәк.

Гел елмаеп торыйк Максим Галкин сыман

Шаян булыйк Шамкай шикелле.

Әти төсле көчле булып үсик.

Һәм әниләр кебек сөйкемле.                                

                                                                             Уеннар: Игры

Лениза

Теләкләр:

“Картлыкның бәхетлесе” Рифкать Имаев.

Бабай чиккән түбәтәйдән

Әби яулык ябынган

Кайтып килә пар күгәчен

Күрше авыл ягыннан.

Узган атна башларында

Бәби тапкан кызлары.

Колак салсаң аңлашыла:

Шул турыда сүзләре.

Дөньяда иң матур бала-

Аларның оныклары.

“Туган икән- үсәр,- диләр-

Сәламәт булсын бары.”

Зәңгәр күктә тургай җыры,

Юллары- яшел сукмак.

Бабай яшел түбәтәйдән,

Әби- ап- ак яулыктан:

Аерма тик саулыктан!

Җирдә җәй, җанны иркәли

Болынның яшел төсе.

Шундый буладыр күрәсең,

Картлыкның бәхетлесе.

- Барыбызга да парлы булып картлыкка җитеп, балаларыбызның игелеген күркеп, бәхетле булып яшәргә язсын.

                                                         

         А.Б.

 Әтиләр колагына “Киңәш”  ( Гөлнара Шәймөхәммәтова )

Абына, егыла бала

Өзелә йөрәк.

Өзелсә дә, кызганма син,

Түзәргә кирәк.

Берсендә алып иркәлә,

Икенчесендә- түз.

Елмаерга өйрәт аны,

Яшьләнсә дә күз.

Йомшак келәмгә егылып

Чыныксын бала.

Күгәргән, авырткан үтә,

Чыныгу кала.

Бөгелмәслек, егылмаслык

Ир булып үскәч.

Сөярсең, егылган сабый

Исеңә төшкәч.                                                  

                                                       

                                                                 

                                                         Вильдан

Теләк:

        Бер акыл иясеннән ир белән хатынның әйбәт яшәвенә ничек итеп ирешергә, дип сораганнар. Акыл иясе, ирнең нәрсә әйткәнен хатын ишетмәскә, ә хатынның ни эшләгәнен ир күрмәскә тиеш, дип җавап биргән.

        Сез дә үз гаиләгездә тату яшәү кагыйдәсен табыгыз, һәм гомерегез буена аңа тугры калыгыз.

А.б.

Йомгаклау.

Хушлашканда соңгы теләк бездән

Көн артыннын матур көн тусын

Тормышта да, хыялый йолдызда да

Гаиләдә дә теләк бер булсын.

Туган илнең тыныч аяз күге

Гел яктырсын, күңелләнеп торсын.

Һәрбер көндә чулпан йолдызы күк

Ягымлылык, бәхет, нур тулсын.

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

Гөлнур

Бакча күрке чәчәк булса

Табын күрке чәкчәк бит

Безнең халык кына пешерә

Чәчәк кебек чәкчәкне.

Үзе чәчәк кебек булса

Тәме шикәр, бал гына.

Мин дә чәкчәк чыгарамын

Сез дуслар каршысына.

Чәкчәк- татар халкының милли ризыгы. Аннан башка туйлар да, йорт ашлары да, бәйрәмнәр дә үтми.Сез дә рәхим итеп ашагыз.

                

Гаилә исемнәре:

-Бер- берен аңлаучы гаилә.     Гайсиннар Рамзис  

-Иң күп белүче гаилә.              Фазлыевлар

-Иң зирәк гаилә.                       Гәрәевлар

-Иң тәрбияле гаилә.                 Булатовлар

-Җыр сөюче гаилә.                   Хәйдәровлар

-Иң шаян гаилә.                        Гайсиннар Салават

-Иң тыйнак гаилә                     Исламовлар

-Иң тату гаилә                          Имамовлар

-Бер-берсен хөрмәт итүче гаилә.     Басыйровлар

Философ булмаган әти.

ә минем кирәкне белеп,

өйләнгән минем әти.

Галим дә булмаган әти.

Ә миңа җылы кирәккәч,

Өй салуның рәтен

Өйрәнгән минем әти...

Мәрхәмәтле булыйк олыларга,

Миһербанлы булыйк кечегә.

Яхшы сүзебезне кызганмыйк без

Дөньядагы һәрбер кешегә.

Гомер бит ул аккан сулар кебек

Шаулый- шаулый үтә  бара.

Һәр эшләгән яхшылыгың синең

Кешеләрнең күңелендә кала


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләм-минем терәгем!

Гаилә көненә багышланган класс сәгате....

"Гаиләм җылысын тоеп, мәктәпкә килдем"

Бу эшкәртмә 1класс өчен. Әти -әниләр һәм балалар катнашында беренче дәрес....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...