Син бары әти,әти!
план-конспект занятия на тему

Гараева Флюса Сабитовна

Әтиләр бәйрәмен үткәрү  өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sin_bary_titi.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

-укучыларда  кыюлык, батырлык, әтиләре белән горурлану хисләре, аларга  ихтирам, хөрмәт, ярату  хисләре  тәрбияләү;

-әтиләрнең кадерле  кеше  булуларын  аңлату;

- зирәклекне, бердәмлекне  сынау.

 

 

Хәерле кич хөрмәтле әти-әниләр,

укытучылар, укучылар!

    Бүген без барыбыз өчен күңелле, матур бәйрәмнәрнең берсе булган “Гаиләбез горурлыгы-син безнең әтиебез” дигән кичәгә җыелдык. Бүгенге кичәбез, әтиләр, сезгә багышлана.

   Әти! Нинди матур яңгырашлы, йөрәккә ятышлы җылы исем. Ә аның янәшәсендә “Әни” сүзе дә торса, ул тагы да матуррак ишетелә.      

  Әти-әни булганда гына хөр күңел белән кайгы-хәсрәтсез яшисең. Безнең әтиләр гаиләнең тоткасы булса да, һаман никтер әниләр күләгәсе астында кала килделәр. Әйдәгез, бүгенге кичәбездә әтиләрне дә яктылыкка чыгарыйк әле, безнең әтиләребез дә бик яхшы күңелле, ягымлы тырыш кешеләр бит.

   Кичәбезне 4 нче сыйныф укучылары дәвам итә.

1 нче укучы:

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәрдәй өй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк.

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин ил кирәк.

2 нче укучы:

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше,

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да,

Ул иң-иң көчле кеше,

Баһадир төсле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме? Ул кеше

Минем әти, әлбәттә.

   Гаилә- ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Борынгы заманнардан ук ир кеше гаиләнең терәге, тоткасы булып исәпләнгән. Хатын-кыз гаиләдә зирәклеге, нәфислеге, назлылыгы белән аерылып торса, әти кеше гаиләнең намусын яклаучы, мал-мөлкәт табучы булырак, авырлыкларны үз өстенә ала белүе белән ихтирам казанган.

    Дәүләтне, аның эшен һәрвакыт җитәкче алып барган.                                                           Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше гаилә башлыгы булган. Гаиләнең төп йөген тарту әтиләр җилкәсенә төшкән. Чын ирләр, асыл ирләр- ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да.

“Әткәмә” (Ф. Мортазин көе, А. Хәмзин сүз.) җыры башкарыла.

1. Гаиләбез, горурлыгы

Син әтиебез.

Сиңа бәхетләр, шатлыклар

Бик күп телибез.

Кушымта:

Әтиебез куенында

Үсәбез кайгы тоймый,

Күңелебез соңгы көндә

Рәхмәтләр генә җырлый.

2. Гомер буе кайгырасың

Син безнең өчен,

Олы юлга чыгарасың

Биреп бар көчең.

3.Без бәхетле барыбыз да

Син бар чагында.

Гөрләшеп яшибез һаман

Киң кочагыңда.

    Әтиләр авыл хуҗалыгының төрле тармакларында эшлиләр. Монда җыелган әтиләр арасында шофер, механизатор, экономист һ.б. һөнәр ияләре бар. Алардан башка безнең күмәк хуҗалыгыбызда эш бармас иде. Бүгенге, колхозлар таркалу алдында торган чорда да алар төшенкелеккә бирелмиләр, тырышып эшлиләр. Хуҗалыгыбызның   уңышында аларның да өлешләре бар.    

 “Без әтине яратабыз.” (Ф. Мортазин көе, А. Хәмзин сүз.) җыры башкарыла.

1. Минем әтием шофер

Зур машиналар йөртә.

Рульне борып карарга

Кайчак рөхсәт тә итә.

Кушымта:

Утырам машинага

Китәм ерак-еракка.

Беркөнне барып килдем

Әбиләргә кунакка.

 

2. Минем әти төзүче

Биек йортлар җиткерә.

Бардым әле янына

Эше беткәч кич белән.

Кушымта:

Мендем йорт түбәсенә

Карыйм болыт ягына.

Егылып төшәр бит бу дип

Аста халык агыла.

3. Минем әтием артист

Сәхнәдә аның эше.

Теләсә кем булдыра алмый

Андый катлаулы эшне.

Кушымта:

Үзе җырлый йөгерә,

Үзе сөйли сикерә,

Бии,уйный кирәксә

Ярылып китә икегә.

   Безнең әтиләр-алар әле Ватанны саклаучылар да! Монда утыручы әтиләр танкист, чик сакчылары, солдат, моряк, офицер булып хезмәт иткәннәр. Ватан алдында торган бурычларын үтәгәннәр. Безнең малайларыбыз да киләчәктә солдат буласы кешеләр бит. Хәзер Ватанны саклаучылар хөрмәтенә 1нче сыйныф укучылары “Солдатлар җыры”н башкаралар.  

   Бүген безнең ил күләмендә үткәрелә торган зур бәйрәм- Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр, абыйлар, малайлар бәйрәме. Бәйрәм булгач, уен-көлкесез күңелсез.

   Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез, сезне ярышка чакырабыз. Бүген бездә дәрес һәм күңелле тәнәфесләр булыр. Һәр әти бер төсле кәгазь ала. Беренче өстәлгә-шоферлар, икенчесенә механизаторлар, өченчесенә балта осталары, дүртенчесенә хезмәткәрләр бүленеп утыралар. Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз.

Беренче дәрес-математика. Менә сезгә биремнәр. (Кем әзер кул күтәрә, җаваплар тыңланыла.)

Сораулар:                                              

1. Агачта, берсе көньякка, икенчесе төньякка карап ике карга утыра. Синең аякларың, пычранган,- ди берсе.

- Ә синең борының чиста түгел,- ди икенчесе. Ничек алар, төрле якка карап утырып, бер-берсен күрәләр?

2. Өстәлнең 4 почмагы бар. Аның берсен кисәләр, ничә почмак калыр?

3. Бүре, кәҗә һәм кәбестә.      

Бабайга бүре, кәҗә һәм кәбестәне елга аркылы чыгарырга кирәк, ләкин көймәгә бабай белән бергә я бүре, я кәҗә, я кәбестә генә урнаша ала. Әгәр бүрене кәҗә белән калдырсаң, бүре кәҗәне ашый. Әгәр кәҗәне кәбестә белән калдырсаң, кәҗә кәбестәне ашый. Бабай аларны елга аръягына ничек чыгара алыр?

4. Казлар көтүе очып бара: бер каз алда, ә икесе артта; бер каз артта, икесе алда; берсе ике каз арасында һәм өчесе бер рәттә. Барлыгы ничә каз?

Икенче дәрес-татар теле.

1. Сорауларга җавап бирү.

Бу экспонат футбол тубын алмаштыра.(иске консерв банкасы)

Борынгы заман сәгате.(әтәч)

Уйларны еракка тапшыру җайланмасы. (конверт)

Тапларны юкка чыгара торган химик препарат. (сабын)

2. Мәкальләрне дәвам ит.

Ата-анасын хурлаган,

Үзен...(хурлаган булыр.)

Ачтан үлсәң дә,

Ата-аналарыңны ...(ташлама.)

     

Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,

Олыгайгач үзе дә ...(изгелек күрмәс.)

Атасы барның ...(бәхете бар)

Ата сүзен тыңламаганнарны ...(атауга) ыргытканнар.

Өченче дәрес-хезмәт.

1. Аяк киеменә бау кертү, сүтү.

2. Лото төзү.

  Дүртенче дәрес-педагогика.

Педагогик сорауларга җавап бирү.

1 очрак.

Бала 3 көн дәресләргә бармаган. Әти-әни нишләр?

1. Каеш алам.

2. Үзем аның белән дәресләргә йөрим.

3. Әйбәтләп сөйләшер идем.

2 очрак.

Балаң “2”легә укый башласа, нишләрсең?

1. Репетитор яллыйм.

2. Ачуланыр идем.

3. Дәресләрне үзем әзерли башлар идем.

 Бишенче дәрес-өй эшләрен тикшерү.

 Һәр команда үзе әзерләгән концерт номерлары күрсәтә.

 Тәнәфестә укучылар концерт номерлары күрсәтәләр.

     Хөрмәтле әтиләр! Безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сез әтиләр- дөньядагы иң яхшы кешеләр. Бәлки әниләргә караганда әтиләр бераз кырысрактыр, әмма шунысын дә истән чыгармыйк: әниләр- гаилә иминлеге сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш хәле, каралты-кураларның, йорт-җирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында.

Сезгә гаиләдә һәм эш урыннарында сабыр, һәр сүзне уйлап, төпле саллы итеп сөйләшүчән, кылган гамәлләрегезгә җаваплы, балалар тәрбияләүдә зур роль уйнавыгызны телибез.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

С. Михалков "Бараны".

Конспект урока по теме С. Михалкова "Бараны"....

Тема урока:В. ОРЛОВ «КТО ПЕРВЫЙ?». С. МИХАЛКОВ «БАРАНЫ»

Урок разработанв соответствии с требованиями ФГОС...

Презентация к уроку Литературного чтения в 1 классе В. Орлов "Кто первый", С.Михалков "Бараны"

Презентация к уроку Литературного чтения в 1 классе В. Орлов "Кто первый", С.Михалков "Бараны". Презентация красочная, помощник учителю  в проведении урока....

В. ОРЛОВ «КТО ПЕРВЫЙ?». С. МИХАЛКОВ «БАРАНЫ»

Конспект урока по литературному чтению для 1 класса...

Конспект урока по литературному чтению «Школа России»Тема урока: «Сравнение рассказа и стихотворения. В.Орлов «Кто первый?», С. Михалков «Бараны». Нравственно-этические представления.

Цель урока: учиться чувству сопереживания, добра, справедливости.Планируемые результаты: учащиеся научатся выразительно читатьпроизведение, отражая его настроение;высказывать свое мнение о прочитанном...

Конспект урока литературного чтения "В. Орлов "Кто первый?", С. Михалков "Бараны"

Конспект занятия в рамках дистанционного обучения...