Тәрбия планы
методическая разработка (4 класс) по теме

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

4 сыйныф өчен тәрбия планы үрнәге. План 4 бүлектән тора: 1 бүлек - узган уку елында алып барылган тәрбия эшенә анализ; 2 бүлек - класс коллективына педагогик -психологик характеристика; 3 бүлек - яңа уку елына максат һәм бурычлар; 4 бүлек - юнәлешләр белән еллык тәрбия планы. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Килештерелгән

Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары _____________Зыятдинова Г.В.

Раслыйм

Гимназия директоры

_____________Кашапов И.Ш.

Боерык №_______2014 ел

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

«Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 4 -а сыйныфы өчен

2014 – 2015 нче  уку елына тәрбия планы

Сыйныф җитәкчесе:

Сафиуллина Фирзәлия Хәлил кызы

1 нче бүлек

2014– 2015 нче уку елында алып барылган тәрбия эшенә анализ

     2013-2014 уку елында 3 сыйныфта 11 бала (7 малай, 4 кыз) белем һәм тәрбия алды. Бу уку елында укучыларның гомуми үсеше һәм шәхси үзенчәлекләре өйрәнү дәвам ителде.

          2013 -2014 уку елында түбәндәге тәрбияви максат куелган иде:

Тәрбия эшен индивидуаль дифференциаль нигездә оештырып, белемле, әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү.

Шул максатка ирешү өчен бурычлар:

  • Шәхесне һәрьяклап үстерү, белемле, культуралы, нык ихтыярлы итеп тәрбияләү.
  • Балаларның рухи, интеллектуаль үсешен тәэмин итү өчен шартлар тудыру.
  • Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү.

          Куелган максат һәм бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә сыйныфта план буенча нәтиҗәле эш алып барылды.

Тәрбия эшендә түбәндәге формалар кулланылды: сыйныф сәгатьләре, телдән журналлар, интеллектуаль уеннар, экскурсияләр, спорт ярышлары,  милли бәйрәмнәр.

        Бердәм, дус, тату сыйныф коллективын туплау максатын күздә тотып, укучылар белән  һәр ел фасылында табигатькә экскурсия ясадык, анда төрле уеннар уйнадык, ярышлар  оештырдык.

  Һәр мизгелне фотога төшерергә тырыштык. Балалар мондый экскурсияләрне һәрвакыт көтеп алалар, теләп йөриләр. Андый экскурсияләрне һәр ел фасылында уздырдык. Аларда туган як табигатенә сак караш, аны ярату  тәрбияләү бурычлары да куелган иде. Укучылар үзара дус, ярдәмчел, тик Вилданова Зилия генә кешегә әйберен бирмичә утыра, үзенә кирәк әйберне ала иптәшләреннән.    Аңа беркем дә ачу сакламый, бирә. Аеруча Рифат, Илмир, Зәмир, Ильяс, Самат бик юмартлар. Уздырылган чараларда балалар теләп катнашты.  Тик алар шактый күп була, укуга шактый комачаулыйлар.

     

                  

  Балаларда белем алуга омтылыш, кызыксыну тәрбияләү максатыннан “Туган телем-татар теле” дигән темаларга телдән журнал, “Безнең дәфтәрләр” конкурсы, “Сумка” операцияләре үткәрдек. . Укуга, белем алуга кызыксыну һәм җаваплы караш тәрбияләнде. Мәктәп буенча уздырылган атналыкларда да укучылар теләп катнаштылар. Укучылар төрле олимпиадаларда, конкурсларда («Инфоурок»,” – 5укучы,  “Видеоурок” - 6 укучы, ЭМУ -3 укучы ) актив катнашты.

       Татар халкының гореф гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәре ярдәм итте.

 Һәр атнада план буенча сыйныф сәгатьләре һәм информацион сәгатьләр уздырылды. Аларда  илебездә булган яңалыклар турында мәгълүматлар бирелде. Сыйныф сәгатьләрендә үз-үзеңне тоту, киенү әдәбе, дус, тату яшәү, көндәлек режим һ.б. турында сөйләшүләр булды. Шундыйлардан “Дуслык, бердәмлек, татулык”, “Көндәлек режим һәм сәламәтлек” , “Дуслык, бердәмлек, татулык” һ.б. темаларга уздырылган сыйныф сәгатьләрен әйтеп китәргә була. Укучыларга хәрби-патриотик һәм гражданлык тәрбиясе бирү максатыннан “Бала хокуклары” темасына парламент дәресе уздырылды. Һәр айда ике тапкыр информацион сәгать уздырылды.  Аларда “Сабантуй” газетасы һәм “Салават күпере” журналында чыккан материаллар файдаланылды, истәлекле яки кызыл даталар турында мәгълүматлар бирелде. Илебездә булган һәр яңалык турында укучыларга җиткерелде.

             Эстетик тәрбия бирү юнәлешендә традициягә кергән Сабитов Закирҗан абый истәлегенә уздырылган балалар фестивалендә “Сәламәтлек аланы ” дигән әкият күрсәтелде. Анда “Драма” номинациясендә 1нче урынга лаек булдык. Традицион “Сөмбелә”, Яңа ел бәйрәмнәрендә зур әзерлек белән чыгыш ясадык дип уйлыйм. Һәр укучы костюмнар белән килгән иде. Барлык балалар да ктанашты. Тик уеннар, аерым номерларны да актлар залында уздырсак, нишләр икән? Ул чагында Яңа ел бәйрәмнәренең тардицин чыршы әйләнәсендә әйлән-бәйлән уйнау өлешен нишләтергә икән? Ансыз, ничектер, Яңа ел бәйрәме күңелсез булыр кебек.

Спорт-сәламәтләндерү эшчәнлеге буенча уздырылган һәр чарада укучылар актив катнаштылар. Мәктәптә уздырылган көзге һәм язгы кроссларда, чаңгы ярышында, “Күңелле  стартлар” ярышларында команда тулы составта чыгыш ясады. Көзге каникуллар вакытында уздырылган “Күңелле стартлар” да укучыларны туплау авыррак, бу вакытта һәркемдә каз өмәләре була, каникулда шактый бала каядыр кунакта да була, шуңа китертүе авыррак. Уздырылган һәр спорт чарасында Чишмәбаштан Ильяс белән Зәмир шулкадәр теләп катнашалар. Зәмир Аш-Буҗида уздырылган чаңгы ярышында да катнашт. 2 –урынны алды. Кайбер укучылар җиңелү ачысын күтәрә алмыйлар, һәрвакыт җиңел юл белән генә җиңәргә омтылалар, үзләренең җиңеләсен белеп, ярышларда катнашудан баш та тарткалыйлар. Балаларда үз-үзеңә ышаныч, нык ихтияр көче тәрбиялисе бар дип уйлыйм.  

          Ел дәвамында әти-әниләр белән даими элемтәдә тордык. Укучыларның өйләрендә булып тормыш шартлары, дәрес әзерләргә тудырылган шартлар белән танышып чыктым.  Әти-әниләр  һәр бәйрәмгә, һәр чарага, һәр җыелышка килделәр. Балаларының  укуы, тәртибе белән даими кызыксынып тордылар.  Әти-әниләр үз балаларына дөрес йогынты ясый дип уйлыйм. Килеп туган проблемаларны үзара тыныч хәл итәргә тырыштык. Аларга “8-9 яшьлек балаларның психологик үзенчәлекләре”, “Мәктәп билгеләре” һ.б. темаларга докладлар укылды.  Гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту максатын күздә тотып  “Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”, “Мәрхәмәтле безнең әниләр” дигән бәйрәмнәр уздырдык.  Бәйрәмнәр бик күңелле һәм файдалы узды. Әти-әниләр мәктәптә, класста үткәрелгән  тәрбия чараларында теләп катнашалар.

Балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан һәр каникул алдыннан “Көзге (кышкы, язгы, җәйге) сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”, “Кайда уйнарга ярый?” дигән темаларга сөйләшүләр үткәрелде. Уку  елы дәвамында ике мәртәбә районнан килгән ГИБДД вәкиле белән очрашып, урамда, юлда йөрү кагыйдәләрен дөрес үтәү, велосипедта йөрү кагыйдәләре турында сөйләшүләр булды.

Балаларның сәләтләрен, кызыксынуларын үстерү максатын күздә тотып, алар белән төрле конкурсларда катнаштык. Шигырьязарга оста буганы өчен, Гарипов Ришат белән Р. шәрипов исемендәге 2 ачык Республика шигырь һәм поэма бәйгесендә катнаштык, Фатхутдинла Рифат белән районда уздырылган “Юный изобретатель” конкурсының “Приспособление” номинациясендә 1 урынны алдык.

Уку елын һәр елдагыча табигатькә походка чыгып төгәлләдек. Көннәр матур иде, өч көн бардык. Походларда укучыларның үзара дуслыгы, татулыгы ныгыды, учак ягу, бәрәңге, коймак пешерү серләренә төшенделәр.

        Уку елында эшләгән эшләргә анализ ясагач, үткән уку елында алынган тәрбияви бурычлар нигездә үтәлде дип саныйм. Алга таба укучыларның әхлакый һәм рухи тәрбиялелек дәрәҗәсен күтәрү, сәламәтлекләрен һәм физик үсешләрен ныгыту өстендә эшлисе бар. Шулай ук кызлар арасында дуслкны ныгыту өстендә дә эшне дәвам итәсе.

                 

2 нче бүлек

Класс колллективына педагогик-психологик характеристика

     2013 – 2014 уку елында 3 сыйныфта 1 1укучы укыды , шуларның 7се – малай, 4есе – кыз.    Яшьләре белән балалар 2004 нче елгылар, бары бер укучы – Корбангалиева Айзилә генә 2005 елгы.  Фатхутдинов Рифат әнисе тәрбиясендә генә, калган балалар барысы да тулы гаиләдә тәрбияләнә. 2 укучы – Фатхуллин Самат белән Хамидуллин Илмир күп балалы гаиләдән. Барлык балаларның да укырга мөмкинлекләре бар.

       Укучылар мәктәпне яраталар, укырга яратып, бик теләп йөрделәр. Барысы да укый, яза белә. Дәресләрдә игътибарлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү өстендә эшләнә. Арада укуга аеруча кызыксынып карап,  фән нигезләрен төпле үзләштерүчеләр бар. Алар: Гарипов Ришат, Хамидуллин Фәннур, Хөсәенова Дилә, Батыршина Алияләр.  Укучылар аеруча математика, физкультура, рәсем дәресләрен яраталар.

      Сыйныфта иҗади сәләтле балалар шактый.  Дилә белән Айзилә җыр-биюгә, Ришат белән Алия, Ильяс  нәфис сүзгә осталар. Зәмир бик теләп ярышларда да катнаша, матур җырлый да.

Укучылар барлык оештырылган чараларда да бик теләп катнашалар.  Сыйныфта уздырылган бәйрәмнәрдә, спорт ярышларында, театраль күренешләрдә катнашырга яраталар.

Бу укучылар Дәүләт Белем бирү стандартларының яңа буыны белән укучы “беренче карлыгачлар”.  Башкалардан аермалы буларак,  алар дрестән тыш узучы 10 түгәрәктә йөрделәр. Түгәрәк занятиеләрен укучылар көтеп алдылар. Аеруча Галимуллина Лилия уздыручы әхлак дәресләрен һәм Багавиев Русланның шахмат түгәрәгенә яратып йөрделәр.  

Сыйныфта  һәрвакыт игътибар үзәгендә тотарга кирәк балалар да бар: Фатхутдинов Рифат, Хамидуллин Илмирларның укуларын, ә Фатхуллин Саматның тәртибен даими контрольдә тотарга кирәк. Илмир белән Рифатның сөйләмнәрендә кимчелекләр күп. Аларның сөйләмнәрен  аңлавы авыррак. Зәмир белән Ильяста кайбер авазларны әйтеп бетермәү очрый. Бу уку елында Курбангаиева Айзиләнең психикасында бераз үзгәрешләр булды кебек. Ул янгын вакытында янып үлгән энесе белән сеңелесен үзләре янына чакыралар, дип йөде, кайвакыт дәресләр дә калдырды. Айзиләне һәрчак контроль тотарга кирәк.

       Сыйныф колективы дус.  Барысы да лидер булырга тырышалар. Аеруча Самат һәрвакыт үзен генә дөрес дип санап, башкаларны үзенчә эшләргә этәрә. Кызлар дүртәү генә булсалар да, һәркайсы үзенчә йөри. Аеруча Зилия белән Алия үзләренчә генә эшләргә омтылучылар. Башкалардан көнләшәләр дә.

Барлык балаларның да  торак шартлары яхшы, уртача тәэмин ителгән гаиләләрдә яши, укырга мөмкинлекләр тудырылган. Әти-әниләр балаларының укулары, тәртипләре белән даими кызыксынып торалар.

Коллективның уңай сыйфатлары: юмартлык, күмәк эшләрдә тулы составта катнашу, ярдәмчеллек.

Тискәре сыйфатлар: үчекләшү, сугышу очраклары булгалау.

Класс җитәкчесенең бурычы  һәр баланы шәхес итеп тәрбияли торган, бердәм, дус коллектив туплауны дәвам итү.

     

3 нче бүлек

2013 – 2014 уку елына тәрбияви максат һәм бурычлар

Класс колллективы эшчәнлеген оештыруның төп максаты:

“Бала тәрбияләүдә яңа технологияләргә таянып, белемгә омтылучан, мөстәкыйль, физик һәм психик яктан сәламәт,  конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү”

Тәрбияви бурычлар:

1. Укучыларның мәктәпкә теләп, шатлык белән килүләренә ирешү.
2. Баланың физик hәм акыл үсеше, рухи байлыгы hәм куркынычсызлыгы турында кайгырту.

 3. Шәхесне һәрьяклап үстерү,белемле,культуралы,нык ихтыярлы итеп тәрбияләү.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2013-2014 уку елына тәрбия планы.

Бу файлда тәрбия эшенең кыскача эчтәлеге күрсәтелә....

Еллык тәрбия планы

Уку елына планлаштырылган тәрбия эшчәнлегенең айларга бүленеше, узган уку елына анализ, алга куелган бурычлар, укучыларга педагогик-психологик характеристиа....

2 класс тәрбия планы

тәрбия планы...

Тәрбия планы

Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупла...

Тәрбия планы

Башлангыч сыйныфларда тәрбия эше...

4 сыйныф өчен тәрбия планы.

Укучыларның иҗади шәхес булып үсүе  өчен шартлар булдыру, һәр укучының танып- белү активлыгын, сәләтен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру....

"Тәрбия планы"

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия планы...