Еллык тәрбия планы
календарно-тематическое планирование (2 класс) по теме

Уку елына планлаштырылган тәрбия эшчәнлегенең айларга бүленеше, узган уку елына анализ, алга куелган бурычлар, укучыларга педагогик-психологик характеристиа.

Скачать:


Предварительный просмотр:

         Килешенде:                                                                       Раслыйм:

         Директорның тәрбия эшләре                                      Мәктәп директоры

         буенча урынбасары                                                        ________ /Фәттахов И.Ф./        

         ________/Фаттахова Л.Д.                                                          Приказ №8-14-1  31.08 13

                         28.08.13

                                                         

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең

2 нче сыйныф җитәкчесе

Нурлыева Ләйлә Вәли кызының

еллык тәрбия

эше планы

2013-2014 нче уку елы

Тәрбия – кешенең әхлак йөзен, аның җәмгыятькә, башкаларга һәм үз-үзенә карата мөнәсәбәтләрен билгеләгән гамәлләр җыелмасы.

Мәктәп проблемасы –  “\Тәрбия бирүдә алдынгы педагогик технологияләр кулланып, рухи һәм физик яктан сәламәт,иҗади фикер йөртүче,мөстәкыйль карар кабул итә белүче, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү”

Класс проблемасы – “Бала тәрбияләүдә яңа технологияләргә таянып, белемгә омтылучан, мөстәкыйль, физик һәм психик сәламәт,  конкурент булырга сәләтле шәхес тәрбияләү”

Тәрбия эшенең бурычлары.

  1. Һәр баланың  уңай сыйфатларын үстерү, бердәм коллектив туплау.
  2. Балаларның физик hәм акыл үсеше, рухи байлыгы hәм куркынычсызлыгы турында кайгырту.
  3. Класста тәрбия эшләрен балаларның яшь hәм шәхси үзенчәлекләрен, милли традицияләрне hәм тормыш таләпләрен искә алып оештыру.
  4. Мәктәп hәм гаилә тәрбиясен балаларның уңай шәхес булып формалашуына юнәлтү.
  5. Укучыларның үз тәрбиясенә ярдәм итү.
  6. Укучыларда үз–үзеңне дөрес тоту hәм тәртиплелек нигезләрен булдыру.
  7. Һәр балага шәхси якын килеп, шәхес буларак формалашуда халык педагогикасы алымнарын hәм гореф–гадәтләрен, алдынгы педагогик технологияләр  куллану.
  8. Балаларның иҗади сәләтләрен, хәтерләрен үстерү, йөгерек укырга hәм язарга өйрәтү.
  9. Укучыларның түгәрәкләргә йөрүләренә, атналыкларда, бәйрәмнәрдә катнашуларына ирешү.

Атналык эш планы.

                                                                     Дүшәмбе – гомуммәктәп линейкасы.

                                                                 Сишәмбе - тәрбия сәгате.

    Чәршәмбе – сәламәтләндерү гимнастикасы.

                                                                 

                                                                     Пәнҗешәмбе- яңалыклар сәгате

                                                                 Җомга –вакытлы мәтбугатка күзәтү

                                                                  Шимбә – атналык эшкә йомгак ясау.

                               

                                         Укучылар исемлеге

1. Арсланова Айзилә Инзир кызы

2. Басыров Ильмир Ильнур улы

3. Габдуллин Данил Рәфит улы

4. Галимов Нияз Расих улы

5. Гаянов Айбулат Илфак улы

6. Мирзагалиева Алия Радик кызы

7. Сабиров Айзат Эдуард улы

8. Хөсәенов Азамат Илфар улы

 

Класска, укучының тәрбиялелек дәрәҗәсенә кыскача психологик – педагогик характеристика

2 нче класска 8  бала кабул ителде. 2 укучы тулы булмаган гаиләдә (Галимов Нияз ярты ятим, Хөсәенов Азаматның әтисе читтә яши), калган укучылар тулы гаиләдә тәрбияләнә. Сәламәтлекләре уртача, төп физкультура группасында. Хроник авырулы балалар юк. Барысы да актив,  бик хәрәкәтчәннәр, бирелгән эшне төгәл башкарырга тырышалар. Бер – берсенә йогынтылары зур, хәрәкәтчән, тиктормаслар, сөйләшергә яраталар.  1нче сыйныфта уку дәверендә  сөйләм телләре, фикерләү дәрәҗәләрен, хәтер  һәм башка уку һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып барылды.  

         Укучыларның әти - әниләре белән элемтә тотыла, үзара киңәшләшеп, коллектив туплау өстендә эш алып барыла.        

1.  Арсланова Айзилә Инзир кызы 2005 - елның 12 нче маенда Актаныш районы Иске Солтангол авылында туган. Балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2012 нче елда Богады мәктәбенә 1нче класска укырга кабул ителде.  Уку мөмкинлекләре, игътибары, ихтыяр көче бар, барлык фәннәрне дә тырышып үзләштерә.

 Хезмәт ярата. Мәктәп, класс тормышында актив катнаша, бик ярдәмчел. Үзен тыйнак тота. Җыр- биюгә теләп тартыла,сәләте бар. Иптәшләре белән дус, аралашучан, кешеләрне хөрмәт итә.

 2. Басыров Ильмир Ильнур улы 2005 нче елның 14 августында Җияш авылында туган. Балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2012 нче елда Богады мәктәбенә 1нче класска укырга кабул ителде.  Уку мөмкинлекләре бар. Фәннәрне  тырышып үзләштерә. Кул эшләренә, спортка, теннис һәм шахматка дәрт

 Хезмәт ярата. Мәктәп, класс тормышында актив катнаша, ярдәмчел. Җыр-биюгә теләп тартыла, сәләте бар. Иптәшләре белән дус, аралашучан.

3. Габдуллин Данил Рәфит улы 2005 нче елның 10 ноябрендә Югары Богады авылында  туган, балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2012 нче елда 1нче класска укырга керде., бик хәрәкәтчән, укуга тырышлыгы, түземлеге әзрәк. Спортны ярата. Теннис, көрәш түгәрәкләренә йөри, җыр, биюгә тартыла. Мәктәп, класс тормышында актив катнаша.

4. Галимов Нияз Расих улы 2005 елның 25 нче февралендә Иске Богады авылында туган, балалар бакчасында тәрбияләнгән. Кече яшеннән үк әтисез калды. Бүгенге көндә әнисе һәм 2 апасы белән яши. 2012нче елда 1нче класска укырга керде.  Иҗекләп укый өйрәнеп килде. Укучы  хәрәкәтчән, уку мөмкинлекләре зур, ләкин игътибары таркау, ихтыяр көче бар. Укучы күп белергә омтыла, кызыксынучан, бигрәк тә әйләнә-тирә дөнья фәнен ярата.

 5. Гаянов Айбулат Илфак улы  2005 нче елның  11 апрелендә Яңа Богады  авылында туган, балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2012 нчы елда 1нче класска укырга керде. Бу бала хәрәкәтчән, кызыксынучан, кул эшләренә оста, фантазиясе бай, күп сөйләшергә ярата. Сәләтле, хезмәт ярата, аралашучан, гел алда барасы килә, җиңелүне авыр кичерә. Айбулат бик матур итеп рәсем ясый. Рәсем, җыр, бию түгәрәкләренә йөри. Спортка мөнәсәбәте көчле түгел.

6. Мирзагалиева Алия Радик кызы 2005 нче  елның 20 сентябрендә Җияш  авылында туган, 2 ел балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2012 нчы елда 1нче класска укырга керде.  Уку мөмкинлекләре бар. Алия хезмәтне бик ярата, укуга тырышлыгын куя, ләкин мөмкинлекләре зур түгел. Кыю, иптәшләренә йогынты ясый ала, бераз тупасрак та була кайчакта. Биергә, теннис, шашка, шахмат уйнарга ярата.

7. Сабиров Айзат Эдуард улы 2005 нче елның 10 ноябрендә Яңа Богады авылында туган. Балалар бакчасына әз йөргән. 2012 елның сентябрендә 1нче класска укырга керде. Айзат хәрәкәтчән, спортны ярата. Уку мөмкинлеге чикле, математика фәнен авыр үзләштерә, өйдә дә ярдәм әз, авыр гаилә.

8. Хөсәенов Азамат Илфар улы 2005 нче  елның 25 апрелендә Иске Солтангол авылында туган. Балалар бакчасында тәрбияләнгән. 2012 нче елда Богады мәктәбенә 1нче класска укырга кабул ителде.  Уку мөмкинлекләре зур, игътибары, ихтыяр көче бар, барлык фәннәрне дә тырышып үзләштерә. Рәсем, шашка, шахмат, җыр-биюне ярата, түгәрәкләргә теләп йөри.

 Хезмәт ярата. Мәктәп, класс тормышында актив катнаша. Җыр- биюгә теләп тартыла,сәләте бар. Иптәшләре белән дус, аралашучан. Азамат әнисе һәм энесе белән яши, әтисе ярдәм итеп тора, укуы белән кызыксынып тора, дәресләргә килә, мәктәп белән элемтәдә тора.

                                     

                             

                                   2012-2013 нче уку елында тәрбия эшенә анализ.

     1 нче сыйныфта 9 бала тәрбияләнде.Аларның 3 се кызлар, 6 сы малайлар.Тәрбия эше балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен искә алып оештырылды.Ел буена һәр баланың уңай сыйфатларын үстерү, бердәм коллектив туплау өстендә даими эш алып барылды. Класс сәгатьләрендә үз-үзеңне тоту һәм тәртиплелек нигезләрен булдыру максатыннан әңгәмәләр уздырылды.

     Сәламәтлекләре уртача, төп физкультура группасында.Хроник авырулы балалар юк.

     Бер- берсенә йогынтылары зур,артык хәрәкәтчәннәр,уйнарга яраталар.

     Предмет атналыкларында,мәктәп күләмендә оештырылган бәйрәмнәрдә, район, республика күләмендә оештырылган конкурсларда теләп катнаштылар. Класста “Әниләр бәйрәме”, “Әлифба бәйрәме”, “Эзтабарга кабул итү”  кичәләре зур әзерлек белән үтте.

“Дәү әнием – иң кадерлем” – район фотоконкурсында 2 укучы призга ия булдылар, 1 укучы республика “Универсиада-2013”эмблема конкурсының район этабында 3 урынга лаек булды. Арсланова Айзиләнең “Сабантуй”, “Салават күпере”ндә берничә тапкыр рәсемнәре басылып чыкты.

    2 нче сыйныфка 9 бала күчерелде.

                                                

                                              Сентябрь аена эш планы.

Хезмәт айлыгы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

“Беренче кыңгырау” бәйрәмендә катнашу

Белем көнендә тәрбия сәгате: “Россия Конституциясенә – 20 ел”.

Балалар газеталарына язылу

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Уку-укыту, танып-белү

Дәресләр, укытучылар белән

таныштыру.

Аерым фәннәр буенча укытучылар белән очрашу, дәреслек, расписание, яңа таләпләр турында фикер алышу.

Мәктәптәге дәресләр, укытучылар, түгәрәкләр белән ата-аналарны таныштыру.

Абдулла Алишның әсәрләрен

уку.

 Укучылар белән таныштыру.

Класстагы укучылар турындагы мәгълүматны укытучыларга җиткерү.

Мәктәп һәм авыл китапханәсенә экскурсия

Мәктәп һәм авыл китапханәчеләрен экскурсия оештыруга катнаштыру.

Китапханәгә йөрү турында  әти-әниләр белән сөйләшү.

Хезмәт

Көзге уңышны җыюда катнашу.

Табигать календаре,класс почмагы ясау.

Стенд ясауда ата-аналарның булышуы.

Әхлак, эстетик

Көзге табигатьне күзәтү

 

Башлангыч класс укытучылары белән бергә

әти-әниләрнең булышуы.

Тәрбия сәгате:1. “Тәртип бусагадан башлана”.

2.“Дежур укучының бурычлары”

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарын чакыру.

Әти-әниләр белән укучыларның тәртипләре турында сөйләшү.

“Безнең сыйныф тормышы законнары”н булдыру.

Һәр бала белән шәхси сөйләшү.

Сыйныф сәгате үткәрү:

“Сәламәтлекне ничек ныгытып була”

Безнең әти-әниләрнең сәламәт яшәү рәвеше үрнәкләре.

“Күңелле стартлар” үткәрү.

Башлангыч класс укытучылары белән берлектә үткәрү.

Көзге кросста катнашу.

Физик культура укытучылары белән үткәрү.

Һөнәри

Балалар табибы белән очрашу.

Экологик

Тәрбия сәгате: “Мин яратам сине, туган илем”.

Көзге урманга экскурсия.

                                         

                                          Октябрь аена эш планы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив

белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Класс җитәкчеләре белән киңәшләшү.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Парламент сәгате уздыру.”Мин-бала.Мин-гражданин”

Башлангыч класс укытучылары белән берлектә

“15-октябрь-Хәтер көне”

Тарих укытучысы белән берлектә

Уку-укыту, танып-белү

Белем атналыкларына әзерлек.

Предмет укытучылары

белән киңәшләшү.

Сыйныфта “Синең сумкаң” дигән рейд үткәрү.

Көндәлекләр алып бару

буенча укытучыларның

киңәш-тәкъдимнәре.

Рейд нәтиҗәләре буенча ата-аналар өчен мәгълүматләр.

Өстәмә эш дәфтәрләре булдыру.

Укуда авырлык кичерүче укучыларга ярдәм.

Әти-әниләр белән шәхси сөйләшү.

“Иң күп укучы ” конкурсына әзерлек

Мәктәп һәм авыл китапханәчесе белән бергә.

Уку почмагы булдыру.

“Сөмбелә” бәйрәмендә катнашу

Башлангыч сыйныф укытучылары һәм педагог оештыручы белән.

“Мине яраткан гөлем” акциясе

Класс җитәкчесе.

Әти-әниләр белән шәхси сөйләшү Әти-әниләр белән шәхси сөйләшү.

Әхлак, эстетик

Укытучылар бәйрәмен үткәрү.

Ата-аналар белән.

Тәрбия сәгате:”Һәркем үтәргә тиешле кагыйдәләр”

Класс җитәкчесе.

.

Тәрбия сәгате:”Олы кеше_солы төше”.

Класс җитәкчесе.

Физик сәламәтләнде-рү

Һәр укучыны режимга күнектерү.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Әти-әниләргә түгәрәкләр турында мәгүлүмат җиткерү.

Тәрбия сәгате: “Саулык – зур байлык”.

Әти-әниләрнең киңәшләре.

Мәктәптә уздырыла торган “Күңелле стартлар”да катнашу

Физик культура укытучысы

белән берлектә.

Һөнәри

 

Эзтабар җыены :”Без-

эзтабарлар”

Педагог- оештыручы белән.

Төрле һөнәр ияләре белән танышу.

Экологик

Тәрбия сәгате: “Табигать һәм без”

Көзге табигатьне күзәтүне оештыру

Башлангыч класс  

укытучылар белән бергә.

Бәхетле гаилә тормышы.

“Безнең гаилә” темасына анкеталар .

Ата – аналар җыелышы үткәрү.

                                                                                                         

 Ноябрь аена эш планы.

Гаилә айлыгы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

6 ноябрь – Татарстан Җөмһүрияте Конституциясе көне.

Тарих укытучысын кунакка чакыру.

4 ноябрь – Милли бердәмлек һәм килешү көне.

Тарих укытучысын кунакка чакыру.

 Республикабызның символлары. Класс сәгате

Башлангыч класс укытучылары белән бергә

Авылның өлкән кешеләре белән әңгәмә.

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Уку-укыту, танып-белү

Сәләтле укучылар белән эшләү.

“Башлангычлар”атналыгында

Катнашу.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән әңгәмә.

Сыйныфта “Фәннәрне яхшы белүчеләр” бәйгесе.

Авыл китапханәчесен кунакка чакыру.

“Минем туган ягым” рәсем конкурсында катнашу

“Русский медвежонок”конкурсында катнашу.

“Сәламәт һәм тату гаилә”конкурсы

Әти - әниләр белән берлектә.

“Минем әнием” рәсем конкурсында катнашу

Хезмәт

Сыйныфның иҗат остаханәсе эшчәнлеге:”Әниемә бүләккә”

Башлангыч класс укытучылары белән бергә

“Шәфкатьлелек” ярминкәсендә катнашу

Башлангыч класс укытучылары белән бергә.

Әниләрне кунакка чакыру.

Әхлак, эстетик

“Әдәплелек” циклыннан әнгәмә:”Җәмәгать урыннарында үз- үзеңне тоту”

Класс җитәкчесе.

Физик, сәламәтләндерү

Тәрбия сәгате: “Тәмәке белән бергә тартучы да яна”.

Класс җитәкчесе.

Сәламәтлек көнендә катнашу

“Мин уз – уземне өйрәнәм” циклыннан әнгәмәләр

Һөнәри

Тәрбия сәгате: “Минем әнием һөнәре”

Экологик

Рәсем күргәзмәсе оештыру.

Рәсем укытучысы белән бергә

Бәхетле гаилә тормышы

“Безнең гаилә” темасына иншалар язу.

Һәр гаиләнең “Безнең гаилә” темасына материал туплауда катнашуы.

                                         

                                                   Декабрь аена эш планы.

Без һәм закон.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив

белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

12 нче декабрь – Россия Конституциясе көне (Россия дәүләт символлары: герб, флаг, гимн турында әңгәмәләр)

Тарих укытучысы белән

фикер алышу.

 Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү

Мәктәп китапханәчесенең

ярдәме

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Уку-укыту, танып-белү

“Синең хокукларың һәм бурычларың”дигән темага тәрбия сәгате.

Сыйныфта эшләүче

укытучылар белән

педагогик сөйләшү.

Ата-аналар өчен “Балагызның укуда файдаланылмаган мөмкинлекләре” дигән консультация.

“Нинди китап укысаң – шундый кеше булырсың” дигән темага тәрбия сәгате.

Авылның дәрәҗәле кешеләре үрнәге

Хезмәт

Сыйныфның иҗат остаханәсе эшчәнлеге:”Яңа елга әзерләнәбез”.

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Материал табуда ата-аналар ярдәме

Әхлак, эстетик

“Беренче кар” бәйрәме

1 нче класс җитәкчесе

белән берлектә

Яңа ел кичәсе үткәрү

 ( яраткан әдәби геройларның кием һәм битлекләрен әзерләү, концерт, уеннар, чәй мәҗлесе)

Башлангыч класс

укытучылары, оештыручы  

белән берлектә

Яңа ел кичәсенә әзерлек эшләрендә ата-аналар ярдәме.

Яңа ел рәсеменә конкурс уздыру.

“Әдәплелек” циклыннан энгәмәләләрне дәвам иту

Физик, сәламәтләндерү

Сәламәтлек көнендә катнашу.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Тәрбия сәгате: “ СПИД – гасыр афәте”

Табиблар белән очрашу.

Һөнәри

“Сәләтләр, хезмәт һәм минем һөнәрем” дигән темага класс җыелышы.

Экологик

Кышкы табигатькә экскурсия.

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Әти-әниләрне чакыру.

Кошларга җимлекләр ясап элү, күзәтү.

Әти-әниләр ярдәме.

Бәхетле гаилә тормышы

“Безнең сыйныфның тормышы һәм эшләре” дигән ата-аналар җыелышы:

Мәктәп администрациясе белән берлектә

Ата – аналар җыелышы үткәрү.

                                           

                                                     Гыйнвар аена эш планы

Сәламәтлек айлыгы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив

белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Уку-укыту, танып-белү

“Татарстан – Яңа гасыр” каналыннан күрсәтелүче тапшырулар турында фикер алышу.

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

“Иң күп укучы” баланы билгеләү.

Китапханәче белән бергә.

“Иң тиз укучы”ны билгеләү

Хезмәт

Кабинетта гөлләрне күзәтү.

Мәктәп администрациясе

белән берлектә

“Иң пөхтә укучы” бәйгесе оештыру.

Мәктәп администрациясе

Ата-аналар белән сөйләшү.

Әхлак, эстетик

Иң сәнгатьле баланы билгеләү.

Балалар бакчасына шефлык.

Мәктәп администрациясе

белән берлектә

Әти-әниләр ярдәме белән

Физик, сәламәтләндерү

Мәктәп буенча үткәрелә торган ”Кышкы Сабантуй

да “катнашу.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Чаңгы ярышлары

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Тәрбия сәгате: "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”.

Һөнәри

Студентлар белән очрашу кичәсе

Мәктәп администрациясе

белән берлектә

Экологик

Тәбия сәгате:” Табигать һәм без”.

Класс җитәкчесе.

                                           

                                                    Февраль аена эш планы.

Патриотик тәрбия бирү айлыгы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив

белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

15 нче февраль – патриотик шагыйрь Муса Җәлил туган көнне билгеләп үтү.

Башлангыч класс

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Авыл китапханәчесен чакыру.

21 нче февраль – Туган тел көненә багышланган әңгәмә үткәрү.

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы белән берлектә

23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтү.

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Әтиләрне, бабайларны кунакка чакыру.

“Аҗаган” уенын күзәтү.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре

Уку-укыту, танып-белү

Сәләтле балалар белән эшне дәвам иттерү.

Башлангыч класслар арасында “Иң күп укучы” бәйгесе (нәтиҗә ясау) .

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Мәктәп һәм авыл китапханәчеләре бедән сөйләшү.

“Көңгерә” халыкара конкурсында катнашу

Хезмәт

Кабинет чисталыгын саклау.

Мәктәп администрациясе

белән берлектә

Әхлак, эстетик

Изге Валентин көне.

Мәктәп администрациясе

белән берлектә

“Әтиләр сүзе – күңелнең күзе”класс сәгате                                                                      

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Әтиләрне кунакка чакыру.

КВН уздыру (малайлар арасында).

Башлангыч класс

укытучылары белән бергә

Физик, сәламәтләндерү

Сәламәтлек айлыгында катнашу.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Тәрбия сәгате:” Батыр булу өчен нишләргә?”

Һөнәри

Сыйныфның иҗат остаханәсе эшчәнлеге:”Әтиемә бүләккә”

Класс җитәкчесе.

Әниләр ярдәме белән.

                                               

                                                     Март аена эш планы.

Профориентация айлыгы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив

белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Уку-укыту, танып-белү

“Иң тиз укучы” конкурсы

Башлангыч класс

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

“Иң матур язучы” конкурсы

Мәктәп администрациясе

белән берлектә.

Әти-әниләрне чакыру.

“Иң күп укучы”конкурсы

Хезмәт

30 нчы март – Җирне саклау көне.

Хезмәт десантында катнашу

Әхлак, эстетик

Әниләр бәйрәмен үткәрү.

Башлангыч класс

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Әни, әбиләрне кунакка чакыру.

“Кызлар өчен “балалар иртәсендә катнашу.

Администрация үткәрә.

21 нче март – Нәүрүз бәйрәмендә катнашу.

Администрация үткәрә.

Физик, сәламәтләндерү

Сәламәтлек көнендә катнашу.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Һөнәри

Сыйныфның иҗат остаханәсе эшчәнлеге

“Әниемә бүләккә”

Экологик

Кошлар көнен билгеләп үтү.

Биология укытучысы белән

берлектә.

Кошлар рәсеменә конкурс үткәрү.

Биология, сәнгать

укытучылары белән

берлектә.

Бәхетле гаилә тормышында яшәүгә әзерлек

Ачык ишекләр көне.

Әти-әниләрне чакыру

Ата-аналар җыелышы үткәрү.

Мәктәп администрациясе

белән берлектә

Ата – аналар җыелышы үткәрү.

                                   

                                             Апрель аена эш планы.

Сәламәтлек һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Дата

Педагогик коллектив

белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

12 нче апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

Класс җитәкчесе

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Эзтабарлар җыены.

Педагог оештыручы белән берлектә.

Уку-укыту, танып-белү

Сәнгатьһәм хезмәт атналыгы

Информатика укытучысы

2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне.

Гомуми өмәдә катнашу.

Һәр гаиләне капка төпләрен, урамнарны җыештыруга тарту.

Хезмәт

“Көлке көне”н билгеләп үтү.

Әхлак, эстетик

Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Татар теле һәм әдәбияты

укытучысы белән берлектә

оештыру.

Г. Тукайның туган көненә багышланган кичәгә әниләрне, җәмәгатьчелекне тарту.

“Шигърият бәйрәме” бәйгесендә катнашу.

Тел укытучылары  белән

берлектә укучыларны

Иң яхшы шигырь сөйләүчене билгеләү.

“Шигырь уку” бәйгесенә

әзерләү.

Кошлар көнендә катнашу.

Биология укытучысы белән

берлектә.

Иң оста рәсем ясаучыны билгеләү.

Рәсем укытучысы белән

берлектә

Әти-әниләрнең булышуы.

7 нче апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көнендә катнашу.

Физик культура

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Физик, сәламәтләндерү

Күңелле стартлар уенын уздыру.

Башлангыч класс

укытучылары белән

берлектә үткәрү.

Тәрбия сәгате: “Сакланган саулыкка җиткән”

Әти-әниләрнең булышуы.

Төрле һәнәрләр белән таныштыруны дәвам итү.

Экологик

Кошларны саклау көнен билгеләп үтү.

Тәрбия сәгате: “Минем яраткан өем”

Биология укытучысы белән

берлектә.

                                                   

                                                   Май аена эш планы.

Батырлык эзсез югалмый.

Эшчәнлек төре

Укучылар коллективы белән эш

Педагогик коллектив белән эш

Ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән эш

Иҗтимагый-сәяси, патриотик

Әдәби – музыкаль кичә: “Рәхмәт сезгә, Ветераннар!”

Педагог-оештыручы белән бергә әзерләү.

Ата-аналар белән берлектә Җиңү бәйрәменә әзерлек.

“Җиңү бәйрәме”нә багышланган митингта катнашу.

Ил-көн яңалыклары белән танышып бару.

Ата-аналарның вакытлы матбугат белән тәэмин итүләре.

Тәрбия сәгате: “Безнең ветераннар”

Тәрбия эшләре буенча дир. урынб. чакыру.

Уку-укыту, танып-белү

Сыйныфта “Дәреслекләрнең сакланышы” бәйгесе нәтиҗәләре белән танышу.

Фән укытучылары белән берлектә укучыларның уку елы йомгакларына анализ ясау.

Ата-аналарның гомуми мәктәп җыелышында катнашуы.

Хезмәт

1 нче май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен искәртү.

Мәктәп яны бакчасында язгы чәчү эшләрендә булышу.

.

.

Кабинетта гөлләр утырту, күчерү.

Дирекция белән берлектә укучыларның җәйге ялын һәм хезмәтен оештыруны планлаштыру.

Әти-әниләрнең гөлләр белән ярдәм итүе.

Әхлак, эстетик

“Соңгы кыңгырау” бәйрәмендә катнашу.

Әти-әниләрне кунакка чакыру.

4 нчеләрнең  чыгарылыш кичәсендә катнашу.

4 нче класс җитәкчесе белән берлектә эшләү.

Физик, сәламәт-ләндерү

Эстафета үткәрү.

Физкультура укытучысы белән эстафета оештыру.

Кече Сабантуйда катнашу.

Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Кече Сабантуй оештыру.

Кече Сабантуйны оештыруга ата-аналарны, җәмәгатьчелекне тарту.

Сәламәтлек көнендә катнашу.

         

Физик культура укытучылары белән берлектә үткәрү.

Һөнәри

“Эшлексез кеше мактанчык булыр” дигән тәрбия сәгате уздыру.

Әти-әниләрнең һөнәрләрен белү.

Экологик

Мәктәп бакчасын яшелләндерү.

“Чишмәләр” операциясен оештыру.

Ата-аналар белән берлектә чишмәләрне, сулыкларны чистарту.

Бәхетле гаилә тормышы

15 нче май – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтү.

Мәктәп администрациясе белән берлектә

Ата-аналар җыелышы үткәрү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.

Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....

2013-2014 уку елына тәрбия планы.

Бу файлда тәрбия эшенең кыскача эчтәлеге күрсәтелә....

2 класс тәрбия планы

тәрбия планы...

Тәрбия планы

4 сыйныф өчен тәрбия планы үрнәге. План 4 бүлектән тора: 1 бүлек - узган уку елында алып барылган тәрбия эшенә анализ; 2 бүлек - класс коллективына педагогик -психологик характеристика; 3 бүлек - яңа ...

Тәрбия планы

Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупла...

Тәрбия планы

Башлангыч сыйныфларда тәрбия эше...

Еллык тәрбия эше планы.3 сыйныф

“ Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтле караш һәм дөреслеккә  омтылыш, кешене бизәүче  сыйфатлар булдыру.”...