Тәрбия планы
классный час по теме

Башлангыч сыйныфларда тәрбия эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_plany.docx43.78 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе «Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Черки Килдураз урта гомуми  белем бирү мәктәбе »

Укучы шәхесен

үстерү һәм тәрбияләү

планы

2-4 нче сыйныфлар җитәкчесе: Гыйльфанова Д.Р.

2016-2017 уку елы

УКУЧЫЛАР ИСЕМЛЕГЕ

Фамилиясе, исеме, атасының исеме

Туган елы һәм көне

1.

Әхмәдиев Алмаз Әсгать улы

2.

Идрисова Ильзия Илһом кызы

3.

Махмутов Гадел Фәрит улы

4.

Сәгъдиев Ранис Рәмис улы

5.

Тарасов Павел Сергеевич

6.

Фәсхетдинова Азалия Фәнис кызы

7.

Шакирҗанова Рамилә Рафыйкъ кызы    

8.

Шайдуллов Адель Фаил улы

9.

Абейдуллова Алсу Насих кызы

10.

Габдрахманова Амалия Рөстәм кызы

11.

Колчанов Роман Андреевич

12.

Рафикова Аделия Наил кызы

13.

Сиразов Нияз Мөнир улы

14.

Хәйруллина Рузилә Радик кызы

15.

Хусаинов Марсель Нуритдин улы

Мәктәптә укыту-тәрбия бирүнең төп темасы һәм максаты:

   “Гомумкешелек сыйфатларына нигезләнгән, белем баскычында укыту стандартын үзләштергән, уңышларга ирешүче, югары әхлаклы шәхес формалаштыру”

Сыйныф житәкчесенең тәрбия темасы:

“Укучыларда әдәплелек һәм аралашу культурасы тәрбияләү”

Максат:

     Укучыларның төрле очракларда аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре тәрбияләү

Уку елына төп тәрбияви бурычлар:

  1. Укучыларның гомуми үсешен һәм шәхси үзенчәлекләрен өйрәнү:портфолио туплау; балаларга мәктәптә, сыйныфта, мәктәптән тыш үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү һәм  үтәүләренә ирешү.

  1. Балаларда мәктәпне ярату, укуга, хезмәткә җаваплы караш тәрбияләү.

  1. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү, сәламәт яшәү үрнәкләрен аңлату.

  1. Туган илебезгә, аның табигатенә, байлыкларына сакчыл караш тәрбияләү.

  1. Коллективта  җаваплылык, теләктәшлек, таләпчәнлек, гаделлек сыйфатлары, үзара дуслык мөнәсәбәтләре тәрбияләү.

  1. Балаларның сәламәтлекләрен саклау буенча тиешле чаралар уздыру, көндәлек режимны үтәү, буш вакытны файдалы итеп үткәрергә өйрәтү.

  1. Укучыларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә тору, барлык тәрбия эшләрен бергәләп үткәрү.

Кереш

Мәктәп һәрвакыт буыннарның рухи мәдәниятен үзара бәйләүче тәрбия учагы булды.

Тәрбия-ул куелган максатка тәңгәл килә торган үзара бәйләнгән тәрбия чаралары системасы.

     МБГБУ “ ТР Буа муниципаль районы Ч.Килдураз урта гомуми  белем бирү мәктәбе”нең    2016/2017 нче уку елына алган укыту - тәрбия бирүнең төп максаты:

      “Гомумкешелек сыйфатларына нигезләнгән, белем баскычында укыту стандартын үзләштергән, уңышларга ирешүче, югары әхлаклы шәхес формалаштыру”.

     Укучыларда гомумкешелек сыйфатлары  тәрбияләү юнәлешендә эшләүне  нигез итеп алганда, мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны тәрбияләүне түбәндәге эшләр аша тормышка ашырырга мөмкин:

-мәктәпкүләм бәйрәмнәр уздыру;

-әкиятләр уку,тыңлау, тәрбияви якларын ачыклау;

-мәкальләр өйрәнү һәм мәгънәләрен аңлату;

-табигать кочагына, китапханәгә, музейга экскурсияләр ясау;

     -әңгәмәләр һәм класс сәгатьләре аша;

-табышмаклар аша фикерләү сәләтен үстерү;

-класстан тыш эшләрдә:  әкиятләр сәхнәләштерү, мини -концертлар, бәйрәм чараларында  катнашу;

-физкультминутлар, хәрәкәтле уеннар аша;

-әти-әниләр җыелышлары.

 Теләсә нинди шартларда үзен дөрес тота белүче, җәмгыять өчен иң файдалы булган юлны сайлый белүче һәм шул юлны бернинди кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, ахырына кадәр илтеп җиткерергә үзендә көч һәм ныклык таба алучы һәм шуңа сәләтле кешене генә тәртипле кеше дип атарга була.

      Тәртипле шәхес ул уңай йогынтыларның бөтен  җыелмасы белән генә тәрбияләнергә мөмкин. Уен, күңел ачу,файдалы хезмәт һәм ял вакытын ничек үткәрү дә бу мәсьәләдә мөһим урын тота. Менә шушы йогынтылар барысы бердәм тәэсир иткәндә дөрес тәрбия булырга, бары тик шуның нәтиҗәсендә генә тәрбия җимешләрен татырга мөмкин.

Кешелек үзенең тарихи яшәеше дәверендә гаять бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Аның бер өлешен яшь буынны мөстәкыйль тормышка хәзерләү тәҗрибәсе тәшкил итә. Һәр милләтнең, һәр халыкның бу өлкәдә үзенә генә хас карашлары, үзенчәлекле фикерләре, тәрбия алымнары, гасырлар буе сакланып килгән гореф-гадәтләре(халык педагогикасы) бар.

Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган, буыннан-буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту- тәрбия турындагы тәгълимат.

     Кайбер гадәтләр, йолалар, иң борынгы чорларда ук барлыкка килеп, безнең көннәргә кадәр сакланып калганнар.Алар бигрәк тә кешенең табигатькә мөнәсәбәтендә,әдәплелек кагыйдәләрендә,яшәү рәвешендә ачык чагыла.

Халык педагогикасының асыл өлешен тәшкил иткән халык авыз иҗаты (әкиятләр, тизәйткечләр, табышмаклар, уеннар, мәкальләр һ.б.) аша  балаларда гомумкешелек сыйфатлары, дуслык, татулык тәрбияләү бурычы тора.

Халык әдәпсезлек һәм наданлыкны өнәмәгән, аннан ачы көлгән.Түбәндәге татар халык мәкальләре бу фикерне тагын да ачыграк чагылдыра: “Сукыр тавыкка бар да бодай”, ”Надан белән бәхәсләшү –үзе наданлык билгесе”, ”Наданның белгәне-белмим” һ.б. Андый кеше башкаларга бер файда да китерми, китерә дә алмый. Кешене барыннан да элек зирәклеге өчен хөрмәтлиләр.

Халык педагогикасы мирасының әһәмияте, кыйммәте ир балалардан да, кыз балалардан да бер үк төрле акыл тәрбиясе таләп ителүдә.

Тәртип ниндидер аерым “дисциплиналар” чаралар ярдәмендә барлыкка килми, бәлки тәрбиянең бөтен системасы; тормышның барлык шартлары, балага ярдәм итә торган барлык йогынтылар белән барлыкка килә.

Шулай итеп, без тәртип төшенчәсеннән барлык тәрбия эшенең киң мәгънәдәге гомуми нәтиҗәсен аңлыйбыз.

4ел эчендә укучыларны тәрбияләүдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешермен дип уйлыйм:

1.Мин – укучы. Ә укучы кеше мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзен әдәпле, итагатьле һәм укучылар өчен булган кагыйдәләрне төгәл үтәүче;

2.Классташлары белән дус һәм ягымлы аралаша белүче;

3.Сәнгатьне яратучы, мәктәп һәм авыл күләмендә үткәрелгән  концертларда актив катнашып үзенең сәләтен күрсәтә белүче;

4.Үзен, классташларын,әти-әнисен яратучы, укытучыларны хөрмәт итүче, кайгыртып, ярдәмләшеп яши белүче;

5.Сәламәт һәм хезмәт сөюче укучылар итеп тәрбияләү.

Ел дәвамында класс җитәкчесе эшенең циклограммасы.

       1) Укучыларның туклануын оештыру.

       2) Укучылар белән мөстәкыйль эшләү.

       3) Класс бүлмәсендә кизү торуны тәртипкә салу.

       4) Дәрес калдырган укучыларның дәрестә булмау сәбәпләрен ачыклау.

       5) План буенча класста тәрбия эшен оештыру.

       6) Ата –аналар белән индивидуаль(шәхси)  эшләү.

       7) Чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү.

       8) Ел башында һәм азагында укучыларның шәхси карталары белән эшләү.  

Атналык бүленеш.

Дүшәмбе-  ирекле аралашу

Сишәмбе- мәктәп линейкасы

Чәршәмбе-сәламәтлек көне, түгәрәкләр эшчәнлеге

Пәнҗешәмбе-яңалыклар белән танышу

Җомга-  сәламәтлек көне,

Шимбә - сыйныф сәгате,атналык эшләргә йомгак

Класста кабул ителгән эшләр.

Укучыларны туган көннәре белән котлау .

Ата-аналарны бәйрәмнәргә чакыру.

Елга ике тапкыр ата-аналар өчен ачык дәресләр күрсәтү.

Коллективта яшәеш законнары.

1.Тыңларга , карарга һәм күрергә, аңларга һәм нәтиҗә ясарга өйрән!

2.Түземлелек күрсәт һәм түземле булырга өйрән

Класс коллективына кыскача характеристика.

2016/2017 нчы уку елында 2-4 классларда (1 класс-комплект) : 2 нче класста 7 бала- 3 малай, 4 кыз укый ; 4 нче класста 8 бала - 3кыз, 5малай укый. Балаларның 13е  шушы авылдан, 2укучы (Тарасов П.,Абейдуллова А.) - күрше Өчмунчадан. Укучылар татар,рус телендә сөйләшә, аралаша.

4 бала (Рафикова А.-2кл.,Сиразов Н.-2кл., Шакирҗанова Р.- 4 кл, Фәсхетдинова А. – 4 кл) – тулы булмаган гаиләдән .  

     Быелгы уку елында укучыларны бер коллективка туплау, әдәпле булырга өйрәтү, культуралы аралашу күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне дәвам иттерү бурычы тора. Шуңа күрә мин 2016/2017 нче уку елында, алда куелган максатларга ирешү өчен, ”Укучыларда әдәплелек һәм аралашу культурасы тәрбияләү” дигән тема буенча тәрбия эшен дәвам иттерәчәкмен.

1.Белем алуга омтылыш тәрбияләү

1

Белем бәйрәмендә катнашу.

сентябрь

2

Мәктәп кагыйдәләрен аңлату, искә төшерү.

сентябрь

3

Уку әсбапларын, китапларны, дәреслекләрне саклап тоту турында әңгәмәләр.

даими

4

Укуда үзара ярдәмләшүнең төрле формаларын оештыру.

сентябрь

5

Кызыклы китаплар уку.Мәктәп,авыл китапханәсенә экскурсияләр.

айга 1тапкыр

6

Балалар газета – журналлары белән танышып бару.

атнага 1тапкыр

7

Укучыларда укуга җитди караш тәрбияләү максатыннан дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда күрсәтмә әсбаплар, әдәби әсәрләр,

компьютер, яңа технологияләр куллану.

Даими

8

Төрле конкурсларда, бәйге-ярышларда, олимпиадаларда катнашу.

Ел дәвамында

9

“Безнең дәфтәрләр” дигән күргәзмә оештыру.

Март

10

Укучыларның төрле түгәрәкләргә йөрүләренә ирешү.

Ел дәвамында

2. Гражданлык позициясе  һәм патриотик тәрбия

1

Укучыларга көчләре җитәрлек йөкләмәләр бирү.

Сентябрь

2

«Һөнәрем-укытучы».Өлкәннәрне,укытучыларны бәйрәмнәре белән котлау.

Октябрь

3

 «Игътибар,балалар!»

Юл йөрү  кагыйдәләрен өйрәнү .

10 сәг.,айга 1тапкыр

4

Татарстан, Россия символларын өйрәнү.

декабрь

5

Россия Конституциясе көне

декабрь

6

Инвалидлар декадасы.Ярминкәләр.

декабрь

7

Бөек Ватан сугышы, Ватан сакчылары турында хикәяләр уку.

февраль

8

Авылның, мәктәпнең тарихын өйрәнү, музейда әңгәмәләр.

май

9

«Бөек Җиңү көне». Митинг.Һәйкәлгә чәчәкләр салу.

май

3.Әдәп-әхлак  тәрбиясе һәм балаларны мәдәни мираска тарту

1

Укучыларның туган көннәрен билгеләп үтү.

даими

2

Сыйныфта үзара культуралы аралашу гадәтләре булдыру өстендә эшләү.

даими

3

Балалар ясаган рәсемнәрдән, аппликацияләрдән күргәзмә оештыру.

айга 1тапкыр

4

Укучыларга мәдәни көндәлекләрне тапшыру һәм көндәлекләрне тутыруда ярдәм күрсәтү.

Сентябрь

5

Баларның игътибарын сәнгатьле укуга юнәлтү.Тел фәннәреннән атналыкларда катнашу. Газеталар чыгару.

план нигезендә

6

Уңыш бәйрәме

октябрь

7

Чыршы бәйрәме

декабрь

8

Нәрүз бәйрәме

март

9

Сулыкларны саклау елы уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнашу.

уку елы барышында

10

Кызыклы әкиятләрне сәхнәләштерү.

Чиреккә 1тапкыр

11

Мәдәният йортында үткәрелә торган чараларда катнашу.

даими

4. Физик тәрбия һәм балаларда сәламәт яшәү     рәвеше тәрбияләү

1

Һәр көнне иртән  гимнастика ясату. Дәресләрдә физминутлар уздыру һәм уеннар оештыру.

даими

2

Шәхси гигиена кагыйдәләре белән укучыларны тирәнтен таныштыру,үтәүләрен таләп итү, даими контрольдә тоту.

Сентябрь, октябрь

(әңгәмәләр), уку елы дәвамында

3

Балаларны көндәлек режимны үтәргә күнектерү.

уку елы дәвамында

4

Саф һавада хәрәкәтле уеннар оештыру.

даими, физкультура дәресләре

5

Спорт турында  әңгәмәләр.

ел дәвамында

6

Мәктәп буенча үткәрелгән ярышларда, кроссларда катнашу.

аерым мәктәп планы буенча

7

Сыйныф сәгатләренә медицина хезмәткәрләрен чакыру.

1нче һәм 2нче яртыеллык

   

5. Хезмәт тәрбиясе

1

Китап - дәфтәрләрне тышлау, китаплар “дәвалау».

даими

2

Мәктәп янында, сыйныф бүлмәсендә  чәчәкләр, гөлләр  үстерү. Өмәләрдә катнашу.

апрель, май,   ел дәвамында

3

Кыш бабай мастерское. Яңа елга уенчыклар ясау.

декабрь

4

Бүлмә гөлләрен тәрбияләү.

даими

5

Хезмәтне чагылдырган уеннарда катнашу.

даими

6

Сыйныфны һәрвакыт тәртиптә тотарга күнектерү. Дежурныйның вазыйфаларын аңлату, искә төшерү.

даими

7

«Эшнең һәркайсы яхшы - теләгәнен сайлап ал!»

апрель

              7. Экологик тәрбия

1

Табигатькә  экскурсияләр. Өмәләрдә катнашу.

чиреккә I тапкыр

2

Туган ягыңны бел ( инша, викторина).

III нче чирек

3

Кошлар көне. Җимлекләр, оялар ясау.

Ноябрь, март

4

Җир көне (экология)

22апрель

5

Минем Татарстаным

  1. май

8.«Татарстан варислар берлеге»   оешмасы белән эш (мәктәп планы буенча)

9. Гаилә. Ата-аналар белән эш

1

Укучыларның өйләрендә булу.

август

2

Ата - аналарны Белем бәйрәменә чакыру. Еллык эш планы белән таныштыру.

сентябрь

3

Мин. Минем әти - әнием. Аларның хезмәтләре. Әңгәмәләр.

ноябрь

4

Әтиләр бәйрәмен үткәрү. «Әтиләр - Ватанны саклаучылар».

февраль

5

Әниләр бәйрәмен үткәрү. «Әниләр каршында без мәңге бурычлы».

март

6

Чиреккә бер тапкыр ата - аналар җыелышы үткәрү.Темалар:

1)-Балаларның куркынычсызлыгы.

-Ничек җавап бирергә? Ун яшьлекләрнең психологик үзенчәлекләре.

2)Гаиләдә ата - ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары.  

3)Бала хокуклары. Ата - аналарның җаваплылыгы.

4) Хисләрнең аваздашлыгы.

1нче чирек

2нче чирек

3нче чирек

4нче чирек

7

Гаилә көнен билгеләп үтү.

май

   

Сыйныф активы:

Командир - 

Уку секторы -

Спорт секторы -

Культсектор -

Чисталыкны саклаучы -

 Хуҗалыкчы -

     

Эшчәнлек төрләре

   сентябрь аенда эшләнәсе  

эшләр  

Җаваплы кеше

үтәлеш

1

Укыту эшчәнлеге (белем алуга омтылыш тәрбияләү)

2

Гражданлык позициясе  һәм патриотик тәрбия

3

Әдәп-әхлак тәрбиясе һәм балаларны мәдәни мираска тарту

4

Физик тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү

5

Хезмәт тәрбиясе

6

Экологик тәрбия

7

Балалар оешмалары белән эш

8

Психолог - педагог ярдәме

9

Культура-масса эшчәнлеге (төрле бәйрәмнәр)

10

Ата-аналар белән эш

11

 Китапханә белән бәйләнеш

Направление

деятельности

Мероприятия    октября     месяца

Ответственные

Отметка о выполнении, результаты

1

Учебная деятельность

2

Гражданско-патриотическое, антикоррупционное

3

Духовно-нравственное, приобщение детей к культурному наследию

4

Физическое и формирование культуры здоровья

5

Трудовое и профессиональное самоопределение

6

Экологическое

7

Детское движение

8

Психолого-педагогическое сопровождение

9

Культурно-массовое

10

Работа с родителями

11

Сотрудничество с библиотекой

Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләрен  өйрәнү планы (2-4)

Темалар

Сәг. саны

Искәрмә

1-2

Кереш. Урам һәм юлларда хәрәкәтнең  киеренкелеге һәм тизлеге. Мәктәптән өйгә кадәр иң ышанычлы юл.

2

3

Юл – транспорт травмасының сәбәпләре. Уеннар.

1

4

Урамда, юлда,  җәмәгать транспортында үз-үзеңне тәртипле тоту күнекмәләре(утыру, төшү).

1

5

Юл чатлары һәм аларның төрләре.

1

6

Юл хәрәкәтен көйләүче сигналлар. Светофор.

1

7

Юл билгеләре һәм аларның группалары

1

8

Урам һәм юллар аша чыгу кагыйдәләре. Практик дәрес.

1

9

Транспорт средстваларының төрләре. Тимер юл транспорты.

1

10

Йомгаклау дәресе. Экскурсия.

1

Сыйныф сәгатьләре тематикасы

Сентябрь

Мәктәп буенча экскурсия. Укучылар өчен үрнәк кагыйдәләр белән таныштыру.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш.”Өй-мәктәп-иң тыныч маршрут”.

Әдәплелек  турында сөйләшәбез .Татар халык әкиятләрен карау.

Көндәлек режим турында. “Минем кызыксынуларым, өйдәге көндәлек эшләрем” – укучылар чыгышы.      

Октябрь

«Өлкәннәрне  хөрмәт ит».Хикәяләр уку.Бүләк ясау.

Музыка дөньясында.Уңыш бәйрәменә җырлар,биюләр өйрәнү.

«Безнең әйләнә - тирәлек». Юл йөрү кагыйдәләре.

«Гадәт китми, чир китә». Шәхси гигиена кагыйдәләре.

Беренче чирек йомгаклары. Каникулга биремнәр.

Ноябрь

Юл йөрү кагыйдәләре (план).

Минем гаиләм.

Сәламәтлеккә юл. Ничек чыныгырга?

Декабрь

Уку безнең төп эшебез.

РФ Конституциясе Көне - бу нинди бәйрәм?

«Без кунакка барабыз». Культуралы кеше турында сөйләшү. Икенче чирек йомгаклары. Юл йөрү кагыйдәләре  (план)..

Январь

Сәламәт булырга өйрән.

Тырыш укучы.

Чын күнелдән сөйләшү. «Дус яшәү серләре».

Февраль

Ватанны саклаучылар көне

Юл йөрү кагыйдәләре (план).

Киң күнеллелек.

«Ничек кыю булырга?» Батырлык турында хикәяләр уку.

Март

«8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне». Башлангычлар бәйгесе.

Юл йөрү кагыйдәләре(план).

Туган ягым халыклары.

Минем өйдәге китапханәм.

Апрель

Яшь натуралистлар  - кемнәр алар?

Кеше әйберенә тияргә ярыймы ?

Юл йөрү кагыйдәләре (план).

Г.Тукай бәйрәме.Балалар иртәсе.

Май

Сакчыллык турында. Табигатьне сакларга өйрән.Экскурсия.  Вакытның кадерен бел.  Без бу уку елында нәрсәләргә өйрәндек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2013-2014 уку елына тәрбия планы.

Бу файлда тәрбия эшенең кыскача эчтәлеге күрсәтелә....

Еллык тәрбия планы

Уку елына планлаштырылган тәрбия эшчәнлегенең айларга бүленеше, узган уку елына анализ, алга куелган бурычлар, укучыларга педагогик-психологик характеристиа....

2 класс тәрбия планы

тәрбия планы...

Тәрбия планы

4 сыйныф өчен тәрбия планы үрнәге. План 4 бүлектән тора: 1 бүлек - узган уку елында алып барылган тәрбия эшенә анализ; 2 бүлек - класс коллективына педагогик -психологик характеристика; 3 бүлек - яңа ...

Тәрбия планы

Халкыбыз: “ Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам тәгълиматында һәм татар халкының тәрбия тәҗрибәсендә тупла...

4 сыйныф өчен тәрбия планы.

Укучыларның иҗади шәхес булып үсүе  өчен шартлар булдыру, һәр укучының танып- белү активлыгын, сәләтен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру....

"Тәрбия планы"

Башлангыч сыйныфлар өчен тәрбия планы...