СИН НИЧЕК СӨЙЛӘШӘСЕҢ
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

  Кешенең ни дәрәҗәдә әдәпле булуы башкалар белән сөйләш­кәндә, аралашканда, үз-үзен тотышында, тәртибендә бик ачык чагыла. Әдәпле кеше һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы була. Уку­чыларда менә шушы сыйфатларны тәрбияләү максатыннан, IV класста махсус занятие үткәрелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sin_nichek_soylshsen.docx17.21 КБ

Предварительный просмотр:

СИН НИЧЕК СӨЙЛӘШӘСЕҢ

  Кешенең ни дәрәҗәдә әдәпле булуы башкалар белән сөйләшкәндә, аралашканда, үз-үзен тотышында, тәртибендә бик ачык чагыла. Әдәпле кеше һәрвакыт игътибарлы, ихтирамлы була. Укучыларда менә шушы сыйфатларны тәрбияләү максатыннан, IV класста махсус занятие үткәрелә.

  Занятие буласы бүлмәгә «Яхшы сүз —җан азыгы», «Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр», «Олыласаң олыны — олыларлар үзеңне» дигән мәкальләр язылган плакатлар эленә.

—  Укучылар сез бик күп «тылсымлы сүзләр» беләсез, аларны сөйләмегездә дә еш кулланасыз. Бу — бик сөенечле хәл, — дип, әңгәмәне башлый укытучы. — Сөйләмдә «тылсымлы сүзләр» куллану читен эш түгел. Тик моңа кече яшьтән үк гадәтләнергә генә кирәк. Шулай иткәндә, сез гомерегез буе кешеләргә шатлык китерерсез. Бер яхшы, ягымлы сүз кешегә рәхәтлек, аның күңеленә тынычлык бирсә, ә яман сүз кешене бик нык рәнҗетергә мөмкин. Шуңа күрә халкыбыз: «Яхшы сүз — җан азыгы, яман сүз —баш казыгы», «Ягымлы сүз язгы көн кебек»,—дип, тикмәгә генә әйтми.

  Аннары укытучы класска: «Без нинди кешене әдәпле кеше дип атый алабыз?», «Кешеләр белән ничек исәнләшергә?», «Иптәшеңнән теге яки бу әйберне ничек сорап торырга?» дигән сораулар бирә. Укучылар аларга бергәләп җавап эзлиләр. Укытучы көндәлек тормышта очрый торган берничә мисал китерә:

—  Галия мәктәп китапханәсеннән берничә китап алды. Аларны күтәреп класска кергәндә, Марат ишекне кинәт кенә ачып җибәрде. Ишек Галиянең кулына килеп бәрелде һәм китаплар идәнгә төшеп китте. Бу очракта Марат нишләргә тиеш? (Марат Галиядән гафу үтенергә, китапларны идәннән алырга ярдәм итәргә, ә Галия исә рәхмәт әйтергә тиеш.)

— Тагын бер вакыйга турында тыңлагыз әле, — ди укытучы, әңгәмәне дәвам иттереп. — Азат, таудан чаңгы шуып төшкәндә, Хәдичәгә бәрелде. Кыз исә егылды һәм аягы авыртудан елый башлады. Ә Азат исә: «Әй, елак, шуңа да елыйлармыни?»—дип, кычкырып кына узды. Малай дөрес эшләдеме? (Юк. Мин Азат урынында булсам, кыздан гафу үтенер, аңа торырга булышыр идем. Азат Хәдичәгә «елак» дип кычкырып бик тупас кыланган. Теләсә нинди сүз әйтеп, кешене рәнҗетергә ярамый.)

Әңгәмә дәвам иттерелә:                                                                

—Автобуска өлкән яшьтәге бер хатын керде. Бер кыз әлеге апага утырырга урын тәкъдим итте:

— Апа, утырыгыз...

— Юк, юк. Рәхмәт. Мин киләсе тукталышта төшәм.

— Утырыгыз, мин карт кешеләргә һәрвакыт урын бирәм...

Бу сүзләрне ишеткәч, хатынның йөзе күңелсезләнеп калды. Кызның әнисе дә уңайсызланды.

Әйтегез әле, ни өчен шундый хәл килеп чыга?

Укытучы балаларның җавапларын тулыландыра, йомгак ясый.

— Тел — аралашуның төп чарасы. Кешенең ничек сөйләшүенә, үз-үзен тотышына карап, аның ни дәрәҗәдә тәрбияле, культуралы булуы турында фикер йөртәләр. Кеше һәр сүзне уйлап кулланырга тиеш. Автобуста баручы кыз өлкән яшьтәге апага яхшылык эшләргә тели, ләкин «тылсымлы сүзләр»не, әдәплелек кагыйдәләрен төгәл белми. Шуңа күрә аның әнисенә кызы өчен кызарырга туры килә, кызның тиешле сүз сайлый белмәве нәтиҗәсендә, автобуска кергән хатынга да уңайсыз була.

Менә тагын бер мисал.

Мансур класста рәсемле китап карап утыра иде. Шулчакны бүлмәгә Маһирә әби керде һәм укытучының кайда булуын сорады. Мансур, китапны актаруын дәвам итеп, башын күтәреп карамыйча гына: «Белмим», — дип җавап бирде.

—Балалар, сез ничек уйлыйсыз, малай дөрес эшләгәнме? (Класска көше килеп керүгә, Мансур урыныннан торып басарга, олы кеше белән исәнләшергә, аның сүзен игътибар белән тыңларга һәм аңа җавап бирергә тиеш иде.)

Күренгәнчә, «тылсымлы сүзләр»не белмәүче, дорфа кешеләрдә очрый әле. Сезнең арада да андыйлар бар. Кайберләрегез: «Әй, ручкаңны бирән тор әле»,—дип кычкыра. Бу—бик тупас сөйләшү. «Фәнис, ручкаңны биреп торчы», — дип әйтү ничек матур яңгырый. (Укытучы да, укучылар да үзләрен әдәпле һәм әдәпсез тотучы балалар турында сөйлиләр.)

Укытучы сөйләмдә «тылсымлы сүзләр»не — «исәнмесез», «гафу итегез», «зинһар», «сау булыгыз», «рәхмәт» сүзләрен — кулланырга, тәртипле, әдәпле булырга өнди. Аннары М.Горькийның улы Максимга язган хатыннан өзек укый.

...Бүләгең өчен рәхмәт, улым. Син бик әйбәт киштә эшләгәнсең. Кошлар турында китаплар ошыймы?.. Укырга өйрән, эшләргә өйрән. Эш белмәгән кеше начар кеше ул. Ә син яхшы кеше булырга тиешсең...

Син үзең киттең, ә утырткан чәчәкләрең биредә калды, үсәләр алар. Мин шул чәчәкләргә карыйм да улым бик яхшы нәрсәләр — чәчәкләр калдырып китте дип шатланам.

Әгәр менә шулай һәрвакыт һәм һәр җирдә, бөтен гомерең буена кешеләр өчен яхшы нәрсәләр — чәчәкләр, фикерләр, үзең турында яхшы истәлекләр — калдыра барсаң, синең бөтен тормышың матур һәм күңелле булыр иде. Ул вакытта син үзеңне бар кешегә дә кирәкле итеп сизәр идең һәм шуны тою сине рухи яктан баетыр иде. Тик шуны бел: кешедән алуга караганда, кешегә бирү күңеллерәк...

Укучылар, бу хатта М.Горький нинди «тылсымлы сүзләр» куллана? Бөек язучы улына нинди киңәшләр бирә?

Бөек язучының бу киңәшләрен истә тотарга, аларны үтәргә тырышырга кирәк. Шулай эшләгәндә, сез әдәпле кешеләр булырсыз, үзегездә күркәм гадәтләр тәрбияләрсез, чын дуслар табарсыз. Әдәпсез кеше әдәпсез тормыш итә, аның дуслары, фикердәшләре булмый.

Ә хәзер В.Осееваның «Кем гаепле?» дигән хикәясе белән танышыйк.

Мин иптәшемне кимсеттем. Юлда бер малайны төртеп ектым. Мин эткә суктым. Сеңелемә дорфа сүз әйттем. Минем яннан барысы да качып беттеләр. Мин япа-ялгыз калдым һәм кычкырып еладым.

—  Кем кимсеткән аны? — дип сорады күрше хатын.

—  Ул үзен-үзе кимсетте, үз-үзенә җәза бирде, — дип җавап бирде әни.

Хикәядә сөйләнгән малай хәлендә калмас өчен, олыларны да, кечеләрне дә ихтирам итәргә, хайваннарны да рәнҗетмәскә кирәк.

В.Осееваның «Ярамый» дигән хикәясе белән танышыйк.

Шулай бервакыт әни әтигә:

— Тавыш күтәрмә. Әкрен генә сөйләш, — диде.

Һәм әти әкрен сөйләшә башлады. Менә шул вакыттан бирле Таня бервакытта да тавыш күтәрми. Кайвакыт аның кычкырасы, киреләнәсе килә, ләкин тыелып кала. Әтисенә кычкырып сөйләшергә ярамагач, Таняга да ярамый инде.

Балалар, Таня, әтисеннән үрнәк алып, бик дөрес эшләгән. Ул культуралы, әдәпле кеше булып үсәр дип ышанып әйтергә була.

Күптән түгел генә мин шундый хәлгә тап булдым. Зөһрә белән Әнисә авыл китапханәсендә очраштылар. Алар, бер-берсе белән сөйләшә-сөйләшә, китап сайладылар. Нәкъ шул чакта Әнисәнең өйгә кайтырга кирәклеге исенә төште. Ул: «Зөһрә, мин киттем, син үзең безгә кил», — диде дә китапханәдән чыгып китте. Ә Зөһрә гаҗәпләнеп карап калды.

Кыз нигә гаҗәпләнгән? (Әнисә Зөһрәгә китапханәдән ни өчен китүен әйтергә, аннары саубуллашырга тиеш иде.)

— Димәк, укучылар, без өлкәннәр белән дә, кечкенәләр, дус- ишләр, иптәшләр белән дә исәнләшә, саубуллаша, сөйләшә белергә тиешбез. Сөйләшә белү — тәрбиялелек билгесе, — ди укытучы һәм укучыларның игътибарын плакатка юнәлтә. Анда язылган түбәндәге сүзләрне кычкырып укый:

Сөйләшкәндә кешенең ни дәрәҗәдә әдәпле булуы ачык күренә. Әдәпле кеше башкаларны рәнҗетми, кимсетми.

Сөйләшүең дә, күз карашың да әдәпле булсын. «Рәхим ит», «рәхмәт», «сәламәт булыгыз», «зинһар» дигән әдәпле сүзләрне тупас тавыш белән әйтсәгез, алар «тылсымлы сүз» була алмыйлар.

Әдәпле кеше һәрвакыт исәнләшә һәм саубуллаша. Сәламләүгә әдәпле генә җавап бирә.

Әгәр дә бүлмәгә өлкән кеше килеп керсә, утырган урыныңнан тор һәм аның белән исәнләш.

Өлкән кеше белән беренче булып исәнләш, ләкин беренче булып кулыңны сузма. Өлкән кеше кул биргәч кенә, кулыңны сузып, аның йөзенә карап исәнләш.

Әгәр дә сиңа өлкән кеше мөрәҗәгать итсә, урыныңнан тор һәм аның белән аягүрә сөйләш.

Әдәпле кеше дорфа кешегә дорфа җавап бирми.

Әдәпле кеше башкаларга карата игътибарлы һәм ихтирамлы. Әгәр дә аннан нинди дә булса эшне эшләргә ярдәм итүен үтенсәләр, ул бик теләп булыша.

Укытучы плакатка язылган бу сүзләрне кычкырып укый, укучыларның аларны ничек үзләштерүләрен тикшерә. Әңгәмәгә йомгак ясый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"

Технологическая карта  по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов  О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...

"Әнием- күз нурым"

Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!

Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә  төрле ярышлар белән үрелеп бара....

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....