9 нчы май-Җиңү бәйрәменә сценарий
план-конспект занятия на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

Тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее билгеләп үтәчәкбез.Шул бәйрәмгә багышлап бәйрәм сценарие тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_kone_stsenariy.docx22.56 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү көне — бу дөньяның яңадан туган көне

 

 Җиңү мәйданында патриотик һәм сугыш тематикасын  чагылдырган җырлар агыла. Мәйдан бәйрәм үткәрү өчен барлык реквизитлар белән бизәлгән. Халык мәйданга

җыела. Мәйданда ветераннар утырып тору өчен урындыклар әзерләнгән. Сәхнәдә — район һәм шәһәр җитәкчеләре, бәйрәмне алып баручылар.

Фонограммада Җиңү көненә багышланган җыр яңгырый.

Бер куплеттан соң әкренәя.

 Беренче   алып   баручы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка.

Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,

Йөз балкытып карый кояш та.

 Икенче алып баручы. Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз көне ... нче тапкыр бүләк итә.

 Фонограмма көчәя. Ярты куплеттан соң әкренәя.

 Әнә алар — безнең ветераннар, безгә Җиңү таңы бүләк иткән каһарманнар, орден-медальләрен чыңлатып, урамнарны тутырып, колонна белән бирегә киләләр.

 Икенче   алып   баручы.

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

 Беренче алып баручы. Бу иртә башка иртәләрдән бер нәрсәсе белән дә аерылып тормый иде. Шул ук сандугач сайрады, кошлар җырлады. Иртән авыл халкы көндәгечә көтүен куды.

Икенче алып баручы. Татарстанда бу иртә бәйрәм иртәсе иде. Бәйрәмнең дә ниндие әле. Халыкның ел буе көтеп ала торган, тырыш хезмәттән соң үткәрелә торган сабан туе иде.

 Беренче  алып  баручы. Бүген авылда — Сабантуй!

 Фонограммада Сабантуй турында җыр яңгырый. Фонограммага кушылып җырлап үзешчәннәр мәйданны тутыралар. Мәйданга атка атланып бер малай керә. Ул сугыш башланганын әйтә. Фонограммада Левитан тавышы. «Священная война» көе яңгырый.

 Икенче   алып   баручы. Күңел ачарга дип җыелган халык мәйданнан кара кайгы белән таралды. Кич буе юлга әзерләнде. Кем ипиен салды, кем сохариен киптерде, кем юлга биштәрен әзерләде.

 Көй дәвам итә. Мәйданда халык ир-атларны сугышка озата. «Герман» көе яңгырый.

 Беренче   алып   баручы.

Бу елларны ничек онытасың,

Ил язмышы кылыч йөзендә.

Ир-егетләр китте яу кырына

Алып көче тоеп үзендә.

 Ирләр китте, кырлар елап калды,

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше-карты барсы өзелеп.

 Ирләр китте, кызлар елап калды,

Елап калды күпме хатыннар.

Туйда кигән күлмәкләре калды,

Күпме бала калды, ятимнәр.

 Басу капкасында яшь кенә ир белән хатынның саубуллашуы.

 Икенче алып баручы. Сез, хөрмәтле ветераннар, тиз әйләнеп кайтырбыз дидегез дә, ут эченә барып кердегез. Башта үз җирләрегезне дошманга калдыра-калдыра чигенү ачысын татыдыгыз. Мәскәү яны сугышларында, «Безнең артта — Мәскәү» дип, Мәскәү өчен сугыштыгыз. Сталинградтагы сугышларда, илне дошманга бирмәскә дип, һәр йорт өчен көрәштегез. Тиңдәшсез зур батырлыклар күрсәттегез. Ничәмә ничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштыгыз, күпләрегез ятып калды.

 Беренче   алып   баручы.

Авылдан бик ерак иде, диләр,

Фронт сызыгын, комсыз сугышны.

Алай икән, нигә соң сугышны

Уйласаң да, кысыла сулышлар.

Сугыш авылдагы һәрбер йортны тетрәтте. Авылда тормыш карт-коры, хатын-кыз, бала-чага кулына күчте. Чәчелгән икмәкне җыеп алырга кирәк иде.

Мондагы тормыш икенче фронтка әйләнде.

 Икенче алып баручы. Тормышны алып барырга кирәк иде. Игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс-төкәнмәс налогын да түләргә кирәк иде.

 Бу сүзләрне сөйләгәндә халыкның икмәк озату күренеше.

 Икенче алып баручы. Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

 Беренче алып баручы. Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронтка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. Районыбыз хезмәт ияләре бу елларда тынычлык фондына дип ... сум акча җыеп тапшырдылар.

Солдат хатыннары! Аларның тормышлары михнәтле, тамаклары ачлы-туклы, күңелләре тулы сагыну иде. Эшенә, ачлыгына түзәр идең, хатыннарны тол, бала-чагаларны ятим итеп авылга туктаусыз кара печатьле кәгазьләр агылды.

Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмыйча җиңү көнен якынайттылар алар.

 Икенче   алып   баручы.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

Лачын кебек баһадирларыбыз, сугышка киткән хатын-кызларыбыз бер-бер артлы шәһәрләребезне азат иттеләр, Европа илләрен фашистлардан азат итә-итә, Берлингача данлы сугыш юлы үттеләр. Бик күпләре тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп ятып калдылар.

 Фонограммада — Левитан. Капитуляция турында Мәскәү радиосы тавышын ишетү белән халык мәйданга йөгереп чыга.

Кочаклашалар, елашалар.

Җыр ансамбле башкаруында «Җиңү көне» җыры яңгырый. Җыр барганда солдатлар берәм-берәм дә, атларга утырып та кайталар.

 Булыр икән кешеләрнең

Анадан туган көне.

Җиңү көне — бу дөньяның

Яңадан туган көне.

 Беренче алып   баручы.

Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

 Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

 Икенче алып баручы. Менә сез, хөрмәтле ветераннар, күкрәк тулы орден-медальләрегезне чыңлатып, халкыбызның горурлыгы булып, бәйрәм түрендә утырасыз.

Чыңлагыз, медальләр, чыңлагыз,

Җирдәге башаклар җыры бу.

«Хәерле иртә!» дип уяткан

Башкала куранты чыңы бу.

Юлларда булыгыз, медальләр,

Аяклар талса да, тынмагыз.

Мендәргә күчмәгез, медальләр,

Йөрәкләр катында чыңлагыз.

 Мәктәптән мәйданга кадәр укучылар тере коридор ясап басып торалар. Ветераннарга колонна булып үткәндә, чәчәкләр бирелә. Ветераннар колоннасы мәйданга кергәндә, халык кул чабып каршылый. Фонограммада музыка көчәя. Ветераннар урнашканчы, музыка уйный.

 Беренче   алып   баручы.

Хөрмәтле ветераннар!

Кылдан нечкә һәм кылычтан үткен

Сират күперен кичкән буын сез.

Үзе үлсә дә, илне исән килеш

Безгә бүләк иткән буын сез.

 Безгә сезнең буынның

Һәр бөртеге — бер дөнья.

Илебезнең тарихының

Данлы бите сез монда.

 Фонограммада көй туктый.

 Икенче алып баручы. Бөек Ватан сугышы беткәнгә нәкъ ... ел. Ә сугыш үзенең ачлыгы-ялангачлыгы, мәрхәмәтсезлеге һәм үлем ачысы белән 1941 елның 22 июненә барып тоташа.

 Фонограммада кошлар сайраган тавыш.

 

Тантаналы өлеш

Икенче алып баручы.Ә хәзер Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган митингыбызның тантаналы өлешен башлыйбыз.

Беренче  алып  баручы. Тәбрикләү өчен сүзне ...гә бирәбез.

 Сугыш ветераннары, тыл батырлары исеменнән котлаулар.

 Икенче алып баручы. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык яңадан сугыш булмас инде дип сөенгән иде. Ялгышкан икән, Әфганстан, аннан чечен сугышы килеп чыкты. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез зиратларында «Әфганстанда, чечен сугышында һәлак булды» дигән ташлы каберләр барлыкка килде. Армиягә хезмәт итәргә киткән җирдән егетләребезнең кайберләре үз аягы белән әйләнеп кайта алмады.

Күпме яшь егетләрнең гомерләре киселде һәм әле дә киселә.

 Улы солдатта булган аналарның берсенә суз бирелә.

 Беренче   алып   баручы.

Ветераннар! Чал чәчле ветераннар —

Мәрхәмәтле изге кешеләр.

Таңнар килә, һәрчак кояш туа,

Нурлары бит сезнең шикелле.

Сез китмәгез таңнар туган чакта,

Алсу таңнар — сезнең даныгыз.

Шул таңнарны яулап алыр өчен

Коелды бит сезнең каныгыз.

 Икенче алып баручы. Яшь кешеләр! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, иркен мәктәпләрдә укыйсыз, айлы кичтә үзегезнең дусларыгыз белән серләшеп утырасыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу яшьлекнең, бу тормышның кадерен белегез, яшь кешеләр!

 Беренче алып баручы. Ә хәзер, хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле ветераннар, хөрмәтле кунаклар!

Сугыш кырында ятып калганнар өчен, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар өчен, хәзерге чорда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар өчен, инде олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар өчен бер минутлык тынлык.

 Чәчәкләр, гирляндалар салу.

 Картаясызмыни инде сез дә

Европаны азат иткән ирләр?

Сагыналар сезне күпме юллар,

Сагыналар сезне күпме җирләр.

Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар,

Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Картаймагыз әле, ветераннар!

Тагын бер тапкыр Җиңү көне белән сезне, иптәшләр. Сезне төбәгебезнең популяр артистлары концертын карарга чакырабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Литературная викторина-КВН (сценарий) Литературная викторина-КВН (сценарий)

Данное внеклассное мероприятие во 2 классе развивает плавное выразительное чтение, грамотную речь, умение интонационно оформлять своё высказывание, закрепляет знания детей произведений и авторов русск...

Сценарий для агитбригады «Есть такая служба 01» в рамках темы «Жизнь без опасности» Авторы и постановщики сценария воспитатель ГПД Лебедева Леся Анатольевна и учитель музыки и режиссёр ТАМ "Радость" Иевлева Татьяна

(сценарий  выступления  агитбригады старшеклассников в рамках темы «Жизнь без опасности» для учащихся младшей и средней школы).Цель: воспитание у ребят уважения к профессии пожарного и...

Сценарий праздника. Сценарий праздника к 8 марта «Для прекрасных Дам!»

Сценарий предназначен для проведения праздника "Лучший день - 8 Марта" для учеников 1  класса и их родителей. Данный материал будет полезен для учителей начальных классов, педагогов дополнительно...

Сценарий спектакля по сказке С.Я. Маршака "Двенадцать месяцев" . К сценарию прилагается презентация для экрана на сцене.

Сценарий создан по пьесе С.Маршака ( в сокращении) для постановки спектакля с учениками 2-4 классов....

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...