Классный час "Что украшает человека"
классный час на тему

Газизова  Гузелия Фирдависовна

Классный час на тему нравственности

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл klassnyy_chas.docx15.05 КБ

Предварительный просмотр:

Класс сәгате:

     «Минем  серле  дөньям»

  Кеше – ачылып бетмәгән серле дөнья. Тирә - юньдәгеләр өчен генә түгел, үзе өчен дә. Бүген без үзебезнең серле дөньябызны ачарга тырышып карыйк әле.

     

(Укучылар рәсемнәр буенча сөйлиләр)

Уен “Тылсымлы таяк” (теләк  теләү)

        Яхшылык эшлисең килсә - эшлә, батыр, кыю, акыллы, ягымлы буласың килсә - бул! Барысы да үзеңнән тора.Ялкаулыкны җиңәргә, тырышырга, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк.

Игелеклелек (благодарный)– кешеләргә ярдәмчел, изге, яхшы күңелле булу.

Тугрылык(правдивый) – чын күңелдән бирелгәнлек, намуслылык, вөҗданлык(гадел, намуслы).

Саранлык(жадный) – артык сакчыл, кызганучан.

Ярдәмчеллек(отзывчивый) – кемнең булса да хәлен җиңеләйтергә тырышу, эшендә булышу.

  • Бу сыйфатларның кайсы уңай, кайсылары кире сыйфатлар?

Ә хәзер Ш. Галиевның “Акыл теше кемгә чыга” дигән шигырен тыңлап үтик.

   

     Абый нигә дәшми дисәм,

     Ник яңагын тоткан дисәм,

     Бүген аңа акыл теше чыккан икән.

    Сорадым мин әниемнән:

  • Акыл теше кемгә чыга?

      Әни әйтте:

  • Әйткән сүзне тыңлаучыга!

Сорадым мин әтиемнән:

  • Акыл теше кемгә чыга?

Әти әйтте:

  • Үз сүзендә торучыга.

Сорадым мин әбиемнән:

  • Акыл теше кемгә чыга?

Әби әйтте:

  • Укып гыйлем җыючыга.

    Сорадым мин үз – үземнән:

  • Сабырлыгың чыдар микән?

Ай – һай, әле

Сиңа ул теш чыгар микән?

  • Димәк, бу бала нинди?

  Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале.Күңелең яхшылыкта, изгелектә булса, башкалар да сиңа яхшылык белән җавап бирер, яратырлар, хөрмәт итәрләр, бәхетле яшәрсең.

 Ә начар гадәтләр бары тик борчу, кайгылар гына алып килә.

Шигырь “Кеше булыйм дисәң” (хор белән)

                      Аера бел ак – караны,

                   Начар юлда йөрмә.

                  Яхшы белән явызлыкны

                  Берүк бутый күрмә.

                    . Кирәк булса коткарырга

                  Батып баручыны.

                  Кулың суз да коткар

                  Сагыш – моңга таручыны.

                     . Шатландыр син ярдәм кылып

                   Ялгыз бер әбине.

                   Үскәнем, дип, син матур, дип,

                   Юат бер нәнине.

Укытучы.       Кеше булып яшим дисәң,

                   Бул син кешелекле.

                   Бәхетле көн итим дисәң,

                   Бул син игелекле.

Уен (төрле характерлы сыйфатлардан  яхшы сыйфатларны сайла!)

Нәтиҗә:  Әгәр дә намуслы, мәрхәмәтле, гадел булсагыз-бәхетле булырсыз.  Авылыбызның иң кешелекле кешеләре, авылыбызның горурлыгы булып үсәрсез дип өметләнеп калам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

милосердие украшает человека.

урок по литературному чтению, для первого класса по произведениям Валентины Осеевой....

Классный час "Труд украшает человека"

Разработка классного часа ....

«МИЛОСЕРДИЕ ОБЛАГОРАЖИВАЕТ, УКРАШАЕТ ЧЕЛОВЕКА» беседа

Угрызения совести.Ворочается в постели, ворочается, -Не может заснуть Лейла.Мать, заметив это, забеспокоилась:«Заболела ты, доченька, что ли?» «Нет», - сказала Лейла, прит...

Классный час "Культура человека - основа духовной жизни человека"

Классный час нравственной направленности. Формально речь ведется об этикете, правилах поведения, но главное направление  разговора – формирование внутренней культуры детей, воспитание уваже...

Классный час "Вежливость украшает человека"

С давних времен люди всматривались в лица друг друга, пытались этим угадать настроение человека, его намерения, характер. Вот и сейчас мы с вами попробуем расшифровать некоторые эмоциональные состояни...

Классный час "Труд украшает человека"

Цель:  расширить представление детей о значении труда  в жизни общества.Задачи:привить уважение и любовь к труду и людям труда;показать необходимость труда в жизни человека;убедить учащ...