Классный час на тему: "Әни кирәк"
план-конспект урока (3 класс) на тему

Воспитать любовь и уважение родителям.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ni_kirk.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Әни  кирәк      

 Максат:Әниләргә ихтирам,хөрмәт хисләре тәрбияләү,өлкәннәр хезмәте-  

       нә хөрмәт белән карарга,ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү;сүз һәм

       эш белән өлкәннәрнеӊ күӊелләрен күрә,кәефләрен тоя белергә өйрәтү

       Бәйләнешле, диалогик, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Әзерлек эшләре:җырлар,шигырьләр, мәкальләр өйрәнү; «Өч кыз» әкияте

       белән танышу.

Җиһазлау:маскалар,костюмнар,йорт, агачлар макетлары.

                       Дәрес барышы

1.Оештыру.

     - Балалар,әйдәгез әле,бераз сөйләшеп  алыйк.Без сезнеӊ белән бик күп бәйрәмнәр,истәлекле көннәр булуын беләбез инде, шулай бит.Күп кенә бәйрәмнәрне без сезнеӊ белән үзебез дә үткәрәбез. Ә менә ноябрь аенда безгә иӊ якын булган нинди истәлекле көн бар икән,кайсыгыз әйтә ала?

     - Әниләр көне.

     - Әйе,бик дөрес. Әниләр көне.Балалар, сез әниләрегезне яратасызмы соӊ?

     - Яратабыз!

    - Ни өчен?

     - Минем әни тәмле итеп ашлар, боткалар пешерә;минем әни миӊа матур киемнәр ала;минем әни бик уӊган һәм ягымлы;минем әни йомшак куллары белән иркәләп,йокыдан уята.(Укучыларныӊ язган хикәяләре)

     - Әйе, балалар, җир йөзендә иӊ әйбәт, иӊ ягымлы, иӊ кадерле кешеләребезнеӊ берсе – ул безнеӊ әниләребез. Безнеӊ турыда гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче, борчылганда, нәни генә кайгыбызны да уртаклашучы кеше - әни.Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакытта булышырга тиешбез.(укучыларныӊ концерт номерлары)

     - Әти-әниләргә булган хөрмәтләү хисләре җырларда гына түгел, халкыбызныӊ җор теле, зирәк акылы иҗат иткән мәкальләрдә дә киӊ чагылган. Бу турыда без бик күп кенә мәкальләр дә беләбез. Әйдәгез, аларны искә төшереп үтик, мәкаль әйтеп уйнап алыйк.

       Уен «Мин башлыйм, син дәвам ит!» (укытучы мәкальне әйтә башлый, кулъяулыкны кемгә бирә, шул бала дәвам итә)

  1. Алтын кадак атаӊ бар, көмеш кадак – анаӊ бар.
  2.  Ана яхшылыгын, авыргач белерсеӊ.
  3.  Ата – беләк, ана йөрәк.
  4.  Атаӊны башыӊда тот, анаӊны учыӊда тот.
  5. Бала телен ана белер.
  6. Әнкәм йорты – алтын бишек.
  7. Әткәй шикәр - әнкәй бал.
  8. Өйнеӊ яме – ана белән.

- Булдырдыгыз, балалар, мин һаман саен ныграк сезнеӊ әниләрегезне яратуыгызга ышана барам. Ә хәзер без «Өч кыз»  дигән татар халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтербез. Игътибар белән карыйк әле. Татар халык әкияте «Өч кыз»

Әкиятне сәхнәләштерү.

Алып баручы: Борын-борын заманда булган ди бер хатын. Аныӊ булган ди өч кызы. Бу хатын кызларыныӊ өсте бөтен, тамаклары тук булсын өчен көне-төне эшләгән дә эшләгән. Менә кызлары үсеп буйга җиткәннәр. Алар берсеннән берсе матут булганнар, бер битләре ай, бер битләре кояш булган. Буй сыннары да карлыгачтай сылу булган. Өч кыз туган бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барган.

      Менә бер ел үткән,ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәп, гомер иткәндә, әниләре авырып киткән.

Әни: Тиен, дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәр.
Тиен: Ярый, мин йөгердем. (Бара һәм ишек кага). Тук,тук, тук!

Олы кыз: Кем бар анда?

Тиен: Бу мин - әниеӊнеӊ тиен дусты. Әниеӊ авырып китте. Аӊа ярдәм итәргә кирәк.

Олы кыз: Һай, бик барыр идем дә бит, менә шушы ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар.

Тиен: Алай булгач, син гомереӊ буе ләгәннәр ген чистартып кына тор. Мин сине ташбакага әверелдерәм.

Алып баручы: Тиен уртанчы кыз янына йөгерде.

Тиен: Тук!Тук!Тук!

Уртанчы кыз: Бу мин – тиен. Синеӊ әниеӊ авырып китте, ярдәм итәргә кирәк.

Уртанчы кыз: Һай, бик барыр идем дә бит, ярминкәгә йон эрләп бетерәсем бар идее.

Тиен: Алайса, син гомереӊ буе шушы йоныӊнан аерылма инде, мин сине үрмәкүчкә әверелдерәм.

Тиен: Кече кызга да арып әйтеп карыйм әле.(Бара һәм ишек шакый.) Тук!Тук!Тук!

Кече кыз: Кем бар анда?

Тиен: Бу мин - әниеӊнеӊ тиен дусты. Әниеӊ авырып китте, аӊа ярдәм итәргә кирәк.

Кече кыз: Рәхмәт сиӊа, тиенкәй. Хәзер үк әнием янына чыгып йөгерәм.(Кече кыз белән әнисе кочаклашалар)

Тиен: И, сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит! Аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр сине сөярләр, синеӊ яхшылыгыӊны мәӊге онытмаслар.

Алып баручы: Кече кыз, чынлап та бик бәхетле, рәхәт тормыш кичергән. Кешеләр дә анны бик яратканнар.

   - Менә, балалар, безнеӊ әкият тә бете. Балалар, бу әкияттә сүз кемнәр турында бара?

   - Әнинеӊ өч кызы турында бара.

   - Өч кыз арасыннан кайсысы шәфкатьле булып чыкты? Әнисенә ярдәм итәргә ашыкты?

   - Кече кыз шәфкатьле, чөнки ул тиен килеп әйтүгә әнисе янына йөгерде.

   - Сез дә әниләрегез авырган очракта булышасызмы? Әллә игътибар бирмисезме?

   - Булышабыз.

   - Кадерле балалар, менә мин сезнеӊ әниләрегезнеӊ беркайчан да авырмауларын, һәрвакыт шат, көләч булуларын, гел елмаеп торуларын телим. Бервакытта да әниләрегезгә авыр сүз әйтмәгез, начар эшләр белән күӊелләрен төшермәгез.

      Ә хәзер әйдәгез, бергәләп әниләребезгә багышлап бер матур җыр җырлап алыйк әле. Җыр «Әнкәемнеӊ догалары» И. Закиров көе, Р. Миӊнуллин сүзләре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс "Самый классный классный руководитель"

В феврале 2011года в нашем городе проходил районный конкурс учителей "Самый классный классный руководитель". Интересно, местами сложно, но нужно. От СОШ №1 принимали участие два педагога начальной шко...

Сценарий классного часа "Семья без детей, как день без солнца " + анализ. На конкурс "Самый классный классный"

Классный час на конкурс "Самый классный классный".Тема "Семья без детей, как день без солнца"Э п и г р а ф: Семья без детей, как день без солнца (античный афоризм)  (на правой половине доски)Ход ...

Портфолио классного руководителя. Конкурсные материалы на районный конкурс "Самый классный классный"

Результаты педагогической деятельности, формы работы классного руководителя, достижения класса и учащихся....

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации

Выступление на заседаниигородского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта»п...

Выступление на заседании городского методического совета классных руководителей «Роль классного руководителя в адаптации и социализации детей мигрантов. Диссеминация педагогического опыта» по теме «Роль классного руководителя в адаптации и социализации де

Если учесть, что в настоящее время, по данным статистики, дети мигрантов, недавно прибывших из стран СНГ и российских регионов, составляют 20–30 процентов общего числа учеников, т...